Яшьлегемне ззлим. Повесть (6)
Сөясең дә кебек, сөймисең дә, Әллә ничек синең карашың. Щул карашың йә иркәли мине, Йә әрнетә йөрәк ярасын.
Уфадан пароход белән кайттык. Кеше искиткеч күп. Дүртенче класс дигәне — коридорлар, мичкә өсләре, идән... Шунда ике тәүлек чамасы кайтылды. Күңел күтәренке. Сәбәпсез дә сәбәп белән дә көләм, таныш түгел кызлар белән дә, телләрен рәтләп белмәсәм дә, марҗа кызлары белән дә шаярып алам.
Хәтеремдә, без тар гына коридорда утырып барабыз. Караңгы төшеп килә. Шулай да пароход эчендә ут кабынмаган әле. Лена бераз гына астарак, минем аркага башын куеп утыра. Уйлана бугай. Бүген беренче кат мин аны шушындый тын боек кыяфәттә күрәм.
— Авырмыйсыңдыр ич, Лена?
— Син берни аңламыйсың... Кара минем күзләремә.
Карыйм, күзләре яшь белән тулы. Эре-эре бөртекләре йомшак җәйге пальтосына тәгәрәп төштеләр.
— Син бернәрсә дә аңламыйсың, син — эгоист. Син минем күзләремнән бернәрсә дә күрмисең. Әйт, күрмисең бит?
Мин «эгоист» сүзен беренче кат ишеткәнгә күрә, аңламасам да, кабатлап сорамыйм. Күзләренә тагын да текәлебрәк карыйм.
— Күрәм, син елыйсың...
— Бүтән нәрсә күрмисеңме?
Ул, минем кулларымны чытырдатып кыскан хәлдә, артисткалар сыман башын артка җибәреп, һаман шул күзләре белән ялварулы карап тора. Мин аны, ничектер, кызганып куйдым. Йөрәгемне авыр хис урап алды. Үземнең дә күңелем тулды.
— Әйе, син бернәрсә дә күрмисең, күрергә дә теләмисең — дип кабатлады ул.
— Күрәм! Күрәм!
Шул сүзне ишетүгә, ул кочаклап, башын минем иңгә китереп куйды. Юатырга тырышам. Мин аны рәнҗеткәнмен кебек. Ул минем өчен күпме тырышты, ә мин... Үземне зур гаепле санап, мөмкин булганның барысын да эшләргә әзер идем бу минутта.
— Җитәр, Лена, елама, җитәр. Мин дә яратам, чынлап яратам!
Бу минутта ул миңа күкрәкләре белән сыенды, тагын да кайнаррак итеп кысты да, кинәт ычкындырып, шатлык очкынланып торган яшьле күзләре белән туп-туры караган хәлдә хәрәкәтсез калды. Иреннәре калтырагандай булды. Тәнгә шундый ук калтырану күчкәнен сиздем. Ул янып торган иреннәрен иреннәремә китерде. Бөтен тәнне ярсытып кытыклаган бу иреннәр, кыю якынлык миңа таныш түгел, ул миңа әллә нәрсәләр вәгъдә итә, бу...
Пароходта кинәт ут кабынды. Кулларын тиз генә ычкындырды да Лена үзен тәртипкә китерә башлады. Сумкасыннан көзге чыгарды. Миңа үзе берничә кат юып китергән кулъяулык белән битләрен, күзләрен сөртте. Мин утырган мичкә өстенә иелде дә, җавап та көтмичә, үзенең дуслык хакындагы мәзәк карашларын сөйләргә тотынды.
— Мин бик көнче. Кара аны. Мин сине үземнән башка беркемгә дә бирмәячәкмен — син бары минеке генә булачаксың. Мин үзем синең өчен дөньяда мөмкин булганның барысын да эшләячәкмен. Без синең белән шундый итеп яшәрбез!.. Безне бергә күргән һәр кеше сокланмый калмас. Синнән дә миннән дә бәхетле кеше булмас!
Төн уртасында безне пароход Исмаел дигән пристаньга китерде. Шунда төшәбез инде. Леналар авылына сигез чакрым. Безнекенә, турыдан кайтсак, унике. Алар авылыннан китсәк унсигез чакрым җәяү кайтырга кирәк. Ләкин Лена белән бергә кайтырга мөмкин булганда, бүтән юлдан китә алмыйм
Исмаел ярлары — биек тау. Шунда менәбез. Анда яшел чирәмлек, көтү йөри, ә тегендә, сул якта, болыннар, әле күптән түгел генә без эшләп кайткан болыннар... Мин кинәт өшеп, калтырап куям, күзләремне ул яктан күчерәм, башым иям... Ничек булды соң әле бу? Ничек булды?
Тиздән кояш чыгар. Ай да баемаган. Дөнья үзе якты, үзе күләгәле...
Идел буйлары инде ерак калды. Менә монда — урылган иген басуы. Уңда да, сулда да, алда да. Тирә-як — алтын киңлек. Көлтәләрдән өелгән биек чүмәләләр. Алардан шундый тәмле ис килә, өлгергән иген исе! Печән исеннән һич ким түгел. Әйе, алар һәркайсы үз урынында. Шәһәр кешесе, мескен, нинди тәм татудан мәхрүм бит. Чүмәләләр, чүмәләләр, әйтерсең алар кечкенә алтын өйләр... Аларның һәркайсы безне чакырып тора кебек:
— Безгә килегез, ял итеп китегез.
Чүмәләләр өй булса, бу басулар нинди искиткеч шәһәр булыр иде!
Лена адымнарын акрынайта.
— Арыдыңмы, Лена?
— Әйе, йокым килә.
— Минем дә.
— Әйдә, менә бу өйдә йоклап чыгабыз. Анда безне көтәләр...
Лена йокылы күзләре белән елмаеп куя. Култыклашып,
юлдан ике йөз метр чамасы читтәге бер чүмәлә янында тукталабыз. Юл капчыкларын куйгач та, баш очына арыш көлтәләре салабыз. Кыз чүмәлә төбенә үзенең пальтосын җәеп ята: аңа анда җил тимәячәк. Август таңы ярыйсы ук салкынча. Мин аның өстенә пиджагымны салып ябарга тиеш... Һәм мин күлмәктән. Ләкин һаман да ул өши:
— Мондарак, Әнис! Салкын...
Якынрак елышам. Башларын сыйпыйм. Кырда инде беренче кояш нурлары уйный. Ул нурлар Ленаның алтынсу чәчләренә төшә. Бу чәчләр өлгергән арыш сабаклары төсле... Бу кашлар, керфекләр башаклардан күчерелгән һәм матурлап ясалган төсле... Ә иреннәр... Бу иреннәр синең иреннәргә кушылганда бөтен кан тамырларың буйлап гаҗәеп тәм агыла — яңа гына өлгергән бодай бөртеге тәме, сөт сыман хуш исле, бодай суы тәме. Бу тәмне татыган кешеләр мине аңлар. Ленага хисләрем белән якынлашканнан-якынлашам, ә ул карышмый, тартынмый, бөтен тәне белән миңа омтыла. Бу минутта күз алдымнан болын киңлекләре, чәчәкләр чуарланып уза... Покослар, печән исе, куыш исе, черки безелдәве... Әйе, алар да хыялга кергән, чыкмаслык булып кергән. Ә менә урак өсте? Бөтен нәрсә өлгергән һәм үзенең тәмен татырга вәгъдә биреп торучы урак өсте? Аңардан киммени?! Юк, ким түгел бугай, син бу тәмне, табигатьнең серле тәмен татымыйча ничек калырсың? Менә Лена, юмарт август ае шикелле, шул серне ачарга вәгъдә биргәндәй, синең иркеңдә ята... Чәчәкләр сокланырга, хыялланырга яхшы, әмма аларны алыштырган җимеш тәме — бөтенләй башка, бөтенләй башка...
Әллә йоклап, әллә йокламыйча, безнең арулар җилгә очкандай юк булды. Иртәнге кояш нурлары, чыклы арыш сабакларында җемелдәп, күңелгә әйтеп бетергесез шатлык агышы китерде.
Өсләрне кагып кигәч, капчыкларны аркага астык та әкияттәгечә якты алтын киңлекләр, арыш шәһәре урамнары буйлап җитәкләшеп алга атладык.
— Авылга һич кайтасы килми, анда өйгә кайтып керсәк, сине югалтырмын төсле,— диде Лена, моңаеп.
Мин шаярткан булдым:
— Әйдә, алайса кайтмыйк.
— Әйдә! — диде ул да, чырае яктырып. — Менә бу авылда минем туганнарым бар, аларга кереп чәй эчәбез...
— Аннан кире шушы басулар, урманнар, таллыклар, чокырлар буйлап йөрик... Су коеныйк, чишмәләрдән сулар эчик, җимеш җыйыйк...
Ничек сөйләшенсә, шулай эшләдек тә.
Алар авылына — Ишкарга караңгы төшкәч кенә кайтып кердек. Ул үз өйләренә кереп китте, мин аларның күршеләренә, электән үк аралашып йөргән бер дустыбызга тукталдым. Әйберләрне калдыргач, урамга чыктым да авылның кичке авазын тыңларга керештем. Җәй көне шулай ераклардан килгән тавышларны тыңлап моңаерга яратам мин. Кайдадыр еракта арба шылтырап бара. Ул шылтырауда ниндидер яшерен мәгънә бардыр кебек. Ә тегендә, амбар тирәләрендә, шундый ук тыныч ритм белән җилгәргечләр такылдый, колхоз кызлары, колхоз хатыннарының йөрәк тибешен яңгырата... Ерак басуда трактор җир эшкәртә, аның туктаусыз гөрелтесендә кышкы салкыннар сизелгәндәй була, күңел кар астында калачак япь-яшь уҗымны, нәни сабакларны кызгана. Якындарак кызлар җыры... Таныш тавыш бугай. Әйе, таныш. Тукта, кем, Фәһимә җырлый түгелме соң? Болай моңлы, бу чаклы матур итеп аннан башка кем җырлый алсын! Һава дулкыннарында тирбәлеп, минем өчен шелтә төслерәк ямансу сүзләр ишетелә. Нинди җыр бу? Ул җырлыймы, әллә бүтән берәүме? Бераздан сүзләр аермачык ишетелде:
Сине уйлап ята-ята,
Сызылып таңнар ата.
Әйе, ул, Фәһимә! Кинәт туган бу ышаныч, күңелгә якын кешеңне очратканда була торган куаныч, үкенү сыман бер ачы хис белән бергә бутала. Күзгә әче яшь тыгыла. Юк, аны бүген күрергә, бөтенесен сөйләп бирергә... Ә аннан? Кайсын яратырга? Кайсы белән... Ә мин кайсын яратам соң әле? Берсен генәме? Икесен дәме? Әллә берсен дә чын ярату белән ярата алмыйммы? Әллә мин ул хистән мәхрүмме? Фәһимә!
Сөясең дә кебек, сөймисең дә,
Әллә ничек...
Әллә ничек, кайчандыр үз йөрәгемнән чыккан көй бүген минеке түгел, аннан инде мин читләшкәнмен, үземнән үзем читләшкәнмен. Дөресрәге, көй элекке бугай, әмма сүзләр... Сүзләр күбәйгән һәм ерактан ачык ишетелмәүләре белән тагын да серлерәк, тирәнрәк, мәгънәлерәк тоелалар. Мин тавыш килгән якка чабарга телим, үз йөрәгемнән чыккан моңнарны үземә кайтарырга телим, яңадан аның белән кавышырга... Тик...
Якында гына, менә шушы өйдә — Лена бар! Ул — өйдә, куыклы лампа уты яктысы тышка сирпелә. Шул яктылык эчендә, пәрдәләрнең кушылмый калган урыннары аша, ашыга-ашыга, Лена узып йөргәне күренә. Мөгаен, ул минем янга чыгарга ашыгадыр. Ә мин? Нишләргә миңа?
...Югары яктан, печән төягән арбага утырып, ике кеше узып китте: абыйсы белән... Фәһимә! Күрешкәч, нәрсә әйтермен, белмим, ләкин аны күрергә кирәк. Мин аны күрмичә булдыра алмыйм.
Шулай үрсәләнеп торган хәлемдә мине кемдер арттан кочып алды. Әлбәттә, Лена.
— Киттек, Әнис! Клубка. Уфадан артистлар килгән, — дип, мине, үз өермәсенә буйсындырып, җилтерәтеп алып та китте ул.
Минем нәрсә кичергәнне башына да китерми, теленә ни килде, шуны сөйли, шаяра, көлә.
Клубка кердек. Анда халык аз әле, билет алдык та яңадан урамга чыктык. Анда таныш-белешләр белән күрешәбез, сөйләшәбез. Кайсыдыр берәү безнең арттан:
— Фәһимә дә кайткан! — дип калды. Ялга каршы көн, әниләрен күреп китим дигәндер инде.
— Кайтса соң, ни булган! — диде Лена, исе китмичә генә.
Яңадан клубка кердек һәм яңадан ишек төбендә тукталдык. Үзем Лена белән сөйләшәм, үземнең күзләр әллә кайда. Ул бугай... Юк, ул түгел, хәтта охшамаган да. Менә монысы... Чигәсенә төшкән җиңел бөдрәләре... Ул! Үзем дә сизмәстән бер адым алгарак чыктым. Лена да минем белән... Фәһимә монда да фронттан яраланып кайткан абыйсы белән икән. Мине күрүгә башын иде... Әллә күрмәде. Каршысына китәр идем, уңайсыз: Лена монда. Үзе безнең янга килер әле, шуны көтәм, нигә көтәм — үзем дә белмим. Ленага карыйм. Көләчлеге — җилгә очкандай, күзләре чебешкә ташланырга җыенган карчыга күзләре төсле яна, ялтырый. Шулай да, дулкынланганын
тышка чыгармаска тырышып, иң өстә яткан сүзләрен миңа житкерә.
— Нишләп җыелмый ивде бу халык?.. Уфа кадәр Уфа артистлары килгән.
— Театр кайгысы түгел шул хәзер. Бүтән кайгы.
— Өйдә ятып кына кайгыны җиңеп булмый инде, барыбер...
Лена тукта, барыбер ишетмим, ул килә, менә безнең туры-га килеп җитте, мин аның белән исәнләшәчәкмен, күзләр генә очрашсын. Әйе, ул атлый, тик әйтерсең безне күрми, әйтерсең мин аның өчен юк, мин аның өчен чит, таныш түгел. Үзенең сыгылмалы, салмак хәрәкәтләрен тамчы да үзгәртмичә, каядыр югарырак караган хәлдә, тып-тыныч атлан узып та китте ул. Ә мин, мин анын артыннан йөгереп китәргә теләдем. Көчем җитмәде, һәм үл шуннан, әлбәттә, бөтенесен аңлады. Әйе, без аның белән ниндидер яшерен көч ярдәмендә бәйләнгән идек, ул минем ни уйлавымны әллә каян белә. Хәзергә ачылмаган бу уртаклык законын берзаман галимнәр ачарлар әле, күрерсез, барыбер ачарлар. Ләкин бүгеннән соң бу бәйләнеш турында башка да китерергә мөмкин булмаячак. Ничек узып китте? Әйтерсең мин дөньяда юк. Ә мин соң аны йөрәктән чыгара алырмынмыни!
Спектакль нәрсә турында баргандыр, концертта нәрсәләр башкарылгандыр, хәтерләмим. Дөресрәге, мин аларны ишетмәдем Лена белән ничек очрашачагыбыз турында килештек бугай. Анын белән ашыгыч саубуллаштык та, юл әйберләрен алып үзебезнең авылга, Әшмәнгә ашыктым. Анда мин бу газаплардан, каршылыклы кичерешләрдән арыну мөмкинлеге, тынычлык көтәдер кебек иде.
Болытлы төн дөм караңгы. Юл бераз пычранып та өлгергән
икән. Ялгызым төнге юлдан атлыйм да атлыйм. Күз алдымнан миңа игътибар да итмичә горур атлап, һаман Фәһимә узып китә.
Үзебезнең урманга да җиттем менә. Юл читеннән чамалап кына барам. Сазлыграк җир башлана. Вак куаклыклар эчендә төн тагын да карала төшә. Кая барамдыр, миңа барыбер.
Шул вакыт кинәт нәрсәгәдер бәрелеп... Юк, бәрелеп түгел, ниндидер штык сыман каты нәрсә күкрәгемә кадалудан чак кына тайпылып, тукталып калдым. Каты әйбернең, мине читкә ыргытуын сиздем, тик егылмадым, һуштан язгандай читтә катып калдым. Күземә коточкыч бернәрсә чалынды. Ул да тукталган, тын гына миңа карап тора икән, ләкин куарга исәпләми, күрәсең. Таныйм, бу — безнең колхоз үгезе ич, миңа каршы атлап, юлдан килгән, ә мин аның мөгезләренә килеп бәрелгәнмен... Мин моны үзем өчен нәрсәгәдер ишарә сыман кабул иттем...
Өйгә кайткач, өстәлдә хат көткәнен күреп, ашыгычлык белән шул хатны ачтым. Мин шәһәргә киткәч үк килгән икән. Таныш почерк. Фәһимә хаты! Бәлки, соңгысыдыр. Бәлки, менә бу кадерле сүзләрне мин соңгы тапкыр укыймдыр.
Ул күрешү көнен ничек ашкынып көтүе хакында язган, киләсе атнага ялга кайтачагын әйткән, әгәр шәһәрдән кайтып җитсәм, үзе кебек сагынсам, килергә кушкан. Соңыннан мәгънәсе миңа инде таныш булган баягы җыр язылган:
Сөясең дә кебек, сөймисең дә,
Әллә ничек синең карашың.
Щул карашың йә иркәли мине,
Йә әрнетә йөрәк ярасын.
Сөясең дә кебек, сөймисең дә...
Мәхәббәт соң әллә уенмы?
Күңелең әгәр башкаларга төшсә,
Чынын әйтү әллә кыенмы?
Сөясең дә кебек, сөймисең дә,
Шаяртыпмы, бәгърем, йөрисең?
Ташлар булсаң, ятны сөяр булсаң,
Әйт дөресен, күңелем сүрелсен.
Сизенгән, әлбәттә, сизенгән. Лена белән киткәнемне ишеткәч язгандыр... Мөгаен. Әйе, язылып бетте — икебезгә бер җыр. Ә мәхәббәт?
Утны сүндерәм дә йокларга ятам. Әз генә булса да йоклый алырмын, ял итәрмен дип өметләнмим дә. Колакта бертуктаусыз чыңлап таныш көй ишетелә: «Сөясең дә кебек, сөймисең дә...»
Караңгыда, әле озак барылачак юл өстендә, мине баягы үгез көтә һәм күзем йомган арада аңа бәрелермен кебек, күзне йомарга куркып ятам. Куркам, сискәнеп китәм.
Бәрелермен кебек...
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев