Предыдущая публикация
Хәерле булсын юллар!
Ак бәхеттә генә үтсен
Безгә язылган еллар!
Якты булсын уйларыбыз!
Якты булсын йөзебез!
Кояш кебек нурлар чәчеп
Үтсен һәрбер көнебез!
Ихлас булсын күңелебез!
Ихлас булсын сүзебез!
Тик матурлык кына күрсен
Безнең күңел күзебез!
Җылы булсын учагыбыз!
Җылы булсын җаныбыз!
Пар канатта гына үссен
Сөю җимешләребез!
Кайнар булсын йөрәгебез!
Кайнар булсын хисебез!
Сөеп һәм сөелеп кенә
Гомер юлын үтик без!
Изге булсын ниятебез!
Изге булсын юлыбыз!
Һәр адымны үлчәп кенә
Бик сак кына атлыйк без!
Сәламәт булсын җаныбыз!
Сәламәт булсын тәннәр!
Кабул булсын! Тормышка ашсын!
Шушы изге теләкләр.(Рүзилә Гатауллина)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2