Хыялда үткән гомер .
Хикәя .Дәвамы .
Саидка хатны иртән эшкә диеп җыенып чыгып барганда
китереп биреп киттеләр .Заказ
белән булгангадыр инде өенә
үк китерделәр һәм ул хатны имзасын куеп алганнан соң каударланып ача алмыйча да торды .Хат аның бармакларын
пешергәндәй тоелды аңа .Ул
хатны ачып тиз генә күз йөртеп беренче, адрес эзләде ,
тик хатта адрес та ,кайда очыраша алулары турында да
бер сүз дә юк иде шул .Улы
бары аның белән күрешеп бер
сөйләшәсе һәм үзен кызыксын
дырган берничә соравын гына
әтисенә биреп ,шул сорауларга
җавап ишетәсе килүен генә язган иде хатында .Инде укуын
тәмамлаган һәм армиягә китүе
турында язган .Инде очыраша
алсак армиядән кайткач кына хәбәргә чыгармын дигән .Ник
әнисе турында бер сүз дә язмады икән дигән уй Саид башыннан йөгерек кенә үтеп
китте .Саид ике кулы белән башын тотып капка төбендәге
үзе матур итеп челтәрләп ясап
куйган скәмиягә утырды .Аның
башында әйтерсең сәгать теле
текелди ,шундый чатнап башы авырта башлады һәм ул көчкә
аягына басып капкадан өйгә кереп китте .Инде эшкә диеп
җыенып чыгып киткән иренең
чак аякларында басып торуын
ә йөзенең ап - ак булып агарып чыгуын күргәч , ул тиз генә кызына дәшеп Ашыгыч Ярдәм
чакыртырга кушты һәм үзе Саидны килеп тотып үз бүлмә
сенә керергә булышты .Ни булды сиңа әтисе ,әле генә бик
әйбәт чыгып киткән идең бит
диеп аңа урынына ятарга булышты .Ашыгыч Ярдәм бик
тиз килеп җитте .Алар Саидка
кан басымың югары бит диеп
кан тамырына Магнезия уколы
кадап ,тагын таблеткалар язып
әлегә эшкә бармый торырга ,
эштән азат итәргә больничный
барып алырга кәгазь язып калдырып ,кан басымының
төшкәнен көтеп торып ,аннан
соң гына сумкаларын җыеп китеп бардылар .Саид, янында
борчылып торган кызына кесәсеннән алып абыйсының
хатын бирде .Җәмилә башта
берни аңламый торды һәм хатны ачып укыганнан соң гына әтисенең ни өчен болай
булганын аңлады .Күпме көтеп
йөреп тә ,бер төпле җавап язылмаган хатны алып укыгач
Җәмиләнең дә елыйсы килеп
китте .Ул хатны күкрәгенә кысып тотып и абый ,абый диде .Үзенең күзләреннән мөлдерәгән яшьләре түгелергә
чак - чак керфек очларында
эленеп торалар иде инде .Ул
аннары әнисенә дәште .Әнием
кара әле әтигә абыйдан хат бар
икән бит диде .Тик ,без бит аның бар икәнен болай да беләбез ,ә ул әти белән кайда күрешәсен дә язмаган .Менә бит әтиебез нишләп авырткан
икән .Минем дә әле дә елыйсы
гына килеп тора диде ул әнисе
үзенә текәлеп карап торганга
ачуы килеп .Менә Казанга гына барыйм ,мин аны эзләп
табам барыбер диде аннары.
Син әтием борчылма ,менә
хәзер утырам да хат язам мин
аңа .Хәзер инде ул үзе өчен үзе
җавап бирә ,шуңа күрә Әнисә
апа исеменә ,авылдагы төп
йорт адресына тотам да җибәрәм .Әтием син беләсең
бит инде аларның авылын әйеме диеп әтисеннән сорады.
Бу вакытта инде Саид ,доктор
салган уколдан тынычланып ,
кан басымы тигезләнеп ,әле
йоклап кына киткән иде ,шуңа
күрә әнисе белән кызының сөйләшүен ишетмәде дә һәм
җавап та бирмәде .
Җәмилә инде әнисе белән сөйләшеп бетергәннән соң үз
бүлмәсенә кереп китте .Аның
хәзер үк хатны язасы һәм бүген үк авылга җибәрәсе килә
иде инде .Шуңа күрә ул кәгазь
белән каләм алды да үзенең бүлмәсендәге өстәл артына
килеп утырды .
Исәнмесез ! диеп башлады ул
хатын .Сезгә бу хатны сезгә
таныш булмаган Җәмилә исемле кыз яза .Мин Краснодар шәһәрендә яшим.
Бүген абыемның әтиемә дип
язган хатын алдык .Ничә еллар
буе сагынып яшәгән абыем
хатын .Әгәр инде ул армиягә
китеп барган булса адресын
һәм кайда хезмәт иткәнен яза
алмассызмы икән Әнисә апа ?
Әтием сезне эзләп кайткач ,
Казандагы абыегызның хатыны сезне кияүгә чыкты ул анда кайтып гаиләләрен бозып
йөрмә дигәч ,әтием бергә дус
булып йөргән дусты янына
Красродарга килеп әниемә
өйләнә ,дөресрәге димләп
өйләндерәләр .Менә шулай мин дөньяга килгәнмен .Инде
әтием әллә ничә тапкыр сезне
эзләм кайтырга уйласа да ,
тормышыгыз бозылудан куркып кына тыелып калды.
Әнисә апа ,әтием әле дә сезне
сагынып яши .Әнием дә мин
дә бу турыда беләбез .Үзе
яхшы ир ул әнием өчен ,ә минем өчен яраткан әтием.
Шулай ук без абыйны да бик
яратабыз .Күрешеп сөйләшә
генә ,аралаша гына алмыйбыз.
Әнисә апа сез ачуланмагыз
инде миңа яме .Сезнең дә гаиләгез матур яшисездер дип
беләбез һәм шулай булуын телибез дә Әнисә апа дип
хатны язып бетерде Җәмилә .
Аннары аска үзләренең адресын язып куеп барысын да кунакка килегез ,әнием дә
бик шат булыр иде сезнең белән танышуга дип тә язып куйды соңыннан. Ярый инде
хатымны тәмам итеп ,сездән
хәбәр көтеп калам Әнисә апа.
Абыйның сеңелесе Җәмилә
дип белерсез диеп хатын тәмамлады да конвертка тыкты .Тыгуын тыкты тик ябыштырмады ,әле ул хатны
әтисе белән әнисенә дә укып
күрсәтәсе килә иде .
Җәмилә белә бит ул үз әнисен
әгәр улы белән гаиләсе белән
кунакка килсәләр дә әнисе
Галиянең каршы булмасын .
Инде нәрсә хәзер ...буласы булган - буявы тузган диләрме
әле .Инде бу очыракта ...
буласы булган - гомерләр узган
дияргә генә кала бит дип уйлады Җәмилә .
Саид йокысыннан уянганда инде баш авыртуы басылган тик әле аякларының басарга
хәле генә китеп тора иде .Ул
эшенә шалтыратып үзенең авырып китүе турында әйтте.
Аннан Галиясе ясап куйган салкын чәйне генә эчеп алды
да ,матурым әйдә больницага
бергә генә барып килик әле
диде .Беләсең бит инде шушы
яшемә җитеп әлегә кадәр бер
тапкыр да больница ишеген
ачып караганым юклыгын.
Аннан бу көйгә машинага утырырга да шөлләтә бит әле
диде ул Галиягә карап .Ярар
алайса әйдә җыен да ,барып
кайтыйк диеп үзе дә өстен алышырга кереп китте .Анда
инде Ашыгыч Ярдәмнән шалтыратып ,Саид исеменә
больничный ачкан булганнар икән .Аны регистратурадан
Терапевтка талон биреп кертеп
җибәрделәр .Больницада кеше
юк диеп әйтерлек ,коридорда
берән - сәрән генә кабинеттан
кабинетка кергәләп чыкканнар
күренә .Саид керәсе терапевт
кабинетына да кеше юк иде ,
шуңа ул килү белән кереп тә
китте больничные белән өч көннән соң кабат килерсез дип
чыгарды терапевт Саидны .
Юньләп карап та тормады диде ул чыккач хатынына .
Менә кил син алар янына
ярдәм сорап диеп ачуланып та
алды әле хаттә .
Аларның больницадан кире кайтканын кызлары Җәмилә
дүрт күз белән көтеп торды .
Чөнки аның язган хатын бүген
үк җибәрәсе килә иде .Ул алар
кайткач хатны бер кат аларга кычкырып укып чыкты да ,әти
әнисенә карап .Тагын өстисе
сүзләрегез булса әйтегез ,мин
язып куям да конвертны ябам
диде .Аннары әтисеннән адрес
сорады .Авылларының адресы
ничек иде әтием .Төп йортка
җибәрәм ,кем дә булса алып
укыр да ,Әнисә апага бирер әле
диде хатының абыйларына барып җитәсенә чын күңеле
белән ышанып .Аннан әтисе
әйткән авыл адресын язып ,
хатны үзе почтага илтә китте.
Ул да хатын заказлы итеп җибәргәндә югалмас дип фикер йөртте .
Дәвамы бар .
Гөлсинә Шакирова .
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6