Предыдущая публикация
Йөгереп килерсеңме мин диеп
Җилләр аша сәлам юлларсыңмы
Тынлык аша серле елмаеп.
Хыялларың җырга әйләнерме
Сагышыңны синең таратып
Яннарыңда үзем булмасам да
Күңелеңне миндәй юатып.
Җырларымны минем тыңларсыңмы
Сурәтемне алып кулыңа
Чәчләремнән сыйпап куярсыңмы
Тоярсыңмы мине яныңда.
Ялгыз гына йөргән чакларыңда
Искә алырсыңмы сагынып
Җилләр аша сәлам юлларсыңмы
Күккә багып... Серле елмаеп.
Таң җилләре тәрәзәңне ачса
Йөгереп килерсеңме мин диеп....
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 23
Нэкъ туры язгансын. Синен шигри юлларына тогэл комментарий да язып булмый бит, эй!