Хыялда үткән тормыш .
Хикәя .Дәвамы .
Нишлисең бит инде ,дөнья шулай яралган булгач .Кеше бәхетләрен кешегә бирми
шул Ходай Тәгалә дә .Һәр кешенең үз тормыш юлы ,үз
язмышы ,туганда ук маңгаена язылып куела диләр бит бик
белекле әдәм затлары .
Әнисәгә дә язмышның төрле
баскычларын үткәрерлек итеп
язылган булган шул .Аның кечкенәдән дин юлына тартылуына да бәлкем шулай катлаулы тормыш баскычын
абынмый - сөртенми генә үтсен диеп язган булгандыр Ходай .Тик алай гына булып бетми икән шул ул .Тормыш бер алдын күрсәтсә ,биш артын күрсәтер дигәне дә бар бит әле аның .Әнисә дә бер дә болай булыр ,тормыш арбасы җайлы гына тәгәрәп барганда ,бер чоңгылга эләгер дә ,чәлпәрәмә
килеп тәгәрмәчләре ике якка
тәгәрәп ватылыр дигән уй аның ике ятып бер төшенә дә
кермәде бит.Ярый әле үзендә
ихтыяр көче җитәрлек иде .
Күпме газаплар аша үтеп ,тиң
итеп яраткан ярыннан аерылу
аңа үлем газапларыдай авыр булды .
Әле шушы газаплар белән бергә әтисенең бакыйлыкка
күчүе ,әтисен озаткан авыр көннәрдә ,беренче газиз улын кулына алуы ,барысы да Әнисә
өчен газаплы да ,сөенечле дә
көннәр булды .Ул бу көннәрдә
ни үле ,ни тере иде дисәк тә дөрес булыр .Яраткан әтисен югалту ачысына кушылып ,үз
теләге белән яраткан иреннән
аерылып ,яңа туган сабые белән бер ялгызы калуы да
телде аның йөрәген .
Әйтте бит Саидкә Әнисә ,әйдә
Казанда гына яшәп торыйк диеп , агаларың монда яши бит дигәнгә дә Саид, юк ,Төркиягә китәбез диеп үз сүзендә торды шул .
Әнисә ирсез булса да ,аның бик тә кешелекле абый - апалары аны ялгыз итмәделәр
һәр вакыт янында булдылар.
Баласын да караштылар ,үзенә
дә ялгызы гына елап утырырга ирек бирмәделәр .Инде эшнең
уеннан узганын белгәч Саид та
Әнисә янына килгәләп карады.
Улын да бик яратты да бит ,тик инде бер кискән икмәк кире ябышмый диеп Әнисә үз сүзен
нык һәм ышанычлы итеп әйтте. Килеп йөрмә башка диде ул аңа .Синнән улыңа бер
ни дә кирәк булмас .Алимент та таләп итмим .Ничек сине яратуымны беләсең ,алга таба
Ходай юлын күрсәтер ,безне тынычлыкта калдыр диеп үтенде ул яраткан кешесеннән
яшь аралаш күзләренә карап.
Бик яратса да тормышның үз кануннарыннан узып булмый шул .Бигерәк тә дин юлыннан
атлап баручы кешеләр моны зур гөнах диеп саныйлар .Кече
углан әти - әниләрне тәрбия кылырга тиеш дигән Төркия
законнары да Саидны үз кочагына суырып алды .Ул да
инде өзелеп сөйгән Әнисәсен
калдырып әти - әнисен тәрбия
кылыр өчен туган ягына ,туган
йортына кайтып китте .Эххх...
китмәгән булса ла бит.Үзе кайтса да ,күңеле һәм гаиләсе
Казанда калды шул .
Шул китүдән ул Казанга өч - дүрт елдан соң гына кире кайта алды .Кайту белән Әнисә
белән үзләре яшәгән баракка
килде ,тик инде анда Әнисә белән улы түгел ,ә бөтенләй башка гаилә тормыш көтеп яшәп яталар иде .Алар Саидка
Әнисә турында берни дә әйтә алмадылар .Инде бу вакытта Энҗе дә кияүгә чыгып ,моннан күченеп ире йортына киткән иде .Кемнән сорарга ? Кая барырга ? Ул бердәнбер юлны
Әнисәнең абыйларына бармый
торып берни дә белмәячәген уйлап шунда китте .Ишекне
Әнисәнең алма апасы ачты .Ул Саидны күргәч ,аның соравына
бик үкенечле генә итеп .Эх син
диде .Күпме газапларга салып
китеп бардың да юк булдың .
Инде хәзер соң ,син аны һәм улыңны башка күрә алмассың.
Әнисә бер ел элек кенә кияүгә чыкты ,ә хәзер инде син аларның гаиләсен бозарга күренеп йөрмә .Син бит бик яхшы белә идең Әнисәнең сине ничек яратканын ,ә син киттең дә суга төшкәндәй юк булдың .Ул инде хәзер башканыкы ,улыңны да үзенең
баласыдай кабул иттеләр диде
һәм хушыгыз диеп ишекне ябып кереп китте .Инде хәзер
үкенүдән файда юк .Алдан ни
уйлады соң аның бу башы .Ул
үзе дә белә иде бит ,белә иде ,
аңа Әнисәдән башка кеше кирәк булмаганын .Беренче мәхаббәтен югалтты Саид һәм
барысына да үзе генә гаепле.
Әти - әнисенә булган хөрмәте ,
белән мәхаббәтен саклый алмады шул ул .Инде малаен да бер дә күрмиенчә яшәр микәнни .Күзләренә яшьләре тыгылып сыеша алмыйча мөлдерәп тышка бәреп чыктылар да ике бит уртасы буйлап иягенә ,иреннәренә тәгәрәп төштеләр .Иреннәрен
ялап алганда Саид ул күз яшьләренең шулкадәр дә тозлы булуына гаҗизләнде .
Менә шул вакытта гына аңлады ул Әнисәсенең нинди хәлдә калганын һәм күзләре
тулы яшь белән малаен куенына кыскан көе үзләрен тынычлыкта калдыруын сораган вакытын .Нишләдең син Саид ,нишләдең диеп агаларының капка төбенә кайтып утырды да ,үкенү катыш әрнүләр белән кире Төркиягә китәргә карар итте.
Әнисә Саид киткәч йөрәк әрнүләрен баласының янында булуы белән басты .Аның янына авылдан әнисе килеп торды .Әнисенең төпле киңәшләре ,икесенең дә намазда булулары белән Ходайдан сабырлыклар сорап
яшәргә үзендә көч тапты ул .
Сабыена караган саен Саидны күргәндәй булды .Ул эчтән генә аның белән сөйләште .Үзенә генә чишәргә авыррак хәлләр килеп чыкса аның белән киңәште .Яраткан кешең булу ,
аның синнән читтә булса да исән - сау булуын белеп тору ,
барыбер күңелгә әз генә булса
да яшәүгә өмет уты кабызуын
Әнисә үз аңында тойды .Ул аңа улы өчен рәхмәтле булып яшәвен дәвам итте .Әнисе дә
янында булгач аңа бер яктан тыныч булса ,икенче яктан олы таяныч булды .
Әнисә массаж ясарга өйрәтү курсларында укып массажист һөнәренә диплом алып өйдән
өйгә йөреп массаж ясап йөреп
улы белән үзе өчен тормыш алып барырлык акча эшли башлады .Әнисәнең яхшы итеп
массаж ясавы тирә якка таралды .Ул әнисенә сабыен калдырып торып ,чакырган кешеләрнең өйләренә барып
йөреп шулай тормыш көтә
башлады .
Дәвамы бар .
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6