Узып барышлый
Кыйбла яктан кинәт чыккан җәймә кадәр генә болыт тиз арада бөтен урамда күл ясады. Яңгырның әле иң кирәк чагы, игеннәр үсә торган вакыт, тик бу яңгыр Илшатны борчуга салды. Аның иртәгә бик кадерле кунагын юлга озатасы бар, ә авыл юлы вокзалга кадәр начар. Китмичә дә калып булмый, чөнки кунак булып килгән Ирекнең самолетка билеты алынган.
– Ятыгыз инде, балалар, иртәгә иртүк торасыгыз бар, – диде Илшатның әнисе Фәгыйлә апа. Аннары, Ирекнең аркасыннан сөеп, елап җибәрде. – Тагын кайчан күрербез инде сине?!
Әбиләре артыннан Илшатның кызлары да Иреккә килеп сыендылар.
– Борчылмагыз, инде бер юлны белгәч, ел саен кайтырмын. Кызганыч, әтинең үтенечен генә үти алмадым. Вакытым тар булды, Казанда озак тордым. Институт тәмамлап киткәннән соң, кайтырга туры килмәгән иде шул, – дип моңсуланып куйды кунак. – Киләсе елга озаккарак кайтасы булыр.
– Бәлки, ул авыл башкача аталадыр. Хәзер бит авылларның исемен еш алыштыралар, – дип, сүзгә Илшатның хатыны кушылды. – Сорашкалыйсы булыр әле, кай тирәдә икән соң ул Юкәле тау?
Әйе, бик кадерле кунак шул Ирек алар гаиләсе өчен. Ул бит – Фәгыйләнең бердәнбер улының тормышын саклап калган кеше.
Фәгыйлә, авыру әнисен ташлыйсы килмичә, кияүгә чыкмады, хәер, аны авыру карчык белән бергә алырга теләүче дә булмады. Гомер үтеп, баласыз, гаиләсез калмас өчен, читтән килеп эшләүче бер ирне йортка кертте, әле әнисе дә исән иде. Әйбәт кенә торып та киткән булырлар иде, чөнки Фәгыйлә бик акыллы, сабыр, уңган кыз. Ирнең авылында дүрт баласы, хатыны булган икән. Бик талашып яшәгәч, ир ташлап чыгып киткән. Аерым яшәп карагач, хатыны бик үкенеп, эзләп килгән. Балалар хакы дип, Фәгыйлә ирне озатып җибәрде. Тик үзенең авырлы икәнен иргә сиздермәде, улы тугач та әйтмәде. Тупырдап торган улы тугач, шатлыгының чиге булмады. Сабый бәхетеннәндер инде,
Фәгыйләнең ничә еллар урын өстендә яткан әнисе дә тернәкләнде, балага күз-колак булды. Авылдашлары да хатынны гаепләмәделәр.
Бик акыллы, сүз тыңлаучан булып үскән егеткә, 18е тулуга, армиягә повестка да китереп тоттырдылар, җитмәсә, кыш уртасында Себер ягына бит әле! Бер авыз урысча сүз белмәгән авыл малаен шулкадәр ерак җиргә озатучы ананың күзеннән яше кипмәде, үстергәндә, ничек үстерәсең, дип сорамасалар да, законга каршы барып булмый шул. Байлар акча түләп улларын армиядән алып калалар да бит, Фәгыйләдә каян шулкадәр акча булсын?
Илшатка барганда ук салкын тиде, еш авырды ул. Итеге дә кысан булды, аягы шешеп, үлекләп чыкты, шулай да, госпитальгә җибәрмәделәр. Командирлары бик усал, шуның өстенә татарларны яратмады. Беркөнне Илшатның ашханәдә чираты иде. Алар берничә солдат белән подвалдан бәрәңге алып кайттылар, Илшатның аягы түзмәслек дәрәҗәдә авыртты. Түзәр әмәле калмагач:
– Аллаһы Тәгалә, үзең ярдәм бирсәң иде, – дип елап җибәрде.
Аны шунда утырган бер ак халат кигән хәрби ишетеп алды.
– Ни булды? – дип саф татарча сорады. Бу хәрби табиб Ирек иде. Ирек армиягә медицина институтын тәмамлап килде. Ул шул ук шәһәрдә яши, шунда хезмәт тә итә, эшли дә иде. Ирек Илшатның аягын карау белән аһ итте.
– Үләсең бит, балакай, каның агуланырга күп калмаган, ләбаса. Ничек шулай йөри алдың? – дип, үзенең эш урынына алып китте. Командирларына да шелтә белдерелде. Илшат айга якын дәваланып ятты. Ирек аны бик дәвалады, ә терелгәч, бөтенләй хезмәткә яраксыз, дип документлар җыйды, чөнки Илшат бала вакытында сары белән авырып, бавырында эзләр калган. Ул армиягә дә барырга тиеш булмаган. Ирек шуларның барысын да исбатлап, Илшатны әтисе янына алып кайтты. Алар әтисе белән икәү генә яшиләр иде. Ирек әнисен аз хәтерли.
– Әти, менә якташыңны алып кайттым. Сиңа сөйләгән идем бит. Шул егет инде бу, – дип, елмаеп, әтисе янына Илшатны алып килде.
Ирекнең әтисе Заһир үзе дә табиб, аның бүген ял көне иде. Ул, шатланып, Илшатны кочаклап алды.
– Исәнме-саумы, газиз туган җиремнең алтын бөртеге! Ничә еллар буе якташларымны күрергә тилмереп яшәгәнне Ходай белгәндер дә сине җибәргәндер инде минем яныма, – дип, Илшатны табын янына чакырды.
Илшат белән сөйләшә торгач, туган яклары өзелеп искә төште Заһирның. Аларның гаиләсен монда 1939 елда куып китерәләр. Ул вакытта Заһирга 6 гына яшь иде. Ә сеңлесе юлда үлеп, аны урманда күмеп калдыралар. Заһирнын әтисе яңа оешкан колхозда бригадир, әнисе амбарлар янында гади эшче, җыештыручы була. Беркөнне төнлә амбарда янгын чыга. Заһирның әти-әнисенең монда тамчы гаебе булмаса да, аларны нахакка Себергә сөрәләр. Авыл куштаннары арасында бу матур, уңган гаиләдән көнләшүчеләр күп иде шул.
Заһирның әти-әнисе дини кешеләр иде, бердәнбер улларының үсеп җитеп марҗага өйләнүен бик авыр кичерделәр. Казанда институтта бергә укып, бик яраткан иде шул Заһир Антонинаны. Уллары хакына ата-ана килешергә булды. Киленнең кыланмышларына да күз йомган булырлар иде, бала тугач, исем кушканда, нык кына тавыш чыкты. Заһир улына Ирек дип, ә Тоня Игорь дип кушарга тырыштылар. Заһир җиңде, Тоня Эрик дип кушарга ризалашты. Бәланың зурысы Тоня әти-әнисенә улы белән кунакка киткәч башланды. Ирек аннан муенына тәре тагып кайтты. Карт белән карчык моны күргәч, авыруга сабыштылар. Заһир шул ук көнне баланы сөннәткә утыртып кайтты. Тик тәрене ташламады. Аны бер авыру кызга биреп калдырды. Шул көннән гаиләдә бөтенләй тынычлык бетте. Этле-мәчеле яши торгач, картлар бер-бер артлы мәңгелек йортка күчтеләр. Антонина бер урыс егетенә ияреп китеп барды.
Гаиләдәге тавыш үзәгенә үткән иде Заһирның, башкага өйләнмәде, улын ялгыз үстерде. Инде Ирекнең дә гаилә корыр вакыты җиткән, тик өйләнергә исәбе юк, әллә әтисенең язмышын кабатлыйсы килми, әллә насыйбы чыкмый. Казанда укыганда татар кызлары белән дә сөйләшкәләп йөрде, тик күңеле тартмады.
Ирек белән Илшат юлга ярты төннән үк чыксалар да, поездга соңга калдылар. Алар мең бәла белән килеп җиткәндә, поезд китеп барган иде.
– Борчылмагыз, – диде поездны озатып керүче кыз,– күрше вокзалда ул озак тора. Бездә яңгыр яумады, юл яхшы. Турыдан гына Юкәле тау аша барсагыз, 15 минутта җитәсез, – дип юл күрсәтте. Юкәле тау сүзен ишетүгә, Ирек сискәнеп китте, димәк, соңлаулары хәерлегә булган.
Машина кузгалып китте. Теге юлда балчык булса, монысында тузан, һич нәрсә күренми. Алдан узган машинаның тузаныннан сакланып, авылга керделәр. Юкәләрнең шау чәчәктә чагы. Шуларга сокланып барганда, машина алдына песи баласын куып, 4-5 яшьлек кыз килеп керде. Машинаны туктатып, икесе ике яктан сикерешеп төштеләр. Ирек бите белән машина ишегенә бәрелде, борыныннан кан китте. Илшат баланы күтәреп алды, шөкер, каты бәрелмәгән. Бу хәлне күреп, машина янына йөгереп килгән хатынны Ирек егылудан саклап калды. Бердәнбер баласының машина астына керүен күреп, ул аңын җуйды.
Әнисенең хәлен күреп, кыз еларга тотынды. Ят абыйдан курка-курка гына әнисенә килеп ябышты.
– Әнием, әнием, ач күзеңне, ач, – дип кычкырып еларга тотынды. Баласының тавышына хатын аңына килде һәм күзләрен тутырып кызына карап тора башлады.
– Кызым, балакаем, син сөйләшәсең, син сөйләшәсең! – дип шатлыгыннан нишләргә дә белмәде. Бу могҗизадан иң әүвәл Илшат телгә килде.
– Сеңлем, – диде ул, – без бик ашыгабыз, бу егетнең поездга өлгерәсе бар. Менә сиңа минем документларым, кайтканда сезгә керермен, – диде.
– Сез нәрсә, – диде хатын, – документларсыз гына юлга чыгалармыни? Әле, шөкер, фаҗига булмады. Ике ел сөйләшмәгән кызым сөйләшә башлады. – Янәшәдәгеләр аптырап калдылар. – Әйдә әле, Ирек, бу канлы киемнәреңне алмаштыр. Юлга шулай чыкмассың бит инде, – дип, хатын Ирекне өй алдына чакырды. Сүзгә өй хуҗасы Әсма апа да кушылды.
– Карап кына йөрегез, балакайлар, Алла саклады, бу бит изге урыннар. Менә бу Таһир мулла йорты, аларны Себергә сөрделәр шул, бик әйбәт кешеләрне әрәм иттеләр, – дип, күзен сөртеп алды.
Ирек бу сүзләрне ишеткәч, Әсма апаны кочаклап алды.
– Апа җаным, нинди генә рәхмәтләр әйтим сезгә. Мин бит шул авылны эзләп, таба алмыйча китеп бара идем. Мин – Таһир мулланың оныгы, ә Заһирның улы булам. Бигрәк матур икән шул авылыгыз, әти гомер буе авылны да, сезне дә сагынып яшәде.
Алла бирсә, киләсе елга әтине дә алып кайтам, исән-сау гына торыгыз, – дип, саубуллашты Ирек.
Урамнан сузып машина кычкырткан тавыш ишетелде.
– Ашыкма, балакаем, әтиеңә күчтәнәч җибәрим әле, – дип, Әсма апа бер бәйләм юкә чәчәге алып килде. – Бабаң утырткан юкәләр әле болар, – дип Иреккә сузды.
Ә кечкенә кыз – Әлисә бер шешә чишмә суы алып килеп бирде. Ирек Әнисәгә акча бирсә дә, хатын кабул итмәде. Ирек кызчыкның суын алып, баланың кесәсенә акчасын тыкты.
– Рәхмәт, күбәләккәем, – диде Ирек. – Суыңны күчтәнәч итеп алам, әле мин сиңа бик матур курчак алып кайтырмын. Ә син мин кайтканны көтәрсеңме?
– Көтәрмен, абый, – диде сабый. – Ә син минем әтием булырсыңмы? Минем бит әтием юк, башка балаларның бар. Мин дә әтием булуын телим.
Ирек дәшмәде, бары баланың башыннан сыйпады һәм йөгереп чыгып китте. Машина артыннан сүзсез генә карап калдылар. Әнисә, исенә килеп, кызын күтәреп алды, бүген аннан да бәхетле кеше юк иде. Ничә ел буе, тилмереп, газиз сабыеның бер сүз дәшүен көткән анага моннан да зур шатлыкның булуы мөмкин дә түгел!
Алар поездга өлгерделәр, әле булган хәлләрне сөйләшеп торырга да вакыт калган иде. Барлык булып үткәннәр төштә күргән кебек.
Заһирга улы алып кайтып биргән юкә чәчәге белән чишмә суыннан да кадерлерәк бүләк юк иде. Ул күңеле белән кабат туган якларына кайтты. Әсма кулы тигән юкә чәчәкләренә күз яше тамды. Икенче җәйгә, ял алып, Юкәле тауга кайтырга дип күңеленә беркетеп куйды. Әсма, аның гаиләсе турында улыннан кат-кат сорашты. Ирек үзе күргәннәрне сөйләп бирде, тик бер мизгел эчендә булган хәлләрне әтисен борчымас өчен сөйләмәде. Аның үзенең дә күңелендә мең сорау. Әнисә Әсма апаның кеме? Баланың атасы кайда? Ник ул баланың башында яра эзе? Бу сорауларга әле Ирекнең җавап табасы бар. Ул хатын аның күңеленә шулкадәр кереп урнашты, үзенең ашыгып китүенә үкенеп тә куйган чаклары булды.
Илшат сүзендә торды, Ирекне озаткач, төрле тәм-томнар алып, кызчыкның хәлен белергә килде. Вакыт соң иде инде. Әнисә барысы да тәртиптә булуын һәм Илшатка бүтән килеп йөрмәскә кирәклеген әйтте. Аның булган хәлләр турында исенә төшерәсе дә, таныш булмаган ирне китереп йөртәсе дә килми иде.
Тик Илшат аларның хәлен белүне үзенең бурычы санап, юлы төшкән саен кереп чыга башлады. Хатынны чиксез хөрмәт итә иде ул, әгәр башка берәр кеше белән шундый хәл булса, бер җәзасыз калдырырлар идемени...
Әнисәнең шиге дөрескә чыкты. Илшатның алар йортына килеп йөрүен танышлар хатынына җиткерделәр. Бу көннәрдә иренең үзгәреп китүенә аптыраган хатын ул гайбәткә, һичшиксез, ышанды. Илшат булган вакыйга турында хатынына да, әнисенә дә сөйләмәгән иде шул.
Беркөнне, дулап, Илшатның хатыны килеп керде һәм кибеттә җыелган халык алдында Әнисәгә әйтмәгәнне калдырмады. Башта Әнисә берни аңламады, соңыннан Илшат исеме чыккач кына эшнең нидә икәнен аңлап алды.
– Апа җаным, сез мине кем беләндер бутыйсыз, ахры. Нишләп мин аның сөяркәсе булыйм? Аның безгә ник килеп йөргәнен үзеннән сорагыз, – дип күз яшенә күмелде Әнисә. Аның йөрәге авырта башлады, әйтерсең лә аны пычракка салып таптадылар.
Кибет янындагы халыкка бу азык булды, кайсы көлеп, кайсы кызганып сөйләделәр. Әсма апа хастаханәдән кызы белән Әнисәне ияртеп кайткач ук, яман теллеләр үзләренчә юрап куйганнар иде.
– Соң, Әнисә, үзең дә инде чит авылдан сөяркә эзләмәсәң, үзебездә юк идеме? – дип авыз ерып тора әнә бер ир.
Кибетнең хуҗасы Илшат хатынының беләгеннән тотып кибеттән чыгарып җибәрде. Ул Әнисәне бик хөрмәт итә иде.
– Тагын бер сүз генә әйт Әнисә турында! Хәзер нәрсә булганын күрерсең, – дип кычкырды ул. – Әнисә минем белән ике елдан бирле эшли. Мин аны бик яхшы беләм. Үз ирең белән үзең аңлаш, авыл саен иреңә сөяркә эзләп йөрмә!
Илшатның хатыны Гөлия инде Әсма апаларда булып, Әлисәдән дә сорашкан. Сабый шатланып җавап биргән, Илшат алып килгән курчагын да күрсәткән иде.
Гөлиянең гаепләвен бик авыр кичерде Әнисә. Гүя аның өстенә юылмаслык пычрак аттылар. Элекке заманда бит ачулы кешеләр җиткән кызларның атын сату өчен капкаларына дегет буяганнар. Әнисә дә үзен шул халәттә тойды. Әсма апа барысын да аңлый. Ул бит аны үз баласы кебек ярата. Бүген нишләргә дә белмичә янында бөтерелде, үлән чәйләре әзерләде, тик берсенең дә файдасы булмады, елады да елады Әнисә. Баласы да гаҗиз булып, әнисенең куенына кереп ятты. Үткәннәре бик авыр, онытылмаслык иде аның...
Әнисә әтисен белми. Алар өйдә өчәү яшәделәр, тик ул абый кеше еш кына югалып тора, аннары тагын аларга кайта иде. Аларның сөйләшкәннәрен тыңлаганы бар иде кызның. Кыз аларның бәхетенә киртә булып тора икән, ләбаса. Ул кыз булмаса, алар бик бәхетле яшәячәкләр икән. Тик кызны кая да илтеп булмый. Балалар йортына илтергә әнисе ризалашмый, күрәсең, яратадыр. Аннары аларның тагын балалары да булачак икән, әле ул баланың кайдалыгын кыз белми. Беркөнне олылар арасында бик каты тавыш чыкты. Әнисә йокыдан тавышка уянса, исе китте, аның кадерле әнисе кан эчендә ята иде. Теге ир шул арада юк та булды. Тавышка күршеләр кереп, әнисен каядыр алып киттеләр, өзгәләнеп елап калган кызны, әниең хәзер кайта, дип тынычландырдылар. Теге ир киредән кереп, Әнисәнең башына урындык белән сукты.
– Эт баласы, барысы да синең аркада, әллә кайчан бәреп үтерәсе калган. Минем турыда авызыңны ачсаң, әниең белән икегез дә юк булырсыз, – дип чыгып китте.
Бу сүзләрне кыз ишетмәде дә. Ул озак ятты. Аңына килеп, торырга азапланды, әнисен чакырды. Аның ашыйсы, эчәсе килде, тик аңа берәү дә ярдәм итмәде. Елый-елый урыныннан торып, урамга чыкты, аның башы авыртты, күзләрен кан баскан иде. Әнисен эзләп барганда, кабат егылды. Урамда егылган баланы күреп, аны хастаханәгә илттеләр. Анда ул бик озак ятты, көннәр буе әнисен көтте, тик юкка. Әнисенең юкка чыгуын һич аңламады сабый, каян аңласын инде, аңа бит әле бары алты гына яшь иде. Терелеп беткәч, аны балалар йортына озаттылар, анда укырга керде. Башы бик еш авыртса да, тырышып укыды Әнисә. Аның табибә буласы килә иде, әнисен эзләп табарга теләде. Балалар йортында тәрбияче булып эшләүче Разия апасы аны бик яратты. Разия апа ялгыз тора, аның бердәнбер кызы гаиләсе белән Себердә яши, сирәк кайталар. Шуңа күрә ял көннәрендә ул Әнисәне өенә алып кайта, аның белән сөйләшеп утырырга ярата. Кызны кул эшләренә, аш-су пешерү серләренә өйрәтә. Әнисәнең һәрбер эшкә атлыгып торуын күрү аның күңелен күтәрә. Әнисә дә Разия апасын бик ярата, кайвакыт аңа әнием дип тә әйткәли.
Еллар уза. Разия апаның булышлыгы белән Әнисә шәфкать туташы булырга укырга керде. Анда да тырышып укып, гел актив булып, уңышларга гына иреште.
Ләкин тормыш без уйлаганча гына бармый шул, кайвакыт тигез җирдә дә абынып куясың. Әнисә белән дә шулай булды. Инде уңышлы гына укып, курсны тәмамлыйм дигәндә, ул Рәис исемле бик чибәр егет белән танышып, аңа баш-аягы белән гашыйк булды. Разия апасы егетне беренче күрүдә үк ошатмады:
– Балакаем, бу егет белән араңны өз, ул яхшы кеше түгел, аның күзләрендә шәфкать юк. Бүләкләренә алданып, харап була күрмә, – дип өзгәләнде.
Сөя иде шул Әнисә егетне, әле аның беркайчан да болай яратып караганы юк иде. Кызганыч, Разия апаның шикләнүләре дөрескә чыкты. Беркөнне Рәис белән икәү Разия апаларга бардылар, ә Разия апа эштә иде. Әнисә идәннәр юып, өйне җыештырды. Рәис тә урындыклар төзәткән булып маташты. Алар кайтып киткәннән соң, Разия апаның буыннан буынга калган истәлек әйберләренең юкка чыгуы билгеле булды. Разия апа бу хәлне бик авыр кичерде, тик Рәискә әйтергә курыкты. Инде ул бу вакытта пенсия яшендә иде. Әнисәгә дә әйтеп тормыйча, кызы янына китеп барды. Әнисәгә бик хәтере калды, чөнки аның сүзен тыңлап, Рәис белән арасын өзмәде, шуның өстенә югалган әйберләрне әйткәч тә ышанмады. Гафу үтенергә дип Разия апаларга барган кыз башка хуҗага һәм бозау кадәр эткә генә юлыкты. Кыз Разия апасын тыңламавына үкенде, елады. Ул бит егеттә бу әйберләрне күрде, тик Рәискә әйтергә курыкты. Хәзер бердәнбер якыны егет кенә калды бит, аның бер дустының бүлмәсендә бергә яши башладылар. Әнисәнең, язылышыйк, дигән сүзенә көлеп кенә карады егет. Бергә яши башлагач, ул әллә ничек тупасланып китте, еш кына кул күтәргәләде. Ачлы-туклы яшәп, тагын Әнисәнең башы авырта башлады. Табиблар аңа өр-яңа хәбәр җиткерделәр: Әнисә бала көтә! Бу хәбәрне Рәис ничек кабул итәр?
Динә Камалетдинова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3