Интернеттан
Гөлфия Гаян тәрҗемәсе
Николай, хатыны Алина белән диңгез буена китәргә җыеналар иде. Әнә чемоданнары да тутырылган.Өр яңасы, зәңгәре дә, хатынының былтыргы кызыл чемоданы да, инде ишек төбендә торалар. Өч көн. Тагын өч көн , һәм алар җылы якка очачак. Отпуск. Шушы алты хәрефле сүздә күпме җылылык, рәхәтлек! Шатлык диңгезендә генә түгел, чын диңгездә йөзү мөмкинлеге!
- Коля! - кил әле монда, дип чакырды күрше бүлмәдә компьютер артында утырган хатыны. - Николай!..
Митрохин авызындагы бутербродын чәйни- чәйни хатыны янына килеп басты.
-Мин бурычларыбыз юкмы икән дип карый идем. Үзең беләсең, бурыч булган очракта безнең юл ябык.
- Минем бурычым юк! Ә син теге өч күлмәгең өчен кредитыңны түләгәнсеңдер бит,-дип шаярды Николай.
-Көлерлек бер сәбәп тә юк әле монда. Минем бурычым юк. Ә менә синеке бар.
-Минеке?.. Нинди бурыч булсын?
-Менә, үзең кара... алимент диелгән.
-Шаярма! Каян, нинди алимент булсын ? Берәр ялгыштыр бу...
- Димәк читтә балаң бар дигән сүз!
Николай хәтта чәйнәвеннән туктады.
-Юк, бу ялгыш... Бу мөмкин түгел!
-Кыскасы,тиз арада ачыкламасаң диңгез буена мин берүзем очачакмын күрәсең.Аэропортта балам юк дип басып торудан файда булмаячак.
-Иртәгә үк ачыклаячакмын мин бу эшне.
Иртәгәсен ниндидер бәйрәм- ял икәне бөтенләй исеннән чыккан... Аннан соңгы көнне дә, судебный приставны тота алмый, көне үтте.Ярый әле самолётка билетын кире тапшыра алды.Алина чыннан да Сочига берүзе очарга мәҗбүр булды
-Бу мәсьәләне хәл иткәч тә барып җитәрмен,- дип озатып калды Николай хатынын.
Купшарган стеналы пристав кабинетына кергәч тә
"Гафу итегез, ялгыш булган" дигәнрәк сүзләр ишетергә ниятләгән иде ул.Тик:
-Бер хата да юк, бар да дөрес,-дип, пристав кәефен тагын кырды.
- Ничек инде?!!
-Шулай менә. Әтиегез
-Митрохин Яков Вениаминович сезне судка биргән, алимент юллап.
-Нинди әти булсын ул миңа, мин тумас борын аерылышканнар алар, әни белән.
-Берни әйтә алмыйм. Менә адресы:Мичурин урамы, 17. Хәзер ай саен сез аңа акча күчерергә тиеш буласыз.
- Ә теләмәсәм... түләргә?!
-Судка бирегез, килешмә төзегез... натариуска барыгыз...Җайлагыз! Башка бер сүз дә әйтә алмыйм.
Николай машинасына чыгып утырды да,Мичурин 17 адресына юл тотты. Башка сыймаслык хәл. Балаларга алимент түләүне ишеткән бар, ә карт кешегә нигә кирәк инде ул алимент. Пенсиясе бардыр бит.
Кызыл кирпечтән салынган, ике катлы йорт иде бу.
Николай капкадагы төймәгә басты. Эчтә зур этнең һау-һаулап өргәне ишетелде. Бер хатын чыгып бу 17/1 адресы, ә 17 нче йорт борылыш артында дип аңлатты.
Йорт иске иде. Тирә ягын агач, куаклык баскан. Йорт диярлек тә түгел , мал абзарын хәтерләтә иде бу йорт.Урам капкасы ачык, күрәсең ябылыр өчен эшләнмәгән. Ишек алды тулы чүп-чар. Койма буенда өчәр литрлы юылмаган банкалар ауный.
Йорт ишеге дә ачык иде. Шыгырдавык күтәрмәгә бер генә басып Николай йорт эченә узды. Өйдәге ачкылтым , тынчу һава танавына килеп бәрелеп күңелен болгандырды.
-Өйдә кеше бармы?-дип, кычкырып сорады ул, керә-керешләй. Бер якка янтайган иске мич артындагы карауатта кемдер кыбырдады.
Николай ике кулын да кесәсеннән алмый гына түргәрәк узды:
-Сез Митрохин буласызмы?
-Мин, мин,-диде карт, карлыккан тавыш белән.
-Ә мин Николай.
-Карт берни аңламаган сыман аңа карап ята бирде.
- Мин Николай Яковлевич Митрохин.
-Әә... син кайдан килеп чыктың әле , нинди җилләр ташлады?
-Сез мине алимент сорап судка биргәнсез бит. Нинди акча тиеш мин сезгә?
-Син улым бит минем, мин синең әтиең.
- Әтием?!. Нинди әти сөйлисез ?!Минем әтием Борис Александрович Агеев. Ул мине үстерде, укытты, кеше итте. Ул мине җитәкләп балалар бакчасына йөртте , кичләрен караутым янына утырып әкиятләр укыды. Яхшыны яманнан аерырга да ул өйрәтте мине.Ул минем әтием! Ә сез... сез миңа беркем дә түгел.Аңлашыламы?
-Документ буенча,мин бит синең әтиең.
-Документ буенча... Белгән булсам болай буласын фамилиямне үзгәрткән булыр идем.Әни фамилиясе дип йөредем. Мин сиңа барыбер алимент түләмәячәкмен, өметләнмә! Суд карарын кире кайтаруны исбатлаячакмын.
-Ярый улым, шулай да,килүеңә рәхмәт. Гомер азагымда сине күрү насып булды...
-Моның өчен алиментка бирү түгел, ә үскән чагымда, бала чагымда килү кирәк иде.Аралашу кирәк иде.
Карт каты итеп ютәлли башлады.
-Утыр әле, улым...Ачуланма әле. Ярты гына сәгать янымда утыр, аннан китәрсең...Соңгы тапкыр сине 10 нчы класста укыган чагыңда күргән идем.Дәшми генә, гел читтән генә карый идем сине мин. Әниең рөхсәт итмәде бит аралашырга. Якын да җибәрмәде...
-Эчеп йөрмәскә иде.
-Капкан чак та булгандыр...
Гаиләгезгә зыян итәсем килмәде. Борис сиңа яхшы әти булды, беләм. Ул бит кайчандыр минем дус иде. Икәү Сочига ял итәргә баргач таныштык без ике кыз белән. Берсе әниең иде. Өйләнештек. Тик ярты ел яшәгәч Боряга китте әниең. Аерылыштык.Аннан уллары -син тудың. Ә мин күреп тордым, син миңа охшаган икәнен. Тик гаилә бозып файда югын аңладым. Минем дә, сине балалар бакчасына йөртәсем әллә килмәгән дисеңме!?
Әниең гел каршы булды. Миңа охшаганыңны күреп торса да, кысылма синең улың түгел ,дип ачулана иде. Кысылмадым инде. Читтән күреп,көеп яшәдем гомерем буена. Шулай да Боряга рәхмәт. Сине үз улы кебек үстерде. Яхшы кеше итте...
Саулык яшьтән алама булды минем. Чирлим. Медсестра килеп укол ясый ...Хәзер үлсәм дә була, үкенече калмады, күрдем сине, сөйләштем синең белән, дөресен әйтәсем килде... Миңа "китәргә" вакыт җитте, улым,сизәм.
Син мине кичер, алимент түләргә туры килмәс ул, кайгырма...Әниеңә ачуланма, шулай кирәк булгандыр. Үлер алдыннан булса да белгертәсем килде, чын әтиең мин икәнне.Бик белгертәсем килде. Миңа хәзер берни дә кирәк түгел.Сине күрәсем генә килде.
-Телефоның бармы синең, әти?
-Бар, иске,кнопкалы. Укол кирәк булганда шалтыратам.Килеп укол ясыйлар.
Николай үзенең телефон номеры язылган кәгазьне өстәлгә куеп әтисе янына утырды. Иңнәреннән кочты.Кочмаса мәңге гафу итмәс иде үзен.
-Әллә безгә барасыңмы?
-Юююук, юк улым, бармыйм. Мин өйрәнгән ялгыз яшәргә... ялгыз мин.Әниеңнән башканы ярата алмадым...
Николай кайтышлый әти-әнисе янына керде .Бер карасаң дөреслек юллап әти- әнисен рәнҗетәсе дә килми иде аның.
Китер алдыннан кинәт:
-Әни, безнең раскладушка бар иде, кайда икән ул,- дип сорады.Аннан кибеткә барып төрле ризыклар алып, әтисе янына китте.
-Кирәкмәс иде,-дип каршылады аны карт,-мин тамакка ашамыйм диярлек.
-Мин бүген синең янда кунарга булдым, рөхсәт итәсеңме?
- Итүен итәм... Тик монда җыештырылмаган, үзең күрәсең,йөри алмыйм, рәтем юк.
- Ут бармы?
-Әнә, ишек артында. Николай ут кабызды. Бүлмәгә сары яктылык сибелде.
- Иртәгә мин монда менә дигән тәртип ясармын әле.
-Кемгә кирәк ул тәртип? Кирәкми. Онытканчы әйтим әле. Әнә теге шкаф тартмасында документларым, карточкамда акчам бар, алырсың. Ә хәзер үзең турында сөйлә.
Николай ярты төнгә кадәр үз тормышын, төрле кызык мызык хәлләр сөйләп утырды.Картның әз булса да күңелен күтәрәсе килде. Аның йоклап киткәнен күргәч кенә, торып утны сүндерде.
Николай иртүк уянып, бүлмәне тәртипкә китерә башлады. Яков уянган иде инде . Авыр тын алып, түшәмгә карап ятты:
-Җыештырма! Менә мунча яксаң рәхмәтле булыр идем. Мунча керәсем килә. Әнә теге шкафта чиста киемнәрем дә бар..
-Ягабыз аны, ник якмаска,-диде Николай.
Мунчадан соң икәү чәй эчеп , сөйләшеп утырдылар.
Аннан шәфкәть туташы, Ольга килеп керде.
-Оля, исеңдәме, улым бар дигән идем. Бу минем улым Николай була,-диде карт.
-Бик яхшыы,-дип куйды Оля.Сезне гел сөйләп тора иде, күрәсем бик килә дип.
- Алай булгач , мин песәйне ашатып килим әле, -дип Николай кайтып китте.
Кичкә таба гына кире килде ул.
Карт күзләрен түшәмгә төбәп тынып калган иде.
Интернеттан
Гөлфия Гаян тәрҗемәсе
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1