‼️Аноним‼️
Апалар, киңәш кирәк!
Миңа 28 яшь. Чын-чынлап берәүгә дә гашыйк булганым булмады. Үземне ярата белмим бугай дип уйлыйм идем. Әни дә: "Син әтиеңә охшагансың, аның кебек үк салкын", - дип әллә ничә әйткәне булды.
Бер ел элек беренче тапкыр яраттым. Интернет аша танышып, аралашып киттек. Ул миннән 2 яшькә генә зур, аерылышкан, хатынында малае үсә. Әйбәт кенә йөреп киттек. Ул инде мине әти-әнисе белән дә таныштырды. Алар да мине яраттылар кебек.
Тик шуннан соң кинәт нидер булды. Беренче хатынына кемдер минем хакта әйтте ахрысы. Берәр туганыдыр инде.
Аңа кадәр баланы да күрсәтми, бирми иде, хәзер үзе шалтыратып бирә. Температурасы 37 булса да, тизрәк елап шалтырата, килергә чакыра. Хәтта мин янында булганда, син яраткан пирогны пешердем, кереп ал, дип шалтыратканы да булды.
Безнең аралашулар шулай сирәгәя башлады. Аның миннән ерагаюын шунда ук тойдым.
Тик ни эшли алам инде?!
Өч ай очрашканыбыз юк менә... Беләм инде, безнең арада берни дә булмаячак. Тик акыл аңлаганны йөрәк бар дип тә белми бит ул... Уемда ул гына! Үземне нишләтергә дә белмим.
Башка бер кешегә дә карый алмыйм. Узармы икән бу хәл? Кайчан узар икән?
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1