Яндавишчада үткән мәгънәле көнебез...
Без бүген ирем Хөсәен белән җомга намазын Яндавишча авылы мәчетендә укыдык. Җомга вәгазе тел турында иде, Әнәс хәзрәт аны бик дәлилләп, йөрәкләргә үтеп керерлек итеп, саф татар телендә укыды. Коръән аятьләренә, хәдисләргә таянып, тормыштан мисаллар китереп сөйләгән вәгазе өчен Әнәс хәзрәткә Аллаһның рәхмәтләре булсын! Җомга намазыннан соң зурлап миңа да сүз бирделәр, мин дә телебез, динебез, милли тарихыбыз турында сөйләдем. Туган тел мәсьәләсе бүген иң кискен проблемаларның берсе булып тора. Инде күпчелек татарлар өч буында урыс телле - баласы, ата- анасы һәм әби- бабасы. Шуңа күрә телебезгә хәтта ана теле, туган тел, дигән атамалар да туры килеп бетми, чөнки алар инде урыс телле. Димәк, туган тел бары тик милләт теле генә була ала! Милләте нинди телдә сөйләшсә, кешенең туган теле дә шул була. Безнең милләтебез татар телле, димәк, туган телебез дә татар теле! Һәм һәр татар баласы аны кечкенәдән белергә тиеш.
Шул нисбәттән, киләсе җәйдә, Яндавишча мәчетендә уздырылачак ислам лагерында, Мәскәүдән кайткан урыс телле татар балаларын "Татарның алты хәрефе" проекты буенча укытырга теләгем барлыгын белдердем. Халык моңа бик теләп ризалашты, чөнки һәр йортта шушы хәл - оныклары татарча белми. Ә бу телсезлек фаҗигасен үзебез төзәтмәсәк, аны беркем дә читтән килеп үзгәртмәячәк. Авылда 9- еллык мәктәп тә бар, анда татар теле предмет буларак укытыла, диделәр. Анысына да сөендек, кирәк тапсалар, балаларга татар телен тизләтелгән алым белән өйрәтүне анда да оештыра алабыз...
Яндавишча мәчетенә җыелган ир- атларга мин төбәктәге мишәр- татар тарихы буенча да мәгълүмат бирдем. Нижгар төбәге Явыз Иван яуларын да, көчләп чукындыруларны да, Степан Разин, Емельян Пугачев баш күтәрүләрен дә күргән, бу яктагы мишәр- татарлар гасырлар буе дин иреге һәм үз хокуклары өчен көрәшкәннәр. Әйе, татарлар арасында яшәп, татар булып калырга җиңелрәктер, ә менә син болар кебек урыс арасында яшәп, татар булып сакланып кара! Тарихның бөтен каршылыкларына һәм авырлыкларга карамастан, Нижгар мишәрләре үз туган туфракларында татар буларак сакланып калганнар, хәзерге заманда бу да зур батырлык инде! Татар- мишәр тарихы буенча Яндавишчада аерым очрашу уздырырга килештек, чөнки мондый зур тарихны бер очрашуда гына сөйләп бетерү мөмкин түгел!
Безнең бу авылда инде өченче тапкыр булуыбыз, аның тарихын да шактый яхшы беләбез. Яндавишчага 17 гасыр башында нигез салынган, дисәләр дә, ул тагы да борынгырак булырга тиеш. Заманында бу авылда биш меңләп кеше яшәгән, биш мәчет эшләп торган. Монда да көчләп чукындырулар булган, әмма законнар бераз йомшару белән, халык яңадан ислам диненә кайтып беткән. Авылда 1782 елда салынган борынгы мәчет саклана, ул беркайчан да ябылмаган, хәзер дә анда җәйләрен дини дәресләр оештырыла. Хәзерге яңа мәчеттә биш вакыт намаз укыла, җомга намазларына 15-20 кеше йөри. Авылда, әлбәттә, кеше саны нык кимегән, әйтик, 1930 елда Яндавишчада 4206 кеше яшәгән, 2015 елда - 447, ун тапкыр кимегән! Мондагы татар- мишәрләрне, нигездә, Мәскәү "йоткан", халыкның күпчелеге шунда яши, әмма алар туган авылларын да онытмыйлар, һәрберсенең диярлек анда хан сараедай йорты бар. Яндавишчада шактый эшләр Мәскәүдә яшәүче якташлары акчасына башкарылган, аларга Аллаһның рәхмәтләре булсын! Ә инде туган авылларында калып, аны күтәргән, яшәткән, көч куйган татарларга рәхмәтләребезнең иң зурысы, чөнки бу дөнья, бу тормыш алар җилкәсендә бара...
Бу авыл зиратында милләттәшебез, милли азатлык көрәшчесе Мөхәммәт Миначев та ята, ул шушы авыл тумасы. Җомга көнне аның рухы өчен дә дога кылдык, мин Мөхәммәт турында чыгышымда да әйтеп үттем. Көнебезнең икенче яртысында мәчетнең азанчысы Хәмзә хәзрәтләрдә булдык, бу иманлы гаилә белән якыннанрак таныштык. Хәмзә хәзрәт белән Надирә ханым Казанда, " Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә читтән торып укыйлар икән, шуңа күрә, безнең уртак темаларыбыз күп булды. Надирә ханым шул ук вакытта авыл мәдәният йортында эшли, без алга таба минем иҗатым буенча да халык белән очрашулар уздыру турында сөйләштек.
Яндавишчада үткән бер көнебез менә шундый дини һәм мәдәни вакыйгаларга бай булды. Зур тарихлы, гайрәтле халыклы бу мишәр- татар авылын без яратып калдык. Тагы очрашырга насыйп итсен!
Фәүзия Бәйрәмова- Аймал,
Түбән Новгород өлкәсе.
11.10.24.
Нет комментариев