Зифа Кадырова. 16 бүлек. Авыл башын чыкканда каравыл йортының морҗасыннан төтен күренде. Якмый булмый шул, яз башы гына бит әле, кар бетсә дә, салкын китмәгән. Бала чакта хәйран зур күренгән йорт, инде кыйшаеп, җиргә сеңеп, кечкенә генә булып калган. Зөһрә йорт янына килеп туктады да тирә-ягына каранды, урамда кеше күренми, димәк, өйдә. Ишек шакыйм гына дигәндә хуҗа үзе килеп чыкты.- Исәнмесез, - диде Зөһрә, елмаеп, керергә ярыймы?
Авыл башын чыкканда каравыл йортының морҗасыннан төтен күренде. Якмый булмый шул, яз башы гына бит әле, кар бетсә дә, салкын китмәгән. Бала чакта хәйран зур күренгән йорт, инде кыйшаеп, җиргә сеңеп, кечкенә генә булып калган. Зөһрә йорт янына килеп туктады да тирә-ягына каранды, урамда кеше күренми, димәк, өйдә. Ишек шакыйм гына дигәндә хуҗа үзе килеп чыкты.
- Исәнмесез, - диде Зөһрә, елмаеп, керергә ярыймы?
- Керегез, - диде хатын, битен яулык белән каплап.
Без менә улым белән сезгә рәхмәт әйтергә килдек. Тиз генә килә алмадык, кар эреп беткәнне көттек, икәү киләсе килде. Менә сезгә бездән кечкенә генә күчтәнәч, - дип, Зөһрә пакетын сузды. Хатын, туры карамаска тырышып, гел кырын басып торды.
- Килгәч, утырыгыз инде. Әйдәгез, чәем кайнаган, алайса үз күчтәнәчегез белән үзегезне сыйлап җибәрим. - Йортның эче бик хәерче иде - савыт-саба, урын-ятак, өстәл белән сәке, барысы да, үткән заманнан калган. Зөһрә ни дип сүз башларга да белмәде. Йөзе куркыныч булуга да карамастан, бу хатын аңа никтер якын кебек булып китте.
- Апа, кем дип дәшим, исемегез ничек? Мин сезнең алда шундый бурычлы. Сез минем авырый башлаганымны кайдан белдегез? - Хатын озак кына дәшми торды. Кара корымга баткан чәйнекне бер алды, бер куйды, куллары калтыранды. Бала көйсезләнә башлагач:
- Тарат баланың юрганын, яндырасың, - диде. Зөһрә баланың биләүләрен таратып җибәргәч, сабый иркенләп, киерелеп куйды, елавыннан туктады. Хатынның йөзенә, әйтерсең, кояш кунды, исән күзеннән яшь бәреп чыкты. Баланы бик тотасы килсә дә, кулын сузмады.
- Апа, сез хәзер безнең кендек әбисе буласыз. Сез рөхсәт итсәгез, без яныгызга килеп йөрербез, я булмаса, сез безгә килегез. Без хәзер икәү генә калдык. Хәтирә әбиебезне җирләдек.
- Кемең иде ул әби сиңа? - дип сорап куйды кинәт кенә хатын.
- Беркемем дә дә түгел, балаларына кирәкмәгән, шәһәрдә ач йөргән бер әби иде. Кешеләрнең юлында кешеләр юкка гына очрамый, диләр. Мин аңа ярдәм иттем. Ә сез безгә ярдәмгә килдегез, - Зөһрә янында сәкедә утырган хатынның җилкәсенә кулын салды, - сез кермәгән булсагыз, мин үлгән булыр идем. Бу бит минем беренче генә балам, карт әни инде мин. Кыям абзый ярдәм итә. Җыен ялгызлар җыелганбыз, - дип, авыр сулап куйды.
- Син ялгыз түгел, менә улың бар, - диде хатын. Аның телен аңлау авыр иде. Сакау да түгел, әллә ничек шунда.
- Әйе, шомыртым минем... - Зөһрә баласына карап елмайды. - Апа, кыен булса да, сорыйм инде, сез ник монда яшисез, нәрсәгә яшисез, авылда бит буш өйләр күп.
- Күп, тик алар бит бушка түгел. Бу чырай белән ничек кеше арасында яшисең, ә монда берәү дә килми, куркалар миннән.
- Апа, миңа ничек киләсе иттегез? Сез бит тәрәзәдән карап йөргәнсез. Хәтирә әби әйткәч, мин ышанмадым. Миңа калса, монда ниндидер сер бар. - Хатынның бер дә ачылып сөйләшәсе килмәгәнен аңлап, Зөһрә әрсезләнмәде. Ә ул, бераз сүзсез утыргач:
- Кыш, буран, юлларны көрт басты, китәлмәсеңне сиздем, - диде.
- Ярый алайса, караңгы төшкәнче без китик инде, исемегезне дә әйтмәдегез.
- Маша булам, - диде, бераз уйланып торгач, - әйе Маша.
- Маша апа, иртәгә безгә төшке ашка килегез, - диде Зөһрә, улын юрганга төрә-төрә. Маша апа алар калкулыкка менеп күздән югалганчы, артларыннан карап, озатып калды. Зөһрә коляскасын этә-этә өенә таба атлады. Аның күңелен ниндидер аңлашылмаслык хис биләп алды. Башында мең төрле сорау кайнады - ничек яши ялгызы, сөйләшер кешесе юк бит, ничек акылдан язмый, нәрсә китергән аны монда, нинди җанвар имгәтеп, бу хәлгә калдырган?... Аларны капка төбендә Кыям абзый каршы алды, Тузик та, шатланып, каршы чабып килеп җитте.
- Озакладыгыз, әйдә, мин бер чуртан малае тотып кайтып кыздырам. Бик тамак ачты, әйдә, кереп, бергә ашыйк, - дип, үзенә алып кереп китте.
Зөһрә йоклап яткан җиреннән кинәт сискәнеп уянып китте, кемдер, Зөһрә балам, дип кычкырды. Әллә өн, әллә төш булды. Өй эче кап-караңгы, төн. Торып су эчте дә кире килеп ятты. Улы да йоклый, кем булыр бу? Күзен йомуга, каршысына Хәтирә әби килеп утырды да: "Сине көтәләр", - диде. Зөһрә күзен ачуга бар да юкка чыкты. Күзеннән йокы качты. Ул соңгы вакытта булып узган вакыйгаларны бер-берсенә бәйләргә тырышты. Күңеле урыныннан кузгалды, нидер булырга тиеш сыман тоела аңа. Кемнәр көтә? Кәрим инде көтмидер, елга якын вакыт үтте. Аларны әле һаман аермадылар. Шәһәргә барып кайтасы бар, баланы һаман теркәтә алмый. Декрет акчалары да алынмаган. Хәзер инде ул Кәримнән дә, апаларыннан да курыкмый. Кәрим исенә төшкәч тәне чымырдап куйды. Киләчәкне дә уйламыйча булмый. Яшәсә, монда өч-дүрт ел яшәр, балага балалар бакчасы да, мәктәп тә кирәк булачак, ә монда берни дә юк. Уйларына чумып утырган Зөһрә ишек шакыган тавышка сискәнеп китте. Кем булыр иртә таңнан, дип, барып ишекне ачты. Хәлим керә-керешкә:
- Менә ипи, сөт алып килдем, бер атнага җитәр сезгә, ач ятмагыз, шалтырат, - диде, күтәрелеп карамаска тырышып. Өйгә, борынны ярып, яңа пешкән ипи исе таралды.
- Кер, утыр, бергәләп чәй эчик, - дип, Зөһрә чәй әзерли башлады. Хәлим өс киемен салып, өстәл янына килеп утырды. - Син никтер бик боексың, Зөһрә? Син миңа Хәтирәттәй өчен ачуланма инде, мин кешеләрнең әллә ниндиләрен күрәм, тик барыбер аларның кешелексезлегенә күнегеп бетә алмыйм.
- Хәтирә әбигә агачтан булса да чардуган куясы иде. Бүген төшемә керде. Өйнең күрке булып яткан икән, ансыз бик күңелсез. Рәхмәт инде, Хәлим абый, синсез нишләр идек. Яз җитте, авылга халык кайта башлады. Мине берәр көнне автобус тукталышына чыгарып куй әле, Чаллыга барып, декрет акчаларын алып кайтырга кирәк.
- Киләчәктә ни эшләргә уйлыйсың? - дип куйды Хәлим, күтәрелеп карамый гына.
- Мин шушы яшемә җиткәнче әни булу турында хыялландым, әлегә берни дә уйлыйсым килми. Җан биргәнгә, җүн бирер әле Аллаһы Тәгалә.
...Кыям абзыйның үз мәшәкате, һәркөн Тузик белән капка төбе сакладылар. Яз җитте бит инде, Сафия һаман нишләп кайтмый соң, ни җаны белән шул таш йортта түзеп ята икән, дип борчылды ул. Сагынмый безне, сагынмый, онытты, Тузик, онытты безне, дип сөйләнә-сөйләнә, соң гына өенә кереп китә торган булды. Май бәйрәмнәренә балалар да кайта башларлар, күбрәк балык тотып куярга кирәк. Ул балаларыннан да бигрәк Сафиясен сагынды. Алтмыш елга якын күрше булып яшәп, алар бит кавышмаса да, күңелләре белән аерылганнары да, бер-берсен күз угыннан югалтканнары да юк.
Кыям абзый иртән иртүк балыкка төшеп китте. Буа ягынарак барыйм әле, дип, ташландык мал абзарлары ягына таба атлады. Калкулыкка менгәч туктап калды, ни кычкырырга, ни йөгерергә белми, бер урында аптырап тора бирде. Аста, иске каравыл йорты урынында, кара күмер өеме генә пыскып ята иде. Бу ни хәл, кешесе кайда? Аның йөрәге урыныннан купты. Ул, борылып, кире авылга ашыкты. Йә Ходай, чуаш хатыны янып беттеме икәнни, юк булмас. Әллә ниләр күз алдына килеп, йөрәге чыгардай булып какты. Ул Зөһрәләргә килеп керде дә, лап итеп, ишек төбендәге урындыкка барып утырды.
- Янып беткән, - диде, көчкә тын алып. - Янып беткән каравыл йорты. Йә Аллам, теге хатын да янгандыр инде.
Зөһрә бер мәлгә телсез калды, аннан, аңына килеп, тиз-тиз генә киенде дә:
- Баланы карап тор, - дип, урамга чыгып йөгерде. Зөһрә бар көченә каравыл йортына чапты, и бәхетсез җан, исән булса гына ярар иде. Тирә-якка борын яргыч ачы төтен исе таралган. Илле еллап торган йорт, эре күмергә калып, пыскып ята.
Зөһрә, тирә-ягына каранып, хатынны эзләде. - Маша апа, син кайда? - дип кычкырды. Яр буенда бөкерәеп утырган хатынны күргәч, аңа таба йөгерде. - Маша апа, җаным, син исән, дип, килеп кочаклап алды.
Пешеп кабарган кулларын суга тыгып утырган Маша апа башын тагын да ныграк аска иде. Урыны-урыны белән утта өтелгән киемнәре корымга буялып беткән. Янгын башлангач үзе сүндерергә, барлы-юклы сәләмәсен коткарырга тырышкандыр, күрәсең. Хатын, җиргә сеңеп барган иске йорт булса да, кар-яңгырдан саклап торучы яшәү урыны иде әле, дип борчылды. Менә хәзер баш өстендә түбәсе дә юк, шушы буага батып кына үләсе калды дигән уйлар йөгереп үтте.
- Маша апа, әйдә безгә кайтабыз. Тор, ярый үзең исән, әйдә, җаным әйдә.
- Юк, миңа ул йортка юллар ябык, - диде акрын гына хатын. Зөһрә кыл кебек тартылды. Инде ике көн буена аңа бер уй тынгылык бирми иде. Ул кинәт:
- Ачык, ачык син бит Маша түгел, син бит Мәрьям, - дип, хатынны кысып кочаклап, тыела алмый елый башлады. Зөһрәнең кочагында кечкенә генә ябык хатын да кычкырып елап җибәрде. Алар бер-берсен тыймыйча, туйганчы еладылар. Зөһрә үзен кулга алды, әнисенең аркасыннан сөя-сөя, тавышына бар назын салып, - әни, син бит минем әнием, - дип, колагына пышылдады. - Тор, әнә кара, үткәннәр, янып, кара күмергә әйләнде. Анысы да, янып бетеп, көле җилдә очып таралыр, эзе дә калмас.
... Әйдә, кайтыйк, безнең йортыбыз бар, минем улым, синең оныгың бар. - Зөһрә, әнисенә карап, күз яшьләре аша елмайды, башындагы яулыгын рәтләде, кулъяулыгы белән корымга буялган битләрен сөрткән булды.
- Син биргән күлмәкне алып чыга алдым, - диде әнисе, елаудан туктый алмыйча. Зөһрә аны тагын да кысыбрак кочаклап алды.
- Шуны эзләп, янып, пешеп беттеңме? Кара инде кулларың.
- Син минем Мәрьям икәнне каян белдең? - дип сорап куйды әнисе, елавыннан туктап.
- Теге көнне үзең, әрмән каны катышкан, кара чутыр, дидең бит. Тик минеке әрмән түгел, татар малае. Киттек, - Зөһрә, шатлыгын эченә яшерә алмыйча, атлаган җиреннән кысып-кысып әнисен кочаклады. Мәрьям дә әйтеп бетергесез дулкынлану кичерә иде. Алар ашыкмый гына авылга кайттылар.
Ишектән кергәндә Кыям абзый көйсезләнеп елаган баланы күтәреп йөри иде. Ул Зөһрәнең әлеге хатынны ияртеп алып кайтуына гаҗәпләнмәде, чөнки алдан ук моның шулай буласына шиге юк иде.
- Ай Аллам, бигрәк озакладыгыз, елый, ашыйсы киләдер...
- Кыям абзый, менә югалган йорт хуҗасы да табылды. Син мунчаны ягып җибәр, баланы имезәм дә су ташыйм. Бала карашырга хәзер Мәрьям әбиебез бар, - диде, баланы алып. Кыям карт ишек төбеннән узарга кыймый торган хатынга баштанаяк күз йөртеп чыкты, аннан, борылып, Зөһрәгә карады. Бу сүзләр картның зиһененә барып җитмәде.
- Ничек дидең? Мәрьям, дидеңме? Бәй, ничек була соң инде бу? - Карт якынрак килеп карады, тик Мәрьям һаман битен яшерде. - Син чынлап Мәрьямме, ышанмыйм. Син Мәрьям булсаң, ник ул каравыл йортында яшәп яттың?
- Син миңа рөхсәт итмәдең бу йортка керергә. Мин сорап килгән идем бит, - диде Мәрьям, чак ишетерлек итеп. Кыям карт, аптыравыннан ни әйтергә белми, куллары белән ботына чапты.
- Йа Алла бәндәсе, ник аңлатып әйтмәдең? Мин бит танымадым, син битеңне яшердең. Йө Ходаем, үзең кичер.
Кыям абзый ишек төбендәге урындыкка барып утырды, кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, күзләрен сөртте. Зөһрә, сүзгә кушылмый гына, аларны күзәтте. Аның да күзләренә яшь тулды. Ә Мәрьям гаепле бала кебек һаман ишек янында басып тора бирде. - И бәхетсез бала, кайтканыңа бит ун еллап вакыт үтте. Анаң - Маһинур сине гомер буена көтте. Мәрьям кайтмый калмас, йортны саттырма, дип әйтеп үлде. Адәм баласы ата-ана нигезенә бер кайтмаса, бер кайта, үз туган ягының зиратында ятар өчен булса да, диде. Үлгәненә ышанмыйм, кайларда ятимсерәп, тилмереп йөри икән, балам, дип, синең өчен үлгәнче борчылды. Эх, балалар, ана күңеле - балада, бала күңеле - далада шул. - Мәрьям үксеп елап җибәрде. Кыям абыйның башка түзеп торыр хәле калмады, берсүзсез торды да чыгып китте. Зөһрә, баласын бишеккә салып, әнисенең иңнәреннән килеп кочаклады.
- Елама, барысы да артта калды. Кил, түргә уз, - дип, Мәрьямне өстәл янына алып килеп утыртты, үзе чәй куеп җибәрде. - Мин дә менә, барыр җирем калмагач, шунда кайтып егылдым. Мин аны әни дип йөрттем, әбием икәнне белмәдем. Бу хәлләрне миңа Кыям абзый яңа ел кичәсендә генә сөйләде. Әни, әни җаным, безнең киләчәкне әби кайгырткан бит. Бер дә барыр җирең калмаса, онытма, туган йортың һәрвакыт көтә сине, дия иде. Мин әлегә берни дә сорамыйм, вакыт җиткәч үзең сөйләрсең. Ә мин шат сине табуыма. Мин хәзер бөтенләй ятим түгел, син бар, икәү бер-беребезгә терәк булып яшәп китәрбез, шулай бит, - дип, тагын кочаклап алды. Ябык кечкенә генә Мәрьям, әйе дигәнне аңлатып, баш селкеде. Зөһрә әнисенең үзе алдында утырып ашарга кыенсынганын аңлап, - син аша, эч, мин мунчага су ташып керим, - дип, чыгып китте.
Кыям абзый инде, су ташып, мунчаны ягып җибәргән дә мунча алдында уйга чумып утыра иде.
- Башыма сыймый, адәм баласы чыдаса да, чыдар икән. Ниләр генә күрмәгәндер аның башкайлары? Бала гына иде бит ул чакта. Кеше сүзе кеше үтерә, ди, менә шул инде. Йөзен күрсәтми, шулай ныкмы ярасы?
- Нык, аңа операция кирәк. Кешегә күренүдән куркып яшәгән булырга охшый. Бөтен гомере - газаптыр, Кыям абзый. Ялгызлыктан акылдан да язарга була бит. - Шундый газаплы уйларга чумып, бер-берсенә терәлеп, алар озак кына берсүзсез утырдылар.
Мунча кереп чыккач, Зөһрә әнисенә үзенең халатын кидертеп, башына ак яулыгын япты. Хәтирә әби яткан караватка урын җәйде. Бәлки Мәрьям бала чакта да шунда йоклаган булгандыр. Икесе ике урында яткан булсалар да, аларның уйлары бер җирдә әйләнде.
Mәрьям, чынлап та, бала чакта шушы урында йоклый иде. Әтиләре ятагына төнгелеккә чаршау төшерелә иде. Менә кырык елдан соң кабат үз урынында йокларга насыйп булды. Аңа инде, елый-елый, күз яшьләре кибеп беткән кебек тоелган иде, ә менә юк икән. Бүген ул үз мендәренә тавышсыз гына күз яшен түгә. Шулай да эле ышанып бетә алмый, өнме, төшме, бу - кырык ел чиккән җәфаларының ахырымы, башымы? Ничек аңлатыр ул үткәннәрен Зөһрәсенә? Язмышлар кабатланамы икәнни, ул да ялгызы бала тапты... Мәрьямнең үткәннәре - кара урман, сөйләп тә бетерерлек түгел. Бәлки барысын да онытыргадыр, кемгә кирәк аның үткәне. Онытырга, барысын да онытырга иде дә бит, булмас шул, сорарлар. Ничек кенә тырышмады ул барысын да хәтереннән сызып ташларга, онытылмый, еш кына төннәрен куркуыннан торып утыра. Чыбыркы шартлаган тавыш колагыннан китми. Ни гаебе бар иде соң аның? Мәхәббәт корбаны дияр идең, әле ул мәхәббәтне аңлап та, татып та өлгермәде. Гөмбәгә барган җиреннән харап булып кайтты.
...Каенлыкка гөмбәгә менгән иде, көтмәгәндә каршысына шул шабашник әрмән егете килеп чыкты. Мәрьям ни аларча, ни урысча юньләп белми, ә ул сөйли дә сөйли, аннан кочаклый ук башлады. Әллә көчләде, әллә матур күзләр алдында Мәрьям үзе каршы тора алмады, хәзер инде ачык кына хәтерләми дә. Ул бит ата-анасының куенында иркә генә үскән бала иде. Кем күргән дә кем белгән? Әрмән калдыгы дигән исем кемнән таралды? Кем дә булса карап торган була түгелме соң? Ничек кенә булмасын, шул каенлыктан башланды бар кайгысы. Корсагы беленә башлагач, аңа авылда көн бетте, хәтта әтисе белән әнисенең дә күзен ачтырмадылар. Моңа чаклы гел көлешеп, сөешеп яшәгән өйдә мәет чыккан кебек тынлык урнашты. Бала табу йортында да аңа һәрберсе чирканып карадылар. Бер ачы теллесе, Мәрьямгә ишетелерлек итеп, шулай, безнең сельсовет кызына татарлар гына ярамый, әрмәннәр кирәк булган уйнаш итәргә, оятсыз, җир бит, дип кычкырды. Хәсрәттән башы каткан Мәрьям, баласын калдырып, өстендәге халаттан гына кайтты да китте. Сигез чакрым юлны атлады да атлады. Капкадан кайтып кергәндә әтисе ат җигеп маташа иде.
- Балаң кайда? - диде ул, бик усал итеп. Мәрьям башын иеп тора бирде. - Балаң кайда дим сиңа. - Шулчак чыбыркы, чыҗлап, битен ярып җибәрде. Аннан тагын-тагын, башына, чәч араларына, аркасына, кай җиренә туры килсә, шунда чыбыркы камчылады. Күршеләре Кыям күреп кермәгән булса, әтисе үтергән булыр иде. Мәрьям бу көнне исенә төшергән саен, шунда үлгән генә булсам, хуҗасыз эт шикелле гомер кичермәс идем, дип уйлады. Әтисенең кулыннан ычкынгач, кая барганын да, нишләгәнен дә белмичә, урман-чатырман арасыннан чапты да чапты, берничә кат егылды, тагын торды, һаман чабуында булды. Бөтен җиреннән кан акты, шул вакыт берәрсе күргән булса, коты алынып качкан булыр иде. Бер яланга килеп чыккач, Мәрьям, хәле бетеп җиргә егылды, күзләрен йомды. Аның яңадан торып йөгерергә хәле дә, теләге дә юк иде. Башыннан бетте, барысы да бетте дигән уй гына йөгереп үтте. Май азагы, чәчәкләрнең уянып, таҗларын ачкан чагы. Җил исеп, чәчкә дулкыны белән уйный. Чәчәкләр, иелеп-бөгелеп, унҗиде яшьлек тапталган чәчәкне ничек юатырга белмиләр, искән җил аның канлы яраларын үбә. Мәрьям исән калган күзе белән күктә ялтыраган айга карап ята бирде, ә ул әле бер, әле өч булып күренде. Аны монда беркем дә тапмаячак, беркем дә рәнҗетмәячәк. Шушы айлы төндә якты дөньядан китеп барса да, беркем елап озатмаячак.
(Дәвамы бар.)
Зифа Кадырова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1