Предыдущая публикация
Гүзәллекләр иясе
Күктән матурлык чәчә.
Рәхәтләнеп,кадерләп,
Сөенеп яшә дә яшә.
Күк түбәнгә төшкән,
Үзең дә торасың тоеп.
Иркәли,иләсләндерә,
Йомшак карлар коеп.
Агачлар,койма, җир ‒
Бар дөнья ап-ак.
Атлыйсың, һава сулап,
Мамык карны таптап.
Пимага кар ябыша,
Саласың артыңнан эз.
Нәкъ олы бер тамаша,
Күңел каткан, күрмибез.
Гүзәллекләр иясе,
Килә башымны иясе.
Тупасланганбыз, гафу ит,
Күзле сукырны диясе.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
10.12.19
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев