– Миңа бала кирәкми, – диде Әнисә, елый-елый.
– И балакай, алданрак уйларга иде аны, – дип авыр сулап куйды күпне күргән табибә хатын.
Рәис бу хакта ишетергә дә теләмәде. Күземә күренмә, дип бер генә кычкырды да, каядыр китеп барды. Хастаханәдә озак ятып, газапланып, баласын вакытыннан алда тудырды Әнисә. Вакытсыз туган сабыен бала тудыру йортында калдырып, үзе яшәгән йортка кайтса, анда да башка кешеләр яши икән. Ишекне ачуга борынына аракы исе килеп бәрелде, эчтәгеләр хатынны күреп, ишеккә ташландылар. Ничек урамга йөгереп чыгуын үзе дә хәтерләми Әнисә, ул тагын егылган һәм аны «Ашыгыч ярдәм» машинасы алып киткән.
Система көпшәсеннән йөрәк тибеше сыман әкрен тамган сыеклыкны озак күзәтеп ятты хатын. Бөтен узган гомерен күз алдына китерде. Ник шулай булды, язмышлар кабатланамы? Менә хәзер аның да кызы бар, бу бала аңа кирәкми, ул беркемгә дә кирәк булмаячак. Бүген Әнисәнең торырга урыны, ашарга ризыгы юк, ул үзе кемгә кирәк? Әнисә, әрнеп, Разия апа турында уйлады, әгәр кызның хәлен белсә, нишләр иде икән? Мөгаен, гафу итәр иде ул аны. Баласын бер әйбәт кеше алып үстерсен, бәхетле итсен иде. Системаны туктатсаң, кан тамырына һава кереп, кеше тиз генә үлеп киткәнен аның ишеткәне бар иде. Ул әкрен генә башын күтәреп, система көпшәсенә сузылды.
– Уяндыңмыни, кызым, хәлең ничек? – дип, аның янына табибә хатын килеп басты. – Куркыттың бит, балакай, башыңда шундый зур яра, шөкер, исән калдың. Син бит баладан котылгансың, ә балаң кайда?
Әнисә ялварулы караш белән табибәгә төбәлде:
– Апа җаным, минем яшисем килми, котылдырыгыз әле, зинһар. Минем торырга урыным да, якын кешем дә, эшләргә эшем дә юк. Укып та бетерә алмадым, балам туды. Ул әле бик кечкенә, вакытсыз туды. Мин аны алып үстерә алмаячакмын, – дип үкси-үкси еларга тотынды. – Бәлки, аны берәр яхшы кеше алып, тәрбияләп үстерер. Аның да минем кебек тилмереп үсүен теләмим.
Табибә хатын аның янына утырып, җилкәсеннән кочты.
– Ела, балам, ела, – диде ул, – күз яшең йөрәгеңә таш булып утырмасын. Мин сине аңлыйм, тик синең күңелең йомшак, каты күңелле кеше болай елый алмый. Үзеңне тәртипле тот. Хәзергә балаң тудыру йортында торыр, аннары сабыйлар йортына җибәрерләр, янына барып йөрерсең. Анда минем бик якын дустым эшли, бәлки, үзеңне дә шунда эшкә алырлар. Син шул вакытта укуыңны тәмамларсың. Зинһар, балаңнан баш тартма, гомерең буе үкенеп яшәрсең. Бәлки, сабыең хакына Аллаһы Тәгалә сиңа бәхет бирер. Мин сиңа булышырмын.
Табибә хатын сүзендә торды. Әнисәне озатканда кызларыннан калган яхшы-яхшы киемнәр һәм бераз акча бирде, уку йортының директоры белән дә сөйләшеп, яшәргә урын да тапты.
Әнисәне тулай торак бүлмәсенә дүртенче кеше итеп урнаштырдылар. Кызлар белән уртак телне тиз тапты. Разия апасы өйрәткән аш-су пешерү серләре менә хәзер бик кирәк булып чыкты. Бүлмәдәшләре барысы да әти-әниле мул тормышта яшәгән кызлар. Аларга ризыкларны ташып тордылар, ә Әнисә тәмле итеп пешерде. Көндезләрен укыса, кичләрен җыештыручы булып эшләде. Укуда да артта калмаска тырышты, кызлар да бик булыштылар үзенә. Кызы янына гына сирәк барды, бүлмәдәшләренә балалы хатын икәнен белдерәсе килмәде. Артыннан йөргән егетләргә дә әйләнеп тә карамады.
Укуын тәмамлагач, юлламаны сабыйлар йортына алды. Анда эшкә барырга атлыгып торучы да юк иде. Кызы инде тәпи йөри башлаган иде, күңеле белән әрнеп баласына тартылды. Шулай ук үз баласы булса да, эш вакытыңда аны назлап утырырга вакыты юк иде. Кунарга да янына алмады, кулга ияләшсә, гел артымнан тагылып, елап йөрер дип курыкты. Сабыйлар йортындагы башка балалар ничек, аның кызы да шулай ук үсте. Сабыен кулына алганда, елый-елый, Ходайга ялварды.
– Әй, мәрхәмәтле газиз Аллаһы Тәгаләм, баламнан аерма, безгә бергә яшәргә урын һәм баламны да сыендырырлык әйбәт гомер юлдашы насыйп ит, – дип, елый-елый теләк теләде.
Инде җайланып кына киттем дигәндә, эшендә штат кыскартылды. Әнисәгә, иң соңыннан кергән кеше буларак, китәргә туры килде. Тагын тормыш күген кара болыт каплады. Беркөнне баласын күтәреп, эш эзләргә чыгып китте. Балаңны да алып кит, диделәр шул. Аяк асты бик бозлавык иде, арттан килгән машинага юл бирәм дип, таеп, машинага бәрелде. Үзе генә бер хәл, баласының да башы каты бәрелеп, йомырка кадәр шеш чыккан иде. Шофер әйбәт кеше булды, икесен дә торгызып, хастаханәгә илтте. Әнисә аны гаепләмәде, шофер барыбер аның хәлен сорашып, килеп йөрде. Әнисә аягына басса да, кызы – Әлисәсе һаман аңсыз иде. Табиблар нишләтергә дә белмәделәр. Берничә көннән аңына килсә дә, бер сүз дә сөйләшмәде, инде җөмләләр тезеп сөйли башлаган иде бит. Менә шул хастаханәдә Әсма апа белән танышты инде ул.Әсма апа гомере буе терлекчелектә эшләп, лаеклы ялга чыккач, бик каты авырып китеп, хастаханәдә ята иде. Аның күзләре авырткан, бернәрсә күрмәгән. Әнисә аңа бик булышты, гел янында торды. Бәләкәй Әлисә дә, сөйләшмәсә дә, бу ягымлы апаны үз итте. Әсма апаның башыннан, битләреннән сыйпады. Әнисәнең хәл-әхвәле белән танышканнан соң, Әсма апа катгый карарга килде:
– Әнисә, – диде ул, – елама, балам, Алла бирсә, терелер кызың дә, әле сөйләшер дә, җырлар да. Менә мин гомер буе ялгыз яшәдем, кияүгә чыкмадым, безгә насыйп ярлар сугыш кырында ятып калдылар. Мин сезне үземә алып кайтам, риза булсагыз, билгеле. Гөрләшеп яшәрбез, өем иркен, Ходайга шөкер, пенсиям килеп тора. Газым, суым кергән, тик ялгызлык кына үзәккә үтә, тәрәзәгә җил кагудан куркып гомер уза.
Риза булмыймы соң инде, мең кат риза Әнисә!
Икенче көнне Әсма апаны алырга килгән колхоз машинасы аларны Юкәле тауга алып кайтты. Алар кайтканда күршеләре кереп чәй куеп торганнар иде, өстәл күчтәнәчләр белән тулды. Әсма апа Әнисәне күршеләргә болай дип таныштырды:
– Бу бертуган сеңлемнең кызы, кияве армиядә, каенанасы бер исерек ир керткән. Алла сакласын дип, алып кайттым әле. Берьялгызыма да кыен, ире кайтканчы, миндә торырлар, – диде.
Әнисә Әсма апаның тапкырлыгына исе китте. Йорты зур икән, чиста, пөхтә. Әнисә идән юарга теләгән иде, Әсма апа каршы төште:
– Эшләрсең әле, терел, ял ит, бүген мин дә рәхәтләнеп йоклармын, Аллаһы теләсә, ялгыз түгел, – дип шатланды.
Әлисә песи балалары белән мәш килде, ул да авыртуын онытты, ахры. Инде урамда яз сулышы беленә башлаган иде. Тиздән җәй килер, юкәләр чәчәк атканда, бу авыл бигрәк тә матур була. Әнисә туганнан бирле мондый рәхәтлекне күрмәгән иде. Әсма апага рәхмәтен ничек әйтеп бетерергә белмәде. Шулай матур гына яшәделәр.
Ана да, бала да матурланып, тазарып киттеләр. Күршедә генә кибет бар иде. Әнисә шунда эшләп торырга ниятләде, чөнки аның белгечлеге буенча бу авылда эш юк, буласы да түгел. Алга таба күз күрер, дип уйлады. Ә бала һаман сөйләшмәде, үзенең белмәгән нәрсәсе юк, песи балалары белән мәш килеп уйнап, йөгереп йөргән баласына сокланып та, өзгәләнеп тә карый Әнисә.
Табибларның, могҗизадан булса гына инде, дигәннәрен көтәсе кала. Ә могҗиза озак көттермәде, шул песи баласын куып, машина астында кала язды да инде сабый.
Әнисәнең тыныч кына аккан тормышын Илшат хатынының урынсыз гаепләве тагын челпәрәмә китерде. Кибеттә ул хатын тузынып киткәннән соң, Әнисәгә кырын караучылар табылды. Төртмә телле азгын ирләр дә сүз куша башлады. Әсма апага дә эләкте, аны авылга начар хатын алып кайтуда гаепләделәр. Имеш, Әнисә ирләр белән йөреп, баласы белән кая барырга да белмәгәч, Әсма апага ияреп кайткан, аның туганы да түгел икән. Гайбәтләрнең очы-кырые булмады.
Илшат бу хәлләрне белгәч, җир тишегенә керердәй булды, кайтуга хатынына ябырылды:
– Син нәрсә дип гаепсез хатынга барып бәйләндең, ник миннән сорамадың? Мин сиңа аңлаткан булыр идем, – дип кычкырды. – Ул мине шул вакытта утырта да ала иде, мин бит аның газиз баласын машина белән бәрдердем. Үзең уйлап кара, әгәр безнең бала белән шундый хәл булса, син нишләр идең?
– Тәүбә, тәүбә, – дип куйды хатын. – Син, Илшат, үзең гаепле, ничә көннәр буе үз эчеңә бикләнеп йөрдең, сөйләшәсең дә килмәде. Сәбәбен дә әйтмәдең, мин ни уйларга да белмәдем, син бит бер нәрсәне дә миннән яшерми идең. Шул вакытта ул авылда кияүдә булган Наҗия синең читтән кайткан бер балалы хатын янына йөрүеңне әйтте. Мин бик яратам бит сине, Илшат, сине беркем белән дә уртаклашасым килми. Кеше сүзе кеше үтерә, дип әйтәләр шул, – дип еларга тотынды. – Әйдә, зинһар, барып гафу үтеник.
– Белмим, гафу итәр микән, ул бик горур хатын. Шул хәлдән соң да килеп йөрмәскә кушкан иде бит, тик мин үзем гаепле булгач, баласына гына күчтәнәчләр илттем, – диде Илшат, аптырап.
Әнисә аларны капкадан да үткәрмәде:
– Китегез, зинһар, миңа сезнең гафу да, үкенү, үтенү дә кирәкми. Сез авыл халкы каршында йөземә пычрак аттыгыз, тормышыма тап төшердегез, хәзер соң инде. Дөрес, минем торырга урыным да, атам-анам да, туганнарым да юк. Тик бу бит әле мин бозык хатын дигән сүз түгел. Балалар йортында да бик әйбәт кешеләрнең балалары үсә. Язмыштан узмыш юк шул, – дип сүзен тәмамлады Әнисә.
Көннәр үтте, кышны язлар, язны җәйләр алмаштырды. Әлисә көне буе уйнады, ул инде хәзер матур итеп сөйләшә. Әсма апасын, әнисен мең төрле сораулар белән аптыратып бетерә. Беркөнне ул кинәт кенә:
– Әни, ә нишләп Илшат абый безгә килми? Син нигә алар апасы белән килгәч, өйгә кертмәдең, нигә аларны ачуландың? – дип, әнисенә үпкәләп куйды. – Хәзер Илшат абый килмәгәч, әти дә кайтмас инде, алар бит дуслар.
Әнисә ни әйтергә дә белмәде. Ничә көннәр буена сабый шул вакыйганы уйлап йөрсен әле, исең китәр!
Беркөнне алар җыелышып килделәр. Фәгыйлә апа ишектән керүгә үк Әнисәне кочаклап елап җибәрде:
– Аңлыйм мин сине, балакаем, бик яхшы аңлыйм, мин дә бит синең кебек ялгыз бала үстергән кеше. Тик йөрәгеңдә таш саклама, зинһар, үзеңә дә җиңел булып китәр. Гөлия дә бик кайгыра. Илшат үзенә урын таба алмый. Кичер, зинһар, – дип ялварды карт ана.
Әнисә, кызының шау-гөр килеп Илшатның балалары белән уйнавын күреп, иркен сулап куйды. Бергәләшеп утырып чәй эчтеләр, алып килгән күчтәнәчләре дә бик мулдан иде.
Юкәләрнең шау чәчәк аткан чагында, Әсма апаларга Себердән кунаклар кайтып төште. Бик матур күрешү булды бу. Ирекнең машинадан төшүен күрүгә, Әлисә:
– Әтием, әтием кайтты, – дип, йөгереп барып Иреккә сарылды.
Ирек, күрәсең, үзе дә моны көткән иде.
– Һай, минем кызым нинди дәү үскән, – дип баланы һавага чөйде.
Кызчык Ирек кулыннан ычкынуга кибеткә йөгерде. Сулышы кабып, йөгереп килгән кызын күргәч, Әнисә ни уйларга да белмәде.
– Әни, әни, әйдә тизрәк өйгә, әти белән бабай кайтты, – дип, әнисенең кулыннан сөйрәде.
Кибеттәге халык бу тамашаны күреп, җиңел сулап куйды, дөрестән дә ире бар икән! Ә Әнисә үзе катып калды. Кем кайткан? Әллә, Ходаем, Рәис эзләп тапканмы, эченнән, тәүбә, тәүбә, дип кайтыр юлга кузгалды. Ишек төбендә аларны, елмаеп, Ирек көтеп тора иде.
Кичен Илшатлар килде, бергә бәйрәм ясадылар. Заһир белән Әсма бала чаклары үткән урыннардан кайтып кермәделәр, кайчагында Әлисә да аларга иярде. Аңа бабасы да бик якын иде, Заһирны ул бабай дип атады.
Ирек белән Әнисә дә су буйларында йөрделәр, Юкәле тауга менделәр. Ирек беркөнне хатынны кочагына алды да:
– Әнисә, мин сине яратам, миңа үзең турында бер нәрсәне дә яшермичә сөйлә әле, – диде.
Хатын барысын да сөйләп бирде. Туганнан бирле башыннан үткән хәлләрне сөйләгәндә, күзләреннән яше туктамады. Ирек барысын да сабыр гына тыңлады. Шул бәләкәй генә, әле үзе дә балалыктан чыкмаган хатынның шулкадәр авыр язмышын күз алдына да китерерлек түгел.
– Әнисә, – диде Ирек. – Сез миңа бик якын, кызың да үз балам кебек. Мин ел буена сезнең турыда уйладым һәм ныклы карарга килдем. Әгәр син риза булсаң яки көтәр кешең булмаса, чык миңа кияүгә, мин сезне рәнҗетмәм. Теге вакытта егылганда, мин сине күтәреп алдым, син шундый якын тоелдың. Әйтерсең, мин гомер буе сине эзләп йөргәнмен дә, монда килеп тапканмын. Кызык бит, әти Юкәле тауны күреп кайтырсың, дигән иде, таба алмадым. Поездга соңга калып, сезнең авыл аша үткәндә, фаҗига була язды, шөкер, булмады. Узып барышлый гына иде бит, шунда сезне очраттым. Хәер, туганнан соң без гомер юлыннан узабыз, барлык күрәчәкләребез, җыясы ризыгыбыз, эчәсе суыбыз шул юлларда. Язмыш шул була инде, матурым. Безне Аллаһы Тәгалә үзе очраштырды. Иң алдан Илшат белән таныштык, аннары анда кайтып, яңгырдан соң китә алмыйча җәфаландык, поездга соңга калдык, юлга Әлисә чыгып туктатты, песи баласына да рәхмәтлемен, ул да бит безнең юлга йөгергән, бакчага таба түгел.
– Кызымның да теле ачылды, – дип куйды Әнисә. – Ул бит ике елдан бирле сөйләшмәде, табиблар могҗиза булса гына, дигәннәр иде.
Кичен Юкәле таудан кайткан Заһир белән Әсма өр-яңа хәбәр җиткерделәр: алар иртәгә никахлашалар, Заһир авылда калачак!
– Җитте, булды, – диде Заһир, Себернең үз матурлыгы, туган җиремнең үз матурлыгы. Мин хәзер лаеклы ялда, кайда теләсәм, шунда яши алам, Аллага шөкер! Ата-бабам нигезенә йорт салам, картлар авылда мәчет төзергә җыеналар икән, аларга да ярдәм итәрмен. Улым, Себердәге эшемне син дәвам итәрсең. Күргәнемчә, син дә гаилә корырга ниятлисең бугай. Анысына да бик сөенәм, марҗага өйләнерсең дә, минем язмыш кабатланыр, дип курка идем. Әнисә акыллы хатын, Әсма апаң мактап бетерә алмый.
Әсма да үзенең Әнисәне алып кайтуына сөенә.
Бергәләшеп ял иткәннән соң, Ирек Әнисәләрне үзе белән алып китте. Аларның артыннан ук Илшатлар һәм Заһир абый белән Әсма апа да киттеләр. Анда гөрләтеп туй иттеләр. Ап-ак туй күлмәгеннән Әнисә аккошны хәтерләтә иде. Ирек аңа сокланып туя алмады. Кунакларны озаткач, алар алдагы тормышка план корырга тотындылар. Әнисәнең эшкә керәсе килсә дә, Ирек әлегә риза булмады.
– Юк әле, матурым, сиңа әйбәтләп ял итәргә кирәк, аннан соң минем дә өйгә ачык ишеккә, пешкән ашка кайтасым килә, – диде. – Әлисәне дә бакчага биреп булмас, ул бит урысча белми, анда урыслар гына. Син әле укырга тиеш, мин сине икенче елга укырга кертәм. Сорашкалармын әле, бәлки, баланы карарга берәр татар хатыны табылыр.
Икенче көнне Әнисә кызы белән кибетләрдә йөрергә чыкты. Ирекне эшкә озаткач, ялгыз гына өйдә торасы килмәде. Бер кибеткә кергәч, сатучы хатын аңа таныш кебек тоелды. Аңа сүз кушарга кыенсынса да, янына барып:
– Сез миңа таныш кебек. Сез кайдан? – дип сорады.
Сатучы хатын, бик озак карап торганнан соң:
– Исәнме, Әнисә! Сине безнең якларга нинди җилләр ташлады? – дип кочаклап алды. Әнисә хәйран калды. – Тау белән тау гына очрашмый шул, адәм белән адәм күрешә, – диде Рәмзия. Бу Разия апаның кызы иде. Алар озак сөйләшә алмадылар, кибеттә кеше күп иде. Әнисә адресын биреп, аларны кич өенә чакырды.
Кичен килеп, Әнисәнең тормышын күргәч, Разия апасы сөенеп туя алмады. Үз чиратында Ирек тә Разия апага рәхмәтен белдерде, чөнки Әнисәнең аш-суга осталыгында Разия апаның өлеше бар иде. Алар шулай барышып-килешеп йөрергә сөйләшеп саубуллаштылар.
Еллар узды. Әнисә укуын тәмамлап, табибә булып эшли башлады. Әлисә дә апа булды. Әнисә тупырдап торган малай алып кайтты. Заһир абыйның үтенече буенча, малайга Илшат исеме куштылар, чөнки авылда аларның һәрбер эшендә төп булышчылары ул иде. Көн дими, төн дими, чакыр гына, улы белән килеп, бөтен эшне ялт иттереп куялар. Хәзер Заһир карт
авылда мулла булып йөри, аны авыл халкы бик хөрмәт итә. Әсма апа да үз тормышына шатланып бетә алмый. Алар зур, матур, бөтен уңайлыклары булган йортта яшиләр. Тиздән күршедә дә шундый йорт булачак, чөнки Ирекләр дә берзаман монда кайтачаклар. Алардан күреп, авылның матурлыгына сокланып, авылдан киткән яшьләр дә кире кайта башладылар. Димәк, авылның да киләчәге бар. Узып барышлый гына булган вакыйга авылга да икенче тормыш бирмәс дип кем әйтә ала!
Динә КАМАЛЕТДИНОВА
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 7