Булмаганын гына күрә беләбез...
Бездә бер бик начар гадәт бар: нишләптер, үзебездә булган нигъмәтләрне күрә белмибез. «Гранта» яки «Калина»да йөрибез икән, без «Тойота», «Мерседес»та, «Порше»да йөрүчеләргә кызыгабыз. Үзебез йөргән машинаны машинамы инде бу дип, сүгәргә тотынабыз. Ә нишләп без машинасыз кешеләрне, җәяү йөрүчеләрне, салкын тукталышларда «маршрутка» көтүчеләрне, яки аяксыз кешеләрнең протезга, коляскага акча җыйганнарын күреп, үзебездә булган нигъмәткә канәгать итә белмибез?
Бер бүлмәле квартирда яшәсәк тә, зарлана-зарлана телләребез арып бетә, янәсе « нинди хәерче йортта яшим мин, әнә башкалар өч бүлмәледә яшиләр, күршеләр зур йорт төзеп чыктылар». Ә нишләп әле без урамда яшәүчеләрне яки приюттагы бер кечкенә бүлмәдә сигезәр кеше гомер итүен күрә белмибез? Аларның бит, гомумән, үз квартирлары да, йортлары да юк. Язмышлары шулай кинәт кенә һич көтелмгән юлдан алып кереп китеп, аларны йортсыз, эшсез, гаиләсез калдырган.
Күрше хатынына яки иренә кызыгып йөрисең, аны мактап сөйлисең... Аның үз өендә ничек икәнен син каян беләсең? Урамда, чит кешеләр янында бал кебек булса да, өйгә кергәч, әче суганга әйләнәдер, өйдәгеләренә карата бик дорфа мөгамәлә кыладыр. Бәлкем синең ирең яки хатының аңа караганда күпкә яхшырактыр. Халыкның «күрше тавыгы күркә булып күренә», дигн бик гыйбрәтле сүзләрен онытмыйк.
Бай кешеләргә карап, үзебезне фәкыйрь итеп тоябыз, ә бәлки ул байның үз проблемаларыннан качып, синең урыныңда буласы киләдер? Күп акча – күп проблема бит, шунысын да истән чыгармыйк.
Бәлки безгә үзебездә булган нәрсәләрне күрергә, канәгать булырга өйрәнергә вакыттыр? Пәйгамбәребезнең дә صلى الله عليه وسلم бер хәдисендә һәммәбезгә тәрбия дәресе булырдай сүзләре бар: «Үзегездән югары булганнарга түгел, ә түбән булганнарга карагыз. Бу сезгә Аллаһы биргән нигмәтләрне ким итеп күрмәскә булышыр»
(Тирмизи риваяте 2513).
Канәгатьлек – иман әһелләренең бер күркәм сыйфаты, Аллаһның безгә билгеләгән язмышы белән риза булу билгесе, һәм ул тормыш авырлыгын да киметә. Раббыбыз да Коръәндә безне тынычландыра бит: «Аларның кайберләрен сынар өчен дөнья тормышының бер бизәге итеп бирелгән нәрсәләргә күз салма. Әмма синең Раббыңның ризыгы (фани байлыклардан) яхшырак һәм дәвамлырак»
(«Та-һа» сүрәсе, 131нче аять).
Менә шушы аять һәм хәдис белән гамәл кылып, гаиләбездән, йортыбыздан, машинабыздан, ризыгыбыздан, «башкаларда мондые да юк әле», дип Аллаһка шөкер итеп, телебез белән әйтеп, күңелебез белән риза булсак, күпме борчу-мәшәкатьтән, кайгырулардан үзебезне арындыра алачакбыз бит.
Бу, әлбәттә, бер урында торырга дигән сүз түгел, үзеңне яхшы якка үзгәртү өстендә эшлә, яхшыракка омтыл – әмма зарланып, канәгатьсезлек белән түгел. Чөнки зарлану, булганына риза булмау бәрәкәтне ала, ә канәгатьлек нигъмәтне арттыра, бу сүзләргә дәлил – Раббыбызның аяте: «Менә Раббыгыз: «Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, Мин, һичшиксез, сезгә арттырып бирермен, ә инде нигъмәтемне инкяр итеп, көферлек кылсагыз, дөреслектә, Минем газабым бик каты», – дип белдерде»
(«Ибраһим» сүрәсе, 7нче аять).
Раил Фәйзрахманов
Нет комментариев