Хыялда үткән гомер .
Хикәя .Дәвамы .
Рамилне эшендә югарырак
дәрәҗәгә күтәрделәр .Аның
инде болай да буш вакыты юк дип әйтерлек дәрәҗәдә иде .Ә аңа үзе урынына алмаш сайларга һәм мөмкин
булса бу эшне үзе кебек яхшы
белгән кеше булса яхшы булыр иде диделәр заводның
директоры һәм аның янында
булган замнары .Менә сезнең
улыгыз ничегрәк булыр икән
бу урынга дип Рамилнең үз
фикерен дә сорадылар .Бик
тырыш күренә ,эшен дә җиренә җиткереп эшли ,кул
астындагы хезмәткәрләре
белән уртак телне дә тиз тапты ,һәм аларның цехы алдынгылар рәтенә бик тиз күтәрелде дип ,улының уңышларын да санап алдылар .Башта сезнең белән
киңәшергә булдык ,аннары инде үзе белән сөйләшеп
карар кабул итәрбез диделәр
җыелыштагылар .Мин үз улымны мактап утыра алмыйм бит инде ,аннары минем хезмәтем аны тикшереп йөрү дә түгел иптәшләр ,аның уңышлары отчетлардан сезгә күренәрәк
төшә .Әгәр инде аны кулай кондидат дип табасыз икән
мин каршы түгел диде .Менә
бит ул тырышлыкның нигезе
Аллага шөкер .Улын мактаган
вакытта Рамилнең күңеленә
җылы бер горурлану хисе килде .Үз улы булмаса да аңа
бит олылап сезнең улыгызны
диеп дәштеләр .Бу горурлык түгелмени ? Рәхмәт улым дип
эчтән генә үзе булмаса да Рамил аңа рәхмәт әйтеп куйды .Ул үз уйлары белән буталанып утырып җыелышның беткәнен сизми
дә калды .Ярар алайса диде
директор Рамилгә карап .
Иртәгәдән син үз урыныңны
тапшырып ,яңа постыңны эш
урыныңны кабул итәргә әзерләнә башласаң да ярый.
Иртәгә улың белән бергә кабинетка керерсез .Баш инжинер вазифасына аннан
да кулай кондидат әлегә күренми диде .Аннары телефон - домофоннан секретарына хәбәр биреп улын монда килергә дәшүен
әйтте .Озак көтәргә туры килмәде ,ни булды икән ,ник
дәштерә икән диеп яшь кеше
яшь белгеч буларак әкерен генә улы исәнләшеп кабинет ишек төбенә кыюсыз гына кереп басты .Үтегез үт диде
аңа директор , исеме һәм атасының исеме белән олылап .Менә монда утырыгыз диеп стена буенда
торган буш урынга күрсәтте.
Аннары ул утыргач ,тыныч кына үзенең монда чакырылу
сәбәбен аңлата башлады.Ул
мондый борылышны көтмәгән иде ,бераз гына
каушый төште .Тик үзен тиз
кулга алды һәм сез ни диярсез шушы тәкьдимгә дигәч ,әгәр инде коллектив
ышаныч белдереп мине бу
урынга тәкьдим итә икән ,ник
эшләп карамаска .Бу миңа укыганда алган белемемне
тагын да югарырак үрләрдә
сынап карарга мөмкинлек
кенә бирә бит диде .Ярар алайса хәерле сәгатьтә дип
мин риза ,ышанычыгызны акларга тырышырмын диде.
Алайса иртәгәдән сез үз
эш урыныгызны тапшырып
яңа эш урыныгызны заводның баш инжинеры вазифасын кабул итәргә әзерләнегез диеп җыелышны
тәмамлап ,барысы да әле эш
сәгате бетмәү сәбәпле эш урыннарына таралыштылар.
Рамил улын үзенең эш
кабинетына дәште .Менә улым ,тырышлыкларыңның
нәтиҗәләрен дә күрә башлау
шушы була инде ул диде .Улы
аңа сынап карап : - Рамил абый монда синең тырышлыкмы инде диеп соравын бирми кала алмады.
Юк диде аңа Рамил абыйсы.
Синең цехтагы уңышлар һәм
синең оештыру сәләтең тырышты монда .Синең эштә
үзеңне намуслы җитәкче итеп
күрсәтүең зур роль уйнады диде .Рәхмәт җитәкчеләргә дә ,эшләгәнне күрә - бәяли
беләләр .Ә сиңа да миңа да
тагын да тырышыбрак эшли
башларга кирәк булачак диде.Ә инде бар хәзер эш урыныңда бул диеп ул улын
чыгарып җибәрде .Үзе кәгазьләр өеме астына чумды .Әле аның бу постын
улына тапшырганчы төгәллисе эшләре дә җитәрлек иде кәгазь эшләрендә .
Өйгә кайткач та ике гаиләдә
дә сүз гел эш турында барды.
Рамил үзенекен Әнисә белән
уртаклашса ,улы да үзенең
сөекле хатынына сөенечен
җиткерергә ашыкты .Ул арада тик кенә утырган улы Ислам да аваз салды.
Инде ул үрмәләргә итенә
хәзер .И улым ,ялкау да инде
син ди аны үртәп әтисе .Инде
үзең нинди зур егет булып үсеп киләсең ,ә тәпи басып
йөри белмисең диеп улын күтәреп алып ,янәсе атлатып
йөрткән хәрәкәтләр белән идәндәге палас буйлап ике
як култык астыннан тотып атлатып уйната башлады .Ә
Ислам үзен кулга алуларына сөенеп көлгән була .Менә әтием мин дә синең хәтле булып үскәч болай ятмам әле
диде әнисе дә улын яклаган
булып .Барыбер күңелле шул
өйдә бала тавышы булгач ,
шулай бит матурым диеп сөенештеләр алар инде зур
улларына карап .Без моның
үскәнен күрми дә калабыз ахырысы әнисе диде әти кеше.Әйе инде ,син бит гел эштә .Ял көннәрен исәпкә алмаганда дип өстәп куйды аңа хатыны .Алар шулай уен
көлке белән булашып ятканда аларның ишекләрендә кыңгырау шалтырады .Әниләре килгән
икән .Кичләтә нинди йомышлар ташлады әнием диде улы .Зифа инде аягын
салып Ислам янында идәндә
матрас коврикка барып та
утырган .Менә урамда җылы
булгач бераз һава сулап керик диеп чыктык та ,инде
сезгә дә сугылыйк дидек дип
җаваплады әнисе .Рамил абыең синең дә үсештә булуың белән горурлануын әйтте .Менә әйтәләр бит аны
балам ,тырышкар табар - ташка кадак кагар диеп диде.
Мин дә бик шат балам ,менә
шундый ул үстерә алуым өчен
диде .Кызым диеп аннары килененә дәште .Кызым менә
бүген камыр белән уйнадым
әле .Зифа да булышты инде ,
Менә бу өчпочмаклары белән
сез дә чәй эчәрсез диеп пакетын килененә сузды .И,
рәхмәт инде әнкәй ,бер дә пешергән ризыгыгыздан калдырмыйсыз инде безне дә диеп рәхмәт әйтеп пакетны алып аш бүлмәсенә
өстәлгә кертеп куйды .Әнкәй
бәлкем чәй куяргадыр дигәнгә Әнисә ...юк ,юк кызым , без әле менә өстәл артыннан кубып чыктык та сезгә дә җылы көе ашап алсыннар диеп керттек диде.
Балалар янында үзебез утырып торабыз ,әле сез ашарга өлгермәгәнсездер
диеп яшьләргә ашарга кушып
үзләре Ислам белән Зифа белән уйнарга алар янына идәнгә чүгәләделәр .Рамилгә
Ислам ир кеше булгангамы
күбрәк тартыла .Әле менә
хәзер дә ул үрмәләп Рамилгә
кулларын сузды .
Дәвамы бар.
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5