Күкчәчәк. Повесть (2)
Явыз бүрегә каршы яланкул кем көрәшә ди! Мөгаен, күрәчәге җибәрмәгәндер аны, күрәчәге аяк чалгандыр. Хәзер аңа, өч елдан соң, кабат ут эченә ташланмаска иде!
Яз көне Мирсәлим төркеме җирләрен чәчмәде. Кысыр басуларда кинәнә-кинәнә чүп үләне үсте. Җан тәслим кылган күмәк хуҗалыкның машина-тракторларын юнь генә бәягә үзенә саттырган элеккеге рәиснең исә кырларында эш кайнады. Көрәк-сәнәктән гайре коралы булмаган карт-коры хәлсезлеген чамалады да (үзе сабанга җигелсенмени) тасма тел Лотфулланың тәбәсенә аягын кыстырды. Җирен кочаклап уфтанган беркатлыларга: «Үз кишәрлегегездә чәчелгән бодайның яртысы сезнеке», — дигәч, халык кача-поса аның белән килешү төзеде. Бу гамәлен күрше күршедән, туган туганнан яшерде. Янәсе, Лотфулла белән бернинди алыш-биреш тә юк.
Әлеге хәлләрдән соң Мирсәлим көчсезлегеннән үкереп елагандыр, мөгаен. Күкчәчәк аны изелгән-сытылган кыяфәттә күз алдына китерде. Баш иелгән, җилкәләр салынган. Канатлары каерылган бөркет сыман, җирдән сөйрәлеп бара ир… Интегә-кысыла йөрәк түрендә яшәгән кешесен бу сурәттә күрүләре олы әрнүгә әвереләчәк иде. Әмма хатын Мирсәлимне бәяләп бетермәгән икән.
Туфрагыннан коймак пешерерлек басу-кырларны җиңел генә учына йомарлаган «яңа бай»: «Уңышның чыгышы начар», — дип, халыкка яртышар гына капчык бодай таратты. Менә шул көннәрдә гомер капкага орынмаган Мирсәлим аларга керде. Күкчәчәк өйалдында гөлләргә су сибә иде, сулышын эченә кысып, ишегалдында сөйләшкән ирләрне тыңлады.
— Синең азынуың чик-чамасыз икән, Лотфый, — диде рәис. Тавышы мескен түгел, таза-көр иде. — Башта алдап-йолдап хуҗалыкның бөтен милкен үз исемеңә күчердең. Аннары, ялган вәгъдәләр яудырып, пай җирләрен җыештырып алдың.
Лотфулла беркайчан да ахырга кадәр кешенең сүзен тыңламый иде:
— Булдыклылар заманы хәзер, бүректәш. Бура-Киртә кырлары ялт иткән. Чәчәм, урам, сөрәм. Ник тагы чырай сытасыз инде?
— Җирнең чын хуҗасы — халык, Лотфый.
— Кит аннан! Менәтерәк яңалык! — Лотфулла болытларга карап өргән ялкау эт төсле һауылдап көлде. — Пай дигән әкияти нәрсә уйлап чыгардыгыз бит сез, башсызлар! Шуны кәкре-бөкре карчыкка да, аксак-туксак картка да өләштегез. Имана җирләре белән бер үзәгенә үткәннәр бит инде атабабаның. Ник аны «пай» дигән кушамат чәпәп кабат яңарталар?! Кәҗәсен җигеп сөрсенме ул җирен әби-чәби?! Орлыгын итәгенә салып чәчсенме?! Берсен дә өндәмәдем-үгетләмәдем, үзләре кишәрлекләреннән баш тартты.
— Кешеләрне син ялганлап ышандырдың, Лотфый! Әле икмәк амбардан кузгалмаган, әйдә, гадел генә халык белән исәп-хисап яса.
Лотфулланың табанына ут элделәр.
— Тукта, тукта, бүректәш! Син бит минем өемә карт-коры өчен кайгыртып килмәдең, — диде ул, тешен шыгырдатып. — Син бит минем хатынны сагындың. Сез яздан тиклем күрешмәдегез, ахрысы, ә? Күкчәчәк! — Ир даң-доң өйалды ишегенә сукты. — Чык монда, Күкчәчәк!
Хатын дулкынлануыннан черт тә черт гөл яфрагы өзә иде. Ничек тыныч кына басып торсын ди ул! Иркә май җиле сыман исеп җан ярасын дәвалаган тавыш иясе ике-өч адымда гына… Хәзер ишекне ача да Күкчәчәк… Һәм нихәтле генә күрсәтмәскә маташса да, яшерә алмаган сөю-наз тулы карашы белән Мирсәлимгә текәлә… Әй, әйтергә генә ансат шул! «Йөрешләреңә кадәр яратам!» — дип кычкырган хатынны ерткыч бүре — Лотфулла — шунда ук мең кисәккә өзгәләп атачак.
Күкчәчәк бөрешеп диварга сөялде. Көнләшүеннән кабарынган Лотфулла йодрык уйнатырга сәбәп эзли иде. Ә хатынның ике арысланны сугыштырасы килми! Соң инде, соң… Нәрсә бүләсең ди хәзер…
Шапылдап капка ябылды. Күкчәчәк, тәрәзә пәрдәсен чак кына этәреп, тышка карады. Лотфулла, йомарланган йодрыгы белән һаваның йөзенә төя-төя, ялгызы гына ишегалдында йөренә иде.
Мирсәлим куркыныч давылны үзе белән ияртеп китте, шөкер. Әллә… Күкчәчәкне күрмәс өчен тизрәк баш-аяк алдымы? Кара, болай уйласаң, йөрәккә бик авыр икән лә.
Лотфулла белән Мирсәлим көз буе икмәк өчен тартышты.
«Ул, хәерчеләр чабатасы, җыенда гына тел кашырга мачтыр, болай аның районда да, Казанда да сүзе үтми», — дип кәпрәйгән ирнең «бүректәш»е суд карары белән амбарны бушаттырды. Ат арбасы тәгәрмәчләре, «шыгыр» көенә җырлый-җырлый, авыл халкына бодай ташыды. «Бу җиңелү Лотфуллага сабак», — дип уйлаган хатын ялгышты: ире — явызлыкның бер мисалы, фермадагы яшьләрне куып, күрше авыллардан эшчеләр яллады.
— Хәерчеләр чабатасы Бура-Киртәне бүкән төсле икегә ярмакчы, — диде Лотфулла, нотыгын хатыны колагына көйләп. Әйтерсең боларны Күкчәчәк түкми-чәчми Мирсәлимгә җиткерәчәк. — Җуук, чабаталы агай, бурасы да, киртәсе дә минеке! Революциягә кадәр авылда берәүгә генә бил бөккәннәр. Ул заманалар ялтырап кире кайтты бүген. Кем дә кем әмеремә буйсынмый, ачлыктан тәгәрәп үләчәк. Бакчасын сөрдертмим, печәнен чаптыртмыйм, вәйт. Хәерчеләр чабатасы Мирсәлимгә көн күрсәтмим, кыскасы.
Көрәш кызды. Яз җиткәч, Мирсәлим, ягадан трактор китертеп, хуҗалыкларның бакчасын сөрдертте. Лотфулланың җиңелүе дәвам итә кебек иде. Ләкин алай булмады шул. Яңа гына оя сипләп, балалар үстергән яшь парлар, ни чарадан бичара дигәндәй, йөз суын түгеп, хуҗадан эш сорарга мәҗбүр иде. Шунда Бура-Киртәнең бердәмлеге пыяла кебек чатнады. Мирсәлимне үзәккә — хакимияткә күчәргә кыстадылар. Ник ул ризалашмады, ник адым саен Лотфулла белән чәкәләшер өчен авылда калды икән?! Явыз бүрегә каршы яланкул кем көрәшә ди! Мөгаен, күрәчәге җибәрмәгәндер аны, күрәчәге аяк чалгандыр. Хәзер аңа, өч елдан соң, кабат ут эченә ташланмаска иде! Ул төрмә иләгендә иләнгәндә иркенәйгән Лотфулла тәмам ныгыды: үзен якларлык түрә-әшнәләр тапты, алар белән элемтәләрне саклар өчен ау көннәре оештырып, тәм-том белән сыйлады, аулакта кызлар кочтырды. Капкорсаклы, симез кызыл чырайлы «абзыйлар» эчеп исерешкәч гөп тә гөп Карасаз кырыенда очкан кошларны ата иде. Бервакыт Лотфулла өч үрдәк кайтарып ташлады.
— Тиз генә мамыгын йолкып, чистартып бир! Кайнар көлгә күмеп пешергән үрдәк ашаган юк, диләр кунаклар.
Үрдәкләрнең берсе үлмәгән иде. Кош-кортны болай да жәлләгән Күкчәчәк нишләргә дә белмәде. Лотфулла, ярты сәгатьтән кайтып алам, дигән иде. Ул инде кызганмаячак, ул инде кайнар суга маныпманып үзе пешекләячәк. Андый газаплы үлемнәргә тармасын өчен үрдәкне күрше Имам карттан чалдырырга кирәк иде. Тик хатынның моңа да кулы бармады. Бичара кош, тимә, сакла дигәндәй, күзгә карый иде. Ахыр чиктә ул, аны абзарга яшереп, йорт үрдәген суйдырды. Кыргыйның канаты гына яраланган иде. Күкчәчәк шифалы сулышын өреп, атна-ун көн дәвалагач, кош тернәкләнде.
Үзебезнең үрдәкләргә кушсам, Лотфулла сизмәс дигән иде, кая ул, ире, бәбәген алартып:
— Нинди саз үрдәге бу?! — диде. — Кем аны йортка ияләштерде?!
Күкчәчәк алдашты:
— Ишегалдына үзе очып төште.
— Бодай тыгыныр-тыгыныр да кире сазына таяр әле, — дип мыгырданды Лотфулла.
Ә үрдәк беркая да качмады, ул нигәдер шушы йортка беректе. Тик аның күңеле каядыр ашкына сыман. Һәм бу кыргый җан белән хатын арасында икесенә генә мәгълүм уртаклык та бар кебек. Төркем-төркем кошлар тәпи очы белән өй кыегына орынып очып үткәндә, Сорыкай да аларга иярмәк булып канат кага, әмма симергән гәүдәсен җирдән куптаралмый… Менә Күкчәчәк тә яшәүләре тәмугка тиң йорттан арынырга уйлаган иде дә, яшьлеген урлап картайткан еллар тырнагыннан ычкындырмый шул әле.
Әллә үзен кош язмышы белән чагыштырулар башына сукты, әллә монда бер-бер хикмәт яшеренгән иде, өч төн рәттән төшендә үрдәк, адәм теле белән:
— Син мине бәладән коткардың, озакламый мин дә сине коткарырмын, Күкчәчәк, — диде.
Хыялый хатынның мондый төшләр белән саташуы табигый иде анысы… Чөнки ул төшләрендә генә рухтан гыйбарәт якты һәм гүзәл дөньяда яшәп ала иде.
Каз-үрдәк өмәләре якынлашкач, Күкчәчәк Сорыкайны үткен пычактан сакларга ниятләде. Карасаз эчендә зәмһәрир суыкларда да боз катмаган хикмәтле күл бар, һәм анда ел саен ике-өч пар үрдәк кышлый иде. Ул кошны капчыкка төреп үз аймагына табан очыртырга дип капка келәсенә орынганда гына, Лотфулла күлмәк җиңеннән эләктерде:
— Юри сарай читенә посып карап тордым. Нишли бу ахмак хатын, мәйтәм. Кая барышы үрдәк белән икәүләшеп, мәйтәм.
— Саз... сазына илтәм… — Күкчәчәк алдашып туйган иде. — Ул табигатьтә иректә яшәргә яратылган.
— Минем бодайны состыра-состыра симерткәндә ирек турында уйладыңмы соң син?!
— Бер үрдәктән генә бөлмәбез әле, Лотфулла.
— Бүген син — үрдәкне, иртәгә — сыерны, берсекөнгә атны чыгарып ыргытырсың, ахмак хатын! Дәүләтнең хәзинә сандыгын синдәй тиле юмартлар бушата. Калтыранма, хатын! Суймыйм мин бу саз кәрләсен, йортныкы белән парлаштырып, яңа сорт бәбкәләр үрчетербез. Болар тырыш, уңган нәрсәләр, оя-оя бала үстерерләр.
— Ут белән уйнама, Лотфулла! Алар ябулы тормышка күнекмәгән, аларның җаннары үзгә!
— Син дә Бура-Киртәдән очып китәргә маташтың да калдың бит ояңда. Минем белән калдың! — Ир кисәк кенә капчыкны тартты: — Моны аерым ябам! Качырсаң, үтерәм!
Кыр үрдәге, язгы үләннәр борынлауга, йомырка салырга кереште. Салды-салды да зур әрҗәгә менеп тә утырды. Ул, бала хәстәре белән мавыгып, үзенең кыргый табигать вәкиле икәнен дә онытты шикелле. «Кошлар да коллыкка риза икән, — диде Күкчәчәк, шаккатып. — Әгәр шулай икән, димәк, тиздән ахырзаман җитә».
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1