Дәвамы.
Тётя Аняны күреп Илдар сүгенүеннән туктап,
-Добрый утро тётя Аня.
-Какая утра несчастный.
-А чё, разве нет?
-Ээх ты Ильдар...
Ирләр бүлмәләренә кереп киттеләр,иртә түгел кич икәненә төшенгән Илдар тётя Анядан,"Лена кая икән?-дип сорады. Ә ул күзендә йоммый,
-Ты же её выгнала,-диде.
Илдар берни әйтми ялгыз күршесенең ишегенә таба китте.
Анда ни булганы мәгълүм түгел,Лена тетя Аняда төн чыгып,иртән саклык белән генә бүлмәсенә кереп,Илдарның уянуыннан курка-курка киемнәре белән сумкасын алып,туалетка кереп өстен алыштырды да,эшенә китте.
Үзенең шатлыгын ,планнарын сөйләр өчен,аның килгәнен дүрт күз белән зарыгып көткән Альмира Ленаны күргәч сүзсез калды.
Йөзенә чыкан борчуы,күзләрендәге моңсулык җанны әрнетерлек иде.
Сүздә әйтеп тормый Лена Альмираны кочаклап елап җибәрде.
-Ике ай,бары ике ай, минем ирле тормыш тәмам.
-Лена тынычлан әле? Әйдә кием алыштыра торган бүлмәгә керик,шунда сөйләрсең!?
Кереп утыргач Лена ике ай буе ире тарафыннан мыскыл ителеп,әшәке сүзләр ишетүен, аның ничек итеп үзеннән көлгәнен сөйләгәндә Альмирага һава җитми башлады.
Бу мәһшәрне күз аллап башы әйләнде.
-Ни дип түздең? Ник миңа әйтмәдең?
-Унсигез яшьлек балага ничек сөйлим инде? Син нишләтә аласың?
-Ир белән хатын арасындагы хәлләрне кемгә сөйләп була?
Күренеп торган начар ягы юк бит аның. Ул бит яхшы кеше,кайгыртучан ир,шәп кияү. Аны абыйга үрнәк итеп куялар.
-Ник,шулай торырга уйлыйсыңмы?
-Кая бара алам? Әниләргә нәрсә дип аңлатыйм?
-Әйдә чыгыйк,смена башлангандыр.
Берәр нәрсә уйлап табарбыз да, эштән соң чарасына керешербез...
Эштән чыгышларына проходной ишегенән читтәрәк ике ир-ат басып тора иде.
Кызларны күргәч берсе урныннан кузгалды.
Альмира елмаеп куйды.
-Лена сиңа бүген әйтәсе сүзләремне әйтеп булмады.Бу минем егетем Инсаф.
Басып торган икенче ирнең Илдар икәнен белеп,елмаюын юып алгандай булды.
Лена да сөйләгәннәрне ишетмәгән булса кирәк, туп-туры иренә карап тора иде.Егет килеп икесе белән дә исәнләшеп, Альмираны кочаклап алды.
Илдарның урныннан кузгалганын күргәч, Альмира,"Инсаф үпкәләмисеңме? Безнең барасы җир бар иде.
-Миңа барырга ярамый мени?
-Сиңа хатын-кыз мәшәкате кызык булмас. Ачуланма яме?
-Ярар алайса, иртәгә эшләрең булмас дип өметләник.
-Рәхмәт,әйдәгез киттек..
Алар култыклашып алдан кузгалдылар,Лена артларыннан атлады.
Ашыгып куып җиткән Илдар Ленаның беләгеннән тотып алды.
-Ә син кая барасың?
-Җибәр!
-Лена гафу ит!?. Моннан соң андый хәл кабатланмас. Миңа күрше ире," синең хатының бик әпититле күренә"-дип тозсыз сүзләр әйткән иде, кичә аны урнына утыртыр өчен специально шулай эшләдем. Дөресен беләсем килде.
-Мин сиңа бөтен дөреслекне сөйләдем, ник ышанмадың?Кайберләрен үз файдаңа кулландың.
Никах мунчасынада бергә кермәдек.
Ике айның ничә көнен аек булдың да, ничә көнен өйдә йокладың? Кыз түгелемне белеп өйләнсәң дә, кеше кергән нәрсә кирәк түгел миңа дип, башка юлны кулландың.
Бер кая китә алмыйсың дип күпме көлдең, җафаладың. Сынауыдыр дип уйлап түздем.
Менә шулай гафу үтенеп, кыланышларыңны туктатып,ни өчен алай эшләгәнеңне әйтерсең дип көттем.
Нәрсә өчен эшләсәңдә кичәге кыланышың бер кысагада сыймый.
Мин сине нормальный кеше дип уйлаганга кияүгә чыктым.
Син- берни белән дә чагыштырып булмый торган зат икәнсең.
Ничә кызның башын ашаган җан иясенә әйтер сүзем юк.
-Синең кебек күпне өмет иткән җүләрләр иде бит алар. Квартирлы акыллы, әүлиядәй шәп егет күреп мөкиббән киттеләр.
-Миндәй җүләрне тагын табырсың.
Синдәй әүлия барын белеп бәлки үзләре килерләр,мин аерылырга гариза бирәм.
Тавышлары катырак булды бугай, узган барганнар борылып карый башладылар.
Альмира белән Инсафта туктады.
Лена китәргә теләп тартылса да Илдар аның беләген җибәрмәде.
-Бер кая бармыйсың! Булган беткән, бүтән алай булмас дидем бит дип, кысып кочаклап алды.
Нинди көч ярдәм иткәндер,Лена Илдарның куеныннан чыкты да,күзләрен йомып яңагына китереп сукты.
Бу хәлне күреп торган Альмира "аһ"-диде, Инсаф ярдәмгә барырга уйлаган иде кирәге чыкмады.
Ленаның йодырыгы саллы булды ахыры Илдар авзын тотып калды,Лена аларга якынлашты.
Илдар белән Лена аңлашкан арада Альмира Инсафка кая барырга җыенганнарын әйтеп,"барырга туры килмәс ахыры",-дигән иде, палан үзгәрмәде, бергәләп ЗАГСка киттеләр...
Аннары тулай торакка кайттылар.
Комендантка кереп, цех начальнигы язган записканы бирделәр дә, тулай торакта яшәргә рөхсәт алып,кайсы бүлмәгә икәнен белгәч, баскыч буйлап өскә күтәрелделәр.
Ленадан олырак яшьтәге кыз ишекне ачып,"Талия булам",-дип бүлмәгә уздырды.
-Ничә елдан бирле берүзем торам,яшьләр кирәк түгел дигәч сүземне тыңлап кеше кертмиләр.Сезне кертүләре әйбәт булды әле диде...
Мәһәббәт синең матур киемнәрең юк дип тормады Альмирагада килде.Тик ул шатлыкны бүлешергә кеше генә булмады.
Лена кияүгә чыкач үзгәрде. Ир хатынының кыз бала белән сөйләшергә уртак темалары юк дип, читләшә башлады. Гел өенә ашыкты.
Туйдагы хәлләрне исенә төшереп Альмира
берничә тапкыр Ленага сораулар бирде.
Аның ямьсезләнеп, ябыгуын
балага узгандыр дип фарызлады. Әмма гел уйга батып, күзләрендә яшьләр күргәч сәбәбе башкада икәнен аңлады. Алдаганын сизсә дә, берничек тә дөресен әйттерә алмады...
Уйлана-уйлана кибеттә йөргәндә кемгәдер килеп бәрелде.
-Ой гафу итегез зинһар,күрмәдем.
-Мондый матур кызны гафу итми мөмкин түгел.Тик менә мине күрмәүе гәҗап, дигәнгә күтәрелеп караса, каршында ике метрлы спортсмен басып торганын күреп көлеп җибәрде.
Танышу шулай булды.
Ай буе күрешеп, сөйләшеп йөрсәләр дә Ленага әйтергә җай таба алмады.
Инде унсигез яшьлек туган көнен уздырырга планнар корып Ленаны егете белән таныштырырга теләгән иде,тагы башкача килеп чыкты...
Хәзер икесе бер цехта эшлиләр, берүк тулай торакта яшиләр.
Әмма аралар ерак.
Лена бүлмәдәше Талия белән генә сөйләшә.
Ул уналты яшендә бала табып, тугачта үтереп, туалет тишегенә ташлаган. Беркем белмәсә дә,воҗданым газаплый",-дип Ленага сөйләгәч:-Минеке янында, синең хәлләрең, кичергәннәрең чүп кенә.Синең җаның , намусың чиста, киләчәгең алда, синең алдыңда өмет яктысы бар. Минем киләчәк караңгы.
Миндә хыял да,өмет тә юк. Өметсез шайтангына диләр, ул шайтанның берсе миндер инде. Безнең ялгышны яшьләр кабатламаса иде.
Альмира яшь булса да акыллыга охшаган. Шулай да без аңа киңәш бирергә тиеш.
Татлы телгә, назлы сүзләргә эреп, әрәм булмасын.
Апасы юк дидең,"апасы урынына күз-колак бул син аңа",- диде.
Талиянең киңәшләрен алга алып Лена югары катка менеп китте.
Ишекне шакып,төртеп караган иде ул ачык булып чыкты.
-Исәнмесез,мөмкинме?-дип дәшкәч,Альмира
Ленаны күреп йөгереп килеп муенына асылынды.
Өстәл янында утырган Инсаф торып басып исәнләште дә,"Альмира мин китәм яме",-диде.
Альмира, -Утыр,утыр,бигерәк әйбәт булды бу.
Лена, әйдә менгәч утыр, минем дә сиңа йомышым бар.
-Шул кадәр ни булды?
Кияүгә чыгасыңмы әллә?
-Юк ла,кая чыгу?Дәү үсәм бит, унсигез тула, шуны билгеләп үтәргә исәп...
Күптәннән тулай торакта торганлыктан Талия барсы белән дә таныш, кемгә ничек мөрәҗәгать итәсен белә.
Бөтен нәрсәне ул җайлап куйды.
Гармунсыз бәйрәм буламени?-дип гармунчы белешә башладылар.
Альмира бу хакта абыйсына әйткән иде, анысы,"бер егетне беләм алып килермен"- дип җылы сүз әйтте.
Талия дә,"апаның улына әйтермен",- дигән иде,"кирәк булмас"- диделәр.
Көне килеп җитеп, кунаклар җыелды, Альмираның абыйсы Альберт үзегенә килде.
-Сеңлем извини, ул егетне апасы чакырган диде.
Бөтенесенең күңеле төште, кәйефе кырылды.
Магнитафонга калдык инде диештеләр.
Әзерләшәсе булгач Лена алданырак менеп киткән иде.
Талия- мин үз җаем белән менермен дип бүлмәсендә калды...
Кирәк түгел дисәләр дә апасының улын Альмира белән таныштырырга теләп чакырган иде. Ул килгәч икәүләп туган көнгә менеп киттеләр.
Музыка тавышыннан кайсы бүлмәдә бәйрәм икәнлеге билгеле.
Ишекне киң итеп ачып җибәрделәр.
Талия кунакларның тынып калуларыннан файдаланып,-Сезгә тагы бер гармунчы алып килдем, ике тәкә башы бер казанга сыяр микән?-диде.
Бүлмәдәгеләр аңнарына килгәнче гармунчы егет шәррән ярып,-Кара әле, бар да үзебезнекеләр,-диде.
Талия бик гәҗапләнеп энесенә карады.
Беренче булып Альберт телгә килеп
-Минем гармунчы бит бу, дисә,
Лена:-"Ринааат"-дип сузды.
Альмира күзен дә селкетми аңа карап катты.
Моны күргән Инсафның йөзе караңгыланды. Бүлмәдәш кызлары гармунчы булганга куанып ура кычкырдылар.
Ринатның кәйефе яхшы иде,көр тавыш белән:
-Сәлам барчагызгада, белмгәннәр өчен әйтәм,
-Ленаның авылдашы, Альмираның танышы. Альбертның курсташының абыйсы. Талиянең плимянигы булам диде. Бу чынлап та шаккатмалы очрашу иде
Дөньяны киң дисәләр дә тар икән.
Гармунчыны туган көнгә чакыручы ике кешенең адреслары берүк булыр дип кем уйлаган,дип шаккатып сөйләшеп алдылар.
Ринатта бу хакта белгәч өстәл артындагылардан ким гәҗапләнмәгән иде.
Туган көнгә барырга ризалашканчы, кая барасыларын сорагач.Альберт адресын әйтүгә, апасының да "гармунчы кирәк",- иде дигәне исенә төшеп, берүк туган көн икәнен аңлады. Сюрпирз ясарга теләп,
-Альберт апаларга барасым барын онытканмын, ачуланма инде дип,чакырудан баш тартты.
Менә хәзер барсы да бер өстәл артында Альмираны котлыйлар.
Ринат Альмира белән ничек танышуларын сөйләп көлдерде.
Тик ул көнне хәле көлерлек булмаган икән.
Шул төндәТалия апасына катлаулы операция ясаган булганнар. Шуңа тулай торакка аңа кирәк әйберләргә килүе булган.
Исән калырмы, юкмы?-дип кайгырып барып остановкасына килеп җиткәнен аңламый да калган. Кешеләр төртешкәнгә сискәнеп китеп тәрәзәгә күз салгач кына төшергә кирәген белгән.
Альмираны Лена туена алып кайтканымны да әйтеп узыйм инде дип, аны да сөйләп алды.
Ишәк сүзен өстәмәсә искә төшмәгән булыр иде. Нәкъ кофта жебен өзгәч әйткәндәгедәй әйткәч, Саламторхан сүзен кая ишеттем дип баш ваткан идем, хуҗасы артымда икәне билгеле булды. Остановкада мине орышып,"кофтаны әрәм иттең",- дип арттан кычкырганда, мин аңа сүзсез калмас өчен ,"Яңаны алып бирермен"-дигән идем.
Могҗиза бит бу,фәрештәләрнең "Амин"-дигән сәгатенә туры килгән күрәсең.
Альмира, "әйткән сүземне үтим, кофта бүләк итәм"-дип, кулындагы пакетыны сузып,теләкләрендә җиткезде.
Инсаф Альмираның кулыннан Ринат биргән пакетны алып тәрәзә төбенә куйды да,
-Матурым,кунакның сүзләре кабул булсын өчен, гел аралашып торырга мин сиңа телефон бүләк итәм,элемтәләребез өзелмәсен,арага ятлар кермәсен,-дип тартма тоттырып, үбеп алды....
Бүләк киресенчә аерылырга сәбәпче булды. Үз куллары белән биргән телефоны Инсафның вакчыл, көнче,мактанчык һәм ялганчы икәнен аңларга ярдәм итте.
Бүләген үзенә кайтарып Альмира араны өзде.
Күзенә күренмәгәч барлыгында онытты. Ә менә Ринатны гел уйлады.
Ринат Ленаны кечкенәдән белә. Еллар узган саен аның матурлана барганына игътибар итте .
Генага йомышы төшкән булып,килергә сәбәпләр тапты. Бик тырышса да Ленаның күңелен яулый алмады.
Абыйсы янында йөргән Ринатны Лена туганы кебек яратты.Тик аның кырыс,коры сөйләшүен охшатмады.
Абыйсы белән бер көнне армиягә киткәч аларның икесендә сагынды..
Ринат алданырак кайтты.
Хәл белергә Леналарга килде.
Көндә күрешә торгач Лена Ринатка башка күзлектән карый башлады. Бөтен күңеле белән якынаерга тырышты.
Абыйсын каршы алырга шәһәргә бергә бардылар.
Шунда бәйрәм иттеләр...
Лена Ринатка хисләрен чишеп,сафлыгын бүләк итте һәм зур ялгышлык икәнен аңлап өзгәләнде,бәргәләнде.
Ринатны күрә алмас дәрәҗәгә җитте.
Ринат өйләнәм дигәч әле ярый әти-әниләре, "керәшен кызы кирәк түгел"-дип ризалык бирмәделәр.
Ринат Ленаны төрлечә үгетләп карады.
-Син миңа кирәкле кеше түгел,дип Лена кырт кискәч,тора-бара өмете өзелеп, тынычланды.
Ленаның кияүгә чыгасын ишеткәч, җаны әллә әрнеде, әллә рәнҗеде, күңелен ят тойгы биләп алды...
Туган көндә Ленаның Талия белән бүлмәдәш булганын белеп,сәбәбе белән кызыксынды.
Аңа карата хисләре сүнмәгән дип боегып йөргән күңеле, иреннән аерылганын белгәч авыр йөктән арынган сыман рәхәт сулкылдап куйды.
Анда хисләр түгел, кимсенү,хурлану йөрткәнен аңлап Ленага үз тиңен табуын теләп,бүтән ул тулай торакка килмәде.
Аларның араларында ни булганын Талия дә,Альмирада белмәде.
Ринат энесе аркылы Альмираның егете белән ташлашканнарын белеп, Альберт белән Альмира янына килде...
-Унтугызың тулгач та өйләнәм дигән иде,бу сүзе дә рас килде.
Аларның туйлары тагы ике парны кавыштырырга сәбәпче булды.
Гаиләле булу турында уйламый башлаган Талиядә үз насыйбын тапты.
Альберт белән Лена бер-берсен яратканнарын аңламый гына йөргәннәр икән.
Озакка сузмый аларда туй иттеләр.
Тәмам.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6