Предыдущая публикация
**"
И,картаясы килми бит әле
Гомер никләр бик тиз уза ла!
Еллар үтә көннәр кебек,
Күзне ачып йомган арада!
И,картаясы килми бит әле!
Яңа тойдым яшәү ямьнәрен.
Үткән гомер- аккан сулар,
Кабатланлас тормыш гамьнәрем.
И,картаясы килми бит әле!
Көзгегә дә килми карыйсы!
Сырлар буйлый маңгаемны,
Ак чәчләрне килми тарыйсы...
И,картаясы килми бит әле
Белмибез бит күпме калганын.
Яшәр идек микән уйламыйча,
Әгәр белсәк ходай язганын...
И,картаясы килми бит әле
Яшәү матур, яшәү бик ямьле .
И,картаясы килми бит әле,
Оныкларны сөю бик тәмле.
Тормыш сукмакларым кыскарса да,
Әкрен генә язсын үтәргә.
Картаясы килми әле дия-дия,
Имин картлыгымны язсын көтәргә...
(Ризидә Шутова 11.07.24)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев