Еламыйча түзәлмәдем, Күңелләр торды ташып. Карап бардым күз талганчы, Таныш урамнарымны, Көннәр буе,җиләк җыйган, Җәйге урманнарымны. Юлларым шәһәргә илтә, Авылым, кала моңаеп, Миндә үтәм ерак юллар. Җырлый-җырлый моңланып. Кайчан әле тагын кайтаң? Берәр ел үтәр инде, Сагыну дигән зәхмәтләре, Миңа да күчәр инде. Киткән чакта авыр була, Күңелле кайтулары, Туган нигезең төбенә, Эз салып басулары. Хәттә өйдә кемдә юктыр, Ишекләр күптән бикле, Капка төбендә кычыткан, Нәк үскән үзем тикле.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев