Зифа Кадырова. 13 бүлек. Машина кузгалып китте. Тәрәзәдән күреп торган көчек тагын да ныграк еларга тотынды. Машина күздән югалгач, авыл өстеннән кояш югалгандай булды. Авыл бөтенләй бушап калды. Гомере буена аны юатып, җылытып торган тәрәзәдә бүген ут янмады. Карт өендә ут та кабызмаган килеш, селкенмичә дә бер урында утыра бирде. Якты көннең төне, гомернең ахыры җитте кебек.
Машина кузгалып китте. Тәрәзәдән күреп торган көчек тагын да ныграк еларга тотынды. Машина күздән югалгач, авыл өстеннән кояш югалгандай булды. Авыл бөтенләй бушап калды. Гомере буена аны юатып, җылытып торган тәрәзәдә бүген ут янмады. Карт өендә ут та кабызмаган килеш, селкенмичә дә бер урында утыра бирде. Якты көннең төне, гомернең ахыры җитте кебек. Гомер иткән Саниясе мәңгелеккә киткәндә дә болай авыр булмаган иде. Ачы теле белән Сафияне генә түгел, күпләрне рәнҗетте, әллә шуңа да, бик озак телсез калып, авырып яттымы. Күңелендә үткәннәрне яңартты, ничек яшәде ул зәһәр телле хатыны белән, ул үзе гомер буе кеше рәнҗетүдән курыкты. Кыям карт авыр сулап куйды, дөрес яшәлмәгән. Эх, бу тормыш, кайтарып яшәп булмый шул, калганын ничек яшәп бетерергә, бер кызыгы да калмады бу дөньяның.
Көзге җилләр яфракларны өзгәләп тә йолыккалап, әллә кайларга куды, әле бер почмакка, әле юан агач төбенә өйде, я көтмәгәндә һавага чөеп, туздырып бетерде. Акрынлап куе әрәмәлек тә шәрәләнде, әрсез җил иске өй түбәләрен дөбер-шатыр китерде, вакыт-вакыт елаган тавышлар чыгарды. Төне буе, җенләнеп, басу-кырларга, авыл урамнарына, ишек алларына кар ташыды. Иртәнгә бар җирне ап-ак юрганга төреп, кар бураны үзе дә, арып, тынып калды. Беренче кар ятты. Кыям карт урамга чыкты да каршы йортка күз салды. Аннары салмак кына атлап, көрәк белән карны көри-көри, Сафия карчыкның йортына юл салды. Бүген көчек кайтмады. Кыям карт күпме генә чакырып карамасын, тавыш та бирмәде. Хуҗасы киткәннән бирле ул юньләп ашамады да, йортын саклап, хуҗасын көтте. Кыям карт баскыч астына иелеп карады.
-Тузик, Тузик, и мәрхәмәтле җан иясе, кил әйдә, кил, әйдә, тәмле ит бирәм, кил монда, кил. - Көчек, мескен, күзләрен ялтыратып, урыныннан кузгалмый карап ята бирде. Карт, баскыч астына үрмәләп кереп, көчекне тартып чыгарырга мәҗбүр булды. Ул, өшеп, калтырап яткан көчекне куенына алып, өенә ашыкты. - Син алай итмә инде, син катып үлә калсаң, Сафиягә ни дип җавап бирермен, күзенә ничек карармын. Син дә мине аңла, әйдә, менә әле генә кәҗә саудым, җылы сөт эчәбез. Мин, сине уйлап, бүген күз дә йоммадым бит, кайгырып беттем. Син бит хуҗабикәң янында җылыда гына йоклап өйрәнгән, салкын тия күрмәсен, Алла сакласын, - дип карт өшеп калтыранган көчекне өенә алып керде, йомшак кына сыйпый-сыйпый, алдына ашарга куйды. - Җан иясе бит, син дә миңа иптәш. Сафия дә борчыладыр инде. Ничек тә, дус, мин сине сакларга тиеш. Түзик инде бераз, менә яз килер дә Сафия дә кайтыр, Алла боерса. Минем өчен булмаса, синең өчен булса да кайтырга тиеш.
Язга кадәр ай-һай озак иде шул әле...
Кыям карт көчекнең муенына бау бәйләп, аны үзеннән калдырмады. Зөһрәләргә дә бергә керделәр, тәмле ашлар ашап чыктылар. Тәрбия яхшы булгач, Хәтирә карчык та тернәкләнеп китте, күз тимәсен.
Яңа ел алдыннан авылда трактор тавышы ишетелде.
- Кар астында калган авылны кем исенә төшерде икән? - дип, Кыям карт урамга ук чыгып басты. Зур грейдер, урам буйлап кар чистартып, авылны чыкканчы барды да кире борылып килде. Авылда юл салынгач, капка төбенә Хәлим килеп туктады. Зөһрә бүген бәрәңге кыстыбые пешергән иде. Шуны ашап, гөрләшеп чәй эчеп утырган вакытка туры килде ул. Ай-ваена карамыйча, аны да өстәл янына утырттылар. Хәлим Зөhpәгә күтәрелеп карамаска тырышты.
Зөhpә шактый гына түгәрәкләнгән булса да, матурлыгын югалтмаган.
- Cин ни эш бетереп йөрисең әле, Хәлим дус? Әллә теге зур тракторны да син жибəрттеңме, изге бәндә?
- Хәзер МЧС аркылы чакырталар икән. Бәйрәмгә халыкның балалары кайтабыз, дисәләр, юл булсын, дип, мин чакырттым. Сезгә менә яңа елга ит китердем, үгезләрне суйдым. Син, Зөһрә, кайчанрак җыенасың диимме? Юллар, үзең күрәсең, соңга кала күрмә, - диде, башын күтәрми генә. - Ярдәм итәрдәй кеше дә калмагандыр инде авылда.
- Әле ике ай бар, февраль башында китәрмен, - дип елмайды Зөһрә. Хәлим Зөһрәгә күтәрелеп карады да бик озак аннан күзен ала алмыйча торды. Йөрәге дә сикереп куйды. Йөзенә кызыллык йөгерде. Кинәт, һушына килеп, сикереп торды да:
- Кыям абзый, әйдә, итне чыгып ал да мин киттем, диде. - Китәсең булса, шалтырат, - диде, күтәрелеп карамый гына. Ул тиз генә машинасын бушатты да ашыгып китеп барды.
- И, бигрәк кызу инде бу Хәлим, - дип, Кыям карт башын селкеп калды. Карт аның үз-үзе белән көрәшкәнен белми иде шул. Зөһрә магнит урынына үзенә тарта. Хәлим аны күргәннән бирле, төнлә хатыны янында саташып, исемен ычкындырырмын, дип, курка. Аh, ошый да соң бу яшь хатын үзенә, бөтен зиһенен чуалта. Карт ахмак, купме карамаска тырышам йөзенә, тыелып булмый бит... Юл буенча эчен бушатып бетергәнче үзен сүкте, машина, мескен, ниләр генә ишетмәде дә нинди генә чокырларга төшеп сикермәде...
Авылга җитәрәк, юл буеннан барган кыз таныш кебек тоелды. Бәй, кызы түгелме соң? Бәрәңге алганнан бирле кайтканы юк иде. Хәлим кинәт тормозга китереп басты да, ишеген ачып:
- Гүзәл, нишләп йөрисең бу юлда берүзең? - дип кычкырып җибәрде. Хатын-кызның олы юлда ялгыз йөргәнен яратмый иде ул. Кызы да куркудан калтыранып куйды, йөзе агарып китте. - Ни булды, кайда кияү? - Гүзәл, башын аска иеп, бер урында басып тора бирде. Хәлим, машинадан төшеп, кызының каршысына килеп басты, иелеп, мөлдерәтеп тулган яшьле күзләренә карады. Әти кешенең йөрәге өзелә язды, - ни булды? - диде ул акрын гына, үзе дә куркып.
- Әти, ул миңа өч тапкыр талак кычкырды, мин әле өйләнеп яшәргә әзер түгел, диде. Әти, кичер мине, - дип, Гүзәл үксеп елап җибәрде. Хәлим баштарак, нәрсә соң әле ул талак, дип, бу сүзләрне аңламыйчарак торды да, аннан кызын кысып кочаклап, - Йә Аллам, рәхмәт шул җитлекмәгән бәндәңнән котылдырганың өчен, үзең бирдең, үзең алдың. Утыр машинага, кызым, утыр, - дип, кызын машинага кертеп утыртты. Шатлыгыннан, - Йә Аллам, рәхмәт, - дип, кулларын күккә күтәрде. Кызы, үкси-үкси:
- Әти, син ачуланмыйсыңмы? Әти, кичер мине, - дип кабатлады.
- Хәзер кайтам да котылган шатлыктан бер сарыкны корбанга чалам, хәер өләшәм. Йә Аллам, Йә Аллам, котылдык, - диде. Гузәл, аптырап, әтисенә карады. Әтисе ачулану түгел, шатлана иде булса кирәк.
- Әти, кешедән оят, ни дип әйтербез инде? - диде кызы, күз яшьләрен сөртеп.
- Ул ир дигән имгәкнең өч бөртек сакалын булса да, барып йолкып кайтмасаммы. Минем баламны кимсетергә кем соң әле ул, кәҗә тәкәсе. И елама да, еларлык ир түгел ул. Муллалар тапканга түгел, үзең тапканга чыгарга, яратып чыгарга, яратып яшәргә кирәк, - дип куйды.
Ир кеше өчен, бигрәк тә әти кеше өчен, зур хурлык иде. Өреп кенә үстергән алма кебек балаңны кемдер иләп ташласын әле, тик ул моны кычкырып әйтмәде. Эчендә ачуы кайнады. Борчулы уйларыннан үзенең йортын узып киткәнен сизми дә калды. Кызы да сүзсез генә утыра бирде. Әтисе кызганда эндәшмәвең хәерле. Хәлим авылны ике урады да капкасы төбенә килеп туктады. Хәлим кызса, эшләр харап иде. Ул абзардан бер сарыкны сөйрәп чыгарды да, "Бисмилла"сын укып, чалып та җибәрде. Даниясе дә, нидер сизенеп, артык сораулар бирмичә генә ит салырга савыт чыгарып куйды. Хәлим сарыкны тунап, итен бүлгәләде дә: "Мә, тарат авыл халкына", - диде. Үзе, абзарның бер почмагында күшәп торган сыеры янына кереп, җан әрнүен басар өчен печәнлеккә чүгәләде. Карт сыер хуҗасының күңеле тулган чакларында аны тыңларга өйрәнгән иде инде. Балага болай да авыр, каты бәрелмәскә, кычкырмаска, сабыр Хәлим, сабыр, дип тынычландырды ул үзен. Авыр кичерешләрен өйгә алып кермәскә тырышты. Бердән, шатланса, икенчедән, авыр иде. Кемгә ышанып тапшырды бит баласын, ә? Менә хәзер ни кыз түгел, ни хатын түгел. Ничек шулай унсигез яшьлек баланың күңелен сындырырга, чиста күңелен җиргә салып таптарга була? Имеш, ул диндә, ул намазда. Намазда утырган бөтен кеше дә юньле була димени? Ашарына ипилек тә эш таба алмасын әле. Кул пычратудан курка бит. Юкса, авылның яраткан Сөләйман хәзрәтен кара. Яшь кенә булса да, абзар тутырып, малын да асрый, алты баласын да үстерә, мәчетне дә алып бара. Шуның өстенә яңа туганы белән үлгәненә дә, никахына барырга да кирәк. Күпме халык аның янына киңәшкә йөри. Беркайчан беркемгә караңгы чырай күрсәтмәс, вакыт юк, димәс, җомга вәгазен дә калдырмас. Хәлим дә, кызыксынып, аның вәгазен тыңларга, дип, җомга көннәрендә мәчеткә йөри башлады. Бервакыт, бәлки, ул да намазга басар. Сөләйман хәзрәт ничек барысына да вакыт таба? Япь-яшь булуына карамастан, акыллы, сабыр, матур киңәшләр бирә белә. Мохтаҗларга ярдәм итәргә тырыша. Җәлләмәгез өлешегезне, сез берне бирсәгез, Аллаһ сезгә бишләтә бирер, дип өйрәтә. Никтер ул үзенең булачак киявен дә шундый итеп күз алдына китергән иде, тик намазга басканнар да төрле була икән шул. Ул имгәктән күпме укыса да, авыл җитәкләрлек мулла чыкмастыр. Боларның барысын онытырга, вакыт белән сабырлык кирәк шул, дип, Хәлим, үрелеп, сыерның башыннан сыпырып куйды.
- Җөе калса да, яра төзәлә ул. Бер бездән генә калмаган, юат баланы, еламасын, - диде, янына килеп баскан хатынына.
Яңа ел алдыннан, аркасына рюкзак асып, чаңгы белән Камил кайтып төште. Урамда тын гына ябалак-ябалак кар ява иде. Зөһрә белән Кыям абзыйның, бер-берсенә сукмак салып, кар көрәп йөргән чаклары. Яннарына өстеннән пар бөркелеп торган чаңгычы килеп туктагач, Кыям абзый шатлыгыннан кычкырып җибәрде.
- Әй, улым кайткан бит, рәхмәт төшкере, мин сине инде кичә көткән идем. - Камил дә, елмаеп, әтисен кочаклап алды. Таза гәүдәле сөйкемле ир уртасы, көрәгенә таянып, аларны күзәтеп торучы Зөһрәгә карап:
- Исәнме , Зөһрә, хәлләрең ничек? - кенә дия алды, ап-ак тешләрен ялтыратып.
- Аллага шөкер, менә әтиең белән гөрләшеп, дөнья көтеп яткан көн, - дип елмайды Зөһрә. Камил, рюкзагын салып:
- Әти, менә сезгә кыш бабай күчтәнәче алып кайттым, кертеп куй, - дип, атасына сузды. Үзе, чаңгыларын салып, коймага сөяде дә, килеп, Зөһрәнең кулыннан көрәген алды. - Кызлар ял итсен бераз, - диде, елмаеп басып торган Зөһрәнең күзләренә карап. Зөһрә дә аннан күзләрен ала алмады. Ирләрдә моңа кадәр шундый матур ап-ак шикәрдәй тешләр күргәне юк иде аның. Кешене елмаю шулай бизи аламы икәнни? Бераз моңсу, шул ук вакытта, шундый матур күзләр, ягымлы мөлаем караш.
- Ярый алайса, мин, кереп, чәй куя торам. Кыям абзый, чәй эчәргә миңа керегез, - дип, өйгә кереп китте.
Таза сау-сәламәт ир-атка, ике йортның капка төбен бер итеп, көрәп чыгару авыр булмады. Урамга, саф һаваны ярып, табада кызган коймак исе таралды. Камилнең кулы эштә булса да, уйлары башкада иде. Чәй эчәргә чакыра калса, үзен ничек тотарга соң? Әтисе дә, кар көрәп йөргән җиреннән туктап:
- Хәзер тәмле коймак белән чәй эчәбез, - дип куйды, - менә, улым, әле дә алар бар, юкса, бүре булып уларсың ялгызлыктан. Сафияне дә балалары алып киттеләр, - дип куйды моңсу гына.
- Әти, әллә кышлыкка син дә безгә китәсеңме соң, урын җитәрлек, - диде Камил, көрәгенә таянып.
- Ә юк, улым, юк, зарлана, дия күрмә, Сафия яз кайтам, диде. Минем бит, улым, иптәшем бар хәзер. Кая, алып чыгыйм әле. - Карт өенә кереп йөгерде. Озак та тормый, көчек күтәреп чыкты. - Менә күр, без хәзер икәү. - Камил, иелеп, көчеккә карады да, матур тавышы белән кычкырып көлеп җибәрде.
- Бу Сафия карчыкның көчеге түгелме соң?
- Тузик, - диде әтисе, көчекне сөеп.
- Әти, аңа ник шулчаклы озын бау тактың соң, качар дип куркасыңмы әллә?
- И улым, йортына кайта да китә, мескен, сагына инде, адәм акылы анда, адәм акылы. Баскыч астына кереп ята да чыкмый, шуңа хәзер өйдән чыгармыйм. - Камил әтисенә карап торды да:
- Әйдә үзеңә бер овчарка алып кайтып бирәм, ник элек башка килмәгән.
- Сафия кайткач, яме, улым. Әйдә, әнә Зөһрә чәйгә чакыра. - Камил, әтисенә иярергәме, юкмы, дип икеләнеп калды. Тагын Зөһрә дип саташачак бит. Ләкин әтисе, әйдә, улым, кеше көттереп тору яхшы түгел дигәч, иярми хәле дә юк. Алар өйгә кергәндә анда шундый җылы иде. Борынны тәмле ризык исләре кытыклап алды. Кыям абзый да бу йортка күнегеп беткән, үзен өендә кебек хис итә, көчеге дә иркенләп чабып йөри. Түрдә утырган карчык ирләрне күрү белән елмаеп куйды:
- И-и-и Кыям, улың кайтканмыни? Бигрәк сөйкемле икән үзе. - Камил, нишләргә белмичә, бер урында таптанды. Бер сәбәпсез кешегә керү уңайсыз иде аңа.
- Камил, гомер буе оялчан булдың. Уз, утыр өстәл янына, - дип елмайды Зөһрә. Камил бик кыенсынып кына өстәл артына килеп утырды, зур йодрыкларын кая куярга белми азапланды. Барысы да өстәл тирәли утырыштылар, тик Камилне эчке калтырау биләп алган иде, ул, коймакка карап, үрелергә оялып утырды. Зөһрә, аның хәлен аңлагандай, алдына күп итеп коймак бүлеп куйды. Камил Зөһрәгә күз ташлап, хәйран түгәрәкләнгән, нишли бу монда, ни больница юк, ни юллары юк, дип уйлады. Көчкə бер коймак белән бер чәшке чәй эчте дә, рәхмәт әйтеп, чыгып та китте.
Икенче көнне иртән иртүк, чаңгыларын киеп, Камилнең юлга чыгып киткәнен Зөһрә тәрәзәдән генә күреп алды. Кыям абзый да улын озата чыккан иде:
- Зөһрә белән хушлашып чыкмыйсыңмы? - дип сорап куйды ул улыннан көтмәгәндә генә. Камил башын гына селкеде. Бүген улы юньләп йокламады да, төн буена боргаланып чыкты. Кыям абзый улының хәлен яхшы аңлый. Әйе, авырдыр, балам. Бәләкәй чакта ук Зөһрәләр шәһәргә киткәндә әтисенең куенына борынын төртеп елый иде бит ул. Елама, улым, яз җитәр дә кайтырлар, дип юата ала иде ул вакытларда. Аннан Камил айлар буена яз җиткәнне көтә иде. Хәзер куенга тыгып юатып булмый шул. Андый сабыр кеше тагын бармы икән? Әти кеше улының йөрәге янганын күреп тора, беренче мәхәббәт сүнми дә күгәрми дә. Аның үз тормышы да әнә Сафиягә багынып үтте. Ярату дигән хис бар кешегә дә бирелмидер, олы хисләр - гомерлек бәгырь ярасы. Олы мәхәббәт - бәхетме, бәхетсезлекме? Эх, язмыш, минем үз гомерем үтте заяга, улымны гына булса да кызганмадың. Кыям абзый Камил артыннан күздән югалганчы бик озак карап торды.
Бүген яңа ел кичәсе, булганыннан өстәл әзерләргә кирәк. Эх, шундый ирләр булса авылда, авыл яшәр иде бит. Төп нигезне саклап торган карт-корыларның да күбесен балалары шәһәргә алып киттеләр. Кайсы йортта кем калганын да белеп булмый. Элекке заман булса, кемнең морҗасыннан төтен чыга, димәк, шул яши дияр идең, ә хәзер һәр йортта газ. Монда, бәлки, бер Зөһрәләр торбасыннан гына төтен чыгадыр. Инде, Ходай, Кыям абзыйны гына алып китә күрмәсеннәр. Зөһрә тәрәзәдән Кыям картны күзәтте, Камил дә күздән югалды. Авылда тынлык.
- Менә Камил алып кайткан күчтәнәчләрне алып кердем, кич сездә утырырбыз, - дип, Кыям абзый килеп керде. - Мин әйтәм, авылда шундый ирләр күбрәк булса, балалар туса, авыл гөрләп яшәр иде дә бит. Ничек шулай үзгәрде бу дөнья. Урыннар матур бит монда. Әле балыкчылар, монда су буена вагоннар куеп, кышын ауга, җәен балыкка йөри торган ял урыны ясамакчылар, ди. Менә ул чакта тынгылык бетә инде. Ярый, чыгып, өйне карыйм, кич керермен, - Кыям абзый чыгып та китте. Камил яңа елга дип, бер "ак баш" алып кайткан иде, шуны башлап, акрын гына үз алдына бәйрәм итеп алды. Җавап бирә белмәсә дә, тыңларга Тузигы бар аның хәзер.
(Дәвамы бар.)
Зифа Кадырова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2