Мәдәнә авылында очрашу
Түбән Новгород өлкәсендә исеме Мәккә-Мәдинәләрне хәтерләткән татар авылы бар, ул янәшәдәге елга исеме белән Мәдәнә, дип атала. Без ирем белән анда инде берничә тапкыр булдык, менә бу юлы җомга намазына тагы Мәдәнәгә килдек, намаздан соң мәчет музеенда халык белән очраштык, чыгыш ясадык. Әлбәттә, тарихындагы кайбер катлаулы вакыйгалар һәм бүгенге тормышларында куанычлы хәлләре белән Мәдәнә башкалардан аерылып тора. Мәдәнә тарихында көчләп чукындырулар да, бу хәлләрдән котылу өчен, Төркиягә китәргә омтылышлар да, йөзләгән кешенең туган авылларын ташлап, башка урынга күченүләре дә булган, әмма алар бик аз яктыртылган.
Мәдәнә мәчетенең музеенда халык белән очрашканда, төбәк тарихының ачылмаган сәхифәләренә тукталдык. Мәдәнә авылының тарихы инде шактый өйрәнелгән, аның турында Ольга Сенюткинаның “История Татарской Медяны” дип аталган китабы да бар (Нижний Новгород, 2008). Җирле тарихчы Галимҗан Орловның да бу авыл турында язмалары бар. Алардан күренгәнчә, Мәдәнә бу тирәдә иң яшь татар авылы, аңа нигезне күрше авыллардан килгән 26 татар 1674 елны салалар, аңа кадәр монда “кыргый дала” булган, дип язалар. Шул хәтле уңайлы, матур урынның моңа кадәр буш ятуы сәер, әлбәттә, әмма архив документларына таянып, тарихчылар шулай яза. Без бу датаны шик астына алуны максат итеп куймыйбыз, чөнки кулыбызда башка чыганаклар юк, әмма авылның моңа кадәр язган тарихы шактый сораулар тудыра.
Хезмәтләрдән күренгәнчә, Мәдәнә һәрвакыт үзенең зурлыгы һәм халкының күплеге белән аерылып торган, моңа тарихчылар да игътибар иткән. “Дело в том, что Медяна развивалась очень быстрыми темпами, - дип яза алар. – К концу XVII века в ней было 226 дворов и 1579 человек – деревня занимала первое место среди татарских селений Алатырской провинции и по числу дворов, и по количеству жителей.» (А.М.Орлов, А.М.Файзуллин. Навеки вместе. Книга 2. Очерки по истории татар Нижегородского края. – Москва, 2012, стр. 154.)
Авылның яңа гына барлыкка килгәнен искә алсак (1674 ел), халыкның егерме елда мең ярымга җитүе сорау тудыра. Монда яки 17 гасыр датасы дөрес түгел, яки күрше авылдан 26 кеше килеп урнашканда, монда инде яшәүчеләр булган, яки Мәдәнә барлыкка килгәч, читтән йөзәрләп килеп урнашканнар. Шунысын да әйтергә кирәк, ул вакытта бу тирәдәге татар авылларының күбесендә халык кинәт кенә артып киткән, мондый хәл бары тик читтән күпләп килеп өстәлгәндә генә мөмкин. Яңапар-Актуктан фин татары Хәсән Хәмидулланың язып калдырганнары моңа бераз ачыклык кертә кебек:
"Биш мең мишәр халкы Мәскәү падишаһына буйсынмыйча качып йөри- йөри таралып бетә башлыйлар. Безнең Актук бабаларыбыз да шулар арасында бу йирләрдә качып утыра башлаганнар. Ахырда падишаһка буйсынып, гафулык алганлар да шушы утырган йирләре өчен падишаһка налог ( салым) түли башлаганнар», - дип яза ул. (Яңапар тарихы. История Актукова. – Казан, 2008, 24 б.)
Бу хәлләр, татарларның меңәрләп качып йөрүләре 17 гасырның 70-нче елларында, Степан Разин яулары белән бәйле булырга тиеш. Крепостное правога каршы башланып киткән бу баш күтәрүләр татарлар өчен көчләп чукындыруларга каршы көрәш тә була һәм алар анда күпләп катнаша. Восстание җиңелгәч, анда катнашучыларны рәхимсез рәвештә җәзалыйлар, яндырып үтерелгән татар авыллары да була. Исән калган татарлар качып йөрергә мәҗбүр булалар, ахыры чиктә патшадан кичерү сорап, җир алып, салым түләп, шушы тирәдәге авылларга урнашалар… Ягъни, 17 гасыр тарихын, Степан Разин яуларын ныклап өйрәнмичә торып, бу чорга дөрес бәя биреп булмаячак.
Инде көчләп чукындырулар темасына килик. Нижгар якларында бу тема бик аз өйрәнелгән, югыйсә, чукындырулар монда да көчле булган бит! Бу хәлләргә түзә алмыйча, халыкның бер өлеше хәтта Төркиягә күчеп китәргә җыенган, 1670-нче елларда Алатыр татарлары төрек солтанына мөрәҗәгать иткәннәр. Бәлки шушы хәлләрдән соң аларга җир биреп, монда калдырганнардыр. Мәдәнә татарларында Төркиягә күчеп китү теләге ике гасырдан соң тагы кабатлана, 1862 елны алар бу хакта Россия эчке эшләр министры П.А.Валуевка үтенеч язалар, хатка авылның 46 ит-аты, 58 хатын-кызы кул куя. Бу юлы алар, рөхсәт бирмәсләр, дип, куркып, көчләп чукындыруларны сәбәп итеп күрсәтмиләр, һәрхәлдә, анысы да була, ә Мәккәгә якынрак булу, Хаҗ кылырга мөмкинлекләр арту теләген белдерәләр. Россиянең Төркиядәге илчесе хәбәр итүенчә, Госманлы илендә инде аларны кабул итәргә әзер булалар, каршы алырга атлар, торырга урын да әзерләп куялар. Әмма патша хөкүмәте Мәдәнә татарларына Төркиягә күчеп китәргә рөхсәт бирми. Сүзем дәлилле булсын өчен, «Навеки вместе…» китабыннан шул хакта бер өзек китерәм:
«В конце 1862 года татары Новой Медяны Красно-Островской лашманской волости обратились к министру внутренних дел П.А.Валуеву с прошением о разрешении переселиться им в Турцию. Прошение было составлена от имени 46 мужчин и 58 женщин. (…) Свою просьбу они мотивировали не жалобами на массовое насильственное крещение, как это было в 1670-е годы, когда алатырские татары обратились к турецкому султану, сообщая о желании переселиться в Турцию, а желанием хотя бы на время поселиться таким образом, чтобы быть ближе к Мекке, иметь возможность исполнять требования веры и посещать ежегодно святые места. (…) Однако в прошении было отказано, так же как и подобным обращениям из других губерний.» (А.М.Орлов, А.М.Файзуллин… Күрсәтелгән хезмәт, 155-156 бб.)
Димәк, Мәдәнә татарлары өстендә чукындыру куркынычы һәрвакыт булган, алай гына да түгел, авылда чукынган татарлар да булган! Бу хакта мин музейда очрашуда да сөйләдем, сезнең авылда чукынган татарлар булганмы, дип сорадым. Алар “Каберлекләре бар”, дип җавап бирделәр, ягъни, каберләре булгач, монда керәшеннәр үзләре дә булган инде! Хәер, болар тарихи чыганаклар белән дә исбатлана. Менә безнең кулыбызда тарих фәннәре докторы Ольга Сенюткинаның югарыда телгә алган китабы, анда ул, 1762 елның 10 июнендә Мәдәнәдә үткән 3-нче ревизия материалларына нигезләнеп, авылда чукынган татарлар да яшәвен яза:
“Кроме крестившихся татар было в Медянах 475 душ, вновь родившихся 250. Из оного числа выбыло умерших 116. Отданы в рекруты – 13, переселившихся в другой уезд - 11. Без вести пропавших - 2, беглые – 1. Итого налицо 582 души.” (Күрсәтелгән хезмәт, 35 б.)
Ягъни, Мәдәнәдә чукынган татарлар булган, Сенюткинаның язуынча, 18 гасыр азагында, 19 гасыр башында авылда керәшеннәрнең саны илле тирәсенә җиткән: “В Медяне проживало 1805 человек, из них мусульман 1579 (779 мужчин и 800 женщин), остальные (24 мужчины и 22 женщины) – новокрещены.” (Күрсәтелгән хезмәт, 46 б.)
Без бу татарларның нинди шартларда чукынганнарын белмибез, ул ихтыяри рәвештә, үзләре теләп булганмы, әллә мәҗбүр иткәннәрме – бу тема өйрәнелмәгән, ул Мәдәнә турындагы китапларда да яктыртылмаган. 25 еллык солдат хезмәтеннән, рекруттан котылу өчен чукынганмы татарлар, лашман камытыннан яки зур салымнардан котылу өчен үз теләге белән муенына тәре асканмы, җинаять эшләп, төрмәдән котылу өчен праваслау динен кабул иткәнме – без белмибез. Ләкин шуны беләбез – бу якларда күп кенә татар авылларында керәшен каберләре бар, ул Мәдәнәдә дә шулай – халыкның бер өлеше ниндидер сәбәпләр аркасында чукынган, әмма аларның күбесе яшерен генә ислам динен тоткан. Яки аларны мөселманнардан аерып алып, башка җиргә күчергәннәр, чөнки мөселманнар белән христианнар бер авылда яшәргә тиеш булмаган.
Мәдәнә тарихында да менә шундый зур күченү булган, 1815-1834 елларда биредән 87 гаилә Ставрополь өязенең Аллагол, Филлиповка авылларына (бу авыллар хәзер Ульян өлкәсенә керә), Уфа губернасына, Стәрлетамак өязенә күчеп китәләр. Хатыннарын, бала-чагаларын да санасаң, кимендә 700-800 кеше. Боларның ни өчен шулай кубарылып чыгып китүләре хәзергә билгесез, ул чукындыру куркынычы да булырга мөмкин, яки алар инде чукындырылган булырга да мөмкиннәр, җир җитмәү дә Мәдәнә халкын яшәгән җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр итәргә мөмкин. Менә минем кулымда Идел-Кама буйларында көчләп чукындырганнан соң яңадан исламга кайткан авылларның исемлеге, анда Самара губернасының Ставрополь өязендәге Алмагулово (шулай язылган) һәм Филиповка авыллары да бар. Аллагол авылыннан 90, Филлиповкадан 8 кеше яңадан исламга кайткан, бу хәлләр 1827-1864 елларда булган. (Радик Исхаков. Миссионерство и мусульмане Волго-Камья. – Казань, 2011, стр. 62.) Автор “Численность “отпавших” в ислам по селениям в губерниях Волго-Камья в 1827-1864 гг.” дип аталган бу исемлекне нинди чыганакларга таянып төзегән соң? Алары да билгеле – “Малов Е.А. Статистические сведения о крещенных татарах Казанской и некоторых других епархий в Волжском бассейне. Казань, 1866; ГАСО. Ф. 32. Оп. 1. Д. 1886.”
Сорау туа – бу шул Мәдәнә авылыннан күчкән татарлар түгелме икән? Шулар булса, аларны Мәдәнәдә чакта чукындырганнармы, әллә монда килгәчме? “Отпавший” булып йөрү ул әле рәсми рәвештә исламга кайту түгел, бу татарлар суд карарына яки патша әмеренә кадәр барыбер христиан булып саналган, чиркәү кенәгәләрендә торган, балалары туса, аларны чукындырырг тиеш булган. Бу үзе арым бер зур, фаҗигале тема...
Мәдәнә халкы – йомышлы татарлардан лашманчылыкка төшерелгән, крестьянга әйләнгән, авылда җир аз булганга, күчеп китәргә мәҗбүр булган, шәһәрләргә китеп, йөкчеләр булып ялланган, гомеренең зур өлешен рекрут хезмәтендә уздырырга мәҗбүр булган халык ул. 1774 елда 70 яшь егетне чирек гасырлык солдат хезмәтенә озаткан, бөтен сугышларда катнашкан һәм күп корбаннар биргән авыл ул. Әмма авылда халык күп булган, күпме кырылса да, кимүгә түгел, артуга таба барган Мәдәнә ул! 1897 елда монда инде 3587 кеше яшәгән, 1911 елда – 4671, ә 1925 – тә – 5065! Хәзер Мәдәнәдә 500 ләп кеше яши, әмма ул барыбер кечкенә шәһәрне хәтерләтә, Мәскәүдә яшәүче авылдашлары биредә хан сараедай йортлар салып куйганнар, татарларның тамыры барыбер монда... Егерменче гасыр башында авылда 5 мәчет булган, совет чорында аларның барысын да ябып, муллаларын атып бетергәннәр. “Рәшидә” мәчете каршындагы “Йәсиин” манарасы әнә шул шомлы елларны да искә төшереп тора...
Безнең фикеребезчә, Мәдәнә тарихы әле тулысынча өйрәнелмәгән һәм ачылмаган. Бу төбәктәге башка зур-зур татар-мишәр авыллары турында да шулай әйтергә мөмкин. Аларга милләт тарихы күзлегеннән чыгып бәя бирергә кирәк. Татар Даласына сибелгән бу мишәр авыллары – әнә шул бөек һәм фаҗигале татар тарихының телсез шаһитлары алар...
Фәүзия Бәйрәмова-Аймал,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
28.01.25.
Түбән Новгород өлкәсе
Нет комментариев