🕌 Бәхет тынлык ярата...
Соңгы вакытта өшкерүчеләрнең телефон номерларын сорап, еш яза башладылар. «Хәзрәт, берәр көчле өшкерүче белмисезме яки үзегез өшкермисезме, – дигән сораулар да килә. – Күз тидеме шунда, ниндидер хәлсезлек, эш бармый, гаиләдә дә матур гына тора идек, кисәк кенә бер-беребезгә карата мөнәсәбәт нык салкынайды, сәбәбен дә белмибез, нидән икән?».
Әле күптән түгел бер яшь егет шалтыратып, үзенең борчулары белән уртаклашты, киңәш сорады. «Хатыным белән сигез ел яшибез, ике кыз үстерәбез, бәхетле идек. Соңгы айларда хатын талак сорый башлады. Бер дә аерылышасым килми, әмма хатын янына якын да килеп булмый, гел талашырга гына тора, «мин сине яратмыйм, бергә буласым килми», дип әллә нәрсәләр әйтеп бетерә. Сәбәбен сорасам, «үзем дә әйтә алмыйм, мине алыштырып куйган сыман», ди. Мин шуны сизәм: ул кисәк кенә икенче кешегә әйләнде дә куйды. Бу очракта безгә нишләргә икән», – дип барысын да ачыктан-ачык әйтеп бирде ул. Сөйләшә торгач, шул да ачыкланды: бозым-сихер белән дә мавыгып алгалаучы, боларга туган тиешле бер кеше, аларның гаилә бәхетеннән бик нык көнләшкән. «Әллә инде берәр сихер ясалдымы икән, дип тә аптырашта без», – дип сүзен тәмамлады бу егет.
Шушы сөйләшүдән соң, уйга калдым. Кара әле, чит кешегә түгел, хәтта туганыңа да бәхетең, яхшы тормышта яшәвең хакында сөйләмәсәң, хәерлерәк түгелме икән? Чөнки дуслар, күршеләр, танышлар арасында гына түгел, хәтта туганнар арасында да көнләшү соңгы вакытта бик каты артты.
Кара көнләшү белән көнләшсә, мәкерле кеше булса, сихер-бозым да ясап куярга мөмкин бит. «Бәхет тынлык ярата, дип халык белмичә генә әйтмидер. Әмма, ни кызганыч, шул көнче кешеләргә үзебез үк «ишек»ләрне төбеннән үк киереп ачып куябыз бит. «Карагыз, күрегез», дип, ял итәргә барганыбызны да, ит табигать кочагында ял иткәндә ит кыздырганны да, яңа өйгә күчкәнне дә, салоннан машина алганны да, хәтта кочаклашып үбешеп торганны да сторис, статус аша бар дөньяга фаш итәргә ашкынабыз.
Аллаһ биргән нигьмәтләрне шушы кешеләргә күрсәтү үзебезгә үк зыян салырга мөмкинлеген уйлап та карамыйбыз. Ярый ла ихлас күңелле кешеләр карап, синең өчен шатланып, сиңа дога кылып утырсалар.
Киресенчә, «бәхет-шатлыклары чәлпәрәмә килсен», дип начар теләк теләүчеләр табылмаса. Дөрес аңларга кирәк, болай язуым һич тә статус, сториска куярга ярамый, харам дигән сүз түгел. Ә менә артык мактанып җибәреп, күз тиюгә үзем үк сәбәпче булмадыммы икән, дип уйлау комачауламый.
Аннары бит, Тәбарани җыентыгында килгән бер хәдис тә бар бит: «Ниятләгән эшегезне уңышлы тәмамлау өчен, шул эшегезне яшерегез, чөнки, хаклыкта, һәр эшнең көнләшүчесе бар».
Коръәндә Раббыбыз көнче кешеләрнең көнчелекләреннән сакланыр өчен Үзеннән генә ярдәм сорарга һәм үз-үзеңне өшкереп торырга да куша: «башкага бирелгән нигъмәткә кызыгып, аның (шул нигъмәтнең) юкка чыгуын теләп көнләшүче (хөсетләнүче) көнче зарарыннан сакланамын»
📚 («Фәлак» сүрәсе, 5нче аять).
Шушы урында Ибн Хазем исемле бер галимнең сүзләрен китереп үтәргә булдым. Якынча 1000 ел элек әйтелгән ул сүзләр бүгенге көндә дә үз әһәмиятен һич җуймаган, өйләрен, машиналарын, балаларын, ризыкларын һ.б. фото-видеога төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштырырга яратучылар өчен файдалы булырга мөмкин. Һәм ул: «Без үз мөлкәтләре белән мактанган кешеләрне күп күрдек, һәм бу аның югалуына сәбәп булды – көнләшкән кешенең явыз күзе аркасында яисә дошманнарның мәкерлелекләре сәбәпле. Бу ишеккә керүдән сакланыгыз, бу – явызлык, бернинди файдасы да юк», – дип әйтеп калдырган.
Шулай булгач, бәлки безгә мактануларны киметергәдер, бар нәрсәне дә сөйләп, күрсәтеп бармаскадыр? Без бит фото-видеоларыбызны нинди кеше караганын белмибез. Кешенең күңелен ярып карап булмый: безне яратып, дога кылучымы ул яки безне сөймәгән, начарлык теләгән мәкерле бәндәме? Бәлкем күз тиюләр, бозым, сихерләр дә шуннан соң кимер?
✏️ Раил Фәйзрахманов
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев