Үтә икән, үтә... Бар да үтә
Юк, сагынмыйм сине... Кайчагында
Синле мизгел генә искә төшә.
Искә төшә син дип өзелгәнем
Өзелеп-өзелеп сине көткәнем
Матур сүзләреңә ышанып
Туй көннәрен өзелеп көткәнем.
Синсез яши алмыйм бит мин диеп
Исеңдәме сиңа әйткәнем
Ә син... Әйе...Әле дә исемдә
Рәхмәт әйтеп шашып үпкәнең.
Мин дә синсез яши алмыйм диеп
Кабат-кабат миңа әйткәнең...
Искә төшә дә... Кыен булып китә
Әрнеп куя нечкә күңелем.
Ул өйләнә дигән хәбәрне
Җиткерделәр миңа дусларың
Әйтерсең лә җир убылды шунда
Әллә кая китте ушларым.
Белмим, ничек түзгәндер ул йөрәк
Искә аласым да килми хәтта
Иң беренче, иң саф мәхәббәтем
Хушлашмый да минем яннан китте.
Йөрәк яраларым бик тирән иде
Тешем кысып түздем сызлавына
Әйе, түздем...Түземлегем өчен
Чын бәхетем чыкты юлыма.
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 30