Ташландык татар авылында...
Кызганычка каршы, Түбән Новгород өлкәсендә дә ташландык татар авыллары бар икән... Менә без хәзер ирем Хөсәен белән шундый авылларның берсендә басып торабыз. Ул Кадомка- Кадымавыл, дип атала һәм тарихи Казан тавының итәгенә урнашкан. Заманында бу тау буйлап Явыз Иван гаскәре Казан өстенә барган, татарларның Мәскәүгә яулары да шушыннан үткән. Хәзер исә Казан тавы яныннан гына тиз йөрешле, түләүле Мәскәү- Казан машина юлы үтә... Хәзер инде ул яулар да юк, Явыз Иван үзе дә юк, кызганычка каршы, заманында меңгә якын кеше яшәгән Кадымавыл үзе дә юк... Пара елгасы буена урнашкан бу борынгы татар авылын инде урман басып бара, анда- санда хуҗалары ташлап киткән өйләрнең түбәләре күренә, әйтерсең лә без джунглида йөрибез! Ирем бу авылны яхшы белә, мәчет урынын да күрсәтте, аннан ерак булмаган мулла йорты исән әле, әмма инде аны да агач баскан. Район үзәге Уразавылга терәлеп торган Кадымавылга табигый газ кертелмәгән, яхшы юллар салынмаган, электр баганалары инде чалшаеп ауган. Дөрес, шушындый ташландык хәлендә дә аны яратучылар, җәйләрен Мәскәүдән кайтып, үз йортларында ял итеп китүчеләр бар икән. Нишлисең, туган авыл бит, ташландык хәлдә дә, ул дөньяда иң матуры! Ә табигать, чынлап та, монда искиткеч матур! Җиләкле тавы да, урманы- суы да бар, хәтта тау башында чишмә дә агып ята! Тик кыш көне бу авылга юллар юк инде, ул кар көртенә күмелеп, язны көтә...
Ә гөрләп яшәп яткан авылның тарала башлавы моннан ярты гасыр элек үк башланган инде. Хәтерләсәгез, совет заманында авылларны эреләндерү кампаниясен уйлап чыгардылар, кечерәк авылларны, перспективасыз, дип игълан иттеләр, колхозларны куштылар, үзәкләрне зурракларына күчерделәр, мәктәпләр берләштерелде, нәтиҗәдә, халык башка урыннарга тарала башлады. Шул шаукым вакытында күп кенә татар авыллары юкка чыкты. Моның өстенә, Мәскәү бу як татарларын үзенә суырып кына торды, тырыш, чыдам, әрсез мишәрләр кайда да сыйды, таш арасында да тамыр җибәрде... Ә үзенең туган нигезе бушап калды, авылы әкренләп бетүгә йөз тотты һәм бетте... Менә без хәзер шул беткән авыл урынында хәйран калып басып торабыз. Тамырсызлыкның, ваемсызлыкның, битарафлыкның ачы нәтиҗәсен күрәбез...
Алай да, шушы авылдан чыккан игелекле кешеләр Кадымавыл уртасына, борынгы мәчет урынында, истәлек комплексы ясап куйганнар. Мәрмәр такталарга авылның тарихы һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның исемләре уеп язылган, сугышта үлүчеләр йөз иллеләп кеше икән. Кечкенә генә татар авылы өчен бик зур сан инде бу! Бәлки авылның бетә башлавы да шушыннан башлангандыр...
Ә инде тарихка килгәндә, әйе, ул да бик борынгы. Биредән кул сузымында гына, Пара елгасының Пьянага койган урынында, 1377 елның 1 августында, дәһшәтле урыс- татар сугышы була, ике яктан да күп кеше кырыла, ул да тарихта теркәлеп калган. Ул вакытта Күк Урда ханы Гарәпшаһ бу төбәктә татар җирләрен кире кайтару өчен сугыша һәм урысларны җиңә. Ягъни, татарлар инде шул вакытларда ук биредә яшиләр.
Авылның Кадомка дип аталуын җирле тарихчылар аларның бирегә Кадом якларыннан ( хәзерге Рязань өлкәсе) күчеп килүе белән аңлаталар, бу хәл 17 гасыр башларында була. Әмма тарихчылар, архив документларына таянып, бу төбәккә мишәр морзаларының, йомышлы татарларның Темниковтан ( хәзерге Мордовия) күчеп утырулары турында да язалар. Болар арасында Кадымавыл аерылып тора, ул үзенең тарихи Кадом атамасын саклап калган бердәнбер татар авылы.
Авылның документларда теркәлгән икенче исеме Кечепар, ягъни, Пара авылыннан (хәзерге Кызмавыл, Кузьминка) аерылып чыккан авыл. 1616-1617 елларда бирегә Кузьминка-Парадан 8 йомышлы татар күчеп утыра, әмма алар килгәндә биредә инде татарлар яши торган була. Ягъни, бирегә дә татарлар берничә дулкын булып килеп урнашалар, алар арасында Кадомнан да, Темниковтан да чыккан татар- мишәрләр була.
Кадомка бик тиз үсеп, зураеп китә, кеше саны буенча ул хәтта төп авыл булган Кузьминканы да узып китә. "Тем не менее к концу XVII века по количеству жителей Кадомка обогнала даже Кузьминку: в первой жило 96 человек, а во второй - 86. ... В 1895 году в Кадомке было 555 жителей, 92 двора." (А.М.Орлов, А. М. Файзуллин.
Навеки вместе. Книга 2. - Москва, 2012, стр. 114.) Әлбәттә, мондый зур татар авылы мәчетсез дә булмый, аны 1790 елны ук салып чыгалар, 1904 елны ул яңартып салына. Авылда шулай ук 40 малай укыган мәктәп- мәдрәсә дә була. Әмма совет власте елларында мәчет ябыла, "халык соравы буенча", дип анда мәктәп ачалар, ә 79 яшьлек Зәйнелбәшәр хәзрәт Минаҗетдиновны атып үтерәләр. Хәзер исә мәчет тә, авыл үзе дә юк инде, азан да, намаз да юк... Алар өстендә кара урман шаулый... ... Менә без хәзер, тарихи Казан тавында, ташландык татар авылы урынында, кызарып кояш баеганын карап торабыз... Каршыда гына, кул сузымында, дистәләгән татар- мишәр авыллары сибелеп ята- Уразавыл, Кызмавыл, Әтәравыл, Кызылъяр, Семеновски, Пашат, Рбищча, Чүмбәли, Актук ( Яңапар)... Зурлыклары буенча аларның төрлесе бар, әмма күбесендә мәктәпләр юк инде, халык саны җәйләрен, мәскәүчеләр кайтып тулгач кына арта, мәчеткә йөрүчеләр дә аз. Боларны нинди язмыш көтә? Халкы берәм-берәм ташлап киткән, инде туган нигезләрен урман баскан Кадомка авылы язмышы түгелме? Нигә безнең халкыбыз туган җирнең, төп нигезнең кадерен белми икән? Безнең әби-бабаларыбыз нинди авыр заманнарда да туган җирен, илен, нигезен ташламаган, аны безгә дә изге амәнәт итеп тапшырып калдырган. Ә без аны нәрсәгә алыштырдык? Кадымавыл язмышы барыбыз өчен дә гыйбрәт һәм кисәтү бит! Шунысын да әйтергә кирәк, шушы 100 ел вакыт эчендә Түбән Новгород өлкәсендәге татар авылларының күпчелегендә халык саны ун тапкырга кимегән бит! Ун тапкырга!!! Ә Кадымавылы бөтенләй беткән... ... Кызарып кояш баеганда, Казан тавында, күңелгә әнә шундый моңсу уйлар килде... Шуны сезнең белән дә уртаклашырга булдым, авылларыбызның, милләтнең кояшы баеганчы, шушы сорауларыма җавап табасым килде... Фәүзия Бәйрәмова- Аймал, 20.08.24.Түбән Новгород өлкәсе.
Комментарии 1
Бу ни инде бу
Чамасыз чашу дияр идем бу акылсыз адымны