Дөресме?»
Бу сорауга җавапны берничә өлешкә бүлү кирәк:
1️⃣ Намаз укыган вакытта кеше – гаурәтен, шул исәптән, хатын-кыз башын яулык белән капларга тиеш. Гаурәтне каплау – намазның шарты булып тора. Шуңа күрә НАМАЗ УКЫГАНДА ХИҖАБТАН БУЛУ мәҗбүри. Намаз шартлары үтәлсә, ул кабул булыр, иншаллаһ.
2️⃣ Ләкин намаздан тыш башка вакытларда да хатын-кызның яулык бәйләве мөһим. Аллаһы Тәгалә бу хакта – Коръәндә, ә Пәйгамбәребез хәдисләрендә хәбәр итә. Галимнәребез дә бертавыштан, хатын-кызның өс-башы капланган булырга тиеш, диләр. Әби-бабаларыбыз да бу әмерне белгәннәр, башларында хиҗаб яулык булган.
3️⃣ Инде әйтергә теләгән төп фикеребезгә килеп җиттек: НАМАЗ белән ХИҖАБның ХӨКЕМЕ ТӨРЛЕ. Ягъни мөслимәгә намаз укымавы өчен – аерым, хиҗабсыз йөрүе өчен аерым гөнаһ языла. НАМАЗ УКУ ДА, ХИҖАБ КИЮ ДӘ – ФАРЫЗ ГАМӘЛЛӘР!
❗️ Хатын-кыз көндәлектә яулыксыз йөрсә дә, берүк намазын ташламасын, намазында ныклы булсын. Әгәр күңелендә изгелеге, ихласлылыгы булса, Аллаһының рәхмәте белән хиҗаб киюгә дә килер. Аллаһының рәхмәте киң.
Аллаһ Коръәндә: «Дөреслектә, намаз кешене фәхешлектән һәм гөнаһлардан саклар», – ди.
Шуңа күрә җиренә җиткереп башкарылган намаз кешене яхшы якка үзгәртә.
Дин турында блогыннан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев