Зифа Кадырова
9 бүлек
" Моңаеп елап утырмаска сәбәп булды – эш бар. Эт булып арыганчы эшлисең, кесә тутырып акча аласың, авыз тутырып ипи ашыйсың. Туйган инде ачлыктан да, булыр - булмас мәхәббәттән дә, чәнчелеп китсен барысы да..." Асия үз - үзен шулай юатты, үз - үзенә шулай итеп көч бирде. Эш урыныннан ерак та түгел икән: өч бүлмәле фатирны эштән соң, куна - түнә ятып, атна - ун көн дигәндә, ерып та чыктылар. Тулай торакка да кайтып йөрмәделәр. Хуҗалар ачкыч калдырдылар да үзләре авылга кайтып киттеләр, кызлар рәхәтләнеп, иркенләп эшләделәр. Шабашкага айлык эш хакын да кушкач, хәйран баеп киттеләр. Базарга барып матур өс киемнәре, улына матур чалбар - күлмәкләр җыеп авылга кайтты, әниләренә елтыр ефәк яулыклар ...Авылга кайтырга да да оят түгел ичмасам, андый күчтәнәчләрең булганда. Бөртекле һинд чәйләренә хуш исле лимон салып күрше тирәләр белән җыелышып чәй эчүләре ни тора!
Соңгы арада нишләптер Айзат күренми башлады: күрәсең, ул да печәнгә авылга ярдәмгә кайтып китте, быел аның техникумда укуы бетә, Алмасның да укуы бетәргә тиеш. Соңгы көннәрдә аннан да хат юк. Асия ял көне иртән торып душта юынып чыкты – бүген әллә кая барасымы, нәрсәдер эшлисеме килеп тора. Яңа алган матур кызыл күлмәк үзен урамга чакырамы? Яшь күңел каядыр алгысына. Тышта җәйнең иң матур көннәре. Асия чәчләрен матур итеп тарап киптерде, утырып матур итеп буянды, әле бер дә киелмәгән җиңсез чия кызыл күлмәген киеп куйды. Бар да урынында: бил дә, күкрәкләр дә үз урынына кайтты..
Бераз көзге каршысында әйләнгәләнгәч, биек үкчәле
"босоножка"ларын да киеп куйгач, чын шәһәр кызы булды да куйды. Кызлар йокыларыннан уянып шым гына аны күзәттеләр.
– Мату-ур, күз тимәсен үзеңә, яңа аткан чәчкәгә охшап калдың, – диде Кадрия.– Агачны яфрак бизи, кешене чүпрәк бизи, дип, белми әйтмәгәннәр икән. Мин дә шундый күлмәк чыгып алыйм әле. Саматың күрсә, башын югалтачак. Көн дә, эзләп килә, бүген точно эләктерә үзеңне.
– Кирәкмәс, аның йөргән кызы бар, Арыслан да юк монда аның белән уйнарга, ни диеп килә?
– Сиңа гыйшкы төшкәндер...
– Ярый, мин йөреп кайтыйм әле, – диде дә Асия чыгып китте. Беренче катка төшеп җитеп урам як ишеген ачуы булды, Самат белән бәрелешүе булды. Самат күрәсең бик ашыгып килгән. Ул беразга тын да алмыйча аңа карап торды.
– Исәнме, Самат, син беләсең бит Арыслан авылда, синең белән уйнардай бүлмәдә башка кеше юк, – диде елмаеп.
– Ә мин синең янга, инде күпме качып йөрисең, бәлки сөйләшербез.
– Ни турында, Самат?
– Синең белән минем турында, – диде Самат, якынрак килә биреп.
– Аңлавымча, синең йөргән кызың бар. Минем белән вакыт узгарырга уйласаң, ялгышасың.
Мин инде бер пешкән, балалы хатын, курчак түгел. Йә дус булып кал, йә мине пычратырга уйлаган уең булса, андый уеңны башыңнан алып ат.
– Ярый, синеңчә булсын, әйдә алайса, дусларча йөреп кайтыйк.– Алар базар ягына киттеләр, трамвайга утырмыйча җәяү генә барырга булдылар. Әле
халык урамда әллә ни күренми, ял көне бит, күрәсең йоклыйлар. Кошлар чутылдый, кояш кыздырырга җыена. Алар бер сүзсез, ашыкмый гына атладылар. Самат күз кырые белән генә Асияне күзәтте.
– Күлмәгең бик килешә,– дип сүз катты, азрак баргач. Асия эндәшмәде, үзалдына елмаеп кына куйды. – Шулай да әйт әле, Асия, син нигә миннән качып йөри башладың?
– Минме? Ялгышасың. Мин гел эштә, аннан соң шабашкада, озакламый менә авылга печән эшләрендә булышырга әни янына кайтып китәм. Ә син мине ник эзлисең, теге көнне янымнан бик горур үтеп киттең, исәнләшмәдең дә. Ә яныңдагы кыз бик чибәр иде, пар килеп торасыз.
– Асия, әллә көнләштеңме? – Асия авызын бер ачты, бер япты , аннан һушына килеп, көлеп җибәрде.
– Минме, синеме? Син – Арысланның дусты, минеке түгел, ул бәлки көнләшер, бәләкәй бит әле, ни аңлый....
– Тукта, мин сиңа бер дә ошамыйммы? – дип, Самат Асиянең беләгеннән эләктереп алды. Асия күзләрен түгәрәкләндереп:
– Үз - үзеңә гашыйк күркә, җибәр беләкне, – диеп кулын тартып алды да ашыгып үз юлы белән китеп барды. Самат бу көтелмәгән җәнҗалдан аптырап калды булса кирәк, тик " күркә" сүзе мин - минлегегә бик каты бәрде.
– Күрсәтәм мин сиңа хәзер күркәне! – диеп, артыннан ике генә сикерде. Асия аһ - уһлап чәбәләнергә дә өлгермәде, Самат аны киң күкрәгенә кысып алып суырып - суырып үбәргә тотынды. Көтелмәгән хәлдәнме, әллә үзенә дә ошап киттеме, Асия бер минутка тынсыз калды. Ә Самат комсызланып, ашап бетерердәй булып үбүен белде. Асия һушына
килеп селкенеп караган иде дә, Самат аны тагын да катырак кысты.
– Абау, бу ни хәл, көпә - көндез, юл уртасында? – үтеп барган бер әби туктап, аларның чынлап та, көпә - көндез, оялмыйча болай кылануларына хәйран калган иде. Асия дә ныклап торып тартыша башлады.
– Җибәр! – диеп бар көченә этеп җибәрде, артыннан яңагына бар көченә берне чәпәде.
– Вәт, монысы шәп булды, – әби инде яннарына ук килеп баскан.
Башы - күзе тонган Асия бер – әбигә, бер – Саматка ачулы караш ташлап алда да тагын кабатлады:
– Күркә! Ы - ых - х, – дип аяк типте, үзенең көчсезлегенә ачуы килде. Китмәкче иде дә, Саматка " күркә" сүзе чынлап та күркәгә кызыл чүпрәк күрсәтү белән бер булды.
– Күркәме!?– Саматның кызуы җиткән, беләгеннән эләктереп алып Асияне читкә өстерәде.– Кил әле, кил, кая, күрсәтәм мин сиңа күркәне.– Асия аяк терәп тартышып караган иде дә, Саматның бер тартуы булды, тагын кочагына кереп чумды.
– Ошап китте әле миңа, беренче күргән көннән бирле кызыгып йөри идем, түземлек бетте, – дип үртәшә - үртәшә, Самат Асиянең иреннәренә үрелде. Аларны күзәткән әби, яшьлеген исенә алыпмы, һич китә алмады, әле тагын сүзгә катыша:
– Алай каты кыланма, олан, билен сындырасың бит. Монау колхоз үгезедәй гәүдәң белән ...чамалап тотын.– Шулчак якында гына бер ир: " Хи - хи - хи..." килеп көлеп җибәрде, ул да булса, аның балконы турында гына торалар икән, тәмәке тартырга чыкканнар инде.
" Тәртипсез гашыйклар" икесе берьюлы кешеләр көлешкән якка борылып карасалар " аһ" иттеләр: кем балконнан башын тыккан, кем тәрәзә пыяласына капланган: кимендә өч авылны сыйдырган биш катлы йортта яшәүчеләр гүя тере кино карыйлар.
– Тәмлеме, ай - һай, бигрәк тәмләп тә куясың, брат, – диде беренче балкон хуҗасы. Юл буенда әби дә китәргә ашыкмый, тора шунда авызын ачып. Асия Саматны бөтенләй белми иде әле. Хәзер менә ни торып йөгерергә, ни шунда гарълектән ятып үләргә.
Җитмәсә, теге ир: – Мияу! Мияу! – дип, песи тавышлары чыгарып үртәп көлә.
– Брысь, – диде аңа Самат, йодрык болгап, аннан Асияне кулыннан җитәкләп тотты, юлга бергә атладылар. Асия, оялуданмы, көчсезлектәнме елап җибәрде.
– Елама да, качма да – барыбер табам! Ә иреннәрең нинди татлы, белсәң, башларым әйләнә хәтта.
– Ник бәйләнәсең? Синең бит йөргән кешең бар.
– Бар шул, булса соң...– Асия, беренче күргәндәй, яшьле күзләрен күтәрде. Гаҗәпләнүдән ни әйтергә белмәде:
– Вот, нахал, – дип кенә әйтә алды. Эченнән генә: Менә тотарсың койрыгымны, – дип уйлап куйды.
Базарга кергәч, кеше арасында тегеләй - болай болганды да, буталып кереп, халык арасында эзен югалтты, ә үзе бер чатыр артында посып кына Саматны күзәтте. Әй боргаланды Самат, әй боргаланды, тик торып чапмады: бер урында басып торып күзе белән эзли башлады. Асиягә курку кереп оялды: көч куллануы ошамады. Алай диеп тә әйтеп булмый: әллә яшь йөрәк назга сусаган, башы әйләнеп китеп, үзе дә каршы тора алмады бит. Асия көннең буена урамда йөрде, тулай торакка кич соңлап кына арып бетеп кайтып керде, ишекне тирә ягына карана - карана гына ачты. Ничек кенә арыган булмасын, сигезенче катка җәяү менде. Аяк очларына гына басып килеп бүлмә ишегенә ачкычын куюы булды, янында тау булып шәүлә калыкты. Курыкканга – куш, койрыгы белән биш күренә ди, Асия куркудан тезенә чүкте.
– Әнекәйгенәм...Ни кирәк сиңа миннән?
Самат һәрвакыттагыча җитди иде.
– Сөйләшик, бала - чага булма инде, олыларча сөйләшик. Әллә миннән куркасыңмы? Курыкма, мин бит сине яратасым гына килә, бик килә...
– Яратмый тор әле, яратканнан балалар туа, берәү яратты инде...Якын киләсе булма, бар, әнә үзеңнекен ярат. – Асия күрше бүлмәнең ишеген ачты да кызуланып кереп бикләнде.
Күпме генә көтмәсен – Асия чыкмады. " Ярый, бүгенгенең иртәгәсе бар, төннең көне бар". Самат салмак кына үзенең тулай торагына таба атлады. Башындагы уйлар тыңгылык бирмәде: " Ул аны беренче күрүдән үк йөрәгегңә тыңгылык югалды. Инде күптәннән үз - үзе белән көрәшә: ошый иде аңа Асия, ә малайны әйткән дә юк, тупылдап торган сөйкемле сөякле бала, яраткан саен яратасы килә.Арыслан йомшак куллары белән муеннан кочаклап алса, эри дә китә. Кайбер вакытта үз баласы итеп күз алдына китерә. Әтисе кайдадыр, ничек шундый баладан баш тартырга була? Асия керпе кебек кадалырга гына тора, ә улы янында булганда ул песи кебек йомшак, тавышы да назлы...
Һәркемнең үткәне бар. Ул, ир бала буларак, башкаларга карый иртәрәк өлгерде. Әллә авыр эштә эшләп үскәнгә, җәйге каникул җиттеме, икенче көнендә үк ул колхозга эшкә чыкты. Сигезенче сыйныфка барганда беренче сентябрьгә өлгермәде: алмаш көтүче тапмадылар. Бер атна тагын эшләргә туры килде, анда да дәрескә эштән туры килеп керде.Класска кергәндә, каршысында курчак кебек матур яшь кенә укытучыны күреп, аннан күзен ала алмады. Ә ул үзе – кырынмаган, юынмаган, киемнәреннән ферма исе килеп тора. Янында утырган классташы Барый колагына пышылдады: " Полячка, француз теленнән укытачак". Юынып ясалган кебек матур гәүдәле, курчак кебек чибәр укытучыга борыннарына ис керә башлаган егетләр селәгәйләрен агызып карадылар. Парта арасыннан дәрес аңлатканда егетләрнең күзләре укытучының төз аякларында. Бер дәрес, ике, өч дәрес аңлата...Самат аңламамышка салына. Аңламавын да аңламый, башта – мәхшәр, шул төз аяклардан башка берни күрми, ишетми. Укытучы Саматка дәрестән соң калырга кушты. Калды Самат. Икәү генә калгач, "матур төз аяклар" аның каршысына килеп басты.
– Нишләп берни дә аңламыйсың син? – диде укытучысы. Самат аның иреннәреннән күзен ала алмады. " Пычагыма кирәкме көтүчегә француз теле, алар бит татарча гына аңлый. Э - эх, беткән баш беткән ...", – Самат, үз - үзен белештермичә, укытучыны кысып кочаклап алды да үбәргә үк тотынды. Яшь укытучының үз кулында " камыр " булганын да тоеп торды. Әлегә үбешүне кинода гына күреп белгән уналты яшьлек колхозчы малайга бу – айга менү белән бер иде! Шул көннән башланды да инде Юлия Яновна белән мәхәббәт. Бер тапкыр әрәмә аркылы сукмактан ярты көн кайта алмый үбештеләр, хәтта бер чокырга егылып төштеләр. Төштеләр генәме, Самат гөнаһының олысына, әле кинода да күрмәгәненә үрелде, Яновна да каршы килмәде. Сафлыгын югалтып, хәлдән таеп, өенә төнлә генә кайтып егылды егет. Армиядән кайткан авыл егетләре белән дә канга батып сугышты Самат. Өйдән шыпырт кына итен - маен урлап укытучысына ташыды. Мәхәббәт бик каты иде, тик, без капчыкта ятмый шул, мәктәптә белеп алып, Яновнаны эштән кудылар. Шул язда егеткә чын мәхәббәт килде, ул тегесенә берничек охшамаган, чиста мәхәббәт иде: үзе белән бер мәктәптә укыган Гөлсемгә күзе төште.Онытылмастай тоелган Яновна шундук онытылды.
Гөлсемне бөтен йөрәк җылысын биреп яратты. Сөюе күзләрендә мөлдерәп тора иде. Ялгыш та кагылу кая ди, рәнҗетүдән курыкты. Укулар беткәч, Гөлсем Казанга китте, Самат Ленинградка Хәрби диңгез флотына укырга дип килде, инде экзаменнар биреп конкурстан үткәч, сагынуына түзә алмыйча, ташлап кайттып китте: Казанга Гөлсемгә якынырак булырмын, шунда укырга керермен, – диеп уйлады, тик армиягә алдылар. Ни укырга керергә, ни Гөлсемгә барып җитә алмады. Ике ел хат алыштылар. Сагынды Самат, Гөлсемнең көтәсенә шиге юк иде. Армиядән кайтуга, аны эзләп китмәкче иде дә, дусларының әле берсе, әле икенчесе берсеннән - берсе яман хәбәр китерә башладылар. Ишеткәннәр аяктан егардай: тегенең белән булган, моның белән булган..." Юк, ышанмыйм", – диде. Гөлсем белән очрашканда Самат ерткыч җанвар хәленә җиткән иде.
" Аның саф чәчәге саф микән?"– тикшереп карады: юл салынган, чәчәк өзелгән иде. Гарълектән башына ябышып елады ул чакта Самат. Гөлсем дә елады: " Гафу ит, гафу ит!"– диде. Менә шул көннән алар ни бергә түгел, ни – аерым."
Саматның шушы үткәннәре бүген дә аңа тынгылык бирмиләр иде.
Гөлсем Чаллыга кайтып заводка эшкә урнашты, Самат та Чаллыга килде. Йә ул килеп куна, йә үзе бара, эче пошып китсә. Тик
мәхәббәт тә янып көлгә әйләнгән шул инде ....Алар, менә ике ел инде, шул көл өстендә вакыт - вакыт очрашып ауныйлар. Гөлсем вакыт - вакыт: " Өйләнешик",– дип сүз кузгата.
Юк, беренче мәхәббәт – иң олы мәхәббәт, кичерә алмый, ә ник очраша соң– үзе дә аңламый: әллә җәлли, әллә шулай йөрү гадәткә кергән. Асияне күргәннән бирле Саматның күңеле Гөлсемгә карата бөтенләй суынды: узе Гөлсем янына бармады, ул килсә: " Кал!' – димәде.
Беркөнне Гөлсем бәреп сорады:
– Кем ул? Миннән ни җире белән артык?
Самат яшермәде:
– Бер балалы хатын, ул миңа бик ошый. Ни җире белән артык? Бер җире дә артык түгел, тик ул миңа хыянәт итмәячәк. Мин моның турында күп уйладым, хыянәтне бәлки кичереп тә буладыр, тик бергә, элекечә яратып яшәп кенә булмый. Син мине тугры калып көткән булсаң, мин сине бик бәхетле итәр идем, Гөлсем, тик соң шул инде. Йөрәккә әмер биреп булмый.– Гөлсем үз тулай торагына елый - елый кайтып китте.
Әле менә бүген кайтса, ишек төбендә Гөлсем утыра.
– Мин инде иртәдән бирле сине көтеп утырам, арып беттем.
– Ни йомыш, аңлаштык бит, Гөлсем?
– Бер шәһәрдә яшәп, сине күрмичә яши алмыйм, кай якка карасам да, син барасың кебек. Әйдә Казанга китәбез, анда да эш бетмәгән бит, бергә эшләрбез, фатирга чиратка басырбыз, китик, Самат. Миңа синсез авыр, яратам да сагынам сине. – Тагын әллә ниләр вәгъдә итте шикелле, тик Самат кына аны ишетмәде. Үзенең аны ике ел ничек сагынуы...– үлепләр ярата иде бит, армиядән кайту белән өйләнергә әзер иде. Бар да үткән, аның сүзләре сүз генә булып кала, йөрәккә инде үтми дә, ышанмый да.
– Соң шул инде, Гөлсем, соң, әйттем бит: йөрәккә әмер биреп булмый! Автобуслар инде туктагандыр, кун да иртән китәрсең, – диеп үз бүлмәсенә алып керде. – Менә минем караватка ят, мин гомәрнекенә ятам.– Икесе ике караватта күз дә йоммыйча таң аттырдылар, иртән бергә торып чәй эчтеләр, бергә тукталышка киттеләр...
Иртән автобус тукталышы кырмыска иләве белән бер: халык һәр автобусны штурм белән ала, салон бүселгәнче тула. Самат як - ягына боргаланды: халык арасыннан таныш сынны эзләде, вакыт - вакыт артына да караштырып алды. Гөлсем, автобусы килсә дә, утырып китәргә ашыкмады, һаман нәрсәгәдер өметләнеп, соңгы сүзне көтте. Тик Саматы гына аның барлыгын да оныткан иде бугай: каядыр текәлгән. Гөлсем дә Самат караган якка борылып карады. Аннан тәненә сыланып торган кара водолазка, зәңгәр джинсы кигән бик чибәр генә кыз килә иде. Ул аны бик кызыксынып күзәтте: иртә таңга да карамастан бик матур итеп буянган, чәчләрен бик килешле итеп тараган, нечкә бил, тулы күкрәкләр...Ир - атны ымсындырырлык матур иде шул. Хатын - кыз үзенең көндәшен әллә кайдан тоя бит ул, Гөлсем дә ялгышмады – Самат бөтен зиһене белән текәлеп каткан. Көнчелек газабы бөтен тәненә ут булып капты, ярыңны бирү җаныңны бирү белән бер икән. Гөлсем, хәленнән килсә, Саматның күзен каплар иде. Ә ул кызны, йокылары туймаган егетләргә кадәр уянып китеп, кызыксынып күзәтәләр, кемдер сүз катып танышып калырга тырыша, ә Самат – уртын чәйни.
– Автобус килә, мин киттем, сау бул! – диде дә теге кыз утырасы автобус артыннан тукталды. Көтмәгәндә Гөлсем аның күлмәгенә ябышты.
– Юк, бу синең автобус түгел, җибәрмим, китик моннан, китик Казанга, – аның күзләре мөлдерәмә тулы яшь иде. Алар тарткалашкан арада автобус кузгалып китеп тә барды.
– Юк, Гөлсем, юк, мәңге юк! – дип кычкырып әйтте Самат һәм килеп туктаган арттагы автобуска кереп юк булды.
Дәвамы бар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3