Албастылар – 2. Роман. (44)
Клуб җимерелгән, мәктәп ябылган, мәчет салынып бетмәгән килеш, сугыш-яулардан калган хәрабә кебек, айсыз манарасы белән тирә-якны шомландырып тырпаеп-ыржаеп тора...
XXI
Авылга кичкырын гына кайтып керделәр. Авыл тавышлары ишетелә башлау белән, Хәлим башын калкытты. Ул юри дилбегәне кулына алмады. Аңа кызык иде: ат кая таба алып китәр? Ә Чәчкә кая барасын төгәл белә иде. Ялгыш та тукталып тормыйча, хәтта бераз адымын кызулатыбрак, ул авыл ягына алып төшүче кыр юлына кереп китте, аннары шул кызулыкта югары оч урамына барып керде. Югары оч урамы буйлап бераз баргач, тыкрыктан борылып, Хәлимнәр чатына борылып керәсең. Аларның йорты калкурак урында. Авылның барлык ягыннан күренеп тора. Ә-әнә ул. Капка төбендә хәрәкәт сизелгән кебек... Халык җыелган дисәң инде... Тагын нәрсә булды икән? Тукта, нигә болай, бәла чакырып, «нәрсә булды икән» дип утыра соң әле ул? Булмас, бернәрсә дә булмас. Инде булганы да җитәр!..
Чәчкә атлы җен аты бу юлы да ялгышымады – тыкрыктан борылып, Хәлимнәр чатына кереп китте. Белеп барамы соң ул? Нинди җене алып бара аны Хәлим яшәгән нигезгә? Әллә Хәлимнең уйларын белеп барамы? Аларга килгәне бар барын Юламан картның. Ләкин ничекләр генә истә калдырырга кирәк шулхәтле барган җирне, йөргән юлны?
– Аптырама, исең буенча, шушы юлдан йөргәнеңне белеп бара ул... Дилбегә синең кулда, шуңа да сиңа кайтырга икәнен белә бахыр... Хайван затыннан түгел әүлиялар затыннан бу бахбай...
Баксаң, Юламан карт та торып утырган икән. Шулай ярыйсы гына ял итеп, сау-сәламәт тән һәм көр рух белән кайтып җиттеләр. Капка төбендәге халык аларны каршы алырга кузгалды. Халык дигәннән, Сания белән Тәскирә инде, аннары балалары белән Нәфисә. Ә!.. Күрше карты Ак бабай бар әле. Аларга, күрше капкалардан чыгып, Мәдинә абыстай белән Вәсимә карчык кушылды. Иң беренче балалар килеп җитте, Хәлим аларның икесен, аякларын салындыртып, ике якка утыртты. Үзе җәяүләп китте.
Нәфисә, беркемнән дә оялмыйча, Хәлимне кысып кочаклап алды, озак кына җибәрмичә торды. Сания елап җибәрде, аңа, һәрвакыттагыча, Тәскирә кушылды.
– И-и, балакаем, инде кайтмассың дип тә уйлый башлаган идек. Урманнан ике убырлы карчык чыккач, бөтен авыл пошаманга калды. Син дә шушы юлда йөрисең ләбаса, тагын нинди зәхмәткә юлыктың икән дип котлар очты... Менә бит исән-сау кайтып җиттең Ходай насыйбы белән!..
– Әнкәй, миңа нәрсә булсын?! Борчылма дип ничә тапкыр әйттем инде. Миңа нәрсә булсын?! Әзмәвердәй ир кешегә... Менә мондый ярдәмчеләрем дә бар бит минем. Таныш булыгыз: бу атның хуҗасы Юламан бабай була. Ул минем коткаручым, тугры юлдашым...
Юламан карт, Хәлимнең көязләнеп әйткән сүзләренә әллә ни игътибар итмичә, арбадан төште, һәр кеше белән кул биреп исәнләшә башлады. Чират Ак бабайга җиткәч, картлар бераз карашып тордылар да бер-берсенә колачларын ачтылар, аннары, вак-вак кына арка кагышып, туганнарча күрештеләр, хәл-әхвәл сораштылар. Баксаң, алар таныш икән инде. Шуңа күрә, Хәлим ничек кенә үзләренә керергә кыстаса да, Юламан карт Ак бабай белән Мәдинә абыстай кыставын кабул итте. Шулай да, аларның ачык капкасыннан кереп китәр алдыннан, Саниянең янына ук килеп, тыныч кына сүз башлады:
– Сез малаегызны ялгыз гына урманга җибәрмәгез. Сихер иярүчән аңа. Куркытып әйтүем түгел. Көчле ул, сихергә каршы торырлык кына көч-егәре бар, шаукымы да җитәрлек. Ул – урманны, урман аны хөрмәт итә. Әмма барыбер сак булырга кирәк. Чит-ятлар килде бу якларга... Мин әйтәсен әйттем, калганын үзегез карагыз...
– Ай рәхмәт сиңа, Хода бәндәсе... Хәлимкәем өчен рәхмәт! Исән-имин кайтарып җиткердең. Синең хакта гел ишетеп торабыз. Арбасына җен җигеп, урманда йөри, дип сөйлиләр. Хозыр-Ильяс кебек кеше, диләр, адашканнарга, арыганнарга, үксезләргә ярдәм итә, диләр... Ходай мәрхәмәтеннән һәм рәхмәтеннән ташламасын. Изгелегең меңе белән кайтсын...
Юламан картның тагын бер сүзе калган икән әле:
– Теге, урманнан чыккан җен карчыклары кайсы якка киттеләр? Кем күрде аларны, ничек күрде?
– Кем дип... Бөтен авыл күрде инде... Югары очлар, этләрен бәйдән ычкындырып, һау-һаулап кудылар...
– Менә монысы кирәк түгел иде. Бу сәер җаннарның сезгә бер зыяны да тигәне юк бит, нигә аларга каныгырга?! Сихер үче бик авыр, шуны онытмагыз. Үчнең хәтере озын, диюем. Иблисне үртәмәгез. Сабыр булыгыз. Ипле кыланыгыз...
Юламан карт арбадан печән алып, ат алдына салды, тәртәләрнең аркалыгын, камыт бауларын бушатты, атның авызлыгын ычкындырды. Аннары Ак бабай артыннан иярде. Хәлимнәр, Вәсимә карчыкны да үзләре белән алып, өйләренә ашыктылар...
Хәлим иң элек район яңалыклары белән уртаклашты. Медпункт турында да әйтте. Шушы арада районнан кешеләр киләчәген, авылдагы вазгыятьне өйрәнәчәкләрен, халыкны җыеп сөйләшәчәкләрен хәбәр итте.
Сания, йокларга җыенган балалар белән мәш-мәшә килеп, үзалдына гына әйтеп куйды:
– Кем белән генә сөйләшер икән соң ул? Авылда кеше калмады бит инде. Элеккеге ике йөз йортның иллесендә җан асраучы бармы-юкмы?!
Хәлим дәшмәс булды. Дәшәрлеге дә калмаган иде. Чынлап та, авыл бетеп бара лабаса. Колхоздан ике-өч фермер хуҗалыгы, бер пилорама кисәге бүселеп-бүленеп чыкты да, калган җирләр, фермалар, машина-трактор паркы таланып, таралып бетте. Халыкка бер әйбер калды – урман. Үзенең байлыгы, утыны, җиләк-гөмбәләре, мәрхәмәте һәм... сихри шаукымы белән... Хәлим урман буйлап Майяны эзләп, аннары мәхәббәтен, бәхетен, язмышын юллап йөргән арада, ярты авыл районга, шәһәргә күчеп беткән ләбаса! Кампәрле илен оештырып, аңа күз-колак булып торучы авыл советы да инде менә ярты еллап эшләми. Клуб җимерелгән, мәктәп ябылган, мәчет салынып бетмәгән килеш, сугыш-яулардан калган хәрабә кебек, айсыз манарасы белән тирә-якны шомландырып тырпаеп-ыржаеп тора...
Зиһене ачылып, тормыш хакыйкатенә ирешә барган Хәлим, башын учларына кысып, тупсага утырды. Кинәт, башы миңгерәүләнеп, аңы томаланып, ойый башлады... Моны күреп калган Сания шундук улына очып кунды:
– Тор, тор, диләр сиңа! Нишләп утырасың анда?! Тупса – җеннәр биләмәсе, әле генә сихер-шаукым аңкытып кайтып кердең, хәзер өйдә дә бәла чакырып утырма!.. Болай да борчу-хәсрәттән баш чыкканы юк, инде бу юлы да кайгы-үлем чакырмыйк... Чакырмасаң да тиз ияләшә ул... Шайтанның коткысы офыктан офыкка, җирдән күккә кадәр!
Саниягә Тәскирә кушылды. Анысының теленә бал ягылган иде:
– Тор, Хәлимкәем, тор. Әнә түшәк, ятып ял ит, зинһар. Хәзер без дә... көтүне каршы алабыз да, малларны урнаштыргач, кереп егылабыз... Түшәкләр тәүлек әйләнәсенә әзер тора, Аллага шөкер. Җәен болай да көн белән төн буталып бетә бит, оныттыңмыни?! Бар, кер инде, анаңны тыңла... Балалар да изрәп йоклап киттеләр. Аларга да иптәш булырсың. Йоклаганда авызларын ачып ятмасыннар, шайтан койрыгын тыгып сихерли, ди... Аннары ашаганын кикереп яшәр... Алла сакласын! Әстәгьфирулла!..
Хәлим, үзе генә калгач, тирән уйларга тарып, гомердә булмаганча уйланып ятты. Күзләрен йомган килеш тә иң уяу, иң аек кеше иде ул бу мәлдә. Кайбер китапларда бу мәл «хакыйкать мизгеле», «хакыйкатькә кайту» дип атала. Әйе шул, Хәлим, «урман хакыйкате»нә бирелеп, «авыл хакыйкате»н, гомумән дә, «яшәү хакыйкате»н онытып җибәрә язган ласа! Әнә ул гына түгел, бөтен дөньясы яшәү хакыйкатенә ышанычын югалткан. Ә яшәүгә ышаныч югала икән инде, кеше миф, әкият тудыра башлый... Хәлимнең әкияткә тиң гомере урман белән бәйле... Балалары, анасы, гаиләсе хакында уйлап, аларны кайгыртып яшисе генә дә бит... Юк, һаман йөрергә кирәк, һаман күңелгә борчу эзләп чабарга кирәк, имеш...
Син яшисе гомерне бүтән беркем дә яши алмый.
Син нәрсә булса да эшләргә теләсәң бел: син аны үзен генә эшли аласың. Үзең һәм максатың. Үзең һәм иманың. Үзең һәм... язмышың. Татар язмышы. Гомерлек сәфәрдә, юлда, сөргенлектә, мөһаҗирлектә яшәүче татарның аянычлы язмышы. Мәрткә үк китмәсә дә, ким дигәндә йокылы-уяулы яшәүче татар язмышы. Әмма! Әмма... илдә бөтен кеше йоклаганда да милләтнең күңеле һәрвакыт сизгер! Хәлимнең йөрәк тамыры да әнә шул милләт күңеленә, татар язмышына барып тоташа. Шуңа күрә, аның күзләре йомык булса да, үзе мәрткә киткән кебек изрәп йоклап ятса да, күңеле дөньяга шар ачык, ният максатлары изгедән-изге, киләчәге өмет нуры белән өртелгән аның...
Иң мөһиме, Хәлим иртән торгач нәрсә эшләргә кирәген төгәл белә: ниндидер кузгалышка, үзгәрешкә сусаган, зур эшләргә тилмереп яшәгән авылдашларын җыячак ул, алар белән ачыктан-ачык сөйләшәчәк, аларга белгәнен, уйлаганын аңлатачак, алар белән сөйләшкәндә, аңламаганын үзе дә аңларга тырышачак. Иң элек «Болай булмый, – диячәк, – ничек инде авылда табиб та, мәктәп тә, балалар бакчасы да, хәтта юньле-башлы кибет тә булмаган килеш яшәмәк кирәк?!» диячәк...
(Дәвамы бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев