#ЖизньСела
Корбан бәйрәме һәрберебезнең күңеленә иман нуры кертә!
Мөселман халкының ел буена көтеп алган кадерле бәйрәме - Корбан гаете. Бәйрәм иртәсендә мәчетебездә җыелган мөселманнар гает намазына басты. Авылыбызның имам хатибы Абдушөкер хәзрәт изге бәйрәм белән котлап, һәммәбезгә бер диндә булып, аерылмыйча, тату яшәргә чакырды. Бүгенге көндә дөньяда барган вакыйгаларны күз уңында тотып, ул, иң әүвәл, ил-көнебезгә тотрыклылык, иминлек теләде, дөньяда татулыктан да кадерле нәрсә юк һәм моңа һәркемнең тормышка аңлы караш күрсәтүе, төпле гамәлләре аша гына ирешү мөмкинлеген әйтеп үтте.
Соңгы елларда биредә яшәүчеләрнең дин юлына басуы аеруча ачык сизелә. Билгеле, авылның мәчетле булуы да моңа зур этәргеч булып тора.
Гарәп теленнән "корбан" сүзе "нәрсәгә дә булса якынаю" дип тәрҗемә ителә. Бу очракта Аллаһы Тәгалә ризалыгына якынаюны аңлата. Корбан ите өч тигез өлешкә бүленә. Бер өлеше корбан чалучыга ашарга кала, икенче өлеше ярлы һәм мохтаҗларга таратыла, өченче өлеше белән бәйрәм табыны әзерләп туганнарны һәм дусларны сыйлыйлар. Шөкер, авылдашларыбыз арасында да бар мондый киң күңелле затлар.
Тәкъбир әйтеп, гает намазы укылганнан соң, Мифтах кызы Шакирә, Дмитрий улы Давид, Нурулла улы Радмир, Фатих улы Радик, Нәрдиф кызы Гөлчәчәк,Миртаип кызы Зәлия, Хикматулла улы Хәмидулла,Рәфил улы Динар, Марсел улы Тимур исеменә атап корбаннар чалынды . Әлеге изге ниятне башкарган һәммәсе корбанның кабул ителүенә өметләнә ала.
Безнең авыл халкы традиция буенча табынга төрле таба ашлары, тәм - томнар алып килә. Табыныбыз мул , ачык йөзле кунакчыл аш- су караучы хатын - кызлар һәркемгә дә игътибарлы. Мохтаҗ һәм авыруларга корбан итеннән өлеш чыгарылды.
Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен үткәрелгән корбан мәҗлесендә ике өлештән табын корылды , 100 артык мөселман кардәшебез катнашты.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев