Хаҗ сәфәренә барган мөселман кардәшләребез Зәм-зәм суын ерак җирләрдән алып кайталар, һәм аның белән якыннарын сыйлыйлар. Ниятләренә карап, бу суны эчүчеләр аның файдасын табалар.
Нәрсә соң ул зәм-зәм?
Зәмзәм чыганагы Мәккәдә урнашкан. Риваятьләр буенча, ул, Аллаһның әмере белән, Ибраһим (гъәләйһи-ссәләм) Хәҗәрне һәм улы Исмәгыйлне (гъәләйһи-ссәләм) чүлдә ялгыз калдырган урында барлыкка килгән. Исмәгыйл шулкадәр сусаган ки, Аллаһның рәхмәте белән, чишмә җир аша үтеп, ризыксыз калган Исмәгыйлне һәм әнисен ризыкландырган һәм аларның сусауларын баскан.
Шунысы гаҗәп: зәм-зәм суы озак саклана, аның физик үзенчәлекләре үзгәрешсез кала, тәме югалмый. Су өйдә еллар буе тора ала һәм аның сыйфатлары үзгәрмәячәк. Зәм-зәм суының кеше организмы өчен файдасы галимнәр тарафыннан да расланган.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ (саллә-Ллааһү гъәләйһи үә сәлләм) бер хәдисендә түбәндәгечә әйткән:
إنها مباركة إنها طعام طعم و شفاء سقم
«Җир йөзендә иң яхшы су — зәм-зәм суы. Ул (тәмле дә) ризыкка тиң туклыклы да, күп чирләрдән дәва да».
Хәзергесе көндә дә мөселманнар зәм-зәм суын эчеп тәннәрен сихәтләндерәләр.
Хаҗдан алып кайтылган шундый бүләкне алгач, су эчүне гыйбадәткә әйләндерү өчен, кайбер шартларны үтәргә кирәк.
✅ ЗӘМ-ЗӘМ СУЫН ЭЧҮ ӘДӘБЕ:
1. Зәм-зәм суын эчкәнче «БисмиЛләәһне» әйтергә, ә аннан соң дога укырга кирәк.
Пәйгамбәребез (саллә-Ллааһү гъәләйһи үә сәлләм) болай дигән:
ماءُ زمزمَ لِما شُرِبَ له
«Зәм-зәм суын эчүче кеше аны ни өчен эчсә, шуны алыр».
Димәк, нәтиҗәсе ниятебезгә күрә булачак.
2. Бу суны Кыйбла ягына юнәлеп, баскан килеш эчү мөстәхәб.
3. Зәм-зәм әз йотымнар белән, су савытын уң кул белән тоткан хәлдә эчелә.
Пәйгамбәребез ﷺ әйтүенчә, зәм-зәм суы җанга һәм тәнгә шифа бирә, җан тынычлыгына китерә, тынычсызлыкны ала.
Пәйгамбәребез ﷺ кыюлану һәм борчулары җиңеләйсен өчен зәм-зәм суы белән күкрәген уа торган булган.
Зәм-зәм суын баскан килеш эчүгә килгәндә, Ибн Габбастан (Аллаһ алардан разый булсын) шундый хәдис тапшырыла:
«Мин Пәйгамбәргә ﷺ зәм-зәм суын эчердем һәм ул аны баскан килеш эчте» (Бохари, Мөслим).
Хәнәфи мәзһәбе галимнәре, әлеге хәдискә нигезләнеп, Зәм-зәм суын басып эчәргә ярый дигән карар кылалар һәм мондый гамәл мөстәхәб санала.
Ибн Габбас (Аллаһ алардан разый булсын) әйткән:
«[Зәм-зәм суын] эчкәндә, йөзең белән Кыйбла тарафына борыл, [эчә башлаганчы] Аллаһның Исемен әйт,
[эчкән вакытта] сулышны чыгарыр өчен 3 тапкыр тукта, аннан тәнең туенганчы эч, эчеп бетергәч, [«Әлхәмдү лиЛләәһ» дип] Аллаһка шөкер/хәмед әйт.
Чөнки РасүлүЛлааһ ﷺ:
«Безне һәм монафикларны аеручы нәрсә шул ки, алар зәм-зәмнән тәннәре туенганчы эчмиләр», – дип әйтте»
(Ибн Мәдҗәһ).
Әлеге суны эчкәндә түбәндәгеләрне истә тоту мөһим:
1⃣ Зәм-зәмне эчүче Аллаһ Тәгаләгә ышанырга тиеш;
2⃣ Аңа тәвәккәл кылырга;
3⃣ Һәм аны Аллаһы Тәгалә сихәтләндерүенә шиксез инанырга тиеш.
✅ ЗӘМ-ЗӘМ СУЫН ЭЧКӘНДӘ УКЫЛА ТОРГАН ДОГА:
اللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ عِلْماً نَافِعاً وَرِزْقاً وَاسِعاً وَشِفَاءً مِنْ كُلِّ دَاءٍ وَ سَقَمٍ
[Әллааһүммә иннии әс-әлүкә гъилмән-нәәфигъән үә ризКЪан үәәсигъән үә шифәә-ән миң-күлли дәә-ин үә сәКЪамин]
«Аллаһым, Синнән хәерле гыйлем, киң вә мул тормыш һәм барча авыру-сызлаулардан шифа сорыймын»
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев