Зифа Кадырова
12 бүлек
Иртәгәсен иртән килүгә пакусларны әйләндерергә тотындылар, көннең буена пакус әйләндереп печән киптерделәр. Кичә яңгырга хәтле җыеп өйгән булсалар, бер эш беткән булыр иде дә бит. Шулай шул, табигатънең үз вазифасы, аннан өстен булып булмый. Асия инде ике атна монда, әле ундүрт күбә генә күбәләделәр, әнисе кибәнне утыз ике күбәдән куя – анысы инде олы өмә белән, һәр күбәне ат белән тарттырып. Аннан, көзен беренче кар яткач, шуларны ике трактор көчкә сөйрәп кайта. Эш белән мавыгып, чираттагы ялының беткәне дә сизелми калды, ә эшнең әле бетәсе юк: бәрәңгесен алыр вакыт та җитәр, сарайны да көзгә мал кайтуга чистартырга ....Абзар - кура эчен әнисе һәр җәйдә кара җиргә калдырып чистарта, тавык чүпләп бетмәс эш– бөтенесе бер ялгыз хатын җилкәсендә, дөньясы ирләрнекеннән ким түгел. Эш бетмәгән килеш китеп бару Асияга кыен.
– Әни, минем китәр вакыт та җитте, нишләрсең инде берүзең?
– Моңа чаклы ни эшләсәм, шуны эшләрмен, авылда мәңге эш бетми инде ул . Әле дә менә, син кайткач, әллә ничаклы эш эшләдек, печәннең калганын ничек тә бетеремен әле, абыеңнар булышыр, килми калмаслар. Баланы калдырырсың, бәлки, йөрсен шунда саф һавада, кара нинди кара чутырланапып үсеп китте. Болай да охшаса охшар икән атасына...Ир балага ата кирәк шул, озакламый, күр дә тор, әти таптырта башлар, нишләрсең инде, балам...
– Берәр җае чыкмый калмас, борчылма, әни.
– Балага әти кирәк дип кенә , яратмаган кешегә кияүгә чыгып ялгыша күрмә, балам. – Асия башын иде:" Әнисе аның күңелендәген укыдымы әллә? Чыгарга кешесе бар да ул , менә ярату дигәне генә куркыта. Яратып яратылмау да авыр шул, кайда моның чыгу юлы...Ничек итсәм, дөрес булыр, кем киңәш бирер ..."
– Балам, Алмасны бәхетсез итә күрмә, син аны яратмыйсың, ул да кеше баласы бит, яхшы егет, тик синеке түгел. – Асия эндәшмәде. Уйламасаң, яшисең, уйлансаң, чишәсе төен бик зур икән шул.– Тормыш, балам, бигрәк катлаулы, тагын ялгыша күрмә.
Әнисенең күзләре моңсу иде.
Аңа карап Асиянең йөрәге кысылып куйды. Алар улы белән китәләр, ә ул тау чаклы өелеп яткан эшләре, үз тормышының да чишелмәгән төеннәре белән торып кала. Ярый әле иптәшкә карт әбисе бар. Алайса, әтисе тыңгылык бирми бит, һаман килеп теңкәсенә тия. Кичә сарайдан сыер савып чыкканда, урам тәрәзәсеннән берәү яшеренеп кенә өй эчен күзәткәнне күреп, Асия куркудан чак кычкырып җибәрмәде, якынрак килеп карагач, әтисен танып алды.
– Әти!? Нишләп йөрисең болай итеп, тәрәзә янарыннан күзәткәләп? Кит инде, әти, оялмыйча, картаеп беткәч...
– Сиңа, кызым, карттыр да ул, тик йөрәк яшь вакыттагы кебек сагына шул, аңлаучы гына юк, – диде дә, көтмәгәндә килеп чыккан кызыннан читенсенеп китүе булдымы, ничек керсә шулай бакча текмәсе аркылы йалт сикереп чыкты. Асиягә, беренче тапкыр, әтисе кызганыч булып китте. Мәхәббәт белән шаярмыйлар, аны һәмергә алыштырмыйлар, хыянәтне бөтен кеше дә кичерә алмый шул. Әле менә шуны, әтисенең килгәнен, әнисенә әйтергәме - юкмы дип уйлап куйды.
– Әни, син әтине сагынмыйсыңмы? Ул сине сагына бугай бит.
– Кирәкмәс, балам, исемә төшермә. Мине сагалап гомере үтте, әле беркөнне дә, печәнлеккә ат эчерергә килгән кеше булып, чишмәгә килә дә мине күзәтә, сизми дип уйлый. Кирәге юк, балам, яшәсен гаиләсе белән. Үзе теләп алды шул тормышны. Искергән, күгәргән әйберләр кабат ябышмыйлар алар бер - берсенә. Сез булсагыз, миңа шул җиткән.
Асия улы белән КАМАЗына китеп барды , җанының яртысы туган йортта калды: ара ерак, кайтып ярдәм итә алмый, авыл җирендә бигрәк эш күп шул. Бу юлы улы күтәрешә авырлыкны, күтәрешмәсә дә, кырыйдан ияреп йөгергәч тә җиңел. Үзе әнисенә карый да елмая, җәй буе әнисен күреп тә туймады бит. Әле менә әнисе – аныкы гына, тик аныкы, шуңа да шатланып елмая инде. Тулай торак бер койкасы белән аларны көтә. Кайтып керү белән вахтер:
– Сезне теге егет көн саен сорап килә, " юк" дигәнгә ышанмыйча, бүлмәгезгә кереп тикшереп чыга, – дигәч, Асиянең ачуы килеп:
– Кертмәгез, мин рөхсәт итмим, – диле.
– Тыңлар микән, бигрәк үзсүзле.
Ерак юлдан килү арыткан, керү белән улын юындырды да икәү йокларга яттылар. Кызлар өйдә юк , " пятачок " ка киткәннәрдер. Тәмле итеп йокыга китүгә шау - шу тавышка уянып китте. Коридорда тавышланалар, тулай торакның шул инде – тынгылык юк, урыныннан торып коридорга башын тыгып карады.
– Шауламагыз, бала йоклый.– Кызлар тынып, аңа текәлеп калдылар. Күрше бүлмәдәге Камилә:
– Бәй, син килдеңмени? Әнә тегендә кара әле, – дип балкон ягына төртеп күрсәтте.
Асия үрелеп карады: анда Самат яшен кайтаргыч чыбыгы буйлап икенче катка менеп маташа. Тышта яңгыр сибәләп үткән, аягы тая да егылып төшә. Асиянең йөрәге " жу" итте. Бу хәзер керер юл тапкан, ничек котылырга соң, бүлмәгә бикләнеп кенә котыла алмаячагын да аңлый: бер типсә, ишек төбе - тамыры белән чыгып очачак, баланы куркытып харап итәр. Бу ни белән бетәр дигән шикелле кызлар да тынып калдылар. Күп тә үтмәде, балкон ишегендә Самат пәйда булды: күлмәгенең җиң төпләре умырылып төшкән, изүләре ачык, үзе тирләп пешкән, еш - еш сулый. Туры Асия янына атлады.
– Кертмәскә куштыңмы? Син әле мине белмисең, ух, ничек сагындым үзеңне, – диде кочагына кысып. – Әллә аның, әллә үзенең сөякләре шытырдады. Әйтерсең, тирә якта бер кем юк! Яңакларын учына алып, куркынган күзләренә карады.– Сагындым, үлепләр сагындым, кума, стенаны җимереп керәм, – диде акрын гына, үзенең юеш күкрәгенә кысып, – яши алмыйм синсез, аңла шуны.
Асия көтелмәгән хәлдән өнсез тора бирде.
– Шаулама, баланы уятасың, – йомшак кына .
– Юк, мин аның йокысын ул егет булганчы саклаячакмын.– Йоклап яткан бала янына тезләнеп, аның йомшак кулларын үпте.
Караңгы тынлыкта Асия башына беренче килгән уйны ярып салды:
– Йә өйлән, йә бүтән килеп йөрмә! – Һәм күзләрен шытырдатып йомды. Әйткән сүз аткан ук, беткән баш беткән. Әйтте дә үзе тынсыз катып тора бирде. Самат урыннан ашыкмый гына күтәрелде дә Асиянең иягеннән алып, күзләренә текәлде:
– Кабатла!
– Мин ике кабатламыйм! – диде Асия, үҗәтләнеп.
– Куркыр, дисеңме? Юк, курыкмыйм, өйләнәм!
– Тик, ярата алырмын дип вәгъдә бирә алмыйм, – диде Асия акрын гына .
– Ә мин сине син яратырлык итеп яратачакмын, менә хәзердән, һәм, үлгәнче.
Калган мизгелләр томан эченә кереп югалды кебек. Самат Асиянең йөрәген яулар өчен бөтен осталыгын, бөтән йөрәк җылысын биреп иркәләде, назлады. Әйтерсең, хәзер ычкындырса, тагын югалтыр. Асия да, башы әйләнеп, карыша алмады, назына наз белән җавап бирмәсә дә, кире дә кага алмады. Алар иртән генә, таң сызылып килгәндә, көч - хәл белән аерылыштылар. Бүлмәдә кызларның юклыгын Асия ул чыгып киткәч кенә абайлап алды. Тәрәзә янына килеп урамга күз салса, анда Самат, ертык күлмәген болгый - болгый, сикерә - бии үз тулай торагына чаба иде. Асия өнемме - төшемме бу диеп, сызылып аткан таңны күзәтте. Җир читеннән акрын гына кояш нурлары сузылды – яңа өметләр белән яңа көн туа.Аларның ташкын хисләренә Айлы Төн шаһит булды. Кояш яндырып бетермәсме ай астында биргән вәгъдәләрне? Кем көчлерәк: аймы, кояшмы, синме, минме? Иртәнгә кызуы басылыр да кичкә үзе дә юкка чыгар дип уйлап, әллә ни күп өметләрдән тыеп торырга тырышты үзен Асия. Кич белән ишек шакуга дерләп китте .Ишектә май кояшыдай елмаеп торган Саматны күреп тагын югалып калды. Бер – аңа, бер – Арысланга карады, ә бала шатлыктан чәбекәй итеп елмаеп җибәрде. Самат бала алдына килеп тезләнеп: " Ну, исәнме, улым, кил әле бер яратыйм, – дип, кочаклап алды, пакеттан уенчык машина тартып чыгарды, – менә сиңа бүләк ". Асия һаман да кыл кебек тартылып тора бирде.
– Килмәс, дидеңме? Киләм, Асия! Бу атнада безнең авылга кайтабыз, миннән котылырмын димә, кире беткән хатын, – диде елмаеп, шул арада күкрәгенә кысып бер суырып үбәргә дә өлгерде.
Атна үткәч, чынлап та , иртән иртүк авылга кайтырга чыктылар. Лифт эшләми, җәяү төшкәндә шаулашып - көлешеп кергән егетләрне күргәч, Асия югалды да калды – баскычтан хәрби киемнән Алмас белән Айзат каршы булдылар. Кинәт очрашудан алар стенага беректеләр, ә Самат Асияне, егетләр кагылма күрмәсен дип, алдан төшереп юл бирде. Асия үзен бурлыкта тотылган кеше кебек тойды: " Ник исәнләшмәде, ник таныштырмады, авыр чакта алар аны ташламадылар бит. Аһ - һ, яхшы түгел. Алмасның укуын бетерү шатлыгы белән уртаклашырга килүе булгандыр. Их, туктыйсы калган, тик ул Саматны да белеп бетерми шул – ни уйлар иде..." Ул чакта бик озакка кәефе кырылды. Авылдан килгәч тә әле ул: Алмас килер, күрешеп сөйләшербез, – дип көтте, тик алар Айзат белән икесе дә бүтән килмәделәр, күренмәделәр дә. Шул очрашудан соң ун ел үткәч, үзләренең подъезд төбендә Алмасны очратып аптырап китте.
– Алмас , син түгелме соң ! – диде шатланып. – Нишләп йөрисең бу якларда! ?
– Дус, син ничек, бәхетлеме? Рәнҗетмиләрме? Малай ничек?
– Бар да яхшы, яхшы яшим, кем рәнҗетсен мине, ник алай дип сорыйсың?
– Шуны гына беләсем килгән иде , кыерсытсалар әйт үземә, – диде дә китеп барды. Асия аптырап торып калды: " Ни булды инде бу ? Сөйләшмәде дә, Айзатны да сорап өлгермәдем".
Самат белән алар ике тулай торак арасында очыраштылар, төнгә чаклы урамда йөрделәр, аннан һәркайсы үз торагына кайтып ятты. Өйләнешү турында башка Асия сүз кузгатмады, Саматның үзеннән көтте. Көз көне Самат әллә кая" шабашка" га китеп югалды. Асия үзенең авырга узганын тоеп коты алынды, ни хәбәр итеп булмый, кая киткәнен дә белми. Көтте - көтте дә, көтмәскә булды.
" Тагын алдандым, нинди җебегән соң мин? Һәркемгә ышанырга...мин җүләр, мин җүләр",– диеп ничек кенә үз - үзен сүкмәсен, ничек кенә еламасын, вакыт үтә торды, Самат кайтмады. Абортка барырга булды. Табиб карагач: Соңга калгансың бит, ник иртәрәк килмәдең? – диде. Асия куркуыннан кычкырып елап җибәрде , монысын да таба алмый , юк, булмый..." Ярдәм итегез! "– дип ялынып карады. Юк, юллама бирмәделәр. Инде нишләргә? Берәр әбигә булса да барырга кирәк , тик каян табарга соң аны? Башын элмәккә тыгырдай булды. Сораша торгач, кызлар аны кайчандыр акушер булып эшләгән бер карт хатынга җибәрделәр. Хәйран гына " сала торган" апаны күргәч, Асия куркып чыгып та качмакчы иде дә аяклары никтер атламас булды – гипнозлаган кебек, ни кушсалар, шуңа буйсынды. Апа кеше үз эшен эшләгәч: " Төнлә скорый чакыртырсың да шунда таптырырлар", – диеп кайтарып җибәрде. Төнлә, чынлап та ашыгыч ярдәм машинасы алып килеп китте, аны караган олы яшьтәге табиб эшен бетерүгә:
" Эх, чибәрем, өч малайны харап иткәнсең бит, – диде. Асия, ялгыш ишетәмме әллә дип, яткан җиреннән башын калкытып карады.– Берәүләр берне дә алып кайта алмый, ә монда – өчәү! Кызганыч, малайлар бит!"– дип кабатлады табиб.
Асия ике кулы белән битен каплап елап җибәрде : беренчедән, куркыныч, икенчедән, балалар кызганыч иде. Уколлар ясап эченә бозлы грелка куйгач, ул ике көн йоклады. Уянды тагын йокыга китте. Хатыннар тәрәзә тебенә тезелгәннәр кемнедер күзәтәләр: " Кара, өченче көн бит инде , килә дә көнозын басып тора . Кемнеңдер ире инде ул ",– диләр.
Асия беркемгә катышмады, беркем белән сөйләшмәде. Җанында – бушлык. " Ник дөрес яши белми соң ул? Нәрсәгә ышанды, улын әтиле итәсе килдеме? Теге вакыт авылга кайткач, Саматның әтиләре бик матур кабул иттеләр, бала белән дә өчесенә бергә урын җәйделәр. Яңа тормыш, яңа гаилә...Юк, бер булмаса, булмый икән шул".
– Кара әле, күз сал әле тәрәзәгә, ә -ә - әнә анда, синеке түгелме? Йоклыйсың да йоклыйсың, – диде бер хатын аңа якын килеп.
– Юк, минем килер кешем юк, – диде Асия урыныннан кузгалмыйча гына.
– Монда килеп эләккәч, бар, димәк. Өч көн тора бит инде, катып үлмәсен тагын, – дип көлештеләр. Асия бәдрәфкә барышлый шулай да тәрәзәдән тышка үрелеп карады, йөрәге " жу" итеп китте: Самат! " Соң инде, көтмәсәң дә була " дигән уй йөрәген телгәләп үтте. Ә ул аста бүреген салып болгарга тотынды. Нидер кычкыра, ишетелми, алтынчы кат бит. Асия ымлап күрсәтүгә, Самат шунда, күрешү урынына йөгерде. Суырылып калган ап - ак чыраеннан да аңларга була иде , дөресен әйткәндә , Асиянең күрешәсе дә, сөйләшәсе дә килмәде.
– Беркем берни аңлатмый, ни булды, нишләп ятасың монда?– дип кочаклап алды аны Самат.
– Син ясап киткән малайларны алып килдем, – диде Асия, күтәрелеп карамый гына.
– Нәрсә??Нинди малайлар?– Самат Асияне бер читкә тартты, иягеннән күтәреп күзләренә карады. Асиянең күзләренә мөлдерәп тулган яшьләре ирексез агып киттеләр. Ул тавышсыз гына, йөрәге белән үкси иде.
– Мин сине көттем, – диде тагын да ныграк үксеп. – Хәзер соң инде, башка килмә, – диде дә китәргә борылды.
– Юк, җаным, мин бер кая да китмим! Тынычлан, һәм, аңлат: ни булды? – Самат аны пальтосы эченә төреп алып кысып кочаклады. Авыр булды аңлашу. Өч малайны югалту Саматка да, бердән, көтелмәгән хәл булса, икенчедән, аңа балалар кызганыч иде. – Ник? Ник тагын бер көн көтмәдең? Ник минем яратуыма ышанмадың? – дип илерде ул, Асияне дер селкетеп, чарасыздан күзләрен читкә борды: ул елый иде. Кирәкмәгәнне эшләп ташламыйм, диптер, бәрелә - сугыла урамга чыгып китте . Бакырып елыйсы килде аның. " Эх - х,шушы ахмак дөнья: вакытында кешечә аңлаша алмау, җитмәгән мал... Зур бер клубны алганнар иде , яңа елга эшләп бетерик - бетерик дип тырыштылар – акча белән кайтып сөендерәсе килде. Өч малай! Бу бит, сүз юк, эх, җүләр, кире беткән хатын..." Самат бәргәләнде, суккаланды, үз - үзенә урын таба алмый , ычкынган изүләре белән, кая барганын белми барды да барды... " Бала... Тукта, Арысланны бакчадан аласы бар бит . Ә ничек әле ул аңа: Башка килеп йөрмә, соң инде, – диде. Юк, җаным, хатаны төзәтергә беркайчан да соң түгел, тормыш башлана гына әле. Мин сезне башка беркайчан да ялгыз калдырмаячакмын" .
Тагын ике көннән Асияне чыгардылар. Ул туры балалар бакчасына килде, ә анда:
" Балагызны әтисе алды инде",– диләр. Асия бераз аптырап калды, кайтып керсә – Самат ашарга әзерләп йөри...Арыслан зур машина белән уйнап утыра, әнисен күргәч, сикереп торып килеп кочаклап алды. Самат берни булмагандай:
– Әйдә, җыен тиз генә, ЗАГСка гариза бирергә барабыз.
Асия бераз уйланып торды да :
– Бармыйм, хәзер инде кирәге юк, – диде. Бүлмәдә тынлык урнашты. Бала бер – әнисенә, бер – Самат абыйсына карап алды, сабый да сизә күрәсең, давыл чыгарга торганны, шым гына аның янына барып басты. Икәүләшеп Асиягә карап бакканнар. Самат күреп тора : Асиянең йөзе ап - ак булып тартылган, күзләрендә – шыр бушлык. Ничектер куркыныч булып китте: " Ул бит ир кеше , озакка сузмыйча, мондый киеренке хәлдән чыгу юлын табарга тиеш ".
– Улым, бар, син әнә шундарак уйнап тор әле, әйдә, машинаңны да ал, аннан урамга чыгарбыз, әйдә әле, син зур егет бит, – диеп баланы коридорга чыгарып җибәрде.
– Асия, гаеп миндә дә бар, синдә дә бар. Син миңа рәнҗисең, мин – сиңа. Эшне бетереп, Яңа елга акча эшләп кайтыйк диеп тырыштык, хәбәр итә алмадым. Минем башыма да килмәде мондый хәл булыр диеп. Без бит вәгъдәләшкән , синең ни хакың бар иде көтмәскә? Ышанмаска? Өч малай, дисең. Нинди бәхет булыр иде! Аңлыйсыңмы син, кире беткән хатын? Тотып ярам инде мин сине бер. – Үзе Асияне кысып кочаклап алды да , авыр сулап, эчен ярып салгандай булды: – Миңа ышанмавың рәнҗетә мине, мин сезне шулчаклы яратам. Арыслан белән икегез бербөтен, ул бит шулчаклы акыллы бала, ул ныграк аңлый шикелле минем хәлне. Их, Асия, җаным, харап иткәнсең малайларны...
Дәвамы бар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3