Үлгән карчык өен саклый
Төн уртасында ишек кыңгыравы шалтырады. Мин әкрен генә ишектәге глазокка күз салдым, анда ике уттай күз янып тора иде. Мин куркуымнан аңымны югалтканмын.
Үлгән карчык өен саклый
Үлгән карчык өен саклый
Дустым белән бер бүлмәле фатир арендалап тордык. Фатир өченче катта урнашкан, шәһәр чите, янәшәдә урман. Тәрәзә өй каршына карый, анда көне буе пенсионер карчыклар эскәмиядә ләчтит сатып утыра.
Бердәнбер көнне иптәшем туган ягына кайтып китте, мин өйдә берүзем калдым. Кухняда тәрәзәне ачып тәмәке тарткалыйм, бу юлы да шулай иттем. Төне буе эшләп арыган идем, урамда кеше заты күренми. Карыйм, бервакыт эскәмиядә кара киемле кеше шәйләнде. Кинәт ул миңа карады, аның күзләре ут булып янып тора иде. Мин тиз генә белгән догаларымны укып, тәрәзәне ябып куйдым. Шул арада ишек кыңгыравы шалтырады. Төн уртасында килер кешем юк, мин әкрен генә ишектәге глазокка күз салдым, анда ике уттай күз янып тора иде. Мин куркуымнан аңымны югалтканмын.
Икенче көнне дустым килгәч, хәлне сөйләп бирдем һәм без тиз арада күченү ягын карадык. Күченгән чакта подъезд төбендәге әбиләрдән без торган фатирда бер әби үлүен, аның вафатын бер атнадан гына белеп, ишеген җимереп керүләрен сөйләделәр.
Фото: Фрепик.ру
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2