Зифа Кадырова. 10 бүлек. Күпме генә атласалар да, әле бер чакрым җир үткәннәрдер. Борылманы үтүгә бер җиңел машина куып җитеп, алар янына килеп туктады. Машинадан ашыгып кына Хәлим чыкты да:- Ник шалтыратмадың, мин шалтыратырга куштым бит, - диде шелтәле тавыш белән, Зөһрәгә күтәрелеп карамыйча гына кулындагы сумкасын алып.- И Хәлим абый, миннән башка да эшең күп бит синең, - диде Зөһрә, елмаеп. - Мин ярыйсы, менә Хәтирә әби генә арыды.
Күпме генә атласалар да, әле бер чакрым җир үткәннәрдер. Борылманы үтүгә бер җиңел машина куып җитеп, алар янына килеп туктады. Машинадан ашыгып кына Хәлим чыкты да:
- Ник шалтыратмадың, мин шалтыратырга куштым бит, - диде шелтәле тавыш белән, Зөһрәгә күтәрелеп карамыйча гына кулындагы сумкасын алып.
- И Хәлим абый, миннән башка да эшең күп бит синең, - диде Зөһрә, елмаеп. - Мин ярыйсы, менә Хәтирә әби генә арыды.
- Кыям карт көткән әби шул буламы инде? - диде Хәлим акрын гына. - Эх, дөнья кая барабыз? Минем дә Алланың теге алтын баганасы кияү белән кызны Ижауга илтеп кайтуым. Өченче көн бәрәңге алдык. Кичә, билсез калдым бәрәңгегез белән, дип, өйдән дә чыкмады. Бу зарлана дип аптырама инде, эш сөймәгән кеше белән ничек яшәмәк кирәк. Намазда күпме генә сорап утырсаң да, Алла ризыкны алдыңа китереп куймый бит. Кыз икесе өчен дә тырышкан була, иренә сүз әйттерәсе килми инде балакаемның. Күпмегә түзәр, Алла ярдәменнән ташламасын...
Алар эңгер-меңгердә генә капка төбенә кайтып туктадылар. Машина тавышы ишетепме, капкада Кыям карт күренде. Ул, ашыкмый гына чыгып, машинага таба атлады, Зөһрә белән Хәлим сүзсез генә аны күзәттеләр. Зөһрә, ишекне ачып, Хәтирә әбигә кул сузды. Кыям карт, исәнләшергә дә онытып бөтен игътибарын шунда юнәлткән. Хәтирә әби әллә йокымсырап утырганга, машинадан чыккач, чайкалып куйды. Зөһрә, аның култыгыннан тотып:
- Исәнме, Кыям абзый, менә кунак кызы алып кайттым. Хәтирә әби, менә бу минем күршем була, - дип, Кыям картка карады.
- Балам, мине кая куярсың икән? Йортым бит сатылган. Никләр саттым икән, алама булса да, үз түбәм бар иде бит, - дип, әби еламсырый башлагач, барысының да күзенә яшь килде. Кыям карт та, күз яшен күрсәтмәскә тырышып, нишләргә белмичә, сүзсез генә бер урында таптанды.
- Әйдә, Хәтирә әби, миндә яшәрсең. Икәү яшибез, борчылма, - дип, Зөһрә карчыкны җитәкләп алды.
- Ни, Зөһрә, кызым, миңа керик. Миндә бәрәңге пешкән, чәй кайнаган, әйдәгез, әйдә, - дип, Кыям карт үз артыннан әйдәде. Хәтирә әби, туктап:
- Бәрәңге, кайнар чәй тәмле инде ул, авыздан сулар килеп китте. Кайчан ашаганымны хәтерләмим, тик ярмалы бәрәңгенең тәме һаман авызымда. - Зөһрә бик арыган булса да, карчыкның теләген аяк астына салмады, әбине җитәкләп, Кыям картның капкасына борылды. Кыям карт титаклап алдан атлады. Өйдә якты, җылы, кыздырылган балык исе таралган. Кыям карт өстәл тирәсендә бөтерелде. Каушаудан әле бер әйбере кулыннан төшеп китте, әле икенчесе. Өстәл уртасында торган ярып пешерелгән кабыклы бәрәңгенең пары өскә бөркелә, янында тәмле итеп кыздырылган балык, сөтле кайнар чәй. Кулларын юып, өстәл янына килеп утыргач, карчык калтыранган кулларын бәрәңгегә сузды. - И-и Аллам, миһербанлы бәндәләрең бәрәңге белән сыйлый, исләре гел минем бакча бәрәңгесе төсле. - Ул ничек кенә ач булмасын, кабарга ашыкмады, бәрәңгене кабат-кабат әйләндереп карады, аннан, "Бисмилла" әйтеп, аз гына тешләп алды, ипине дә сындырып кына капты. Кыям карт, күзен алмый, карчыкны күзәтте. Кеше булганда сөйләшүдән тыелып тора алмаган карт әллә ничек югалып калды. Аның ни әйтергә белмичә, аптырап калуы йөзенә чыккан иде. Ул карчыкның алдына чәй ясап куйды. Карчык кулына алган бәрәңгене көчкә ашап бетерде дә тәмләп чәй эчте. - Бер бәрәңгеңне генә алыйм әле, иртән ашарга, ачуланмасаң, - диде, Кыям картка күтәрелеп, үзе ашаган ипиенең яртысын кесәсенә салырга маташты. Кыям карт бү күренештән, карчыкны җәлләп, ни әйтергә белмичә, гаҗиз калды. Карт эндәшмәгәч, Хәтирә әби, я рөхсәт юктыр, дип уйлап, кулын кабат сузмады.
Шулвакыт Кыям картның бик күп еллар элек булган бер вакыйга исенә төште. Кыямның әнисен, бик картаеп, үзен карый алмый башлагач, өйләренә алып кайттылар. Үзләренең биш бала, бик бай булмасалар да, ач та түгелләр. Халыкның инде ипигә тамагы туйган еллар. Орчык кадәр карчыкның ашавы да инде. Бер көн шулай Кыям эштән төшке ашка кайтканда әнисе, төенчеген күтәреп, каядыр чыгып бара. Чыкты да нәрсәдер эзли, таба алмый, күзләре дә начар күрә иде шул инде. Ишектән кәлүшләре, таянып йөри торган таягы да очып чыкты. Артыннан чәчрәп чыккан Сания: "Әрәм тамак булып утырасың, минем биш балам да җиткән туйдырырга. Әнә кызларың карасын", - дип кычкырынды да, чолан ишеген шап итеп ябып кереп китте. Кабат ишек ачылып, инде буй җиткән Салихасы әбисенең төенчеккә төрелгән күлмәк-ыштанын болгап атты. Бу хәлләрне сарай эченнән күзәтеп торган Кыям ачудан буылып үлә язды. Бала зурлыгы гына калган әнисе, елый-елый җирдән әйберләрен җыеп, капкага юнәлде.
- Тукта әле, инәй, - диде Кыям. Үзе, ишекне каерып ачып, өйгә керде. - Сиңа ашарга җитмиме? Кыям өстәлдәге ярып пешерелгән кайнар бәрәңгене Саниянең авызына тутырды, - туймасаң, баздагысын төшеп аша.
Кыямның, ничәмә еллар түзеп, түземлеге беткән иде. Барысына да түзде ул, тик әнисен рәнҗетүне кичерә алмады. Өйдән бер ястык-мендәр алды да әнисе белән үзе үскән иске йортка кайтып китте. Әнисен җәлләүдән йөрәге янды. Күпме гомере калгандыр, рәнҗеттермәс. Ничек элегрәк күрмәдем соң, бәгыремне ачтан интектергәннәр бит, дип өзгәләнде ул. Әнисе: "Балакаем, кеше көлдермә, гаиләңә кайт. Мин инде карт, картлыкны беркем дә яратмый шул", - дип караса да, Кыям соңгы көненә кадәр әнисе янында булды. Әнисе озак та яшәмәде, башта урынга ятты, бер айдан китеп тә барды. Камиле әтисеннән калмады, аларның өчесенә шундый тыныч, рәхәт иде...
- Ярый, монысына да рәхмәт. Бик күп ашадым, рәхмәт, - әби, ике кулы белән битен сыпырып, урыныннан тора башлады. Кыям карт:
- Кая барасың? - дип кычкырганын сизми дә калды. Карчык куркуыннан кире урынына утырды.
- Каравыл йортына барсам, - диде, карчык тотлыгып.
- Әй, Аллам, адәм бәндәсе, беркая да бармыйсың, менә шунда яшисең, - диде карт. Үзе яңа аңына килә башлады. - Син дә, Зөһрә балам, өеңдә әлегә салкын, монда гына кун. Әнә теге бүлмәгә урын җәй. Иртәгә иртән мунча ягармын, якты күздә икәү, рәхәтләнеп, мунча керерсез. Карчыкның кайбер киемнәре калган иде бугай, алмашка ярап торыр, аннан карарбыз. Кичнең иртәсе хәерлерәк, күз күрер, - диде.
Алар Хәлимнең барын да оныттылар, ул, күрәсең, күптән кайтып киткән иде инде.
Иртән Зөһрә йокыдан торуга Кыям абзыйның мунчасы ягылган, чәе кайнаган иде. Әллә инде төнлә дә йокламаган?
- Хәерле иртә, Кыям абзый. Сезнең бу бүлмәгездә мин шундый рәхәтләнеп йоклыйм, тагын төшне җиткергәнмен, ахрысы.
- Хәерле булсын, Зөһрә балам. Кара, бүген нинди матур тышта, син кайткангадыр инде. Җомга кич балалар да кайтырлар инде, бәрәңге алырга. Кара әле, без Хәлим белән болай сөйләштек, газны быел барыбер ялгата алмассың, шуңа үзебез мич чыгарырга булдык. Син әлегә миндә торып тор, карчыкны да бергә карарбыз. Мин уйлыйм-уйлыйм да, ничек бала чаклы кибеп беткән анага кул күтәрергә була? Кичә йөрәгем өзелә дип торам. Балаларны ялгыштырма, Ходаем. Җылы аш ашап, җылыда йокласа, гел рәтләнеп китәр әле. Борчылма, аякка бастырабыз без аны. Өй иркен, ашарга җитәрлек, бар да яхшы булыр.
Хәтирә әби, чын-чынлап, авыл һавасына сусаган иде бугай. Ул, бар нәрсәгә хәйран булып, сүзсез генә тирә-якны күзәтте. Иртәнге чәйдән соң Зөһрә мунча кертеп чыгарды, чәчләрен тарап үрде. Кыям абзый Саниясеннән калган күлмәген, җылы камзулын табып бирде, үзе кырын-кырын карчыкка карап алды.
Башына ак яулык бәйләп, чиста күлмәк киеп куйгач, Хәтирә карчык җыйнак кына татар әбиенә әйләнде дә куйды.
- Без, булмаса, бәрәңгене үзебез ала башлыйк. Алар кайтса, башка эш табылыр, - диде Зөһрә, эшсез утыруына борчылып.
- Юк, юк, балам, үзеңне сакла. Кайтырлар, алырбыз, бер көнлек эш инде. Чирли калсаң, ярдәм итәрлек беркем юк, гел шуны уйлап йөрим. Нишләрсең инде, кышын юл да юк.
- Кайгырма, мин ике атна алдан китеп ятам, Кыям абзый.
Җомга көнне кич ире һәм ике улы белән Кыям абзыйның олы кызы Салихалар кайтып төштеләр. Иртәгә тагын кайсысыдыр гаиләсе белән кайтырга тиеш икән. Өйдә ят туганнарны күреп, алар аптырап калды.
- Әти, әллә өйләнеп ятасыңмы монда шыпырт кына? - диде кызы исәнлек тә сорашмыйча. Кыям абзый, шаяртмакчы булып:
- Әйе, менә әби алдым. Күпме ялгыз яшәргә була? Монысын таныйсыңмы, күрше кызы - Зөһрә. - Салиха Зөһрәдән ун яшьләр тирәсе олы иде, ул мыскыллы гына карап торды да:
- Бик бай кияүгә чыккан, бик яхшы яши, дип ишеткән идем. Гомер кайтмаганны, монда нишләп йөрисең?
- Исәнме, Салиха апа. Менә кайттым әле, йортымны рәтлим. - Салиха никтер үзен бик эре тотты, күкрәген киереп, алдагы якка узды. Аның сөйләшәсе килмәгәне күренеп тора иде.
- Монда кем киемнәре тагын безнең йокы бүлмәсендә? - Зөһрә, урыныннан сикереп торып:
- Минекеләр, хәзер алам. Минем йортта җылы юк, шуңа Кыям абзый үзенә чакырды, хәзер алам, - диде дә тиз генә киемнәрен җыеп алды. Өйдә салкын, Хәтирә әби нишләр? Ни булса да, үз йортына чыгарга кирәктер, дип уйлап та бетермәде:
- Бу, Зөһрә сеңлем, кунак йорты түгел. Кыямның үз балалары да җитәрлек, - диде Салиха ачулы гына тавыш белән. Кыям абзый нишләргә дә белмәде, ул бер агарды, бер күгәрде.
- Кызым, ни кылануың, өйгә сыймыйсыңмы әллә? Күрше хакы - Алла хакы. Аның әле йорты җылытылмаган.
- Салиха, тукта, син ул күлмәкләрне яндырырга әзерләп куйган идең бит. Төн уртасында кая барсыннар алар, нишлисең син? - диде. Инде күптән егет булган уллары, әниләрен беренче күргәндәй, аптырап калдылар.
- Кысылмагыз, мин үзем беләм, - диде Салиха бик эре генә. Зөһрә Кыям абзыйга карап алды да, Хәтирә әбинең өстендәге камзулын салдырып, Салиханың кулына тоттырды. Хәтирә әбинең куркуы йөзенә чыккан иде.
- Күлмәген хәзер кертеп бирермен, - диде Зөһрә, өстендәге кофтасын салып һәм Хәтирә әбигә япты.
Өйдә урнашкан тынлык өскә ишелеп килгән кебек тоелды. Ул, Хәтирә әбине җитәкләп, ишеккә юнәлде. Ә син моның булуы мөмкин түгел дигән идең, менә синдә дә башланды, Кыям абзый. Авырлыклар тудырган өчен гафу ит инде безне, дип уйлады Зөһрә эчтән генә. Кыям абзыйның йөзе бик кызганыч иде.
- Юк, минем балам алай булмас димә, минем дә шушы карчык хәленә каласым бар икән әле. Мин исән чагында берегез дә хуҗа түгел, мин үлгәч хуҗа булырсыз, - диде Кыям абзый, тынына буылып.
- Нәрсә, картаймыш көнеңдә акылыңнан яздыңмы әллә, теләсә кемне җыеп ятасың. Пенсиягә чыгам да үзем кайтам торырга, өйләнеп кенә кара.
Кыям карт бер төн эчендә күзгә күренеп картайды. Иртән балыкка чыгып китте дә балалары киткәнче кайтмады. Кычкырып, эзләп тә карадылар, кичке якта җыелышып китеп бардылар. Төнлә генә тәрәзәсендә ут кабынды. Зөһрә дә бик борчылды, алар, Хәтирә әби белән кочаклашып, калын юрган астында төн чыктылар. Зөһрә, тәрәзәдә ут күреп, Кыям абзый янына керде. Картны танырлык түгел, аның бәгыре таш булып каткан иде. Бер төн эчендә кеше шулай картая аламы икәнни? Зөһрә аның янына утырды да кочаклап алды, берсүзсез генә аркасыннан сөйде.
- Син бирешмә, алар ялгызлыкның ни икәнен аңламыйлар шул. Борчылма, яныңда мин бар бит әле, миңа син бар. Минем башка таяныр кешем юк, ә безнең икебезгә Хәтирә әби бар, аны да карарга кирәк.
- Миңа оят, балам, синең алда, балаларым өчен оят. Кешелекләрен югалтканнар, аһ оят, балам, оят, - диде карт, авыр сулап.
- Әйдә, Кыям абзый, чәй эчәбез. Син көне буе ач бит. Хәзер атна буена кайтмыйлар алар, атна безнеке. Әйдә, минем анда чәйнек кайный. Бергәләп җылынырбыз. - Кыям карт яшьле күзләрен Зөһрәгә күтәрде.
- Мин ничек яшәргә белмим. Үз балаң белән тарткалашып утырырга мин бит акылдан язмаган. Тиңдәше кебек талаша, кайда атага хөрмәт? Кайтып торам, имеш. Мин үлсәм, шунда ишелеп ятачак, берсе дә торырга кайтмаячак бит. Мин исән булганга гына бу йорт төзек, җылы... - Кыям карт башындагы иске фуражкасы белән бик озак кына битен каплап утырды, күрәсең, күз яшьләрен күрсәтәсе килмәде.
Шул көннән башлап күңеле кителде картның. Алдагы атнада тагын бер кызы белән кияве, улы белән килене, кайтып, бәрәңгеләрне базга төшереп, кәҗәләргә печән кайтарып, йорт эшләрен караштырып киттеләр. Эштән бигрәк, аларның кызыксынулары көчле булып чыкты. Апалары, бөтен туганнарына шалтыратып, су өсти-өсти хәлләрне сөйләп биргән иде инде. Кыям карт боларына да эреп төшмәде. Өйгә кайтып керү белән кызы бөтен тишек-тошыкны тикшереп чыкты. Килене дә, гомер булмаганны, җиң сызганып, өй җыештырырга тотынды. Улы, ишеткәннәре чынмы - түгелме дигәндәй, әтисенең йөзенә карап-карап куйды. Кияве түзмәде:
- Бабай, сине өйләнгән, дип ишеттем. Монда беркем дә күренми, кәләшне кая яшердең, дим? - үзе, күзен кыса төшеп, бик хәйләкәр генә елмайды.
- Ә син, кияү, минем хәлдә калсаң, нишләр идең, өйләнер идеңме? Мин менә сигез ел өстәл башында ялгыз чәй эчәм, токмачлы аш та ашаганым юк, бөтен киемемне үзем юам. Ул озын кышларда сөйләшер кеше юкка бүре булып улыйсы килә. Менә, кияү, мин бит әле үлмәгән, минем дә җаным бар. Әллә минем яшьтәге ирнең аз булса да яшисе килми, дисезме? - Кыям абзыйның йөрәк түреннән нәрсәдер чеметеп-чеметеп алды. Юк, күрмәссез карт агачның сынганын, дип уйлады ул күңеленнән генә... Кыям карт, гадәтенчә, кармакларын алды да акрын гына су буена төшеп китте. Урман-су, табигать-ана үзе тынычландырыр. Кирәк бит, күңел ничек нечкәргән, рәнҗеп, еларга гына тора. Юк, бирешергә ярамый, ярамый. Балаларга рәнҗергә ярамый, диләр. Бер Аллам, үзең ярдәм ит...
Кыям карт үз алдына сөйләнә-сөйләнә күл буена ашыкты, тынычланса, шунда гына тынычланыр. Аның яраткан бер урыны бар иде. Килеп, җиргә кармакларын куйды да, тыныч кына яткан күл өстенә текәлеп, уйга чумды. Бөтен булган гомере - яшьлеге, картлыгы шушында үтте аның, аның бөтен эч серен күл үзенә сеңдерде. Кара әле, бу күл минем иң якын сердәшем икән бит. Кешегә сөйләсәң, урамга чыгып таралыр иде, ә болай бар зарын агым су алып китә. Күр инде бу урманны, кызыл, сары, яшел төскә бизәлгән, Сафия карчыкның яңа күлмәген хәтерләтә. Балалар, ах балалар, йөрәк парәләре, хатын белән икәү булганда җиңелрәк иде, ә ялгыз атага алар хуҗа булмакчы... Бу күлгә ул элек тә Саниясе тавыш чыгарган чакларда оршышып ятмас өчен балыкка чыгып китә иде. Карчыгының гомер күрә алмаганы кара-каршы күрше Сафия булды. Бигрәк тә Сафиянең ире үлгәч, бер чәйни башласа, туктар димә. Беренче мәхәббәт күгәрми, диләр. Кыям да гомере буена Сафияне яратты, бәлки гел күз алдында булгангадыр. Сафия сабыр, акыллы булды, олыгайгач та сөйкемлелеген югалтмады. Ә Саниясе усаллыгыннан кибеп бетте. Бер дә юктан тавыш чыгара иде. Кара, Салихасы да гел анасына охшаган икән бит. Сафия, эх, Сафия, синең белән дә, синсез дә яшәп булмады һәм булмый да, уйга батып тик утырды карт. Инде төш дә үтеп китте, ә ул һаман бер ноктага карап утыра. Аның уйлары кабат Сафиягә кайтты.
(Дәвамы бар.)
Зифа Кадырова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1