Албастылар – 2. Роман. (42)
Им-томнары, сихер-михерләре белән даны чыккан бу карчык нишләп йөри тагын Хәлимнәр капкасы төбендә?
XIX
Сиздерми генә кайтып керә алмады Хәлим. Нәфисә көтүдән кайткан сыерларын абзарның түр бүлмәсенә ябып чыгып килә иде. Куллары онга баткан, димәк, иртән сөт мулдан булсын өчен, малларга төнгелеккә башак турап биргән.
– Ай Аллам, Хәлим, синме бу? Әллә синең шәүләңме? Нәфисәнең он чумырып ала торган агач чүмече кулыннан ук төшеп китте. – Кайларда йөрдең бу кадәр?! И-и, Хәлим, җаның да, гамең дә юк икән!..
Битәрләбрәк каршы алса да, бәхетнең җиденче катында иде Нәфисә. Ләкин, ничек кенә сөенсә дә, ул Xәлимгә якынаерга куркып торган кебек иде. Чынлап та, урманнан Хәлимнең әрвахы яисә шаукымлы карачкысы ияреп чыкса? Нәфисәгә чат ябышыр иде бугай. Болай да мәрт дөньясыннан чак кына котылып, яшәргә тырышып яткан мәле...
Өйгә кергәч кенә кочаклаштылар, үбештеләр. Өйдәге ут яктысында гына Нәфисә Хәлимен теләгәнчә күрә алды, теләгәнчә иркәли-назлый алды. Нинди назлау инде ул! Тәненең һәр кагылган җирендә шеш, җәрәхәт. Нәфисәнең иркәләве дә иренең кара янган тәненә төрле майлар сөртүдән гыйбарәт булды. Хәят йоклый иде. Хәлим аңа озак кына карап торды. Аннары, кулына алып, күкрәк өстенә яткырды... Маңгаеннан үбеп алды. Башта әллә ни сер бирмичә ятса да, маңгаеннан үбеп алгач тынгысызлана башлады, тыпырчынып, йөзен җыерды... Моратның баягы сүзләре исенә төшеп, Хәлим сорап куйды:
– Нәрсә булды монда? Нинди бәла керде өйгә? Балаларга берни дә булмагандыр бит? Бөтен дөнья, бөтен урман шул хакта сөйли. Моратка кадәр әйтеп тора...
– Булды инде хәлләр, Хәлимкәем... Кинәт кенә балабыз авырып китте, сулышы кысылды, бума өянәге тотты... Майяның әтисе Морат агай булышты, ул коткарды... Беләсеңме, ул чын имче булып чыкты. Нәселебез шундый иде, ди. Ни врач, ни машина таба алмый иза чиккән чакта, урман буеннан үзем чакырып китердем...
– Моратнымы? Шул бәндәнеме? Тапкансың чакырыр кеше! Беләсеңме кем ул? Ул... ул...
Нәфисә аңа әйтергә ирек бирмәде. Шуның белән Морат-Майя язмышларына бәйле ямьсез тарихка ачылып китәргә юл куймады. Хәлим күкрәгендә яткан баланы, үз кулларына күчереп, түшәккә урнаштырды да, гомердә булмаганча, кискен генә әйтеп куйды:
– Белмим дә, беләсем дә килми! Морат агай балабызны имләде, дәвалады, терелтте. Бу – хак. Минем өчен Ул – иң изге кешеләрнең берсе. Бүтән аның турында начар сөйләмә, яме...
Хәлим балага ымлады:
– Хәзер ничек?
– Үтте, хәзер үтте инде...
– Сәбәбе нидә булган соң? Морат нәрсә диде? Сәбәбен әйттеме?
– Әйтте, ник әйтмәсен. Өй каршындагы биек агач башларына эләгеп калган сихердән күрәм, диде... Анысы хакында ни әйтергә дә белмим, анысы миңа караңгы. Ин мөһиме, кызыбыз исән-сау, сау-сәламәт, әнә көлеп ята...
Хәлим, Нәфисәдән албасты-өрәк куу вакыйгасың сөйләргә теле кычытып торса да, күңелендә йотып калдырды. Дөрес эшләде. Хатыны белән булган шаукымлы хәлләр күп сөйләнгәнне яратмый, бу – кешелек тарихыңда мең-миллион мәртәбә сыналган фал. Ләкин шул да бар: нәрсәдер эшләргә туры киләчәк тупыл башына оялаган ул зәхмәт белән. Ирәмәл, үзем булышырмын, диде дә бит. Кайда ул хәзер?! Аны көтеп утырып булмас... Туктале... нигә аны көтәргә? Ул бит хәзер гел янда! Ул үзенең бөтен тылсымлы көчен кураенда калдырып китте ләбаса. Кайда соң әле ул?
Урман сәфәрендә күпне күреп өлгергән, Хәлим белән бергә кыйналган, рәнҗетелгән, ләкин барыбер дошманнарны җиңеп чыккан курай Хәлим тормышында иң кадерле, иң тылсымлы әйбергә әверелгән иде. Иренең каткан камыш кисәген учы белән сыйпап торганын күреп, Нәфисә дә килеп җиткән. Күзләре балаларныкы кебек яна, юеш кулларын тизрәк алъяпкычына сөртеп, тотып карамакчы була...
– Бу юлы урманнан нәрсә алып кайттың, Хәли-и-м?
– Курай бу. Менә бу башыннан өрсәң, көй чыга...
– Уйнап кара әле, Хәлим...
– Уйнармын әле, Нәфисә. Тылсымлы курай ул. Урманда миңа нык ярдәм итте...
– Сорарга да куркып тора идем... Майя кайда калды? Икәү кереп киткән идегез бит... Озаклагач, мин сездән шикләнә дә башлаган идем инде... Майяга шулкадәр охшаган бит ул...
– Уйлама да бу турыда. Күңелеңә авырлык алма. Аннары... ул минем... безнең Майяга бер тамчы да охшамаган... Ә син сораган Майя урмандагы утарда калды. Аның хәзер яңа тормышы, яңа язмышы башлана, Нәфисә... Уңышлар телик аңа, һәм... мөмкин кадәр бәхет...
Шунда сүз өзелде. Бераз ямансулык калды. Кеше язмышы турында сөйләшкәндә ансыз була алмый шул.
Ниһаять, Хәлим тынычланып китте. Юынып-кырынып алды, баскан килеш кенә чәй капты... Аннары Нәфисәдән мунчага җылы бирүен сорады да, дәү әниләренә ияреп, Әминәттәйләргә утырмага кереп киткән ике нарасыен алырга чыгып йөгерде.
Ләкин тиз генә кереп китә алмады әле ул Ак бабайларга. Капка төбендә үк, койма каршында үсеп утырган тупыл агачлары арасында аны түбән оч Мәймүнәттәй каршы алды. Им-томнары, сихер-михерләре белән даны чыккан бу карчык нишләп йөри тагын Хәлимнәр капкасы төбендә? Әһә, бөтен тирә-якка мәгълүм, бөтен авыл бакчаларын «тәмләп» йөри торган кәҗәсе дә шунда гына икән. Анысы бигрәк сәер тота үзен – барлы-юклы мөгезе белән тупылның кытыршы кәүсәсен дөмбәсли.
– Исән генәме, Мәймүнәттәй! Нәрсә, бу «сакаллы җен»нең мөгезләре кычытамы әллә?
– Исән, бик исән әле... Шушы агач төбеннән тыныч кына уза алмый, хәчтерүш! Бер-бер хикмәте бар бу урынның, сезнең йортка сихер кергән, диләр иде, дөрес икән...
– Юкны сөйләмә, Мәймүнәттәй, синең сөзгәк кәҗәң өчен дә без җавап бирергә тиешме инде?
– Юкны сөйләмим, барны сөйлим. Авылга сез генә зәхмәт алып кайттыгыз. Шул урмандагы карчыкларыгыз белән нишләргә дә белмисез инде... Көйләп-чөйләп булашасыз... Күптән, агачка бәйләп, ут төртергә иде үзләренә. Менә бу кара көйгән тупылларны да яндырырга кирәк. Иблис ләгыйнь куштаны шайтан хәсис тамга салган аңа. Әнә котып салкыннары исеп тора үзләреннән. Кәҗә дә шуңа холыксызлана. Белмиләрдер дисәгез дә... беләбез, барысын да беләбез... Балагызны өянәк тотуын да, хатыныңның өрәге купканын да беләбез. Бер очы чыгар әле бу галәмәтләрнең, күреп торырсыз... Ут белән шаярасыз, җәһәннәм уты белән... Әстәгъфирулла! Тәүбә! Әстәгъфирулла!.. Тәүбә...
Җирдә яткан аркан бавы хакында да онытып, үзалдына сөйләнә-сөйләнә китеп барган Мәймүнә карчыкның кәҗәсе соңгы мәртәбә тупыл агачын дыңкылдатып сөзеп куйды да теләр-теләмәс кенә хуҗасы артыннан иярде. Ьу күңелсез очрашудан соң Хәлим кире керергә дә уйлаган иде, әмма, анда барыбер тынычлык таба алмаячагын аңлап, юлын дәвам итте.
Хәлимнең киләсен көткән кебек, Ак бабай капкаларының эчке ягында басып торган икән. Алдында кинәт пәйда булган карттан сискәнеп, Хәлим яртылаш ачкая капканы кире япты. Эчтән таныш тавыш ишетелде:
– Кер, олан, кер. Теге сихерче карчык үтеп китсен дип кенә чыкмый тордым. Үзе генә түгел, кәҗәсе дә мәймүн аның. Көне буе шул арканын сөйрәп тик йөри. Югыйсә беркая да китми бит инде ул кәҗә актыгы! Шул арканда сихер йөртәләр алар, дип сөйлиләр иде, дөрестер, ахры
– Ак бабай, безнекеләр сездәме?
– Бездә... Сагындыңмы?
– Сагындым, бик сагындым, бу юлы аеруча кыен булды. Авыр булган саен, ныграк сагындыра бит ул. Шул балалар дип кенә исән калдым, ахры, алар хакына гына Аллаһы Тәгалә үзенең мәрхәмәтенә ирештергәндер дә...
– Әйе, аталар хакын балалар билгели...
Балалар да әтиләрен сагынганнар. Шундук кочагына атылдылар. Сания белән Тәскирә, сүз куешкандай, бер-берсен уздырып елап җибәрделәр. Мәдинә абыстайга кадәр мышкылдый башлады. Теге вакытта кайткач та күреп кенә калганнар иде шул. Алар да сагынган. Тик Хәлимнең игътибарын бу юлы Бигеш белән Гөләш алды. Икесен ике тезенә утыртып, Хәлим балалары белән озак кына сөйләште. Өлкәннәр алар янәшәсендә елмаешып, Хәлимнең һәр сүзен җөпләп утырдылар. Әлбәттә инде, Саниянең дә улы белән бик тә сөйләшәсе килгән иде. Әмма ул: «Улым, ничек кенә йөреп кайттың соң?» – дип сүзен башлаган гына иде, Хәлим аны тыныч кына бүлдерде:
– Әнкәй, кайткач сөйләшәбез, яме. Барыгыз, кайта торыгыз, балаларны да алыгыз. Хәзер инде мин беркая да китмим, иркенләп сөйләшер көннәр, гәпләшер кичләр алда күп булыр... Ә хәзер мин Ак бабай белән сөйләшеп алыйм әле. Серлерәк сүзләрем бар иде. Әнкәй, ярыймы?
Ак бабай белән икесе генә калгач, бераз тын тордылар. Тынлык. Кайчагында ул адәм баласын куркыта, кайчагында аның җанына тынычлык иңдерә. Бүген соңгысы иде булса кирәк. Сүзне Ак бабай башлады:
– Сөйләмәсәң дә аңлыйм хәлеңне. Бу дәшмәвең сүзләргә карата да күбрәк сөйли... Үлем белән очраштым дисен инде, алайса...
– Иң кызыгы, ә бәлки, кызганычыдыр, мин ерак урман төпкелендә үлеп ятканда, монда, авылда, минем күкрәк сабыем да үлем авыруы белән авырган!.. Очраклы гына исән калган. Морат килеп чыкмаган булса...
– Юк, нык ялгышасың, олан. Кеше очраклы рәвештә генә үлми дә, очраклы гына исән дә калмый. Әҗәлнең, кеше аңа юлыккан саен яисә кеше аны чакырган саен, тырыйк-тырыйк килеп чабып йөрергә вакыты юк, Аллаһ ничек кушса, шулай була.
Шушы ярым уенчак, ярым җитди сүздә бөтен яшәеш фәлсәфәсе бар иде. Хәлим барысын да аңлады. Әйе, ул үләргә тиеш булмаган. Әмма хәтәр сынауга дучар ителгән. Бу юлы ул Әҗәл каршына үзе белеп, хәтта теләп барырга тиеш булган. Күрәсең, бу – Аллаһыдан иңдерелгән иң югары, иң мөһим сынауларның берседер. Бәлки әле, иң мөһиме, хәлиткечедер. Шушы чикне атлап чыга алса, кеше ниндидер илаһи бер дәрәҗәгә ирешәдер. Андый затлар моннан соң үзләре өчен генә түгел, якыннары, авылдашлары, милләттәшләре, гомумән, дөнья гаме өчен дә җаваплылык тоеп яшидер...
– Аңладым, барысын да аңладым, Ак бабай.
– Аңламадың... Үлем – Яшәү фәлсәфәсен аңларга озын гомер яшәргә кирәк. Син әлегә тоя гына башладың. Әнә шул тоемны югалтма, олан. Аны югалту яшәү дәртен югалтуга, алдагы тормышка булган ышанычны югалтуга тиң. Бу хакта ата-бабалар әйтеп калдырган.
– Ак бабай, син – мин белгән иң акыллы, зирәк кешеләрнең берсе. Менә син әйткән фәлсәфәдән чыгып сорыйсым килә: әйт әле, авылда бер бала бик каты авырып китте ди. Аның гомерен саклап калу өчен табиб кирәк, әмма авылда врач түгел, фельдшер да юк. Районга ерак, күрше авылларда да андый пунктлар юк. Бу очракта нишләргә? Баланың үләр сәгатен көтеп ятаргамы? Әйе-әйе, үләренә берничә минут вакыт калган, ә врач юк... Монда Аллаһы Тәгаләнең урыны кайда? Мин, мәсәлән, күрмим. Бар икәнен беләм, әмма күрмим. Ә син күрәсеңме, Ак бабай?
– Күрәм. Ап-ачык күрәм. Аны күрү өчен пәйгамбәри зат булу кирәк түгел. Бераз озаграк кына яшәргә кирәк.
– Йә-йә, әйтеп кара, Ак бабай. Әлегә мин берни дә аңламыйм.
– Бик җиңел ул. Синең мисалны дәвам итәм. Чынлап та, бала бик каты авырый. Бума өянәге аны бер сәгать эчендә Әҗәл кулына тапшырырга мөмкин. Өйдәгеләр тыз да быз киләләр. Ары чабалар, бире йөгерәләр, әмма берни дә кыра алмыйлар: табиб та юк, хастаханәгә алып барырга машина да юк... Шунда алар бер кешегә юлыгалар. Ул кешеләрне борынгылыктан, дөресрәге, үзенең ата-бабаларыннан килә торган шифа-йолалары буенча дәвалый белә, һәм ул, шулай тиешле кебек, бер авырсынмыйча, үзенең им-томнары белән авыру баланы үлемнән коткарып кала. Йә, хәзер әйт инде: кайда монда Аллаһы Тәгалә?
– Ак бабай, гениально! Күрдем, хәзер күрдем мин аны. Әйе, Аллаһны күреп булмый, диләр. Ләкин ул изге гамәлләр булып килә. Бу очракта ул гамәлләрнең кемнәр тарафыннан башкарылуы мөһим дә түгел... Мин бит Моратны яхшы беләм. Аның нинди яманлыклар эшләвен дә беләм. Әмма ул дәвалау көченә ия. Аллаһы Тәгалә өчен әнә шул көч мөһим, әнә шул изге гамәл мөһим.
– Ул гына да түгел әле, Хәлим олан. Ул бу очракта ике төрле изге эш эшли: баланы да коткарып кала, шул ук вакытта, изге гамәл кылдырып, нәфрәткә генә лаек дип уйланган бәндәне дә изгелеккә таба якынайта...
– Морат турындадыр бу сүзең...
– Әйе. Кешене гаепләр алдыннан, тагын бер мәртәбә ныклап уйланырга кирәк: берәр кичерү чарасы калмаганмы?
– Бәлки, син хаклыдыр да... Минем фикер үзгәрәк, әмма мин сиңа каршы килеп булашмыйм. Ничек кенә булмасын, мәсьәлә барыбер ачык кала. Нишлибез бу факт белән: безнең авылда акушер-фельдшер пункты юк. Бер Ходайга гына ышанып яшикме хәзер? Кыен чакта «Барыбер бер Морат килеп чыгар әле» дип көтикме? Ләкин хәдисләрдә туп-туры әйтелгән бит: «Аллаһы Тәгалә үзенә булышканга гына булышам», – диелгән. Без үзебезгә үзебез булышмасак, кем булышыр соң?
– Менә шул, Хәлим, син үзең кереш бу эшкә. Авылда табиб булырга тиеш. Аллаһның рәхмәте киң, мәрхәмәте зур. Аның ярдәме, үзебезнең тырышлык белән кабат торгызыйк бу дәвалау урынын.
– Минем болай да районга барасым бар. Хакимияткә кереп чыгармын әле. Ни уйлыйлар икән бу турыда. Уйламасалар, беренче юлга уйландырып калдырырга кирәк булыр... Берәр яшь белгеч кайтмасмы? Шәфкать туташын үзебездән дә табарбыз... Урман якын – бинасын бурадан корырбыз, анысын авыл халкы үз көче белән торгызыр. Бинаны зуррак итеп салып, аңа тагын берничә ишек уярга да булыр. Әйтик... почта, мәктәп, балалар бакчасы, кибет... Хәзер ерак авылларда шундый күп максатлы социаль үзәкләр төзү модага кереп бара, ди... Башка җирдә ярагач, нигә безгә ярамасын ди?!
Хәлим сөйләде, Ак бабай баш кагып хуплап торды.
Ак бабайлардан Хәлим канатланып чыкты. Тәне белән савыгып, җан-рухы белән ныгып, баеп чыкты. Иң мөһиме, ныклы ният, максат белән кайтып керде ул өенә. Бәхетле иде ул бу минутта. Чөнки бәхет белән өмет, өмет белән максат – кардәшләр. Хәлим моны гына белерлек, аңларлык хәлдә һәм халәттә яши бүген. Икенчедән, кеше үзе теләгән кадәр генә бәхетле була ала. Хәлим исә күпне тели, һәм бу теләкләрнең берсе дә тормышка ашмаслык түгел.
(Дәвамы бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев