Эх, кайтырга иде кунакка
Ул вакытлар тик хәтирә булып
Калдылар шул бик-бик еракта.
Калдылар шул...Үткәннәрдә калды
Әнкәй каршы алган ул чаклар
Кызым минем, иркә кызым диеп
Алыр иде мине кочаклап.
Йөгерә-йөгерә табын корыр иде
Алларыма тезеп бар сыен
Әнкәйле йорт - иң җылы йорт бит ул
Әнкәйләрсез кыен шул...Кыен.
Әнкәй кебек тагын кем көтә инде
Өзелеп-өзелеп газиз баласын
Кем ярата тагын аның кебек
Биреп бөтен җаны җылысын.
Кайткан көнне төнен йокламыйча
Таң туганчы сөйләшер идек
Эх, ул чаклар...Ул бәхетле чаклар
Истәлеккә генә калды шул.
Җырың калды... Моңлы җырларыңны
Җырлый-җырлый йөрим күп вакыт
Шул моңнардан тирән сагышларым
Киткән кебек була таралып.
Төшләремә күптән кергәнең юк
Тынычтыр дим синең изге җаның
Таң алдыннан көн дә дога кыла
Синең өчен, әнкәм, алты балаң.
Рүзилә Гатауллина.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 54
Җанга үтеп керерлек.