Зифа Кадырова. 15 бүлек. Хәтирә әби, тәрәзәгә карап, авызын ачкан килеш катып калды.- Аллам, теге җен тагын килгән, - диде ул, куркуыннан агарынып. Тик Зөһрә аны ишетмәде, стена буйлап тотынып килеп, карават башына ябышты, аннан идәнгә шуып төште. Шулвакыт, ишек ачылып китте, тәрәзәдән карап торган җен хатын-кыз кыяфәтендә өйгә керде. Тавыш-тынсыз гына Зөһрәне идәннән торгызып, караватка салды. Зөһрә, Кыям абзый кергән дип белеп:- Миңа оят, - дип мыгырданды.
Хәтирә әби, тәрәзәгә карап, авызын ачкан килеш катып калды.
- Аллам, теге җен тагын килгән, - диде ул, куркуыннан агарынып. Тик Зөһрә аны ишетмәде, стена буйлап тотынып килеп, карават башына ябышты, аннан идәнгә шуып төште. Шулвакыт, ишек ачылып китте, тәрәзәдән карап торган җен хатын-кыз кыяфәтендә өйгә керде. Тавыш-тынсыз гына Зөһрәне идәннән торгызып, караватка салды. Зөһрә, Кыям абзый кергән дип белеп:
- Миңа оят, - дип мыгырданды.
Хәтирә карчык дога укымакчы булды, тик куркуыннан бөтен белгәннәрен онытты.
- Йә Аллам, җен өйгә керде, йә Аллам, үзең сакла, - диде дә катып калды, шытырдатып күзләрен йомды, саташам, ахры, дип, тагын ачты. Кергән хатын өстендәге киемнәрен салып атты да, мичкә кәстрүлләр белән су кайнатырга куйды. Эшне белеп, кызу-кызу эшләде, әйтерсең гомер буе шул өйдә яшәгән. Зөһрәгә кем йөрсә дә бер иде, тик ярдәм генә итсен. Хәтирә әби генә, куркуыннан бөтен авыруларын онытып, тын да алырга куркып ята бирде. Җен хатыны башта никтер бер сүз дә дәшмәде, кирәк-ярак әзерләде. Идәнгә салып аткан иске бушлаты кесәсеннән бер ярты тартып чыгарды, ярты стакан салып, Зөһрәнең авызына китерде:
Эч, - диде, каты гына итеп. Зөһрә, тончыга-тончыга, көчкә эчеп бетерде. Калган аракы белән терсәгенә чаклы кулларын юды да, Зөһрәнең итәген күтәреп, эчке киемнәрен сыпырып төшерде. - Хәзер мине тыңла, ни кушсам, шуны эшлә.
- Син кем? - диде Зөһрә, көчкә телен әйләндереп.
- Әбиең әйтте бит - урамнан кергән җен, тик кенә ят. - Җен хатыны иелеп, Зөһрәнең корсагын сыпыра-сыпыра, әллә нинди аңлашылмаган сүзләр пышылдады. Зөһрә куркуыннан кулын чәйнәргә тотынды. - Кычкыр, курыкма, бала йөрәкне ярып чыга, аннан гомер буе шул йөрәк түрендә хуҗа булып утыра. Әйдә балам, әйдә якты дөньяга, анаңа шатлыкка, илгә файдага. Күз күрке булып, бәхетең белән кил, балам. - Зөһрә кинәт кычкырып җибәрде, озак та тормый, бала туды, тик кычкырмады. Җен хатыны: - Ир асылы - кара чутыр малай, - дип, баланың ике аягыннан тотып, өскә күтәрде. - Ела-ела, елап туа адәм баласы. Дөньяга килдем, дип сөрән сал, - дип, баланың артын чәбәкләде дә бала кычкырып елап җибәрде. Хатын кап-кара чәчле баланы Зөһрәнең күкрәгенә яткырды. - Кирәк бит, әрмән каны оныгына да күчкән, - дип сөйләнде үз-үзенә. Ул сулар әзерләп, тиз генә баланы коендырды һәм, күз алдында яткан ак чүпрәккә төреп, куенына китереп салды. Зөһрә үзенең кендек әбисенә карап, катып калды. Аның бер як битенә карарга куркыныч иде, күзе әйләнеп чыккан кебек, авыз кырыйлары да ябылып бетми. Өстендәге киеме дә бик иске, юа-юа уңып беткән. Зөһрәнең карашын тоепмы, ул да аңа бераз карап торды да исән күзеннән яшь бәреп чыкты һәм кинәт кенә борылып, - ярый, китим, минем эшем бетте монда, - диде дә, өстенә тиз-тиз сәләмәләрен киеп, ничек керсә, шулай чыгып та югалды. Зөһрә күтәрелеп сәгатькә карады, иртәнге биш иде. Булачак ир асылы куенда җылынып йоклый. Кем булды соң бу төнге кунак? Кем булса да, Аллаһның рәхмәте яусын дигән уйлар белән Зөһрә дә изрәп йокыга китте.
Яңа көн туа, яңа көн белән дөньяга яңа кеше килә. Нинди шатлык, кайгылар көтә бу адәм баласын. Кешелек дөньясына ул ниләр китерер, кемнәрне бәхетле, кемнәрне бәхетсез итәр? Бу җиргә кемне җибәргәнен бер Алла үзе генә белә. Җиргә туган кеше үз бәхете, үз ризыгы белән килә, ди, төпле аягың белен, кешем.
Икенче көнне Кыям абзый кергәндә ана белән бала әле изрәп йоклыйлар иде. Хәтирәттәй ыңгырашып куйды.
- Кыям, Кыям, - дип пышылдап, кулы белән үзе янына чакырды. - Әнә кара, - диде, Зөһрәгә күрсәтеп. Кыям абзый, күреп, телсез калды, бот чабып бер урында таптанды да чыгып йөгерде.
Кичке якта трактор белән юлны ачтылар, трактор артыннан ук Хәлим дә килеп җитте. Зөһрәне генә түгел, Хәтирә әбине дә Ижауга алып китәргә туры килде. Зөһрә бала белән бер айга якын хастаханәдә ятып кайтты. Бала вакытыннан алда туганга кайтарырга ашыкмадылар. Хәтирә әбинең дә хәле шәптән түгел иде. Бот төбеннән үк сынган аягы төзәлерлек түгел, йөрәге дә начар, яшәгән чаклы яшәр, берни эшләтеп булмый, диделәр. Карт кеше аягында йөргәндә генә ярдәмче шул, ике бала - бер бәла булды бит, ничекләр карар, дип, Хәлим Зөһрә өчен борчылды. Китә-нитә калса, ничек-кая күмәргә, дип, Кыям абзый белән киңәшләшеп куярга булды.
- Зөһрә, әбинең балаларына хәбәр итәргә кирәк, килеп алсыннар. Хәзер аңа памперслар кирәк булачак. Аны бит әйләндерергә, юындырырга кирәк, синең генә көчең җитмәс. Пенсиясе киләме?
- Юк, аның бернәрсәсе дә юк. Пенсиясен кем аладыр, белмим.
Хәлим, гаҗәпләнеп, Зөһрәгә карап торды.
- Полициягә хәбәр итәргә кирәк, урлап алып киткән, дип, соңыннан үзеңә бәла якмагайлары. Балалары кайда торганын беләсеңме?
- Юк, белмим. Бирмик, алар аны рәнҗетәләр.
- Полиция табар, мин участковыйга әйтеп куярмын. Эзләтми булмаслар, - дип, Хәлим Зөһрәне борчуга салып чыгып китте.
Зөһрә баласыннан күзен ала алмады - кара чутыр, дулкын кара чәчле, кап-кара керфекле. Зөһрәнең бөтен шатлыгы - сөте төште, юкса, күршесенең карт кәҗәсенә генә өмет итәргә кала иде. Ул кайтуга Кыям абзый, мичне ягып, өйне җылытып торган. Тузигы белән шатланып каршы алдылар. Балаларыннан калган бишекне табып кертеп элгән. Хәлим кайтып киткәч, икәү чәй эчәргә утырдылар.
- Зөһрә, балам, уйлыйм-уйлыйм да ничек болай котыла алдың? Ярый инде ахыры хәерле булды.
- Кыям абзый, ул төнне мин бер төш кебек кенә хәтерлим. Хәтирәттәй бит ничә көн сөйләде, тәрәзәдән әллә нинди куркыныч кеше карап тора, кар шыгырдатып кемдер йөри, дип. Җенгә охшаган, куркыныч үзе, дип. Башта ышанмаган идем, тик соңгы көннәрдә аяк тавышын мин дә ишетә башладым. Хәтирә әбине күтәргәндә бик авыр булды, билем ычкынды, тулгак башланганнан соң бөтенләй үләм диеп торам. Хәтирәттәй әйткән җен хатыны кереп бәбәйләтмәсә, мин беткән идем. Кыям абзый, кем бар безнең авылда андый куркыныч кеше. Аның йөзе куркыныч... өсте сәләмә...
Кыям карт бераз уйланып торгач:
- Ә, теге чуашмы, чегәнме, кем икәнен берәү дә белми аның. Ул теге элекке савымчыларның ташландык утар өендә яши. Кешегә якын килми, кеше белән аралашмый. Аптырыйм мин аңа, нәрсәгә яши? Эше юк, пенсия алмыйдыр. Аның монда яши башлаганына бер ун еллар бардыр инде. Нишләп безгә килде икән соң ул?
- Әзрәк рәтләнгәч, барып, рәхмәт әйтеп килергә кирәк. Ул булмаса, беткән идек.
- Балага исем куштырырга кирәк, Хәлим мулла алып килсен.
- Бәлки, үзең генә укырсың, аны гына беләсеңдер әле.
- Беләм дә, укыганым юк бит әле, - дип, Кыям абзый җилкәсен җыерып куйды. - Ярый, китапны актарыштырыйм, кем дип кушабыз соң?
- Эмил Әмирхан улы.
- Ярый, шулай итәрбез. Хәтирәттәйне Хәлим берәр атнадан алып кайтырбыз, диде. Син бераз тернәклән инде.
Исән кешегә гомер үткәне сизелми дә. Акрынлап кышны куалап, яз килер, сыерчык бураннары башланыр. Зөһрә вакыт-вакыт тәрәзәгә карап торырга ярата, тыштагы якты кояш нурлары куңелне күтәреп җибәрә... Ул, улын имезеп, йоклатып җибәрде дә, Хәтирә әбине ашатып, астын алыштырырга кирәк, дип, баланы Кыям абзый кертеп элгән бишеккә илтеп салды. Бишеккә бәйләнгән озын бауның очын Хәтирә карчыкка тоттырды.
- Еласа, тарткала, мин утын кертим, мичкә ягарга кирәк, - дип, утынга чыгып китте. Зөһрә әйләнеп кергәндә Хәтирә әби кечкенә Эмилгә җыр көйли иде:
Кошлар да кунган инде,
Күзләрен йомган инде.
Йом күзеңне, күз нурым,
Әлли-бәлли, былбылым.
Зөһрә, бөтен игътибарын биреп, җырның сүзләрен исендә калдырырга тырышты. Ике күзе ут ялкынында булса, күңелен әйтеп бетергесез җылы хисләр биләп алды. Ул, акрын гына торып, түрдә яткан ап-ак яулыклы карчык янына килеп утырды да:
- Бик матур җыр, Хәтирәттәй, - диде.
- Әйе, мин кызыма шушы җырны җырлый идем дә ул күкрәккә ябышып-ябышып имәр иде, үзе күзләрен миннән алмас иде. И-и бала, чәбәкли-чәбәкли имә иде, биш яшькә тиклем күкрәк сөте имездем, таза, авыр иде балам. Шулай да итәктәгесе әле ул чаклы авыр булмаган икән шул. Кеше иткәч кешелектән чыкканын күрү... - Хәтирә әбинең тавышы калтырап китте, карашы әллә кайда еракта иде. Еллар салган сырлар буйлап күз яшьләре агып төште. Ул күз яшьләре аркылы калтыранган тавыш белән, - һәр ана яхшыга өметләнә, минем балам алай булмас, димә. Бәлки баланы артык яратырга, иркәләргә ярамыйдыр... Кем белә бит. Гомер үткән, ни дә булса төзәтергә соң шул инде.
- Хәтирәттәй, син борчылма, хәзер бит бар да яхшы. Әле без синең белән күп нәрсәләр турында сөйләшербез, - Зөһрә, тирбәлгән бишек янына килеп, йоклаган улына карап торды.
- Зөһрә балам, балаңа алай сокланып карама, күз тидерерсең. Сокланып караса, ананың да үз баласына күзе тия. Сөбеханаллаһ, дип кара.
- Ярар, Хәтирәттәй шулай итәрмен. Сиңа да чират җитте, әйдә, чәй эч тә аннан астыңны алыштырырмын, - дип, чәй алып килеп, янына утырды, мендәрләрен рәтләп, башын җайлап күтәреп куйды. - Иртән манный пешергән идем, әйдә капкала. - Шулчак капкадан кергән кешеләр күренде. Хәлим абый кемнәр белән килә, дип аптырап утырганда ишек шакыдылар да өйгә, Хәлим абыйга ияреп, таныш булмаган ир белән хатын килеп керделәр.
- Хәерле иртә, Зөһрә, - диде Хәлим. - Менә сиңа Хәтирәттәйнең кызын алып килдем. Зөһрә, аптырап, торып басты. Бер карчыкка, бер ишек төбендә басып торган таушалган хатынга карады. Теге хатын ике-өч адым алга атлады да: - Мама, син нишләп монда? Без сине эзлибез, - диде дорфа гына. Хәтирә әби, куркынып, стенага табарак шуышты. Ә кызы, тагын да дорфарак итеп, әнисенең өстендәге юрганын алып атты да, - Вставай, мама, собирайся, кайтабыз, - диде. Карчык куркуыннан, елый алмый, агарып катты, юк дигәнне аңлатып, кулларын болгады. Зөһрә түзмәде, ике арага кереп басты да:
- Кычкырма, бала йоклый, анаңа да якын килмә, - аның каны кайнады, хәтта сугып җибәрердәй булды.
- Нәрсә бала караучы кирәкме, пенсиясеме? Конечно, авылда эш юк бит, әнинең пенсиясенә яшисең инде. - Зөһрә җан ачуы белән Хәлимгә күтәрелеп карады.
- Ник алып килдегез аны монда? Аңа анасы түгел, аның пенсиясе кирәк. Бирмәсә, кыйнап ташлыйлар, шулаймы? Бирмим анаңны, ул хәзер минеке.
- Ул булмагач безгә почтальон пенсиясен бирми, алып кайтам маманы.
Хәлим шунда сүзгә кушылды.
- Зөһрә, авыр бит сиңа, бала белән беркая баралмыйсың. - Шуннан соң, хатынның җиңеннән тартып, - син йолкыш, аңлыйсыңмы, мамаңның аягы йөрми, бот төбеннән сынган дигәнне. Аны әйләндерергә, юындырырга, ашатырга кирәк. Күрәсеңме, ул монда чип-чиста киемнән ак әби булып утыра. Ә син аны бер кат күлмәктән урамга чыгарып җибәргән идең. Эчеп, миең калмаган бит. Синме соң кеше карый торган адәм?
Хәтирә карчык Зөһрәгә кулын сузды, ялварып:
- Бирмә, балам, мин озак яшәмәм. Бирмә, - диде тыны буылып.
Юк, юк, бирмим, өчәү яшибез, тынычлан, - дип Зөһрә карчыкның иңнәреннән кочаклап алды, йомшак кына аркасыннан сыйпап, тынычландырырга тырышты.
- Рәхмәт, балам, - диде дә башы бер кырыйга авышып китте. Зөһрә кулы астындагы гәүдәнең кинәт тартылып киткәнен сизде, карчыкның җаны тәненнән аерылганны тойгандай булды. Үзе селкенергә дә куркып, елап җибәрде:
- И, Аллам, әбекәем, китәсең бит. - Хәлим, әби янына килеп, иелеп карады да акрын гына Зөһрәне читкә тартты.
Комачаулама, тынычлап җан бирсен, - дип, карчыкның башын мендәргә җайлап куйды. Зөһрә камыр кебек сыгылып төште, күзләрен яшь каплады. Өстәлдәге ашалып бетмәгән манный тәлинкәсенә карагач, үксеп елап җибәрде. Кыш үтермә, җәй үтер, ач үтермә, тук үтер - Хәтирә әбинең теләге кабул булды, туң эреп бетмәсә дә, җирләр кардан арчылган иде. Кемне кемгә җирләргә насыйп булган бит. Кемнеңдер бер якыны бөтенләй чит кулларда кадер-хөрмәттә китте. Разый бул, Хәтирәттәй...
Хәтирәттәйне җирләгәннән соң өй тып-тын булып, бушап калды. Улы да алай елап аптыратмый, имә дә йоклый. Әле бигрәк кечкенә шул. Хәтирә карчыкның үлеме Зөһрәнең күңеленә авыр тойгылар салды. Юаныр өчен кулына улын алды да Хәтирә әбидән ишеткән җырны көйләде.
Күк тулы йолдыз гына,
Ай йөри ялгыз гына.
Йокла, минем йолдызым,
Әлли-бәлли, былбылым.
Бал-шикәрдән татлысың,
Күр төшеңнең татлысы.
Йокла, минем аппагым,
Әлли-бәлли, былбылым, - дип, улының кашларыннан, йомшак чәчләреннән сыйпады.
Зөһрәнең Хәлимгә үпкәсе зур иде. Ник кирәк булды ул хатынны алып килергә? Әле яшәгән булыр иде, рәнҗеп кенә ятмаса ярар иде, Ходаем. Кыям абзый көненә әллә ничә керә. Ул да, аның уйларын белгәндәй:
- Син Хәлимгә үпкәләмә инде, сине җәлләп, без икәү шулай сөйләштек. Кем белгән бит болай булыр, дип. Кешенең үз аңында булмаса, өйрәтеп тә, оялтып та, акылга утыртып булмый шул.
- Кыям абзый, мин теге кендек әбисенә барып кайтыйм әле. Һаман ризалатмаганмын. Өйдә утырасы килми, Көн дә бик матур, улым белән җилләнеп кайтыйк әле.
- Ярар, мин дә балыкка төшеп меним, дип, Кыям абзый да чыгып китте.
Зөһрә ашыкмый гына пакетына күчтәнәчләрен тутырды, алып куйган җылы бумази күлмәген бүләккә дип салды. Иске булса да, Кыям абзыйның балалары кайтарып аткан коляска да ярап куйды. Авыл эчендә техника-фәлән йөрмәгәч юллар тап-такыр, бәбкә үләне дә борынлый башлаган. Зөһрә берүзе урам тутырып бара. Монда аны әллә ни белүче дә юк, юлга йөгереп чыгып, сәлам бирүче дә юк. Теге вакытлар булса, әнә әрмән калдыгы бара диярләр иде дә, заманасы үзгәрде шул кемгә кем кирәк...
(Дәвамы бар.)
Зифа Кадырова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3