Кышкылыкка тагын бер рецепт👇
✅Кирәк булачак: 3 кг орлыгы алынган татлы борыч, 1 литр су, 1 стакан 9 процентлы аш серкәсе (уксус), 1 стакан шикәр комы, 1 стакан үсемлек мае (кимрәк алырга да була), 1 аш калагы тоз, 1-2 дәфнә яфрагы (лавр), 2-3 зонтик укроп.
✅Суга тоз, шикәр, май белән аш серкәсен салып кайнатып чыгарабыз. Шунда ук дәфнә яфрагы белән укропны да салабыз.
✅Борычларның орлыгын алып, дүрт-алты кисәккә генә бүләбез.
✅Кайнап торган маринадка борычларны порцияләп салып, 3-4 минут пешерәбез.
✅Чәнечке белән эләктереп, борычларны парландырылган банкаларга тутырабыз.
✅Бер порция борычны тутырып бетергәч, икенче порцияне салабыз. Барысын берьюлы салмагыз, тутырып бетергәнче, борычлар пешеп китә.
✅Кәстрүлдә калган маринадны тагын бер кат кайнатып чыгарып, борычлар өстенә коябыз һәм калай капкач белән томалыйбыз.
☝3 кило борычтан 700 граммлы 8 банка чыга.
КРЯШЕНЫ
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев