Күкчәчәк. Повесть (5)
Әгәр имче карчыкны тыңламыйча егет белән кавышса? Һәм… никах укыганда гына өянәге кузгалып егылса? Кул-аяк калтырый, авыздан күбек ага… Йа Алла!
— Килен, кулың коргыры, нишләп син мәк чәчәкләрен сындырасың?!
Хатын сискәнеп башын күтәрде. Кайда ул? Ник чәчәкләр ботарлый? Имче карчыкка рәнҗи-рәнҗи әле генә юлдан йөгерә иде ләбаса.
— Кызыл төс — әләм төсе, килен. — Сабирҗан карт дырык-дырык ян бакча капкасын селкетте. — Партиәгә дан! Яшәсен Лелин!
Урман очыннан күкнең чибәр йөзен буйый-буйый әрсез тузан болыты йөзеп килә иде. Көтү! Нинди эчпошыргыч мәгънәсез тормыш бу. Тамак өчен тереклек итәләр: көн дә бер үк шөгыль, бер үк уй, бер үк юнәлеш… Ә барысын да уймак хәтле генә авыз йота! Ләкин бүгеннән соры һәм күңелсез тормыш үзгәрәчәк… Чөнки Мирсәлим кайткан… Әнә күңел ничек уйный: әле сыкрана, әле очына. Көтмим, яратмыйм, күралмыйм дигән хатынның аңында кайтавазлар ешайган саен ешая…
Күкчәчәк атылып бакчадан чыкты. Көтү каршылаганда кайсы күлмәген кияргә икән? Ул бит Мирсәлимнәр турыннан узачак. Укытучы хатын килеш-килбәте белән башкалардан аерыла иде. Ни кисә дә: «Нишләгән бу?» — димәсләр. Ә менә Күкчәчәк үзеннән-үзе сорый: «Нишлисең син?! Аңа күренеп нәрсә үзгәртмәкче буласың? Давыл чакырып, шуның өермәсендә бөтерелә-бөтерелә кайларда югалырга җыенасың?!»
— Әти, аргы очта көтү каршылыйлар. Эшем күп, син генә барсаң иде безнең сыер артыннан.
— Лелин башым беләнме?! Буклы сыер куаргамы?!
Карт, үпкәләп, балалар төсле авызын турсайтты.
— Халык белән гәпләшер идең, әти.
— Э-э-э, синеке дөрес, килен. Капкадан борын тыкма, аягыңны сындырам, ди Лотфый. Буржуй малайдан шөлләгән ди Лелин. — Сабирҗан карт мунча башыннан озын саплы әләмен суырып алды. — Кызыл байрак тирәсенә берләш, эшче-крәстиән. Партиәгә дан! Ур-ра!
«Халык белән гәпләш» дип ялгыш ычкындырды Күкчәчәк. Балалыгына кайтып төшкән үги атаның хыялый уены зыян-зәүрәт салмаса да, Лотфулла гарьләнәчәк. Тагын Күкчәчәк гаепле…
— Әти, туктале, әти! — Хатын артыннан ташланганда, «Лелин байрагы»н болгый-болгый карт кош кебек оча иде инде. Күкчәчәк тә уе белән генә аргы очтагы йортның капкасына сугылды. Халык җыелгандыр, Мирсәлимнән хәл-әхвәл сорашадыр. Бура-Киртә, гәрчә хатын бу иргә карата күңелен суытырга тырышса да, Мирсәлимне хәтереннән сызмаган, аны юксынып көтте. Ә аның бүтән авылдашларын якларлык кодрәте юк. Аның киң көрәш мәйданы тарая-тарая кысылды: авыл бае — Лотфулла бүген. Җирле үзидарә рәисе — яшь егет — хуҗаның рөхсәтеннән башка шырпы да сызмый иде. Ишегалдыннан гайре биләмәсе калмаган Мирсәлим нишләр? Хәзер Күкчәчәк, җаны белән иренә хыянәт итеп, гел Мирсәлим турында уйлар микәнни?! Һәй, әйтерсең элек андый уйлар уйлап уелмаган!
Ирек тәменнән исергән Сабирҗан карт ала-кола сыер куып кайтып керде.
— Мөгезенә асылынып, корсагына байрак сабы белән төрткәләп кенә җиңдем Сөтлебикәңне, килен. Кирегә каера, азгын. Анда халык бии-җырлый. Мирсәлим төрмәдән котылган икән.
— Әти, бу безнең сыер түгел, безнеке аксыл-кызыл.
— Миңа сүз кыстырырга тәки җай чыкмады, килен. Иртәгә нибуч минем кызыл әләмем астында биерләр. Яшәсен партиә! Лелинга дан!
Җаны өзгәләнгән хатын кинәт кенә урамга йөгереп чыкты. Сыер, имеш, сыер… Халык Мирсәлим белән күрешә икән. Иң әүвәл Күкчәчәк тоярга тиеш иде аның кул җылысын. Бөтен тыю-тыелуларны кагып төшереп, ул юл чатында көтәргә тиеш иде. Хис үлде, ярату үлде, дип, үз-үзен алдаган ласа! Әнә офыкта аның сурәте эленгән. Менә ул зурая-зурая Күкчәчәккә табан якынлаша. Менә ул җиһанга сыймас, һәм дөньяның күкрәге сытылып, җиде кисәккә уалыр сыман. Гаҗәп, ә хатынның йодрык хәтле йөрәгендә сурәткә урын табыла!
— Күкчәчәк…
Хатын аңын җуя язды. «Сурәт» җанланып аңа эндәшә иде.
— Күкчәчәк… Танымыйсың мәллә? Мин, Мирсәлим бу.
— Син?! — Ишетмәдеңмени, мин кайттым бит…
— Ник… ник безнең очта йөрисең әле?
— Сине күрергә килдем, Күкчәчәк. Атап килдем.
— Кит! Лотфуллага ни диярсең?!
— Болын чәчәгемне сагындым, диярмен. Күкчәчәк артка чигенде.
— Кит! Аның каравы мин сине тамчы да сагынмадым. Кит!
Хатын шапылдатып капканы япты. Йөрәк кыядан атылам дип ачыргаланган кош хәлендә иде. Их, ир бәндәсе, ир бәндәсе! Сагындым, янәсе. Кыюлык түгел, юләрлек бу! Өйгә үк килгән! Лотфулла берьюлы икесен дә атып үтерсен диде микәнни? Ә-әй, күзләренә бер тутырып карамады да, ичмасам. Ә-әй!
Аркасы белән капка баганасына терәлгән Күкчәчәк урталай сыгылды. «Кит» дип куды да… Ә йөрәктән бу кешенең исемен ничекләр сызгалап ташларга, йә?!
Өч елдан соң кан дошманы Бура-Киртәгә аяк баскан сәгатьләрдә Лотфулланың күкрәгендә кырык җен урак урып, кырык чүмәләгә өя иде. Ялагай ялчылары әләкләп өлгергән, күрәсең, башта ул үги әтисенә ябырылды:
— Син, кәҗә сакал, төрмә чыпчыгы Мирсәлим белән әшле-мөшле мәллә? Кызыл чүпрәк селки-селки, аның капка төбендә тыпырдагансың икән.
— Кара, кара! Нәстә ди, иеме, килен? Лелин башым белән нишләп чүпрәк селким ди? Чын байрак ул, тити баш! — дип үпкәләде Сабирҗан карт.
— Сине кисәттем бит, кәҗә сакал, авыл көлдереп, урамда теркелдәмә, дидем бит!
— Монда килен мөһим йомыш кушты, улым. Түбән очтан Сөтлебикәне апкайтырга, диде.
Лотфулла ишегалдында җәелгән сыерга акайды. Мәхлук хайван агач кисмәктәге суны шыпыргач, чит йортта икәнен дә онытып, ял итә иде.
Чират Күкчәчәккә җитте.
— Кемнәрнеке белән алмаштырдың?
— Әти безнекен танымаган, шул гына, — диде хатын, җәнҗалның очы нәрсәгә тоташачагын аңлап.
— Ә ник үзең бармадың?
— Эшем күп иде.
— Ә-ә, эшең күпмени?! Хәзер көпә-көндез кеше күз алдында күрешмисезме инде? Ояттыр, әйеме?
— Сыер беләнме, Лотфулла?
— Һо-һо! Әллә дүрт аяклы хайванга әверелдеме теге хәерчеләр чабатасы. Мин аңа икенче кушамат та тагам әле. Гел «халык та хаклык» дип тәтелдәгән кешегә ничек диләр, беләсеңме? Кызыл авыз!
— Байракны ипи шүрлеге белән бутый, бакчи, тити баш. — Сабирҗан карт үги улына карап мыгырданды. — Син, Лотфый улым, кәпрәймә, җәме? Рибалютсиягә әйдәүче байрак төсе ул кызыл. Яшәсен…
Беркемне дә яшәтмәде үз ишегалдында Лотфулла, картны җилтерәтеп сыерга табан очырды.
— Ку шул мәхлукны урамга! Күп лыгырдасаң, сөргенгә сөрәм мин сине, Сабирҗан әти!
Хуҗа учын учка шапылдатты.
— Мона мин бер табышмак чишәм. Кызыл авызга сигез ел чәписеләр булып та, шуның бишесен киметкәннәр. Бура-Киртәдән аны яклап имзалар сырланган кәгазь илткәннәр, ди, Казанга. Кем кыюланып бу эштә башлап йөргән? Кем, ә? Мин бүлнистә кан эчендә ятканда кайсысы ярлылар чабатасына булышкан? Шуны тиз генә ачыкларга иде. Исемен белсәм, җиде кат тиресен туныйм, билләһи.
Хатынның күз кабагы тартышты. Моңарчы ире бу хакта ләм-мим иде. Ул исем бер калкыр микәнни? «Телебезне тешләдек», — дип ант суы эчкәннәр ике капчык бодайга сатылыр микәнни?
— Авылы белән… авылы белән туныйсыңмы?
— Нинди авыл, аңгыра хатын! Фетнәне берәү генә оештыра. Әнә теге «рибалютсия» дип саташкан җүләр карт ялгыз бит. Мона аңа иярүче тилеләр табылыр әле Бура-Киртәдә. Нәстә кызардың? Син дә ул хатка кул куйдыңмы?
Күкчәчәк икеләнде. Дөресен әйтсә, чынлап та, «фетнәче»не йә алай, йә болай җәзалаячак имансыз ир. Әйтмәсә, алдарга күнекмәгән җанга читен.
Хатын ялганларга мәҗбүр иде.
— Куймадым…
— Шулай, хатын, шулай. Сиңа өйләнмәде бит ул. Исеңдә тот: өйләнмәде-е. Җүләр дип качты.
Әйе, ире хаклы иде: шулхәтле яратып та, Мирсәлим аңа өйләнмәде…
Күкчәчәкнең юашлыгыннан кәефе күтәрелгән Лотфулла җырлый-җырлый сарайга атлады:
Камышлыкта кыр үрдәге
Кычкырадыр, бичара.
Сөйгән ярлар төкерсәләр,
Күз яшеннән ни чара.
— Кая безнең Карасаз илләре кунагы? У-у, ишәйткән бу гаиләсен. Йорт ата казына сан да юк. Молодец, кыр үрдәге! Сабирҗан әти, кил әле, кил!
Карт урам уртасында Имам күрше белән чүкердәшә иде, тавышын сүлпәнәйтеп:
— Ни йомыш? — диде. Теләр-теләмәс кенә, «буржуй» улы янына килеп басты.
— Сабирҗан әти, сиңа хәрби бурыч йөкләнә. Үрдәк сусыз яшәми, сусыз аның тиресе көпшәкләнә, эчәкләре кибә. Ишегалдында зу-ур чокыр казып, су тутырасың. Утыз сигез баш үрдәк баласына күл ясыйсың, кыскасы. Икенче бурыч: син сакчы да. Керфек какмыйча тилгәннән сакла!
— И-и, ыстырам! Лелин башым белән үрдәк сакларгамы инде? Элгәре кош-корт күлдә быкырдый иде.
— Надан! Боларның әнкәсе кыргый. Балаларын канатландыргач Карасазга сыптырса, очты, очты үрдәкләр, дип, авызыңны күккә терәп карап калырсың. Боерыкны үтә, иптәш Ленин!
— Ах, оятсызлар! Өч тиенлек намуслары юк, Лелинга ни кушалар, җә. Син дә, килен, иреңнең хатасын төзәтмисең. Без, камунислар, сезгә — кыз-катыннарга ирек бирдек, хөррият капкаларын ачтык.
— Ул миңа рәхмәт укып яши, мин бит аны, нәкъ тилергән чагында, хурлыктан саклап куеныма сыендырдым, әйеме, Күкчәчәк? — Лотфулла симез ияген мелмерәтеп көлде: — Ха-ха-ха!
Ирнең теш агартуы бәгырьне көйдерә иде.
— Атаудан сыерны караштырам, — диде ул. Бая болынны камаган офыктагы Мирсәлим сурәте әрсезләнеп йөрәккә урнашты инде. Бөтен фаҗига дә шунда шул: мәхәббәт берәүдән дә рөхсәт сорамый. Ходай яраткан хис бит ул. Адәмнәр генә уйлап чыгарса, аны җиңеп тә булыр иде.
Үткәннәр күңел иләгеннән кат-кат иләнде, ә өстә көрпәсе кала да кала.
Әйе, Мирсәлим аңа үз ирке белән өйләнмәде… Бер кичтә гайбәтләрдән үртәлгән-сытылган егет кызны мәктәп тыкрыгында туктатты.
— Күкчәчәк, ахыргы сүзем: мин Гөлсемне алам.
— Ал, — диде кыз, туфли очы белән чирәмне казып.
— Яратмаган хатын алам, дим! — И ярсыды, и ярсыды Мирсәлим. — Син шуңа этәрдең, Күкчәчәк! Син Лотфый белән ял йортларында типтергәндә, мин дә яр сайладым, Күкчәчәк!
— Мин Лотфый белән типтермәдем, Мирсәлим. Бинахакка яла якма.
— Акланма, кызый! Ихахайланып машинасына утырып киткәнеңне укытучылар күргән. Әни дә чуалалар дип ялганламас иде. Алайса, әйдә, иртәгә үк никах укытабыз, иртәгә үк!
Күккә очы белән кадалган ай ярты гына кисәк иде. Хәзер үк Мирсәлимгә иярергә әзер кыз. Шушы минутларда айры-чайры газапланган ике җанның әрнүләре дә бетәчәк. Әгәр имче карчыкны тыңламыйча егет белән кавышса? Һәм… никах укыганда гына өянәге кузгалып егылса? Кул-аяк калтырый, авыздан күбек ага… Йа Алла! —
Тагын бер генә атнага сабыр ит, Мирсәлим!
— Нәрсә-ә?!
— Минем төгәллисе эшләрем бар.
— Чын икән. Син Лотфый белән йоклаган икән. Имеш-мимешләргә ышанмаган идем. Көмәнеңне төшертергә берәр атна вакыт кирәк шул сиңа!
Тыкрык караңгыланды, бөкре ярым ай турайды. Һай, бавырны энә белән чәнчә егет. Сөю тулы апак күңелне каралтырга ничек база ул?!
— Мирсәлим җаным, нишлисең син?! Мине юри пычраталар лабаса!
— Кемнәр? Әниме? Укытучылармы?
— Соңыннан барысын да аңлатырмын, Мирсәлим!
— Болай да аңлашылды. Хуш!
— Мин сиңа хыянәт итмәдем! — дип әрнеп кычкырды кыз. Әмма каты бәгырьле егет ташлап китте. Ташлап… Тик бөтенләйгә түгел. Атна-ун көннән ул өзелгән араларны ялгар өчен «ялгыш» кына тыкрыкта очрар… «Рәнҗеттем, кичер, чәчәгем», — дип, сөйгәненең алдына тезләнер. Ә ул көннәргә хәтле ничек ерак! Ай да тамчылап кына өрелеп кабара. Хәзер инде кыз Карасазга керимме-юкмы дип икеләнмәскә тиеш. Хәзер инде ул Мирсәлимне югалтмас өчен упкынга мәтәлергә дә риза.
Ай тулыша язганда, Күкчәчәк тагын имчегә барды.
— Яраткан кешем белән кавышаммы, әбекәй? — диде.
Карчык:
— Ходай тәкъдиреңне ни белән бизәсә, шуны күрерсең, миннән бернәмә дә төпченмә, бәбкә. Куркуны курку белән чөйлиләр, дидемме, бәбкә, — диде.
Карасазга төбәп карасаң да, ул күз нурын суыра, ә аның тирәсендәге каеннар үсә алмыйча кәрләгә әйләнеп ката иде.
Бу серле һәм куркыныч аймакта ниләр бар? Кыр үрдәкләренә генә мәгълүмдер, алар анда ел саен бала ишәйтте. «Ау, ау» дип шапырынган Лотфулла белән дус-ишләре кырыйда берән-сәрән очкан тәҗрибәсез яшь үрдәкләрне генә каптыра иде. «Йә мин үләм, йә, чиремнән терелеп, Мирсәлим белән кушылам, икесенең берсе», — дип тәвәккәлләде Күкчәчәк. Курку әле табан астына шуып тәнне бозландырды, әле эчне айкап муеныннан буды. Сазга җиткәндә, кыз яртылаш мәет иде инде, имче карчык төп-төгәл тасвирлаган икән, саз түмгәкләр белән чуарланган, ай яктысында алар, алтын комы сипкәндәй ялтырап, күзне алдый иде.
Кыз беренче түмгәккә басты да чүкечкә әверелеп тук та тук күкрәк читлеген кыйнаган йөрәген көчхәл белән кысып тыңланды: аста нәрсәдер быгыр-быгыр кайнап маташа. Куркуыннан ул, тиен кебек, өченче түмгәккә сикерде. Аркасына кемдер чукмар белән дык-дык төя сыман иде. Түмгәкләр санын бутаса, аны саз йотачак! Кергәндә — икешәр, чыкканда берәр аша… Ичмасам, күршесе Мәүлия белән дә хушлашмады. Йокысызлыктан зарланган Мәүлия капка төбендә утыра иде бит. «Әй, Күкчәчәк, ярты төн уртасында кая китешең?» — диде хатын. Кыз аңа кул гына селтәде. Чире аркасында ул күршекүлән белән дә йөрешмәде. Үлсә, тәгәрәп елар туганнары юк авылда… Мирсәлимнән гайре. Егет тә, шәт, артык кайгырмас, бит «хыянәтче» Күкчәчәк аның маңгаена «мөгез» чәпәде.
«Каберем шушында икән» дигән уй баш миен бораулады. Аннары ул көтелмәгән бер могҗизага тап булды: саз уртасында түм-түгәрәк күл җәйрәп ята иде. Тик бу могҗиза куркуны көчәйтте генә, чөнки күл ямьсезлек янәшәсендә коточкыч гүзәл иде. Озын зифа камышлар — аның керфеге, ә төнбоеклар чәчәкле күлмәге төсле. Суда чупылт-чупылт балыклар сикереп уйнады. Менә кайда кыр үрдәкләре нәсел озайта икән…
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1