Җибәргәндер сине үземә
Сагышларым әллә кая була
Бер карасаң минем күземә.
Ошый миңа синең яшь егеттәй
Артларымнан карап калуың.
Бер елмаеп сине кочакласам
Еш-еш итеп тынны алуың.
Ошый миңа, иртә таңда мине
Таң йолдызым диеп уятуың.
Сөю тулы күзләреңне төбәп
Сүзсез генә карап ятуың.
Ошый миңа синең матур итеп
Кайчагында миңа үпкәләвең.
Көне буе сөйләшмичә йөреп
Төнен кочып мине иркәләвең.
Ошый миңа, озак йөрдең диеп
Кайчак мине тиргәп алуың.
Биш минут та үтми, арттан килеп
Кисәк кенә кочып алуың.
Ошый миңа, бигрәк тискәресең дип
Күзләремә сөеп каравың.
Үпкәләсәм сиңа, сүзсез генә
Бер караштан мине аңлавың.
Ошый миңа, барысы да охшый
Чөнки сине өзелеп яратам.
Сиңа булган сөю хисләремне
Шушы юллар аша яңг(ы)ратам.
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 58