Албастылар – 2. Роман. (49)
Давыллы, утлы яңгыр булып киләчәк ул афәт дигәннәре. Беркем дә, бернәрсә дә туктата алмаячак аны. Булашмагыз да, корбаннар гына артачак.
Өченче бүлек
I
Кампәрле авылы җәй ахырында гына була торган илаһи тынлыкка дучар иде. Ләкин бу тынлык хәтәр давыл алдыннан гына булырга мөмкин тынлык, тынычлык иде. Әлеге киеренкелекне җаннары-тәннәре белән тоеп яшәсәләр дә, Кампәрледә гомер итүчеләр шомлы уйларны күңелләренә якын җибәрмәскә тырыштылар. Бәй, барысы да җайланып килә ләбаса: мәчет җанланды, медпункт ачылды, күрше авылларга мәктәпкә йөртергә пилорамчы Айрат бер машина бирде. Иң мөһиме, кешеләр үзара сөйләшә, йөрешә, аралаша башладылар, ниһаять, бер нигез ияләре, ут күршеләр булып яши башладылар.
Чыннан да, халыкның уянып, җанланып китүендә авылга кайтып төшкән фельдшерның өлеше зур булды. Аның кайтуы ук Кампәрлене шок хәленә китерде. Аптырарлык та шул: түземсезләнеп фельдшер кыз көткән авылга озын зифа буйлы, аксыл чәчле, зәңгәр күзле чибәр егет кайтып төшмәсенме?! Хәлим бу мәлдә авыл советында нидер язып утыра иде. Ишектән саф татарча исәнләшеп килеп кергән егет хакында ни уйларга да белмичә, ул үз эшен дәвам итте. Кунакның түземлеге, сабырлыгы аптыратты аны, үзе сүз башламаса, һаман тәртипле генә утырыр иде, мөгаен.
– Сезнең ниндидер йомыш бар идеме?
– Бар иде шул. Мин сезнең авылга фельдшер булып килдем. Менә юллама... Бу бит Кампәрле авылы? Авылга кергәндә бер язу да юк.
– Бу якта авыллар берән-сәрән генә. Адашып йөрерлек түгел. Дөрес әйтәсең, авылның исеме язылып куелган булырга тиеш. Рәхмәт әйтүеңә. Ә без үзебез искә дә алмыйбыз. Читләр дә артык борчылмый, ахры. Бу юл безгә генә алып килә бит... Йә, ярый, китер әле юлламаңны. Карыйк... Һы... һы... Барысы да дөрес... Аптыраттың әле син, егеткәй... Без бит врач кыз көткән идек. Фатирны да кызларга дип әзерләдек...
– Кызлар өчен әзерләнгән фатир да ярый. Мин алай ук талымлы түгел. Сезнең кебек үк авыл малае. Ну... почти авыл малае.
Хәлим тагын бер мәртәбә егетне башыннан аягына кадәр карап, өйрәнеп чыкты. Мондый авыл малаен беренче тапкыр күрә иде ул. Башта ук бу егет аңа, авылныкы гына түгел, Җир кешесе дә булмыйча, Галәмнән, башка планетадан төшкән бер затны хәтерләткән иде. Марсианин! Точно! Җирдә андый чәчләр, андый күзләр булмый. Үз-үзен тотышы да роботны хәтерләтә...
– Яры-ы-ый... Шулай да булсын ди... Кайда укыдың, практикаң бармы? Каннан курыкмыйсыңмы? Уйлап килдеңме диюем...
Хәлимнең төрттереп сорашуына игътибар итмичә, егет сабыр гына җавап биреп барды:
– Медицина институтын тәмамладым. Быел гына әле. Ике ай бер хастаханәдә «ашыгыч ярдәм» машинасында табиб булып эшләдем.
«Әһә, «табиб» дип сөйләшә бит бу, димәк, чын татар егете, интеллигент затыннан. Бәлки әле, интеллигентлар гаиләсеннәндер? – дип уйлап алды Хәлим. – Бу хакта сорашып карарга кирәк. Артык зыялылар бу тупыйк авылда озак тормас...»
– Йә, танышыйк, алайса, кем инде син?
– Минем исемем Данияр. Данияр Афзалов. Табиблар нәселеннән мин. Әтием дә, бабам да, бабамның әтисе дә медицина профессорлары. Дөресен генә әйткәндә, Казанда калырга уйлаган идем. Әтием районнардан заявкалар сорады. Тормышны күреп, гади халык белән аралашып кайт, диде. Бик юморной ул. Баш врач булгач, боларның барысы да кирәк булачак, авылга җибәргән өчен рәхмәт әйтерсең әле, ди... Иң беренче килеп төшкән заявка сезнең районнан иде.
– Мин Хәлим булам, авыл советы рәисе. Авыл өчен җавап бирүче кеше, ягъни мәсәлән...
Нәкъ шул мәлдә ишек ачылып китте дә, Гөлмәрьям килеп керде.
– Хәлим абый, проблема бар бит әле... Ой! Исәнмесез...
Хәлимгә шул гына кирәк иде.
– Менә минем уң кулым Гөлмәрьям дә монда гыңа икән. Таныш бул, Гөлмәрьям, бу чибәр егет безнең табиб була. Данияр исемле.
Данияр, урыныннан торып, ниндидер ашыгыч эш белән кереп, өстәл артына ук килеп баскан кыз белән кул биреп күреште:
– Исәнме, Гөлмәрьям! Нинди матур исем! Беренче ишетәм. Миндә тәкъдим бар: әйдә башта ук «син»гә күчәбез?! Килештекме?
Йөзенә алсулык йөгергән Гөлмәрьям, көтелмәгән очрашудан кыенсынуын яшерә алмыйча, «телсез» калып, башын кагып ризалыгын белдерде...
«Кара син аны, бер дә төшеп калганнардан түгел бу егеткәй, чос күренә», – дип тел шартлатып куйды Хәлим.
Шулай таныштылар. Аннары килештеләр: Гөлмәрьям фельдшер егетне алдан әзерләнгән фатирга озатып куя, ә үзенең эш урыны белән Данияр иртәгә иртән танышачак.
Яшьләр чыгып киткәч кенә, Хәлимнең башына барып җитте: Гөлмәрьям ниндидер проблема белән кергән иде бугай... Нәрсә булды икән? Көтебрәк торырга кирәк. Кире кайтышлый тагын керер, мөгаен... «Проблема» ди бит... Ә проблеманы шундук хәл итәргә кирәк!
Ләкин Гөлмәрьям ул көнне авыл советына килмәде. Хәлим кичен Вәсимә карчыкларга сугылып чыкты, Гөлмәрьям һаман әле өйгә кайтмаган иде... Шулай да ул йөгереп кереп чыккан. «Бер егеткә авылны күрсәтәм», – дигән. «Менә сиңа мә, – дип уйлап алды Хәлим. – Беренче күрешүдә үк эләгешеп киттеләр әле болар... Моннан соң ниләр булыр?! Ни булса да, хәерле генә була күрсен...»
...Хәлим йокыга китеп өлгермәгән иде әле, тәрәзә шакыдылар. Аның күңелендә гөлт итеп Нәфисә белән бәйле авыр хатирәләр яктырды. Үзе дә сизмәстән, Хәлим хатынына борылып карады. Нәфисә тигез сулыш белән тыныч кына йоклап ята иде. Ишегалды ягыннан «Хәлим абы-ый!» дигән тавыш ишетелмәсә, тиз генә тәрәзәгә барасы, ишек ачасы түгел иде әле ул.
– Хәлим абый, сез мине эзләгәнсез икән... Гафу итегез, Данияр белән сөйләшеп көн дә үтеп киткән, кич тә, төн дә килеп җиткән... Әллә гашыйк булдым инде шунда... Хәлим абый, ачуланмагыз, зинһар, бүтән алай эшләмәм...
– Мин аның өчен эзләмәдем лә... Сез бит яшьләр, сез аралашырга тиеш. Матур итеп каршы алгансың, урнаштыргансың, авыл белән таныштыргансың, рәхмәттән башка бер сүз дә юк. Мине шул гына борчып интектерде: Данияр миндә утырганда, син ниндидер проблема хакында әйтергә кергән идең... Күңелем сизә, юкка гына йөрмәдең, юкка гына кермәдең син бүген. Йә, хәзер әйт инде: нәрсә булды?
– Берни дә булмады, Хәлим абый... Ә, булды-булды! Төшке ашка кайтып барганда, юлымда Мәймүнә карчык очрады. Бер читкә алып китеп, колагыма әллә нәрсәләр сөйләде. Имеш, бүген аңа бер карчык килеп кергән. Татар телен, рус телен, тагын ниндидер телне кушып сөйләшә, ди. Теге вакытта каенга бәйләп яндырып үтерелгән карчыкларның берсе, игезәге икән ул. Менә шул сәер карчык Мәймүнәттәйгә әйткән: «Авылыгызга бик зур афәт керергә тора, авылга хуҗа кешене чакырыгыз», – дигән. Шуннан соң... ни инде, мин сезнең янга чыгып чаптым. Һәм... Даниярның тәмле сүзенә килеп тә каптым...
– И-их!.. Булган икән хәлләр... Ник шунда ук әйтмәдең соң?
– Чит кеше алдында әллә нәрсәләр сөйлисе килмәде, йә көләр...
– Чит кеше түгел бит инде ул безгә. Ул – безнең доктор! Безнең кебек үк, хәтта бездән артыгын да белергә тиеш кеше, аңлыйсыңмы шуны?
– Аңлыйм да соң... Инде хәзер нишләргә, Хәлим абый? Афәт дигәне дөрес булып чыгамыни? Белгән булсам... Белгән булсам... – Гөлмәрьям яшь сыкмакчы булып борын тарткалый башлады.
– Йә, тынычлын. Үткән эшкә салават!.. Ну, ахыры ничек булып бетте соң, башка бармадыңмы Мәймүнәттәйләргә? Бүтән чакыртмадылармы? Теге карчык кайда нкәң хәзер?
– Юк, бармадым. Данияр... әй лә, яңа доктор белән фатир карадык... Мәймүнә карчык бүтән чакырмады... Чакырмагандыр... Өйдә әйтерләр иде... Болай буласын белсәмме?! Хәлим абый, кичерегез мине, зинһар, кичерегез...
Хәлим бу юлы кызның дымланган күзләренә дә, ялварулы тавышына да игътибар итеп тормады, тиз генә җыенды да урамга чыгып китте. Беркайда да тукталып тормады, Мәймүнә карчыкларга барып керде. Хуҗабикә – ялгызы гына яшәп, имче-томчы буларак тирә-якта даны таралган сәер карчык – күптән көткән кебек каршы алды. Әнә бит, Хәлим җил капкага кагылу белән, өй ишеге дә киң ачылып китте. Ишек төбендә үрә катып Мәймүнә карчык басып тора иде. Аның йөзендә гаҗәпләнүнең әсәре дә юк иде. Ә менә Хәлим сискәнеп, имәнеп китте, әмма үзен бик тиз кулга алды. Бер-бер нәрсә кыла күрмәсен дип, ул җил капканы ябып бетермәде, кысыбрак калдырды. Көлке, әлбәттә, әмма болай аңа тынычрак иде.
Хәлим карчык артыннан өйгә керде, керә-керешкә күтәрмә диварларындагы, кояш яктысы туры карамый торган өйалды өстәлләрендәге, тәрәзә төпләрендәге кипкән үләннәргә, тәлгәш-тәлгәш җиләк-җимешкә, чуклатып бәйләнгән канат-каурыйларга, суган-сарымсак толымнарына шаклар катып, баш чайкый-чайкый барды... Аның каравы өй эче әкияттәге кебек якты һәм нурлы иде. Гөлләрдән яран белән сөтле үлән генә иде, ахры...
Мәймүнә карчык кунакны түргә җибәрмәде. Тупсаны атлап керүгә, ишек төбендәге сәкегә төртеп күрсәтте. Әлегә кадәр бер авыз сүз дәшми торалар иде, Хәлим беренче булып тәвәккәлләде:
– Ни хәлләрдә яшәп ятасың, Мәймүнә апа?
– Минем хәлләр ярыйсы ла ул... Менә синең хәлләр ничек?
– Минем хәлләр синнән тора инде, Мәймүнә апа. Кичә килеп җитә алмадым шул, бик серле кунак булган икән синдә, мине сорашкан...
– Кичәгесе кичәдә калды инде, бүген бүгенге белән яшәргә кирәк.
– Гел генә шулай яшәр идем дә, бүгенгенең хәле кичәгегә бәйле бит. Бүген – кичәнең баласы, диләрме әле?!
– Кичә ник килмәдең, алайса?..
– Кичә мин бу хакта белми калдым. Кызларның хәтере кыска бит – онытканнар... Бүген инде соңмы?
– Соң. Инде авылның язмышы хәл ителгән.
– Алай димәгез әле, Мәймүнә апа, аңлатыбрак сөйләгез.
– Мин синең теге җиңел акыллы кызыңа аңлаттым лабаса: авылга утлы афәт яный, кичә әле котылу әмәле бар иде, бүген инде юк...
– Кем хәбәр итте сиңа боларны, Мәймүнә апа? Иә, әйт инде, зинһар, йөрәкне телгәләмә!
– Марпа кереп чыккан иде. Теге... янып үлгән кыз-катыннарның берсе. Минем кебек үк имчеләр, камчылар алар... Ләкин мин алар кебек белмим. Мин үлән имчесе генә. Алар күкләр белән, сулар белән, җир-туфрак белән камлыйлар. Аларга каршы торырлык көч дөньясында юк...
– Алай булгач, ничек итеп, котырган төлкене тоткан кебек, тотып яндырганнар соң аны?
– Хәле булмаган. Сихер кайтару көченә ия берәү аның хәлен алган. Андыйларга сихри көч җитмеш җиде көннән соң гына кайта.
– Хәзер көче кайтканмы инде? Шул Марпа дигән мари карчыгы безгә афәт җибәрергә җыенамы? Туганы өчен үч алмакчымы?
– Кайтмаган шул. Көч җыйганчы... әле аңа яшисе дә яшисе. Кичә сине чакыруым Марпа өчен түгел. Чакыруымның сәбәпчесе – аның янып үлгән туганы. Менә шул Анписа дигән катынкай соңгы сулышында авылны каргап үлгән. Сихер үченә ут үче кушылган каргыш – иң авыр каргыш. Монда шул зәхмәт. Аннан котылу юлы юк...
– Котылу юлы булмагач, ник чакырттың соң?
– Бар, мин генә белгән бер юл бар. Һәр сихри каргыштан бер котылу юлы кала. Ходай шулай куйган, шулай дөньялык белән килештергән...
– Нинди юл ул, әйт инде тизрәк!
– Әйтүнең мәгънәсе юктыр. Кичә аның вакыты чыкты, Анписа үлеменә җиде көн булды.
– Шулай да... әйтеп кара әле. Күрәләтә торып авылны афәт карамагында калдыра алмыйбыз бит инде. Нидер эшләргә, нидер кылырга кирәк, кул кушырып, башка бәла килеп төшкәнне көтеп утырудан ни файда?!
– Алайса, әйтәм: авылдан бәлане кайтару өчен, утта янган катынның, ягъни мәсәлән, Анписаның мәетен мөселман йоласы белән зират эченә күчереп күмәргә кирәк.
– Юкны сөйләмә, Мәймүнә апа. Була торган хәл түгел бу!
– Әйттем исә кайттым. Болай да... теләсәгез дә булмый торган хәл инде ул хәзер. Вакыты чыкты, диюем. Хәзер Марпаны да табып булмаячак. Ул тайгага карап юлга чыкты. Анда янгыннар тукталган. Апасының мәетен дә үзе белән алган... Зират эченә күчерелсә генә калдыра алыр иде. Мин инде аны көйләп бетергән идем...
– Афәт тә афәт дисең син... Нинди афәт инде ул?! Хет шуны әйтә аласыңмы? Юкса монда артка юл да калмаган кебек килеп чыга... Аннары... мин монда синең белән кешечә сөйләшеп утырам, ә бит без мәчет манарасына ай куеп өлгердек, азан әйттек, бөтен авыл белән намазга бастык... Шулай Кампәрлене үткән-сүткән сихердән сакладык.
– Анысы бит аның үткән-сүткән сихер. Ә монысы – каргыш, ачы, утлы каргыш. Кампәрле андый утлы каргышларны элегрәк тә күргән, ләкин мондыен әле күрмәгән. Авылның язмышына шулай язылган...
– Ярый, мин киттем, синең белән вакыт үткәреп торган мин тиле...
– Тукта!.. Тукта, Хәлим. Тыңла. Мин бит әле сиңа иң мөһимен – афәт турындагысын әйтмәдем. Марпа әйткәннәрне генә белдерәм. Давыллы, утлы яңгыр булып киләчәк ул афәт дигәннәре. Беркем дә, бернәрсә дә туктата алмаячак аны. Булашмагыз да, корбаннар гына артачак. «Нигезегез янып корысын!» – дип каргаган Анписа. Бик рәнҗегән. Бу афәттән котылу юк. Мин әйткәнгә риза булмадыгыз. Аннары... каян табасың хәзер Марпа түтәйне. Ул юлда инде, әнә ике тәпәчкә туганының мәетен җәеп салган да, шуны сөйрәп, кара тайгага кереп бара...
– Безнең ничә көн бар, Мәймүнә апа? Шуны әйт тә... китәм.
– Ике көн. Халыкны авылдан чыгара башлагыз. Балаларны, авыру һәм авырлы хатыннарны беренче чыгарыгыз... Аннары – өлкәннәрне. Аннары – малларны, аннары – кирәк-яракларны... Брач чакыртыгыз...
– Анысы как раз бар инде. «Чыгарыгыз» дию генә ансат, кая чыгарыйк, ничек чыгарыйк соң ул кадәр кешене, малны, әйберне?
– Авыл белән урман арасында куышлар әзерләгез, лапаслар әмәлләгез... Урманга кермәгез: гарасатта бик күп агач сыначак, бәлагә очравыгыз бар...
– Бер дә ышанасы килми бит әле бу хәлләргә, Мәймүнә апа. Юкка борчылабыз, ахры, без. Кеше көлдерү генә булмасмы?
– Көлдерүдән узган инде. Ачы кайгыдан елап утырырга язмасын!..
(Дәвамы бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев