Предыдущая публикация
Йокымны кем урлады,
Җилме тәрәзә каккан.
Бер кирәксез уйлармы
Баш әйләндереп чапкан.
Бәлки йокыга китүне
Сагалаган илһамдыр?
Я төшемә килеп кереп,
Гашыйк итүче хандыр?
Кайсысына кирәк йокым,
Төн уртасы кемгә тансык?
Тотсам, кирәген бирәм,
Ясыйм, кеше танымаслык.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
23.01.2025
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев