Хыялда үткән гомер .
Хикәя .Дәвамы .
Әнисә өстәл артында утырган Саидка яшьлектә
адашып калган ,гомере буе үзе көтеп яшәгән кешесе итеп
түгел ,ә бүген инде тик улының әтисе итеп кенә карады .Саидның үзенә ничек сокланып каравын күрсә дә ул сер бирмәде .
Әйтерсең әле алар кичә генә аерылганнар да ,менә кабат
очырашканнар .Ул күберәк Галиягә ихтибарын юнәтте.
Аның белән хатын - кыз буларак аңа сөйләшүе дә ,
аралашуы да җиңелрәк иде .
Сүзне башлап җибәрүне дә
Галия үз кулына алды .Ул башта үзләре алып килгән бүләкләрен үз ияләренә тапшырды .Галия олы кеше
буларак Әнисәнең әнисенә бик матур ап - ак яулыкка ефәк җепләр белән чиккән бизәкле яулык бүләк итте .
Аннары хатын - кызлар буларак Әнисә белән киленгә
икесенә пардан өрфия зәңгәрсу шарфларны иң өсләренә салды .Аннан соң
олы кеше буларак Рамилгә
һәм улына татар төсе матур яшел бәрхеткә энҗеләр белән
чигелгән түбәтәй бүләк итте.
Инде иң нәниләргә дә чират
җитте бит менә диеп Зифага
да матур парлы костюм биреп ,оныгына Саидны да
улы белән киленне дә чакырып Саид үзе алдан әзерләп килгән конвертны тапшырды .Саидның бу вакытта күзләрендә яшь иде.
Улым мин үземнең яшьлек
юләрлегем белән сезне югалттым ,инде менә хәзер
соң булса да хатамны төзәтергә телим .Әнисә - Рамил ,балалар .Сирәк кенә
булса да оныгым белән күрешергә рөхсәт итсәгез
бездән дә бәхетле кешеләр булмас иде дип уйлыйбыз диде .Аннан инде өстәл артында утырган вакытта
күбрәк сүз Җәмилә турында
барды .Тик Галия ара - тирә
булса да Саид белән үзләре
турында да сүз кыстыргалап
алгалады .Саидның Әнисәне
сагынып яшәвен ул берничек
тә яшереп калырга теләмәде.
Аның сезнең турында гел
искә төшереп торуы минем кайвакыт ачуымны китерсә
дә ,язмышыма риза булып ,
гаиләне таркатмыйча яши
бирдек .Менә шулай өчәү яшәп үтте инде безнең гаилә
тормыш юлыбыз диеп сөйләде Галия .
Кызыбыз Җәмилә дә абыйсының барлыгын белеп ,аны кечкенәдән үк яратып үсте.
Аның бар хыялы абыйсын табып ,бер - берсе белән аралашып яшәү иде .Сезгә
рәхмәтебез чиксез безнең
барыгызга да .Менә ни өчен
Әнисә сезне дә туып кына калган улын да сагынып яшәгән икән бит ул Саид дип
сүзен тәмамлады Галия.
Синең олы йөрәкле ,киң күңелле булуыңның нәтиҗәсе
аркасында улымны да шундый чын ир - егет итеп үстерә алгансың .Мин синең
алдыңда баш иям ерактагы
хыялдагы мәхәббәтем минем
диеп Саид Әнисәнең алдында
баш иде .Эх ,ничек авыр иде
аңа бу минутларда .Әнисәгә
караган саен йөрәгем генә сыната күрмәсен диеп теләде
ул .Үзенә ничек кыен булуын
үзе генә беләм диеп уйласа
да ,аның бу халәтен Әнисә дә
сизде ,аңлады .Тик инде аңа
карата булган хисләр әллә кая китеп югалган иде .Ул
аның белән күрешүне үзе дулкынланып көтсә дә ,инде
хәзер янында яраткан кешесе
Рамиле булуына мең кабат
сөенеп утырды ул үзенә генә
аңлаешлы карашы белән Рамилнең үзенә карап - карап
алгалаган чакларында .
Дөрестән дә Алма апасы белән Җәмилә үз эшләрен бик оста башкардылар .Алар
ашарга да чыгардылар ,нәкь
инде менә ресторандагы официантлар кебек тоттылар
үзләрен .Оныклары да тыныч
холыклы булып чыкты .Әнисе
имезеп салгач тыныч кына йоклавын дәвам итте .
Ярар безгә дә кайтырга вакыт булыр. Барыгызга да
зур рәхмәтлебез диеп Галия
урыныннан торгач ,Саид яңадан оныгын барып карарга рөхсәт сорады .Бар
бар әти кара диде улы .Галия
апа сезгә үзегезгә бик зур
рәхмәт ,шулай зурлап килгәнсез диде улы Саидка да Галиягә дә карап .
Әнисә алдан ук биреп җибәрәсе күчтәнәчен әзерләп
куйган иде ,шул күчтәнәчләр
пакетын Саидка тоттырды .
Кирәкмәс иде Әнисә ,нишләп
күчтәнәч тыгасыз инде диде Саид , ә үзе сиздермичә
әкерен генә Әнисәнең кулына
кагылып .Аның кулының кайнарлыгын монда бары
еракта ,куе яшьлек еллары томаннары артында калган ,
хыялындагы мәхаббәте Әнисә генә тойды .
Рамил белән улы икесе бергә кунакларны озатып
керделәр .Җәмилә бик тә сөенде инде бу очырашуга.
Аллага шөкер әтием күрергә
насыйп булды бит оныгыңны
да диеп чын күңелдән әтисе
өчен сөенде .Ә ,Галиянең әз
генә булса да ак көнләшү күңелен биләп алды .Ул үзе
дә алай ямьсез хатын - кыз
түгел түгелен ,тик Әнисә аңа
караганда гәүдәгә дә җыйнаграк һәм йөз биткә дә
чибәррәк күренә иде шул .
Ул бу уйларын үзендә генә
калдырды ,хаттә кызына да
әйтүне кирәк дип тапмады.
Алар абыйларына кайткач
иртәгә иртән юлга кузгаласы
булыр дип әйтеп куйдылар.
Алайса өйдә әби ялгыз гына
бит диеп өстәде Саид та .
Иртән Җәмиләне укырга озатканнан соң Саидлар да
китәргә чыктылар .Юллары
да уңды ,самолетка да вакытында килеп җиттеләр.
Билет алу белән регистрация
башланды ,шулай итеп бик
вакытлы кайтып та җиттеләр.
Юлда кайтканда да Саид
кабат Әнисә турында уйлады.
Юк ,яшьлектәге беренче мәхаббәтне онытырга күпме
тырышсаң да онытылмый икән лә ул дип кабат бер кат
инанды ул Әнисәне оныта алмаячагына .Тик менә Әнисә
генә үзенә карата салкын торды ,әллә чынлап та сер
бирәсе килмәде .Белмим янындагы Рамиле ире Саидны чынлап та оныттыра
алдымы икән .Менә монысы
инде Саид өчен ачылмаган сер булып гомере буена озата
барачак бер тирән сер иде.
Өйдә әниләре дә яхшы гына
торган иде Аллага шөкер.
Казанга барып оныгын һәм
улының гаиләсен күреп кайту
Саидның сауоыгына да бераз
йогынты ясамый калмады .
Күңелендә йөрткән очырашу
мизгелләренең дә бер көйгә
генә үтеп китүе дә куандырды
аны .Йөрәге генә борчымаса
ярар иде дип теләде ул .Менә
инде бар да үз эзлеклелегенә
төште бугай хәзер .Башта үзләрен кунакка дәшәсе булыр Алла боерса диеп күңеленә беркетеп куйды ул.
Дәвамы бар.
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 8