Күкчәчәк. Повесть (1)
Әрнеп кычкырды Күкчәчәк. Ник каралталар, ник әллә ниләр гөманлыйлар?! Аларның берсе — саф кыз, икенчесе саф егет иде…
1
Җан нигә болай үрсәләнә икән? Кайта дип… Әйдә… кайтсын! Акыллы кеше бу авылга бүтән аяк та басмас иде. Аны зарыгып көтәләр диярсең. Кемгә кирәк ди ул! Әнә хуҗасыз йорты кукраеп утыра, аның пыяла күзгә охшаган тәрәзәләрендә салкын бушлык. Кайчандыр Күкчәчәк йотылып карап узган серле тәрәзәләр иде алар. Хатын гүя аңа гына Ходай тарафыннан язылып та чит-ят бусага төпләрендә адашып калган бәхетен карашы белән суырып алмакчы була, әмма шул мизгелдә ике күзенә әчеттереп яшь тула да, чирәмле капка төбеннән тиз-тиз чабулап үтеп китә иде. Ә бәхет, чынлап та, шушы йорт эчендә иде. Мирсәлим атлы иде ул. Нишләп Күкчәчәк газизенә чытырдап ябышмады икән?! Нишләп аны үзенеке итәр өчен суларда батып, утларда янмады?! Батты да, янды да анысы… Тик… мәхәббәт гөлләр сыман бик кыска гомерле икән: яши-яши дә... сула. Бүген хатынның күңеле кибеп корыган күл шикелле: хисләр сүнде, ярату үлде. Дөрес, кайчакта бәгырьнең бер почмагында тилереп сөйгән көннәрнең кайтавазы ыңгырашып куя да үлгән йөрәгенә әбелхәят сулары бөркелгәндәй әллә нишләтеп сискәндереп уятып җибәрә. Әгәр шунда Күкчәчәк әз генә үткәннәргә табан талпынса, йомылган сөю күзәнәкләре терелер дә, яшь чаклардагы кебек, яңадан Мирсәлим дип шашыныр сыман иде. Йа Рабби, кайтаваз үзе нинди көчле! Аның сизелер-сизелмәс тоелган нәни генә дулкыны да бөтен җиһанны дерелдәтә иде. Ә элек миллионнарга тапкырланган гарасат иде бит ул! Шуңа ничек түзелгән икән? Мәхәббәтең хакына төн уртасында төпсез Карасазда адаш, имеш. Хәзер хатын бу юләрлегенә шакката менә. Үз акылындагы адәм баласы сазга якын да килмәс иде. Ата-баба элгәредән үк бу урынны тикмәгә генә койма белән әйләндермәгән ләбаса. Су-мазар эзләп борын тыккан мал-туар аннан кире чыкмый, җир йоткандай югала иде. Ә Күкчәчәк сазга керде… Әй, тәненнән меңәрләгән кырмыска чабыша! Уйларга да куркыныч хәтта. Анда бөтенләй икенче дөнья иде бит…
Кайта, димәк. Төрмә өч ел гомерен ашады. Өч ел азмы, күпме? Мирсәлимнән биздереп суындыргач, аз түгелдер инде. Ә бу пырдымсыз хатынга нәрсә җитми икән? «Кайта» дигән хәбәр ник бәгырьне аркылы-торкылы кисә-телә? Кайтсын, кайтсын, кайтсын! Авыл урамнары тар мәллә?! Лотфуллага атып ни үзгәртте соң ул?! Бүген үзендә төрмә тамгасы, Лотфуллада үч. Ире һаман аңа теш кайрый. Алар нәселендә кичерү һәм гафу итү юк, алар миһербансыз кавем.
…Хатын озак кына Атауга карап торды. Ул тарафларда аңа берни дә кирәкми, аны уйлары җиргә кадаклаган иде. Көтү таралды, ә сыер күренми. Тагын Гөлсемнәр капкасына төртелде микән? Лотфулла үчкә ерактан кереште. Бәс, ул бит Мирсәлим белән беррәттән Күкчәчәкне дә җәзалый иде. Астыртын гына, сүзсез генә. Башта ир «кунаклар өе» дип салдырган ике катлы йортка Гөлсемне күчерде.
— Хуҗалыкка бик еш түрә-мазар килештерә, Гөлсем уңган, аш-суга оста, абзыйларны шунда гына сыйларбыз, сиңа да мәшәкать кимер, — диде. Ул, күрәсең, хатынын беркатлы тилемсәгә саный иде. Әйе, Күкчәчәк гайбәт тыңламый, аңа — укытучы кешегә — чүп җыю килешми дә иде. Ә йөрәк барысын да сизә! Лотфулла белән Гөлсем арасында уен бар! Әлбәттә, хәйләкәр ир моны ачыктан-ачык танмады. Танган тәкъдирдә, буран кубып, хатын аерылып китәр дип шүрләде бугай. Йә, кем бәхетсезрәк: пары урланган Мирсәлимме, әллә көндәш белән ир бүлешкән Күкчәчәкме? Ир хыянәте әче, билгеле. Ләкин аның әчесеннән алай ук йөз чытылмас. Сер бирмичә яшәргә гадәтләнгән горур хатын әлеге дә баягы авылдашлардан уңайсызлана. Кемнәрдер сине йөз мәртәбә чәйнәп йота. «Хурлыгы-ояты бары шул гына», — дип, монысына да түзәр идең, соңгы көннәрдә Лотфулла аны Гөлсем көндәш белән бер бауга бәйләп тота башлады. «Кунак өе» — тыкрык башында, ә бакчалар — уртада.
Күкчәчәк күренсә, чиләк-көрәк күтәргән Гөлсем дә «җир астыннан» калка һәм:
— Сезнең бәрәңге эре, бүрек кадәр, эме? Өч-дүрт төп казыйм әле кунакларга бәлешкә, — дип, канны боза иде. «Кунак» бердәнбер санда, ул Лотфулла иде, әлбәттә.
Мирсәлим кызганыч, монда хатыны ят ирләр сыйлый. Авыздагы сөяксез тел еландай ысылдый шул. Бервакыт Күкчәчәк ярып салды:
— Нигә читләр өчен янасың? Әүвәл үз хәләлең турында кайгырт син. Төрмәгә барып хәлен белеш, һичьюгы!
— Мин ул бозаудан аерылдым, — диде Гөлсем, чиләгенә шалдыр-шолдыр бәрәңге тутырып. — Жәлләсәң, син бар. Сез бит аның белән теге ниләр…
Көндәш җөмләсен төгәлләп өлгермәде, Күкчәчәк ыржайган бикәнең авызына вак бәрәңге кыстырды:
— Безнең исемнәрне гайбәткә буяма, яме?!
Чүмәшкән Гөлсем лып итеп артына ауды да бәрәңгене төкерде һәм, туфраклы иреннәрен кулы белән сөртеп:
— Кемнән яшерәсең инде кыеш-мыешларыгызны? Авылда һәммәсе дә белә ич, — диде. — Безнең туй кичендә теге… Дөрес түгелмени?
— Синеке дөрес түгел, әйе!
— Кемнеке дөрес соң?
— Бер Аллаһыныкы! Ә сезнеке ялган! Барыгызныкы да чеп-чи ялган!
Әрнеп кычкырды Күкчәчәк. Ник каралталар, ник әллә ниләр гөманлыйлар?! Аларның берсе — саф кыз, икенчесе саф егет иде…
«Бәрәңгене яз чәчәсең, көз казыйсың, кырмавык хатын бүтән көн саен күз алдымда болганмас», — дип тынычланган Күкчәчәк уртак баудан һаман котылмады.
Картаеп сыерлары үлгәч, Лотфулла:
— Гөлсемнекен алабыз, аныкы яшь, матур, — диде.
Кемнең сарыгы бәрәнләгән дә, кайсысы ак, кайсысы кара йонлы булган — шуларга хәтле иренмичә тикшергән-күзәткән елгыр карчык-корчык Гөлсемнең сыерын мактамый иде.
— Ашыкмыйк, башка җирдән сорашыйк, аныкы сөткә кинәндермәячәк, — дип карышкан хатынның сүзен ир колагына да элмәде.
— Ишегалдына шайтанның үзен кайтарып бастырсам да ризалашырсың, — диде.
«Күбекләндереп бер чиләк савам», — дия-дия сатылган сыерның сөте савыт төбен дә күммәде. Моның чираттагы җәза икәнен аңлый иде Күкчәчәк. Менә көннәрдән бер көнне вак җанлы Лотфулла аны битәрләргә тотыначак. «Синең кулың каты, шуңа хайван сөтен качыра», — диячәк. И хатын, үзеңне яклап авыз ач әле! Мирсәлимгә тоташкан әллә нинди «гөнаһларың» су өстендә калкыр.
«Син аның кимчелеген белеп юри алдың», — дип бәхәсләшү файдасыз иде, Күкчәчәк табигатьнең хатасын төзәтү әмәлләрен эзләде. Сөт, ниһаять, тамчылап артты. Язга табан ул чиләген тутыра язды. Ләкин, көтүгә кугач, рәтләнгән-тазарган сыер Гөлсемнәр капка төбенә кайта башлады. Хайваннар да адәмнәр кебек саташа икән! «Әйдә, Акмуен», — дигәч, ул, кыш кышлаткан яңа хуҗабикәсенең назлы тавышын, йомшак кулларын исенә төшереп, күндәм генә арттан иярә иде. Ә иртәгәсен… яңадан шул ук хәл кабатлана! Һай, такылдык көндәш белән очрашудан гарык иде Күкчәчәк! Нишләтә бу хайван, йә?! Ник ул һаман саен шушы ят капкаларга ышкыла соң?! Охшаса да охшар икән мал иясенә! Ә Гөлсем — саңгырау колак — мөгрәгән сыерны тыкрык буйлатып кына озатмый, аңа агач телен юнып, шуны бүрәнә итеп юлга аркылы тәгәрәтергә кирәк. Көндәш ызгыш-талашка сусаган. Дәшмичә генә китеп барасы горур Күкчәчәк исә ирексездән аның «бүрәнәсе»нә абына.
— И Ходайның бәндәсе! Һич тынгы юк! Никләр хайваныгызны минем колак төбендә үкертәсездер. — Гөлсем, авызын кыйшатып кына, черт-черт көнбагыш чиртә иде. — Сөте имчәгеннән җиргә тама ич, сукырлар!
— Рәхмәт яусын, син безгә әйбәт сыер саттың, Гөлсем. Уңдык без, — диде Күкчәчәк, көлемсерәп.
— Уңдык, дип мыскыллыйсың бит син! Нишләттең малкайны, пәри заты?! Нинди догаларың белән әфсенләдең?! — Көндәш учындагы көнбагышын ачу белән сыер өстенә сипте. — Кәҗәдән дә хужы иде бит бу мәхлук! Тәүлегенә ярты стакан сөт саудыра иде! Икенчеләй турымда бакырынса, сәнәк белән корсагына чәнчәм!
Хатын җирдән таяк алып сыерга кизәнгән Гөлсемнең кулын читкә борды.
— Сукма! Бүтән ул синең тирәңдә сырпаланмас.
— Давай ыспурлашабыз, көтүдән туры монда чабачак мүкләк! Мине сагына ул, мине!
— Чапмас. Сиңа ул: «Сөтем ташый, күр», — дип исбатларга теләгән. Хайваннарда да кеше акылы бар. Мин дә аны саташкан дип ялгыштым.
— Саташыр әле, көт. Син әллә кемнәрне дә саташтырырсың. Мирсәлим төнлә исемеңне кычкырып, тирләп уяна иде әнә. Яшәтмәдең син безне татулыкта, әфсеннәрең белән ирне боздырып яттың.
«Сүзгә-сүз ялгама, кит!» — дип, үз-үзенә боерды Күкчәчәк. «Төнлә исемеңне кычкырып уяна…» Нәрсәдер йөрәкне умырып-умырып чеметте. Юк, көл тузгыган учакны яңадан кабызып, хисләрне терелтмиләр. Яшәү бер төстә генә дәвам итә. Ул инде элеккечә Мирсәлимгә багыналмый…
Сыер шул көннән соң Гөлсемнәр капка төбеннән бизде. Әмма азгын хайван, көтүдән качып, иркенләп басуда сыйланырга гадәтләнде. Лотфулла тагын хатынын гаепләде.
— Келәт тулы бодай, баз тулы чөгендер, ник шуны иртән дә, кич тә лыкындырмыйсың! Бөтен кырымны таптатасың! Авылыгыз белән миегезгә чүкелдеме сезнең? Мал-туар урамда чирәм дә чемченмәсен диелдеме? Ишет, монда җиргә мин генә хуҗа! Безнеке димәм, теге вакытта ун мөгезне дөмектергән кебек, иген басуында очратсам, монысының да башына гөпелдәтәм.
Иренең янавы җилгә очмаячагы көн кебек ачык иде. Колхоз рәисе чагында ук Лотфулла кыр-басуда адашкан сыер-сарыкны фермага куып яптыра һәм «аяк хакына» штраф түләтмичә хуҗасына бирмәскә куша иде. Карчык-корчык чирек сарык бәясеннән торган «аяк хакы» — акча каян тапсын, авыл советы рәисе Мирсәлимгә елый-елый зарлана. Ә Мирсәлим «тоткыннар»ны азат итәргә фермага ашыга. Шуннан соң Күкчәчәк аркасында бишбылтыр ук дошманнарга әйләнгән ике ир маңгай белән маңгай чәкештерә… Лотфулла күлмәк изүләрен ертып кайтса, хатын сүзсез дә аңлый: Мирсәлим белән «чүкердәшкәннәр», чөнки авылда колхоз рәисе белән пәрмә-пәр сугышырлык гайрәтле кеше ул гына иде.
— Сөенмә, хәерчеләр чабатасының да кабыргаларын санадым, — дип, ир Күкчәчәккә бер генә җөмлә ташлый һәм, туксан тугыз терәү терәп, эченнән генә Мирсәлимне сүгәргә керешә. Дошманы белән хатынының да исемен янәшә куеп төрләндерәсе килсә дә, дөньясын шартлатырга җитәрлек микъдарда җыелган ачу төенчеген әлегә чишми, көчкә тыелып кала иде.
Бөлгенлеккә төшкән колхоз таркалгач, халык сарыклар төсле миңгерәүләнде. Бер яктан авыл советы рәисе Мирсәлим пай җирләрен сатмагыз дип үгетләсә, икенче яктан хәйләкәр Лотфулла, озын телле акчалар вәгъдә итеп, карт-корының нәфсен кыздыра иде. Рәисләрнең кайсысын тыңларга да белмәгән халыкның уңга-сулга борыла-борыла муены кәкрәйде. Ниһаять, авыл кыл урталай бүленде: «Мирсәлимнеке дөрес» диючеләр пай кәгазен сандык төбенә яшерсә, «Лотфулланыкы дөресрәк»ләр, зур акчага өметләнеп, үз өлешен яңа байга илтеп тоттырды. Тик Лотфулла кулыннан саран тиеннәр генә тамды.
— Ник кешеләрне алдадың?! — дип ачынды Күкчәчәк. Чөнки халык: «Ирең бәдбәхет», — дип, аның күзен ачырмый иде.
Лотфулла юанайган корсагын гына сыпырды:
— Үзләре бирде. Беркем дә көчләмәде. Хәерчеләр чабатасы ягына авышканнар да, беркөн каршымда тезләнеп: «Ал пайларны, Лотфулла», — дип ялварачак әле.
Җир хәтле җирне талаганда, Мирсәлим кул кушырып утырмаска тиеш иде… Җебегән түгел иде бит ул. Нишләп ир Лотфулла тозагына эләкмәгән ярты авылдан бер хуҗалык оештырмады икән?
Эчтән генә сызды Күкчәчәк. Әмма, Мирсәлимне очратып: «Тизрәк ертлачның юлына аркылы бас», — дип, Лотфуллага каршы котыртырга базмады. Гәрчә җаны бүтәнгә тартылып яшәсә дә, кеше күзендә ул аның ире иде, ире!
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3