Тамгалы
Декрет ялына киткән Лена урынына Викторияне безнең офиска эшкә алдылар. Фирмабыз балалар өчен товарлар сату белән шөгыльләнә. Коллективыбыз башлыча яшьләрдән тора. Һәркем үз эшен яхшы белгәнгә, өйрәтү мазар көтеп тормый, эш сәгате башлану белән,керүче-чыгучыларга игътибар да итеп тормыйча, эшебезгә ябышабыз. Яңа хезмәттәшебезнең тумыштан килгән маңгаендагы олы миңе очып китәргә әзер торган үтә кызыл кыекча белән бик килешле итеп урап бәйләүгә карамастан, әллә каян күренеп, күзгә чалына. Шуңа теләсәң –теләмәсәң дә аның тышкы кыяфәтен, өс башын, аксыл төстәге парик чәчләрен, буялган озын керфекләрен, ачык алсу иннек ягылган иреннәрен, елмаю китә белмәгән ясалма йөзеннән башлап, көн саен төрле-төрле күлмәк кигән чыра сыман ябык гәүдәсен, аяк йөзенә кадәр энә күзеннән үткәрәсең.
Ул килгәннән соң, безгә көн бетеп, эшләү тәртибе тулысынча бозылды. Моңа кадәр үзара килешеп, кирәк чакта бер-беребезне алмаштырып, ярдәмләшеп эшләвебезне шеф белгәне юк. Виктория килгәч, кемнең күпмегә соңга калуы, иртәрәк китүе, эштә киткән хата- ялгышлыклар минуты белән җитәкчегә барып ирешеп, кисәтү аласың. Эшнең тәме югалды. Ялагайлана белү теләсә кем кулыннан килә торган эш түгел. Ул үзенә күрә олы бер талант.
Чираттагы планеркада директорның ике хезмәткәрне кыскартачагын ишеткәч, авызны ачып каттык. Шулай булмый ни, эш күп һәм метекле булганлыктан, болай да көчкә-көчкә генә өлгереп барабыз.
Хезмәт хакын, бухгалтерга кул куеп, акча салынган конвертны директор кулыннан алабыз. Викториянең зарплатасы ярыйсы гына күтәрелүен чыбыксыз телефон аша белеп алдык. Ачу килеп, “тамгалы” дигән кушамат тактык.
Әллә ни күп вакыт үтмәде, тагы ике иптәшебез кыскатылуга дучар булды. Кыскасы, “тамгалы” килеп ай ярым эшләүгә, унике кеше урынына бүшәү калдык. Дөрес, аларның зарплатасының күпмедер күләме безгә өстәлде, зарланмыйбыз. Көнләшүдән Викториянең миңе көрәнләнепбүртеп, йөзе кара янып чыгып,көзән җыергандагыдай тартышып,ясалма елмаюы каядыр качты. Ул үз өстенә кибетләрне алды, дизайн белән шөгыльләнә башлады, сатучылар сайлап, аларны алмаштырырга тотынды. Кызның хезмәт хакы көнләп түгел сәгатьләп үсте. Моңа ачулары кабарган өч егет, эштән китәргә гариза язды. Директор аны-моны уйлап тормый, шунда ук, ризалык белдереп, имзасын салды. Кызган килеш, алдан аңа белдермичә, хезмәт дициплинасын бозганы өчен, бухгалтерны эштән куды.
Мин фирма кереме өчен яхшы килешүләр төзүгә ирештем, яңа килгән яшьләрне эшкә өйрәттем, директор мине хөрмәт итте. Каефенең яхшы чагын туры китереп:
‒ Рәис Фәрисович, нигә сез кеше язмышы белән уйныйсыз? Бераз уйлабрак эш итмисез? ‒ дип сорап куйдым.
‒ Римма Вәсиловна, Виктория яшь булса да, миңа (олы кешегә) зурларча киңәшләр бирә. Фирма гөрләп эшләсен, бар көченә чәчәк атсын өчен, җитәкче кеше хезмәткәрләренең һәр адымын белеп, тикшереп торырга тиеш ди. Офиста эшләргә кеше күп. Виктория, кирәкмәгәнгә боталып йөрмәсеннәр өчен аларның санын кәметергә тәкъдим итте. Яхшы хезмәт хакы алар өчен үзен баштан-аяк эшкә күмде. Виктория хезмәт хакын тир түгеп таба, ‒ дигән җавап ишеттем.
Әйе, “тамгалы”, читтән яхшы күренер өчен,иң көчле кадрларны калдырды. Ләкин аларны кайчан тели, шунда ук очрачагы ап-ачык.
Виктория җитәкчегә зур йогынты. Без аның Рәис Фәрисовичның машинасына утырып киткәнен еш күрдек. Ахырда директорыбыз ике баласы белән хатынын калдырып, “тамгалы”га квартир алып бирде. Язылышмыйча гына бергә яшәп яталар. Хуҗаның җаны тынычланды. Хезмәтендәге бөтен эшләрен яшь хатыны җилкәсенә өйде. Эш сәгатендә киңәшчесе кушуы буенча спортзалга корсак шиңдерергә китә, юк йомышны бар итеп өенә кайтып килә, Виктория эшен “җитәкли”.
Тора-бара миңа да чират килеп җитте. Директорның яңа хатыны эштә төзә алмаслык хата ясады, зур керем китерә торган килешү өзелде. Бу эш белән шөгыльләнмәвемә карамастан, гаепле санап, бармагы белән миңе төртеп күрсәтте.Сарык ашаган куян хәлендә калдым. Пенсиягә дә ерак әле.
‒ Римма Вәсиловна, оешмада яшьләр генә эшли, яшегез олыгаеп бару сәбәпле, эш урыныгызны бушатырга туры килер, ‒ диде, Рәис Фәрисович тыйнак кына башын аска иеп.
“Тамгалы”, күзгә карап, усал итеп астыртын елмайды. Нишлисең заманы шундый.
Римма Вәсиловна сөйләгәннәрне Сания Шәрипова язып алды.
Башкортостан, Бүздәк.
22.10.2020
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев