Ләйсәннең улына унбиш яшь, Рәүф белән яши башлавына ун ел тулды. Аларның бергә яшәп китү, уйламаган җирдән, үзеннән үзе килеп чыкты. Рәүфнең өйләнергә бөтенләй исәбе юк иде. Ләйсән иреннән аерылган, биш яшьлек улы бар. Эшләре бер-беренекенә бәйле булганга, бәйрәм, туган көннәрне үткәрергә, уртак дуслар компания булып җыелалар. Рәүф ялгыз буйдак тормыштан туеп гарык иде. Якыннан аралашкач, яшь хатын ягымлылыгы белән якынайганнан якынайды, күңелне кайсы ягы беләндер үзенә тартты. Арада мәхәббәт сыман нәрсә дә күренми, хисләр дә сикергәләп уйнамый. Бала- чага түгелләр, акыл утырган, кысылыр кеше юк. Нигә яшәп карамаска.
Алар никахсыз, загссыз (гражданский брак белән) яшәп киттеләр. Рәүф яшәештән канәгать иде. Ләйсән сөйкемле хатын. Үзара тыныч яшәделәр. Ун ел узып киткән. Яши- яши үзара ияләштеләр кебек. Вак- төяк өчен бәхәсләшсәләр дә тавыш зурга китмәде. Өй һәрчак котлы, җыештырылган, пөхтә, бар җирдә тәртип, өс-баш чиста, ашарга пешкән. Хатыны савыт-саба шылтыратмый, ярарга тырышып, көнҗәләне җепкә салган орчыктай бөтерелеп тора. Малаеның да зыяны юк. Әтисен алмаштырырга теләмәгән Рәүфне, яратып, “әтием” үсте. Бергәләп күңелле дә әле. Җәйләрен су коенырга, балык кармакларга йөрделәр; кышын кар көрәделәр, уртак эш таптылар.
Ун елның үткәне сизелмәде. Ләйсән булганнан канәгать, юкны таптырмады, ире әйткәнгә ризалашып яшәде. Ире өйләнергә исәбе булмагач, бала сорамады. Хатынның үзенеке үзенә җитә. Рәүф гаиләгә авырлыклар тудырмады. Кайбер чакларны дуслары белән бәйрәм итеп, тавыш күтәргәләде, ләкин сабыр Ләйсән моңа зарланмады. Нигә зарлансын, андый гына нәрсәләр хан кызында да була.
Яшәүләренә шул кадәр вакыт узгач, иргә әллә ни буды. Җиләде, туйды ул гел бертөсле аккан бу тормыштан. Эштән соң аягы өй ягына тартмый. Хатынын да, малаен да бөтенләй күрәсе, сөйләшәсе килми, тәмам биздерделәр. Нилектән шулай булганын үзе аңламый, эзләсәң сәбәбе дә юк. Арыды ул алар белән бергә көткән дөнья мәшәкатеннән. Шул проблемалардан котылып, элекечә буйдак булып, үз көенә иректә яшисе килә. Аның никахсыз хатыныннан котыласы, аны өеннән куып чыгарасы килә. Ләйсәнгә карата бөтенләй битараф. Моңа кадәр ничек аның белән яши алганына үзе дә аптырый. Күңел күзең күрмәсә ‒‒ маңгай күзе ботак тишеге. Рәүф үзен бәхетле булып яшәргә хаклымын дип уйлый. Яшәү бер тапкыр гына бирелә, нигә аны теләсә кем белән вакытны әрәм-шәрәм итеп үткәрергә. Тел озайтып, Ләйсән белән талашасы килми. Кирәкмәгәнне әйтеп, юкка рәнҗетергә ирлек намусы кушмый. Ләкин барысы да алдан уйланган, аның күңелен яраламый, үпкәләтми генә әйтер сүзләрне каян табарга һәм ни йөзең белән җиткерергә? Бу гади булмаган әңгәмәне йөрәген авырттырмыйгына ничек башларга белми ничә атна инде баш катыра Рәүф.
Ләйсән дә сизенә: ирен алыштырып куйгандай, борчулы йөри, йөзен ачмый, җүнләп эндәшкәне дә юк. Куенында таш йөртми торгандыр ич.Ун ел буе яшәп әз генә, бәләкәй генә хисләр дә юк иде микән ни? Нигә язмыш кешеләрнең җанында шаяра?
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
февраль, 2019
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1