Хыялда үткән гомер .
Хикәя .Дәвамы .
Казаннан әйләнеп йөреп кайтканнан соң Галиянең әнисе барыбер дә аларның
ничек йөреп кайтулары турында сорамый кала алмады .Ул кызының гаилә
хәлләре белән таныш булу
сәбәпле алар белән бергә борчыла ,бергә куанычларын
да уртаклашып яши иде шул.
Оныгы Җәмилә турында сорап башлаган сүзе ,
Саидның улы гаиләсе белән
төгәлләнде .Үзе дә ана буларак ул сөенде инде барысының да бергә уртак
тел табып очырашып кайта
алулары өчен .Шулай шул кияү , бала баласы балдан татлы диеп юкка гына әйтелми бит инде ул .Менә
Ходай Тәгалә ярдәме белән
еракта калган беренче мәхаббәтең Әнисә белән дә
күрешү насыйп булган Аллага
шөкер диеп Саидның иң нечкә күңел кылларына да
кагылып үтте ул .Менә инде
бер кат аның ничек яшәвен
күреп кайткач күңелең дә тынычланып калыр ,тормыш
шулай инде ул улым .Бер алдын күрсәтсә ,биш артын
күрсәтә дигәндәй ,ә менә сиңа хәзер гел уңай ягын гына күрергә насыйп булса иде дип изге теләкләрен дә
үзенчә теләп алды .Ул Саид
кебек үк дингә баш - аягы белән үк кереп китмәсә дә үзе өчен кирәген укып догаларын кылып яшәүче карчык иде .Ә Галия әнисенә
караганда дингә күбрәк тартылды .Ул барлык намазларны да бастырып укып бармаса да ,ураза вакытларында ире Саид белән уразасын калдырмый
тота .Һәр елны ифтар кичәсе
үткәреп чыгара .Йортка дога
белән бәрәкәт тә керә дип фаразлыйлар алар ирле - хатынлы икесе дә .Ә бит Галия Саид белән танышкан
чагында бисмилладан башканы белми дә иде .Менә
гомер итә - итә үзен чын мөселман хатын - кызы дәрәҗәсенә күтәрде дисәк тә
ялган булмас.
Саидның да Казанда улы гаиләсе белән танышып ,
Әнисәне дә күреп кайткач күңеле бераз алгысып алса да җаны тынычланып калды.
Янында үзе өчен җанын да бирергә әзер булган ире бар .
Күзләреннән күренеп тора бит ,алар бик бәхетле бүгенге
көндә .Улына да үзен алыштырган Рамилгә дә бик тә рәхмәтле иде ул .Әнә бит ничек матур итеп улым дип
дәшә ул аңа .Улы Рамил абый
дисә дә ,улының аны яратып дәшүен бар күңеле белән тойды Саид .Менә бит аларның юлларында нинди
тырыш һәм ярата белүче ир
егетне насыйп иткән Ходай.
Саид улы өчен дә ,Әнисә өчен
дә шат иде ,ә үзен ул кабат пешмәгән арыш күмәче белән
чагыштырды бүген.Көне шулай алынкы - салынкы үтүенә дә карамастан ул үзен
яхшы хис итте һәм тыныч күңел белән йокларга ятты.
Иртән торып эшкә барасы булуын да онытмады .Галиягә
дә әбисенә дә тыныч төннәр
теләде .
Ул йокылы - уяулы ярты төндә төш күреп уянып китте.
Нәрсәгә дә юрарга белмәде ул бу төшне .Әйтерсең лә аның атлап барган аяк астыннан җир убыла иде .Ул
атлаган һәр адымын тизрәк
атларга тырышып чаба ,тик
ул аягын күтәрү белән җир убылып аска китеп артыннан
кап - кара коры елгачык хасил булып сузылып килә иде .Ул егылып шул упкынга
төшүдән куркып бастырылып
уянып китте .Аның бар җире
лыкма су ,өстендәге йокы күлмәге дә сыгып алырлык сап - салкын тир белән юпь-
юеш иде .Аның ыңгырашу авазын ишетеп Галия дә инде
аның янына килеп басты .Я
әтисе ни булды ? Авырмыйсыңдыр бит ,кара инде бөтен җирең юеш ,әйдә
алмаштырып ал диеп Саидка
икенче чиста йокы киемнәре
пижама китереп бирде .Инде
Саид башкача бу төнне йокыга китә алмады .Бар да
тыныч иде бит.Ни булды соң
әле бу дип үзенең бу төшен
нәрсәгә юрарга да белмәде.
Аннары барысы да хәерлегә
булсын диеп юрап ,яткан җирдән генә корьән аятьләрен кабатлап ятты .Әле
торып йөрергә иртәрәк иде шул .Бакчада да эшләп булмый ,өйдә йоклаган хатыны белән әбисен уятасы
килмәде инде йөреп.Әле көн яктырырга да шактый вакыт бар шул .Шуңа күрә аңа үз
ятагында уйлары белән бергә
аунап ятудан башка чара юк
иде әлегә .Ул бу төшен нәрсәгә юрарга да белмәде.
Бар да яхшы диеп сөенеп йөргәндә генә ,аяк астыңнан
җир убылып калу ,артыңда
кара упкын хасил булып сузылып баруны ул берни белән дә чагыштыра да юрый
да алмады .Иртән эшкә барганда мәчеткә сәдакә биреп чыгармын диеп үзен
тынычландырырга тырышты.
Тик күзен йому белән кабат
үзен шул упкын кырыенда итеп тойды .
Әнисә Саидны күргәч бераз
гына дулкынланган кебек булса да ,аның инде бераз төсен җуеп агарыбрак калган
йөзенә карагач ,Җәмиләнең
ялган сөйләмәгәненә ,әтисе
Саидның чынлап та авыру булуына чын күңелдән ышанды һәм ул аны эчтән генә җәлләп тә куйды .Менә
бит ул тормыш тәгәрмәче бар
кеше өчен дә бер төсле тәгәрәми дип уйлап алды аннары .Нинди җирдә яшәсәң
дә ,бәхетең үзеңнән калмасын икән лә ул диде
аннары .Менә бит Галиясе дә
бик тә сабыр хатын булган.
Тик шулай да бирешкәнсең
Саид бирешкәнсең дигән уен
Әнисә һич кенә дә башыннан
чыгарып ата алмады .Аның
аз сөйләшүенә дә ,авыруы
сәбәпчедер дип уйлады .Ә
күзләрендәге сөю ялкыны әле дә сүрелмәгән ,кулына
күчтәнәчен биргәндә орынып
киткән кулы утлы күмердәй
Әнисәнең кулын гына түгел
йөрәген дә өтеп алгандай булды .Тик инде Әнисәнең мондый гына өтелүләрнең
кайнарлыгыннан алып чыгучы бүгенге үзен яраткан
ире Рамиле бар Аллага шөкер.Ә уйлар - үткәннәргә
күңелнең сәяхәте генә булып
калсын дип үз - үзенә елмаеп
куйды .
Җәмиләнең дә куанычы эченә сыймый иде .Менә бит
Аллага шөкер ,Ходай Тәгаләнең ярдәме белән әтисенә абыйсы гаиләсенә
барып ,барысы белән дә якыннан танышу мөмкинлеге
туды дип сөенде ул әтисе өчен.Ә әтисенең Әнисә апасына ничек итеп назлы күзләр белән карап утыруын
ул табын буена да карап сынап йөрде .Ә бит әнигә аның болай итеп караганын
бер дә хәтерләми Җәмилә .
Аның әле үзенең бер егет белән дә йөреп караганы юк.
Шуңа күрә дә чын сөюнең дә
нәрсә икәнен белми.Аңа сүз
катучы егетләр бар да ул анысы ,тик әле Җәмиләнең
беренче планда яхшы белем
алып ,табибә булу теләге көчлерәк шул .Шуңа күрә дә
әлегә егетләр ,мәхаббәт әле аның өчен икенче планда калып торалар .Менә башта
укуын бетерсен ,кулына яхшы
укуының нәтиҗәсе итеп Кызыл диплом алсын ,аннан
Казанның берәр яхшы хастаханәсендә эшкә урнашкач уйлап карарга була
егетләр турында да ,янып сөю турында да ,үзен көткән
мәхаббәте турында да дигән
карарын ул инде йөрәк түренә нык итеп йозакка
бикләп куйган .Менә кайчан кем килеп ачкыч яратып ачар
икән шул бикле йөрәкне дип
хыялларга бирелеп алды ул
бу юлы да .
Дәвамы бар .
Гөлсинә Шакирова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5