💥Радий Хәбиров күптән онытылган скульптурага яңадан җан өрде.
💢2020 елның 30 июнендә Уфаның Орджоникидзе районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Максим Егоров “Дубки” скверында булдылар, анда шәһәрнең истәлекле урынын – “Биюче торналар” фонтанын ачу тантанасында катнаштылар, шулай ук Башкортстанның торак пунктларында иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү проектлары белән таныштылар.
💢— “Биюче торналар”ны мин студент чактан ук хәтерлим. Еллар үтте, һәм ниндидер мизгелдә алар турында оныттылар. Без бу композицияне яңадан тергезергә булдык һәм бүген шәһәргә төзекләндерелгән сквер һәм искиткеч фонтан бүләк итәбез. Уфа шәһәр-парк булсын өчен без алга таба да эзлекле эш алып барачакбыз, — дигән иде анда Радий Хәбиров.
💢- Мондый матурлык өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсем килә. Чыннан да, һава сулап керер өчен дә, спорт белән шөгыльләнергә дә, балалар белән уйнарга да була биредә. Шунысын да искә аласым килә: төзекләндерү эшләре хәвефсезлекне күз уңында тотып башкарылган. Мәйдан юлдан читтә урнашкан, спорт мәйданчыгында җир махсус түшәмә белән каплатылган. Шуңа да биредә оныгым өчен борчылмыйм, үзем дә рәхәтләнеп ял итәм, — ди 4 яшьлек Арсланны җитәкләгән Лида Хафизова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев