Предыдущая публикация
Гөлләр үстер күңел түреңдә
Таҗы саен сөю нуры булсын
Нурлар чәчсен бөтен Галәмгә.
Чык тамчысы төшсен иртәләрен
Сафландырып күңелең гөлләрен
Таҗларыннан назлар тамып торсын
Сөю белән тулсын җан-тәнең.
Күңелеңнең синең иң түрендә
Якты Кояш һәрчак балкысын!
Моңлы Сандугачтай күңел кошың
Сөю җырын гына җырласын!
Ләйсән яңгыр булып сихәт бир син
Тынычлыгын җуйган җаннарга
Җылы сүзең өмет уты булып
Яшәү көче бирсен аларга.
Матур яшә! Сокланырлык итеп!
Бар тирә - як синнән нур алсын!
Соңгы сулышыңа кадәр йөрәгеңдә
Сөю тулы өмет утың янсын!
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 7