Автор: Зифа Кадырова. 1 бүлек. Зөһрә кибеттән-кибеткә йөри-йөри арып бетте. Иртәгә Кәримнең апасы Сәриянең туган көне, хәтта юбилее да әле. Бигрәк сырлы инде Сәрия апа, нәрсә бүләк итәргә дә белмәссең! Ниләр генә бирсәң дә, ошатмаячак. Акча гына салыр идең, бар яклап җитеш яшиләр. Зөһрәнең бик матур муенса белән алкаларга күзе төште, кыйммәтен кыйммәт тә… Ташлары аның йолдызнамә билгесенә дә туры килә.
Зөһрә кибеттән-кибеткә йөри-йөри арып бетте. Иртәгә Кәримнең апасы Сәриянең туган көне, хәтта юбилее да әле. Бигрәк сырлы инде Сәрия апа, нәрсә бүләк итәргә дә белмәссең! Ниләр генә бирсәң дә, ошатмаячак. Акча гына салыр идең, бар яклап җитеш яшиләр. Зөһрәнең бик матур муенса белән алкаларга күзе төште, кыйммәтен кыйммәт тә… Ташлары аның йолдызнамә билгесенә дә туры килә. Ул үзе алтынны ошата, гади муенсалар ярата. Ә болар чын таштан ясалган. Ошарга тиеш, хәзер алар модада.
Кинәт аның кесә телефоны туктаусыз шалтырый башлады.
- Әй Аллам, хәзер инде, хәзер кайтып җитәм! - диде ул, ашыгып кына. "Тагын кайда йөрдең, дип үзәккә үтәр инде", - дип борчылды үзе. Чынлап та, ире - бик көнчел, үз шәүләсеннән үзе көнләшә торган кеше. Яшь чакта кызык та ул: көнләшә, димәк, ярата. Ә менә шул көнләшү белән гомер буена яшәп кара. Тын да алырга бирми бит. Һәр минутың күзәтү астында. Шуңа Зөһрә юньле эшкә дә урнаша алмый, гомере буе кеше балалары артыннан чүлмәк юа. Үзләренең балалары булсын иде, ичмасам. Бәхетсезгә җил каршы, ди, Ходай бала да бирмәде бит үзләренә. Хәзер инде хыялланмый да, соң шул инде, кырыкка кереп бара, яшь чакта булмаганны…
Кәрим Зөһрәне урамга ук чыгып каршы алды:
- Мин эштән кайтканда өйдә тор, дип, күпме әйтергә була? Кайда йөрисең бу вакытка кадәр?
Зөһрә аңа күтәрелеп кенә карады да үз юлында булды. Каршы бер сүз әйтеп кара, кул күтәрергә генә тора. Ул: "Йә Аллам, шулчаклы да чирле кеше булыр икән?" - дип уйлады да тешен кысты. Бар курыкканы - Кәрим кеше алдында үзен күрсәтергә ярата, бер әтәчләнеп китсә, туктый алмый, нәрсә эшләгәнен дә белми. Зөһрә, тиз генә сумкасыннан әйберләрен бушатып, өс кием алыштырды да тавышсыз-тынсыз гына кичке аш әзерләргә тотынды. Башыннан: "Хәзер барыбер берәр гаеп табачак, я моны ашамыйм, дип киреләнә башлар", - дигән уй йөгереп үтте.
- Нәрсә, шуннан башка юньле әйбер пешермәдеңдәме әллә? Көн дә токмачлы аш, берәр камыр ашы пешереп булмыймыни? Ашың тозлы булган, берәрсенә гашыйк булдыңмы әллә? Кара аны, бер кыек ягыңны сизеп кенә алыйм, аягыңның берсенә басармын, икенчесен йолкырмын...
Бу кеше дигәнең туймыймы икәнни бер үк сүз боткасыннан? Зөһрә аның әйтәсе сүзләрен яттан белә, шуңамы, җавабы да сүзсез генә. Ул аңа күнегеп беткән, хәзер ярты сәгатьтә бөтен пычрагын чыгарып бетерә дә шуннан соң тынычлана. Шул ярты сәгатьне ничек тә түзәргә кирәк. Ашны да ашарсың, тамагың ачса, дип уйлап куйды ул.
- Әнә идәндә чүп ята, шапшак. Күрмисеңме әллә? Алып ташла. - Зөһрә идәнгә төшкән суган кабыгын сүзсез генә алып чүп чиләгенә салды. Үзе эчтән генә: "Күпмегә җитәр икән минем сабырлыгым? Бер ир белән чиләнгәнче, биш бала карап үстерер идем. Ходай бирсә бирә икән кешегә телне", - дип өзгәләнде. Шулвакыт:
- Өйдә кем бар? Керергә ярыймы? - дип, күрше Гали абый килеп керде. Ике күршегә уртак ишек булгач, алар фатир ишеген бикләп утырмыйлар. Йомышлары төшсә, күршеләр бер-берсенә ишек тә шакып тормый килеп керәләр.
- Әйдә, күрше, кер-кер, - дип, Кәрим аны май кояшыдай ялтырап каршы алды.
- Әнисә апагыз өйдә юк. Зөһрә, белмисеңме, кая китте икән?
- Белмим шул, Гали абый. Аш салыйммы, әйдә, син дә эштән генәдер бит?
- Кая, сал булмаса. Синең ашың тәмле була, тамак ачкан, - дип, Гали абый өстәл янына килеп утырды.
- Минем хатынның ашы тәмле була шул, менә әле үзем дә өстәтеп ашарга утырам. - Зөһрә, шулчаклы да икейөзле булыр икән, дип, иренә карап куйды.
Гали абый, ашын ашап, рәхмәтләрен укып чыгып киткәч, Кәрим тагын кабынып китте.
- Үзе ашыңны ашый, күзе белән сине капшый. Син дә баскансың арт саныңны куеп. Торасың, ал белән борылып басарга кирәк, дип, башыңа да килми инде. - Юкса, хатыны утырып торса да, шул ук хәл булыр иде. Зөһрә түзмәде:
- Кәрим, мин, бервакыт сабырлыгым бетеп, китеп югалсам, син ничек яшәрсең икән? Син бит гомерлеккә ялгыз калачаксың, сиңа беркем дә чыдамаячак, - диде, тыныч булырга тырышып.
- Кая китмәкче буласың? Кемгә кирәк син? Ни бала табып сөендермәдең, кысыр булдың. Синең белән түзеп яшәгән миңа рәхмәт әйт әле. Китә, имеш, кит, ерак китәрсеңме икән. Миннән башка беркемең дә юк, беркемгә дә кирәкмисең дә.
Әйе, Зөһрәнең беркеме дә юк. Ул әнисе белән генә үсте. Әтисе турында бөтенләй дә белми, әнисе бу серне үзе белән алып китте. Аның гүр иясе булганына да егерме ел. Туып үскән авылына әнисен күмгәннән бирле кайтканы булмады.
Кәрим, әйтәсен әйтеп, бүгенге нормасын чыгарып бетерде дә, Зөһрә янына килеп, сырпалана башлады.
- Ярар, карчык, мин юынып чыгам, син урын җәеп куй. Бүген минем көн, ишеттеңме? - дип, хатынының муен тамырыннан үпте һәм юыну бүлмәсенә кереп китте. Зөһрә ул килеп кагылуга уклау кебек катып кала, аның бөтен бала йоннары үрә торып баса.
- Ух! - дип чирканып, калтыранып куйды ул. Менә шулай тагын бер көн үтеп бара, әле тагын төнен түзәсе бар. Һәм ул менә шулай егерме ел түзә. Ник түзә? Барыр туганы булмагангамы? Баласы юкка үзен гаепле тоямы? Барысы да буталган. Кәримнең шундый көнчел булуына кем гаепледер? Бәлки Зөһрәнең чибәрлеге сәбәптер? Юкса, Кәрим үзе дә карап туймаслык ир, хатын-кыз аңа әйләнеп карап үтә. Буй - бер дә сиксән, гәүдәсе дә яшь егетләрнеке кебек. Заманча матур итеп киенә белә. Көн дә костюм-чалбардан, ак күлмәктән. Күпләр кызыгадыр да аның иренә, тик Зөһрә шуны, бер бәләкәй ямьсез генә акыллы иргә алыштырыр иде. Бервакыт сабырлыгы сынмасмы? Зөһрә тәрәз төбендәге яран гөле янына килеп басты, ярата шул гөлне. Әнисе дә ярата иде, шуңа әнисе истәлеге итеп үстерә. Яран гөлен йокы бүлмәсендә үстерергә кушалар, ул кешеләрнең җанын дәвалый, тынычландыра, дия иде әнисе. Шул гөл янына килсә, әнисе юатадыр кебек тоела. Гөлләр сөйләшкәнне ярата, сөйләш син алар белән, алар ишетәләр, дия иде мәрхүмә. Тик Кәрим, холыксызланып, теләсә нәрсә әйтә башласа, шуларның колагын ябасы, күзләрен йомдырасы килә. Оят бит, ишетәләр, күрәләр, алар да, әйтерсең, сабыр бул, диләр. Зөһрә, чак кына кагылып, гөлнең яфракларыннан сыйпады. "Мин түзәм, сез дә түзегез," - дип пышылдады ул, күз яшьләре аша елмаеп.
Икенче көнне Зөһрә туры өйгә кайтты. Бүген ресторанга Кәримнең апасының туган көненә баралар. Эштән кайтып, тиз-тиз үзен тәртипкә китерде - күзенә җиңелчә генә сөрмә сөрткәндәй итте, иренен генә буйыйсы калды. Кәрим кайткан җиргә аның кунакка гына кия торган костюм-чалбарын әзерләп куйды. Күзләренә туры килеп тора, дип, кичә ачык зәңгәр төстәге күлмәк тә алып кайткан иде. Үзенең дә аксыл зәңгәр чәчкәле күлмәгенә пар итеп тагарга зәңгәр төстәге алка белән муенсаларын барлады.
Аңа ни кисә дә килешә, килмәгән җире юк. Зөһрәне күргән кеше, аның күз карашына эләксә, күзләрен тиз генә читкә ала алмый. Андый матур зур зәңгәр күзләр - сирәк очрый торган матурлык. Тик ул, Кәримнең көнчелегеннән куркып, кешегә күтәрелеп карарга да батырчылык итми, һәрвакыт аска карап йөри торган булды. Яшь чагында ул да бик кыю, шаян кыз иде. Өйләнешкәннән соң кеше алдында кычкырып көлмәскә, күтәрелеп карамаска өйрәнде. Тагын күп нәрсәләр рөхсәт ителмәде аңа. Кеше арасында алардан да матур пар юк.
Кәримнең туганнары бик бай булмаса да, заманасы өчен хәлле кешеләр. Барысы да укыганнар, югары белем алганнар, дәрәҗәле урыннарда утыралар. Бер апасы мэриядә эшли, икенчесе - сәүдәгәр. Икесе дә ирләрен үз кубызларына биетәләр. Зөһрә аларның гаиләсенә очраклы гына килеп кергән кеше. Үги бала, белемсез, бирнәсез килгән килен. Кәрим хатынының, кеше арасына чыгып, күтәрелүен теләмәде. Шуңа күрә балалар бакчасына тәрбияче ярдәмчесе итеп урнаштырды. Бу - ир-ат булмаган бердәнбер урын. Тәрбиячеләр ата-аналар белән аралашалар, анда яшь әтиләр дә килә, ә балалар чүлмәге юучы янына беркем дә бармый. Журнал битеннән төшкән кебек яшь, чибәр, акыллы хатынның шундый эшкә риза булып йөрүе күпләргә аңлашылмый иде. Кәримнең апалары Зөһрәне энеләренә тиң түгел, дип саныйлар. Кәрим үзе рәнҗетсә дә, апаларына хатынын кыерсытырга юл куймаска тырышты. Чөнки апалары Зөһрәне алдырмас өчен күпме карыштылар. Тик төпчек яраткан малай үзенекен итте, ул дигәнчә булмый карасын. Кәрим яхшы гына урында инженер булып эшли. Мэриядәге апасы ярдәме белән әле тагын да күтәреләчәк. Фатирлары да зур, матур, тормышлары җитеш, акчага кытлык юк. Тик бу гаиләдә шатлык та юк.
Зөһрә Кәрим эштән кайткан вакытка җыенып торды. Көзгегә каранып алды, үзенең тышкы кыяфәтеннән канәгать калды. Шулай да иренең көйсезләнүенә әзер булырга кирәк, шуны уйлый да, эчтән кыл кебек тартыла. Аның барлык кыланмышларына түзәргә... Ятып, чәче белән җир себерсә дә, барыбер гаеп табачак.
- Кимим бу күлмәкне, начар үтүкләгәнсең, агын бир. - Агын бирде. - Юк, килешми, күген бир. - Күген бирде. - Яңадан үтүклә.
- Кай җирен? - диде Зөһрә, тыныч калырга тырышып. Кәрим күлмәкне тегеләй-болай әйләндереп, бәйләнер урын тапмагач, бар сабырлыгын учына җыйган Зөһрәгә карап: - Йә, ярый-ярый, алай итеп карама миңа. Ә син бүген тагын да чибәррәк, - дип, кочаклап алды да суырып-суырып үбәргә тотынды. - Яратам үзеңне, үлеп яратам, тик кара аны, анда баргач берәрсенә, бәбәгеңне текәп, күз атып утырсаң.
- Бәлки үзең генә барырсың, - диде Зөһрә акрын гына.
Дөресен әйткәндә, яратмый иде ул андый җирләргә йөрергә, ахыры беркайчан да юньле бетми аларның. Кәрим көнләшә, апалары яратмауларын яшерә алмыйлар, кычкырып әйтмәсәләр дә, түбәнсетеп караулары кимсетә. Кайткач тагын тавыш чыкмый калмый. Дәфтәргә язып куйган сценарие кебек, ничә ел шулай бара.
Зөһрәнең кияргә дип әзерләп куйган күлмәген күргәч, ире әйләндереп карады да:
- Юк, күкрәге бигрәк ачык, башканы ки, - диде.
Зөһрә утыртма якалы озын бәрхет күлмәген киде. Кара бәрхет өстеннән матур гади зәңгәр төймәләр белән зәңгәр алкалар такты. Кәрим монысыннан канәгать калды. Кырыкка кереп барса да, сыгылма гәүдәле, нечкә билле, бар яклап күркәм иде хатыны.
- Ну карчык, чибәр дә инде үзең. Апалар шуңа сине күрә алмыйлар, үзләре әнә нинди ирдәүкәләр. Бүген анда мэрия кешеләре дә булачак, әйдә, янсын эчләре. Кемнеке дигәндә, матур хатын минеке, дисеннәр.
Тик, Кәрим, көнләшеп, мине кеше алдында хур итмә. Үзең дә кеше көлкесенә каласың.
- Ярый, ярый, көнләшмәм. Әйдә, такси килде.
Алар килгәндә ресторан халык белән тулы иде. Ник кирәк булган инде кыйммәтле ресторанга шулкадәр кеше җыю. Аларны җизнәләре каршы алып, билгеләнгән урыннарына озатып ук куйды.
- Кайдан җыйдың шулчаклы халык? - диде Кәрим, апасының битеннән үбеп.
- Синең өчен дип тә чакырылган кешеләр бар монда, үсәргә кирәктер бит, энем.
Барып чыкса, мэриягә алдыртам мин сине, так что, әзер тор. - Ул шунда ук Зөһрәне дә күздән кичерергә онытмады, өстендәге сыланып торган күлмәгенә карап, - кара аны, тагын тавыш чыгара күрмәгез, - дип куйды.
- Сәрия апа, менә сиңа бүләк. Сине саклый, ярдәм итә торган чын ташлардан, - дип, Зөһрә аның кулына алтын белән йөгертелгән кечкенә матур капчык сузды. Сәрия ачып карады да:
- Тапкансың алыр нәрсә, мин бала-чагамы әллә мондый чүп-чар тагып йөрергә, - дип пырылдап китеп барды. Кәрим, тишәрдәй итеп, хатынына карады.
- Ул алтыннан да кыйммәтрәк, чөнки кешене дәвалый, - диде Зөһрә, акланырга теләп. Аңа авыр иде бу кешеләр арасында.
(Дәвамы бар.)
Автор: Зифа Кадырова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2