Предыдущая публикация
Яшь чагында, яшьлек белән үтә
Бәхет булсын икән картлыкта...
Капкаң ачып керер кешең булсын,
Ялгыз ачылмасын ялгыш та...
Чәй эчәргә кара - каршы, тәмләп
Кешең булсын һәрчак яныңда...
Тәме булмагандай ялгыз чәйнең,
Ял күк булмый диләр, ялың да....
Озын төнне берялгызың булсаң,
Юк, сизелми икән шатлык та...
Бәхет - үзе диләр, парлап барсаң,
Җитәкләшеп матур картлыкка
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев