12 июль көнне Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә туып үскән һәм махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташыбыз, вертолетчик, хәрби офицер Тимур Кипчатов истәлегенә аның яшәгән йортына мемориаль такта эленде. Әлеге чарада Тимур Равиловичның әти-әнисе, гаиләсе, бертуган абыйлары һәм аларның гаиләләре, шушы йортта һәм тирә-яктагы күпкатлы өйләрдә яшәүче күршеләре, танышлары, райондашлар катнашты.
Тынычлык өчен һәлак булган якташыбызны искә алып, район хакимияте Башлыгы Илдар Магдеев, Россия Герое Р. М. Хәбибуллин исемендәге Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәп директоры Гөлшат Рафикова чыгышлары ясадылар. Тимур Равиловичның балачак еллары, аның хәрби операциягә ничек китүе турында әнисе Роза Үмәровна сөйләде. Хатыны Альбина Рамилевна да истәлекләре белән бүлешеп, район җитәкчелегенә, мәктәпләргә, райондашларга Тимурны онытмаганнары, төрле чаралар белән искә алганнары өчен рәхмәтләрен белдерде.
Хәтер тактасын ачу хокукы якташыбызның хатыны белән әнисенә һәм район хакимияте Башлыгына бирелде.
Тимур Кипчатов турындагы хатирәләр буыннан буынга
күчеп, халкыбыз күңелендә сакланып килер һәм әлеге мемориаль такта аның батыр йөрәкле ир-егет икәнен һәрвакыт искә төшереп торыр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 28
Семье и родным сил.
Родителям низкий поклон!