Предыдущая публикация
Әти безне, шат елмаеп,
Мыек астыннан күзәтә.
Уйнап ялгыш ватканны
Рәтен белә, төзәтә.
Әтиле булу шатлык,
Зур бәхет шулдыр ә?
Әтинең куллары алтын
Барсын да булдыра.
Әти башкармаган эш
юк:
Печән чаба, утын
яра,кадак кага.
Янында рәхәт, мәж
киләбез
Әни, эне-ага,
бала-чага.
Гаиләбез таянычы әти,
Ул көчле, безнең
терәк.
Тыңлыйбыз, яратабыз,
Син безгә әти гел
кирәк.
Сания Шәрипова,
Бүздәк. 29.09.17
https://yashel-uzan.ru/news/kirklekishlr/iangynda-uzenne-nicek-totarga-panikaga-birelgance-10-kagyidane-isegezga-toseregez
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев